Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 2 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

1. Хиссияткә бирелү һәм үзенең теләгеннән аерыла алмау. Хиссиятләренә бирелгән һәм үзләренең теләк-ләреннән аерыла алмаган кешеләр хак сүзне сөйли алмый-лар. Сөйгән кешеләренең һәр эшләрен яратып һәм мактап торулары һәм яратмаган кешеләрнең яхшы эшләрен дә яманга юраулары, хиссияткә бирелүләре һәм үз теләклә-реннән аерыла алмаудан. Хак сүз – ачы, диләр. Моның сә-бәбе исә хак сүз инсаннарның теләкләреннән каршы бу-лып табигатьләрен рәнҗетү. Адәм баласы һәрвакыт үз те-ләгенә муафыйк булган нәрсәләрне дөресләргә һәм теләк-ләреннә каршы нәрсәләрне юкка чыгарырга әзерләнеп то-ра. Инсаннарның яшьтән алган гакыйдәләреннән аерыла алмауларының һәм шуларга каршы күрелгән фикерләрне тикшереп карамауларының хакыйкый сәбәбе шул хисси-яткә бирелү һәм теләкләрдән аерылып китә алмау. Әгәр бер мәртәбә шушы калын дивардан үтеп чыкса, киң мәй-даннан гыйбарәт булган хакыйкать юлы ачылачак.

2. Нәрсәләрнең тышкы тарафларын күрү белән канә-гатьләнеп, тикшермәү. Өстән генә караганда бер төсле кү-ренгән нәрсәләребез, ныклап тикшерелгәннән соң, бөтен-ләй башка төрле булып чыгулары тәҗрибәләр аркылы мәгълүм. Шуның өчен тикшерми, эзләнми сүз сөйләү ха-кыйкать һәм хаклыктан киртә була.

3. Тәкълит (иярү). Ата-бабалар, остаз һәм шәехләр, һәммәгә мәгълүм һәм мәшһүр фикерләргә иярү дә күп ва-кыт хаклыктан киртә була. Дәлил һәм акылга нигезләнмә-гән сурәттә ата-баба, остаз-шәехләр, яки гомуми фикер-ләрнең "хак" булулары лязем түгел.

وَإِنْ تُطِعْ أَكْثَرَ مَنْ فِي الأَرْضِ يُضِلُّوكَ عَنْ سَبِيلِ

اللَّهِ إِنْ يَتَّبِعُونَ إِلاَّ الظَّنَّ وَإِنْ هُمْ إِلاَّ يَخْرُصُونَ

"Әгәр җир йөзендәге кешеләрнең күбрәгенә итәгать итсәң, ул вакытта алар сине Аллаһ юлыннан адаштырыр-лар, чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үл-чәүсез фикергә иярә. Алар – ялганчылар".1

4. Гадәт һәм мәнфәгать әсире булу. Гадәткә һәм үз мәнфәгатенә әсир булу да хак сүзне сөйләү һәм хакны ка-бул итүдән киртә булып тора. Адәм баласы бер нәрсәнең хак икәнлеген белә, ләкин гадәткә яки үзенең берәр фай-дасына туры килмәү сәбәпле шул белгән сүзен сөйләми, сөйләүче булса, кабул килми. Мәнфәгать тавышы бик шәп булганлыктан, аның янында вөҗдан һәм күңел тарафын-нан яшерен сөйләнгән сүзләр ишетелми калалар. Яшьләр-нең яңа фикерләрне җиңел кабул итеп, картларның каршы торуындагы сәбәп гадәт әсире булу.

Хак сүзне сөйләү һәм хаклыкны кабул итүгә ярдәм бирә торган эшләрнең билгеле булганнары болар:

1. Акыл, тәҗрибә һәм тикшерү. Акыл бик дөрес һәм тугры бер киңәшче булганлыктан, акыл ияләре һәрвакыт хаклык тарафында булалар. Акыл тарафыннан сөзелеп, сафланып чыгарылмаганда һичбер сүзне сөйләргә һәм һичбер фикерне кабул кылырга ярамый. Тәҗрибә белән тикшереп карау акылның ике вәзире яки каравылчылары хөкемендә булып, болар ярдәме белән акыл дөрес күрергә һәм дөрес булырга муафыйк була.

2. Үзсүзле булмау, башкаларның сүзләренә һәм фи-керләренә юл кую һәм, гомумән, фикер хөрлеген белү һәм фикерләрне ихтирам кылу. Үзсүзле кешеләр, тискәрелек һәм фанатизм әһелләре хак сүз сөйләмиләр һәм хаклыкны кабул итмиләр.

3. Әдәби җәсарәт (батырчылык). Шәһәрләр һәм каль-галарны җимерер, зур гаскәрләрне җиңү өчен хисси җәса-рәт зарур булса, яшьтән бирле күңелдә берегеп, укмашып килгән фикерләрне, гакыйдәләрне җимерер өчен дә әдәби җәсарәтнең булуы лязем. Алга бару һәм гайрәт сыйфат-ларыннан мәхрүм адәмнәрнең хак сүз сөйләүләре һәм хак-лыкны кабул кылулары мөмкин булса да, бик сирәк һәм бертөрле шәхси мәнфәгатьләренә күрә генә булыр.

Әдәби җәсарәтнең иң югары дәрәҗәсе дин юлында булган җәсарәт. Башка диннәрдә булган кебек Ислам дөньясында да дин юлында баһадирлык күрсәтүчеләр, исемнәрен мисал итеп калдыручылар күп булды.

Мөселман кеше өчен бер мәзһәбкә иярү һәм бер мәс-ләкне тоту турысында фанатик булу һәм үз күңелендә сак-ланып йөргән фикерләргә катып калу тиешле эш түгел. Бәлки мөселман кешенең мәзһәбе хаклыкны эзләү һәм ха-кыйкать артыннан йөрү, хак сүз кемнән генә, хәтта үзенең дошманыннан булса да, Аллаһыга шөкер итеп, шуны ка-бул итүдән гыйбарәт булырга тиеш.

Дөньяда бик күп адәмнәр, хәтта игътибарлы гына са-нала торган кешеләр: مَذْهَبُنَا صَوَابٌ وَمَذْهَبُ غَيْرِنَا بَاطِلٌ "Безнең мәз-һәб дөрес, башкаларныкы батыл ", – дип игътикад һәм дәгъва кылалар һәм шул юлда дөрес һәм ялган сүзләрнең һәммәсен хезмәт иттерәләр, буташтыру һәм тарткалашу, хәйлә һәм эрелекләрдән дә тартынмыйлар. Бик күп халык-лар шундый түбәнлек белән авырыйлар. Мөселманга бу рәвештә булу ярамый, бәлки аның төп максаты һәм югары теләге "хак" һәм "хакыйкать" булырга һәм шуларны риза булып кабул кылырга тиеш. Ислам диненең төп кануны хакны сөйләү һәм кабул итүдән гыйбарәт. Үзенең туксан тугыз шәехеннән бер ишетеп игътикад иткән булса, йөзен-че бер адәмнән моңа каршы сүзне ишетеп, хаклыгы мәгъ-лүм булса, тегене ташларга һәм бу соңгы бер генә кеше әйткән сүзне кабул итәргә тиеш. Мөселманнарның башка-лардан аерыла торган урыннары шушы ноктада.

Хак сүз сөйләү садака булган кебек, аны кабул итү дә садака. Бу хакта да хәдисләр күп. اتَّقِ اللَّهَ يَا عُمَرُ "Ий, Гомәр, Аллаһыдан курык!"дигән сүзне ике-өч мәртәбә кабат-лаучы бер адәмгә, мәҗлестә булганнардан берәү: "Ярар инде, мөэминнәрнең әмире хакында арттырып җибәрдең, үзсенеп киттең!" – дигән иде, шушы кешегә хәзрәти Го-мәр: "Тимә! Сөйләсен, әйтәсе сүзен әйтсен, "Аллаһыдан курык!"дигән сүзне безгә әйтмәсәләр, аларда хәер булмас, һәм әгәр шул сүзне без кабул итмәсәк, бездә хәер булмас", – диде.1

 

257 * مَا مِنْ عَبْدٍ مُسْلِمٍ يَدْعُو ِلأَخِيهِ بِظَهْرِ الْغَيْبِ إِلاَّ قَالَ الْمَلَكُ وَ لَكَ بِمِثْلٍ *

"Әгәр бер мөселман үз дин кардәшенең артында аңа хәер-дога кылса, бер фәрештә үзеңә дә шулай булсын, дип хәер-дога кылып торыр".1

Кардәш өчен хәер-дога кылу, хакыйкатьтә, үзең өчен хәер-дога кылу була. Шуның өчен, "Фәлән һәм фәлән кешеләрне максатларына ирештер!" дип атап дога кылыр-га мөмкин булмаса, күңел нечкәргән вакытларда үзе өчен дога кылганнан соң: "Йә раббым! Бездән хәер-дога өмет итүче кешеләрнең дә хәерле максатларын хасил кылсана!" – дип гомуми рәвештә генә булса да дога кылырга тиешле. Кешеләр өчен дога кылу күңел яхшы һәм гыйффәтле булу галәмәте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәр киң ки, ту-зан кадәр генә кисәге дә бөтен дөньядагы мәхлуклар өчен җитәчәк, бәлки артып та калачак.

258 * مَا مِنْ عَبْدٍ كَانَتْ لَهُ نِيَّةٌ فِي أَدَاءِ دَيْنِهِ إِلاَّ كَانَ لَهُ مِنَ اللهِ عَوْنٌ *

"Кем үзенең бурычын тапшыру ниятендә булса, Алла-һы Тәгалә аңа ярдәм бирми калмас".2

Хәдисләргә шәрех язучылар: "Бурычы булган кеше садака бирмәс, кеше сыйламас һәм үзе дә сыйланмас, ки-енеп-ясанып йөрмәс, бурыч белән нәфесен кунак итмәс, чөнки бу эшләр бурычны түләү ниятенә каршы нәрсәләр", – диләр. Шәһитләрнең һәрбер гөнаһлары гафу ителә, мә-гәр бурыч кына гафу ителми дигән хәдисләр бар.

259 * مَا مِنْ مُسْلِمٍ يَغْرِسُ غَرْسًا أَوْ يَزْرَعُ زَرْعًا فَيأْكُلُ

مِنْهُ طيْرٌ أَوْ إِنْسَانٌ أَوْ بَهِيمَةٌ إِلاَّ كَانَ لَهُ بِهِ صَدَقَةٌ *

"Әгәр бер мөселман агач утыртып, яки иген игеп, шу-ларның җимешләреннән һәм орлыкларыннан кошлар, ке-шеләр яки хайваннар ашаса, бу аңа садака булып языла".3

260 * مَا مَلأَ آدَمِيٌ وِعَاءً شَرًّا مِنْ بَطْنٍ حَسْبُ ابْنِ آدَمَ أُكُلاَتِ يُقِمْنَ

صُلْبَهُ فَإِنْ كَانَ لاَ مَحَالَةَ فَثُلُثٌ طَعَامٌ وَ ثُلُثٌ شَرَابٌ وَ ثُلُثٌ لِنَفَسِهِ *

"Адәм баласы тутырган капчыклар арасында корсак-тан зарарлы капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бераз да җитә, шуның белән үзен-үзе асрау мөмкин була. Әгәр дә ашау бик зарур күрелсә, ул вакытта карынны өчкә бүләргә кирәк: бер өлеше аш, икенче өлеше эчемлек, өчен-че өлеше сулыш алу өчен калырга тиешле".1

Корсакны өчкә бүлү ашаучы кешенең үзенең чамала-вы белән була, юкса аны тигезләп бүлү мөмкин түгел, һәр-хәлдә, бу сүз сыер кебек комсызланып ашаудан тыю, бераз булса да, чамалап ашарга кушу.

Күп ашау сәбәпле ашказаны зәгыйфьләнә һәм шун-нан авыр хасталыклар пәйда була. Заманабыз докторла-рыннан берсе үзенең бер әсәрендә: "Күп ашаучы сәламәт-леккә туймас, гомере кыска булыр, аш тәмам сеңеп бет-мәстән элек икенче мәртәбә ашамау тиешле, әмма күп ашау урынына саф һәм яхшы су эчү файдалы", – ди.

Кайбер галимнәр: "Аллаһы Тәгалә бөтен тыйб гыйле-мен: كُلُوا وَاشْرَبُوا وَلا تُسْرِفُوا "Ашагыз, эчегез, ләкин исраф кыл-магыз",2 дигән аятенә тәмам керткән", – диләр. Бу галим-нәргә күрә, сәламәтлек кирәк кадәр генә ашау һәм эчү, әм-ма шуннан артыктан (исрафтан) сакланудан гыйбарәт бу-ла.

Коръән Кәримдә мәзкүр булган аятьтән һәм бу урын-да зекер ителгән хәдистән адәм балалары ашау-эчүнең ни-кадәре үзләре өчен зарур булып, никадәре зарурәттән тыш булганлыгын белергә тиешле икәнлекләре аңлана. Адәм баласының иң рәхимсез дошманы – үзенең карыны.

261 * مَا نَحَلَ وَالِدٌ وَلَدًا مِنْ نُحْلٍ أَفْضَلَ مِنْ أَدَبٍ حَسَنٍ *

"Һичбер ата үзенең баласына яхшы тәрбия бирү һәм әдәп өйрәтүдән артык бүләк бирмәде".1

Бала – язу язылмаган ак кәгазь булып, аңа һәртөрле нәрсә язарга һәм теләсә нинди бизәк төшерергә була. Ул яхшы тәрбияне дә һәм яман тәрбияне дә кабул итәргә яраклы. Шуның өчен бу мәсьәлә хакында вакытында чара-сын күрергә һәм форсатны үткәрмәскә тиешле. Балага ях-шы тәрбия бирү, аны адашудан саклау һәм сәгадәт юлына кертеп җибәрү булганлыктан, атаның иң кыйммәтле бүлә-ге һәм иң кадерле ядкәре шул яхшы тәрбия булуында шик юк. Ибне Мәҗә Әнәстән: أَكْرِمُوا أَوْلادَكُمْ وَأَحْسِنُوا أَدَبَهُمْ "Балала-рыгызны хөрмәт итегез һәм аларга күркәм әдәп өйрәтегез" хәдисен риваять итә.2

Хәдис шәрифтән аңлашылган нәрсәне кыскартып әйтсәк: ''Балаңны укыт, тәрбия һәм әдәп өйрәт, үзе өчен үзе тырышырлык булсын", – дип әйтергә мөмкин.

 

262 * مَا نَقَصَتْ صَدَقَةٌ مِنْ مَالٍ وَ مَا زَادَ اللهُ عَبْدًا

بِعَفْوٍ إِلاََََََََََََََََََََََََّ عِزًّا وَ مَا تَوَاضَعَ أَحَدٌ ِللهِ إِلاَّ رَفَعَهُ اللهُ *

"Садака малны киметмәс, гафу кылучы бәндәнең Ал-лаһы Тәгалә хөрмәтен генә арттырыр, Аллаһ өчен түбән-челек кылучыны Аллаһы Тәгалә югары дәрәҗәләргә күтә-рер".3

"Садака малны киметмәс", дигән сүзне туры мәгънәсе белән аңлап булмый. Чөнки аның кимүе күз белән күренеп тора. Мәсәлән, йөз сум акчасыннан бер сумны садака итеп бирүченең акчасы әүвәлгечә йөз сум хәлендә тормый, бәл-ки туксан тугыз сум гына кала. Әгәр кимеми дигән сүз ту-ры мәгънәсендә әйтелсә, шуны инкарь итү булыр иде. Бәлки, аның мәгънәсе бу рәвешләрдә булырга мөмкин: 1) Тыштан кимесә дә, калганы бәрәкәле булыр һәм шул сә-бәптән гүя һич кимемәгән төсле булыр. 2) Калган мал афәт һәм казалардан сәламәт калыр. 3) Аллаһы Тәгалә та-рафыннан савап бирелү сәбәпле садака бушка киткән бул-мас, бәлки бик файдалы бер нәрсә сатылып алынганга ох-шар. 4) Аллаһы Тәгалә аның урынына хәерле алмаш би-рер.

وَمَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ شَيْءٍ فَهُوَ يُخْلِفُهُ وَهُوَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ "Нәрсәне генә булса да, Аллаһ ризалыгы өчен садака итеп бирсәгез, Аллаһ аның урынына дөньяда, яки ахирәттә, әлбәттә, бирер, Ул – Аллаһ ризык бирүчеләренең хәерлеседер".1

Кирәк дөньяда һәм кирәк ахирәттә булсын – үз хакла-рын гафу кылучыларны Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләргә күтә-рәчәк.

Түбәнчелек үзен гаҗиз һәм түбән бер инсан санап, һичкемнән артыклыгы юк дип белүдән һәм эше белән шул белүне исбат итүдән гыйбарәт. Моның киресе тәкәббер-лектер. Тәкәбберлек исә кәмаләт җәһәтеннән үзен башка-лардан өстен күрү. Тәкәбберлек галәмәте болар: 1) Лаек-лырак кешеләрдән югары утыру һәм алардан алда йөрү. 2) Кешеләрне кимсетү һәм үзен алардан югары тоту. 3) Баш-каларның аз гына рәнҗетүләрен дә күтәрә алмау һәм башкалар. Бу галәмәтләрнең гасыр һәм мәмләкәтләргә кү-рә алмашынып торулары да мөмкин. Һәрхәлдә, тәкәббер-лек һәм түбәнчелек мәгълүм нәрсәләр. Кемнең тәкәббер һәм кемнең түбәнчелекле икәнлеген халыклар үзләре бе-ләләр.

Гафу кылучыларның хөрмәтләре арту һәм түбәнче-лекле булучыларның дәрәҗәләре күтәрелү дөньяда булыр-га да, ахирәттә булырга да һәм шулай ук ике дөньяда да булырга мөмкин.

 

263 * مَا يُصِيبُ الْمُسْلِمَ مِنْ نَصَبٍ وَلاَ وَصَبٍ وَ لاَ هَمٍّ وَلاَ حَزَنٍ

وَلاَ أَذًى وَ لاَ غَمٍّ حَتَّى الشَّوْكَةَ يُشَاكُهَا إِلاَّ كَفَّرَ اللهُ بِهَا مِنْ خَطَايَاهُ *

"Мөселманга берәр төрле мәшәкать, хасталык, кайгы-хәсрәт, башкалар тарафыннан рәнҗетү һәм каты көенеч ирешсә, хәтта тигәнәк кенә кадалса да, Аллаһы Тәгалә шул нәрсәләр белән ул мөселманны кылган хаталарыннан пакьләр".1

Дөньяда адәм баласының башына бик күп төрле авырлыклар, мәшәкатьләр килергә мөмкин. Дөнья – мәшә-кать йорты. Әгәр дә адәм баласы үз башына килгән бәла-ләргә сабыр итсә, Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә буйсынса, шушы гамәленә күрә Аллаһы Тәгалә аның хасталыкларын бетерәчәк. Имам Тирмизи озын бер хәдистә:

فَمَا يَبْرَحُ الْبَلاءُ بِالْعَبْدِ حَتَّى يَتْرُكَهُ يَمْشِي عَلَى الأَرْضِ وَمَا عَلَيْهِ خَطِيئَةٌ

"Адәмнәр һәртөрле бәлаләргә дучар булалар, алар шул бәлаләр сәбәпле, хәтта, бөтеннәй гөнаһсыз булып йө-рерлек мәртәбәләргә ирешәләр",2 дигән хәдисне риваять итә.

Кеше башына кайгы һәм фаҗига килүне күргән ва-кытта: "Шаять Аллаһы Тәгалә бу эш сәбәпле бу кешенең дәрәҗәсен күтәрер, һич булмаса, гөнаһын пакьләр, һәр-хәлдә, моның хәерле бер эш булуы мөмкин", – дип фи-керләргә тиешле. Мөселманчылык шушы. Дөнья рәхәт йорты түгел, бәла һәм кайгы йорты. Бәлаләнү һәм кайгыга очраганга гаҗәпләнергә һәм аңа мәгънәви сәбәпләр эзләп, зәхмәт чигәргә хаҗәт юк.

 

264 * الْمُؤْمِنُ غِرٌّ كَرِيمٌ وَ الْفَاجِرُ خَبٌّ لَئِيمٌ *


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 45 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)