Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 3 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 4 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

"Мөэмин кеше – алданучы һәм юмарт, гөнаһ эшләр эшләүче – ялганчы һәм бәдбәхет".3

Ягъни, мөэмин кеше башкаларны да "туры сүзле һәм яхшылар" дип уйлавы сәбәпле тиз алдана.

Тиз алданмау исә, һәркемнән шөбһәләнеп һәм сакла-нып тору турысында ифрат дәрәҗәдә кеше хакында яман уйда булудан килә. Очраган бер кеше турында яхшы уйлау һәм кем туры килсә, шуннан алдану яхшы эш булмаса, яман уйлау турысында да чиктән ашу яхшы эш түгел. Мө-селман кеше шул икенең уртасында булырга тиеш. Хәдис шәрифтәге غِرٌّ كَرِيمٌ шул. Мөселман кеше күбрәк алданыр, әмма һәркемнән алданмас, алданган вакытында үзенең кү-ңеле яхшы булу сәбәпле алданыр. Ифрат дәрәҗәдә яман уйда булу, һәркемнән шомлану һәм һичбер кешегә ышан-мау һәм бөтен халыкны үзенә начарлык теләүче дип белү, әлбәттә, әхлаксызлык.

Кәрим булу исә бераз игътибарлы булуны таләп итә. Бер гарәп шагыйре дә: "Әгәр дустың берәр хата эшләсә, аның хатасына гозер табарга тырыш", – дип "кәрим"нең ничек булуын белдерә.

 

265 * الْمُؤْمِنُ لِلْمُؤْمِنِ كَالْبُنْيَانِ يَشُدُّ بَعْضُهُ بَعْضًا *

"Мөэмин мөэмингә, бер-берсен терәп торучы, нык би-на кебек".1

Зур бер бинада булган таш һәм кирпеч, яки агач һәм тимерләр бер-берсенә ярдәм биреп, бер-берсен ныгытып бөтенесе бер булып торганнары кебек, мөселманнар да бер-берсенә ярдәмче, бер-берсенә арка таянычы булып, бөтенесе зур бер бина кебек бер генә нәрсә булып торырга тиешләр. Рәсүлүллаһ үзенең өммәте өчен шушы нәрсәне тели, шул хакта сөйли һәм шуңа кызыктыра иде.

Өммәтләрнең дөньяда яшәүләре һәм гыйззәт белән дәвамнары – шул өммәтнең һәрбер әгъзасы бер-берсе бе-лән аралашу һәм үзара өлфәт-мәхәббәткә бәйләнгән. Гыйззәт белән яшәргә ярарлык өммәтләрнең әгъзаларына Аллаһы Тәгалә шушы гакыйдәне төшерә, һәм үстерә, хәт-та аны өммәтнең холкы һәм табигате рәвешенә китерә. Шуннан соң алар нык бер милләт булалар, берсе өчен икенчесе фида булуны үзләренә абруй дип беләләр.

Шундый гакыйдәдән мәхрүм калган милләтләр исә башкалар тарафыннан йотылырга, бу дөнья йөзендә ор-лыклары бетәргә хөкем кылынган.

Бүгенгә кадәр дөньяда бик күп өммәтләр юкка чыкты-лар. Бик күбесе, хәтта, онытылдылар да. Аларның бетү-ләре һәм юкка чыгуларының сәбәбе үз араларында аерма-лык һәм каршылык, низаг һәм талаш булды.

 

266 * الْمُؤْمِنُ يَأْلَفُ وَيُؤْلِفُ وَلاَ خَيْرَ فِيمَنْ

لاَ يَأْلَفُ وَلاَ يُؤْلِفُ وَخَيْرُ النَّاسِ أَنْفَعُهُمْ لِلنَّاسِ *

"Мөэмин кеше башкаларга өлфәт кылыр һәм башка-ларның өлфәтләрен кабул итәр. Үзе өлфәт итмәгән һәм башкаларның өлфәтләренә дә юл бирмәгән кешедә яхшы-лык юк. Кешеләрнең яхшылары кешеләргә файдалы бул-ганнары".1

Адәм балалары Аллаһы Тәгаләгә гаиләләр хөкемендә булганлыктан, аларга файдалы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында хәерле саналулары һәм яхшы бүләккә лаек бу-лулары табигый эш.

Өлфәтле булу һәм өлфәтне кабул итүдән максат – кем очраса, шуңа дуслык күрсәтү һәм нинди генә кеше туры килсә дә, аның белән сәгатьләр буена сөйләшеп утыру ди-гән сүз түгел. Гыйлемнән, әдәптән башкалардан ләззәт ал-мый торган бер кешенең сәүдәдән гайре нәрсәдән тәм тап-мый торган кешенең кирпеч заводында хезмәт кылучы бе-лән сүз таба алмаслыгы һәм мәҗлестә дә күңеле күтәрел-мәслеге мәгълүм. Бәлки моның мәгънәсе – мөэмин кеше үз диненә булган мәхәббәте тәэсире белән үзенең дин кар-дәшләрен чын күңеленнән якын күрер һәм алар хакында да үзен якын күрәләр дип белер, бер форсат чыгу белән, никадәр фәкыйрь булсалар да, алар белән рәхәтләнеп сөй-ләшер, киңәш итсәләр, тыңлар һәм яхшы теләктә булуын күрсәтер, никадәр бай яки галим һәм мәртәбә иясе булса да, үзен иң фәкыйрь, гади кешедән югары санамас, һич кү-тәрелмәс, дигән сүз.

Бер милләтнең үз араларында өлфәт һәм берлек хасил итүләре өчен милләт әгъзаларының һәрберсе милләтнең файдасы белән куанулары һәм зарары белән хәсрәтләнү-ләре шарт. Әгәр өммәтнең әгъзаларында шундый бер той-гы булса, өммәтнең гомуменә тиешле нәрсәләрне үзләре-нең шәхси эшләре кебек күрерләр һәм шуңа лаек тырыш-лык күрсәтерләр. Рәсүлүллаһның аерылышудан тыю һәм өлфәт-мәхәббәткә өндәвенең сәбәбе шул.

 

267 * مَثَلُ الْجَلِيسِ الصَّالِحِ وَ الْجَلِيسِ السُّوءِ كَحَامِلِ الْمِسْكِ وَ نَافِخِ الْكِيرِ فَحَامِلُ الْمِسْكِ إِمَّا أَنْ تَبْتَاعَ مِنْهُ وَ إِمَّا أَنْ تَجِدَ مِنْهُ رِيحًا طَيِّبَةً وَ نَافِخُ الْكِيرِ إِمَّا

أَنْ يَحْرِقَ ثِيَابَكَ وَإِمَّا أَنْ تَجِدَ رِيحًا خَبِيثَةً *

"Яхшы иптәш белән бозык иптәш хушбуй сатучы бе-лән күрек өрдерүче кешеләргә тиң. Мәсәлән, әгәр хушбуй сатучы кеше янында булсаң, аннан хушбуй сатып алыр-сың, яки хуш ис иснәп рәхәтләнерсең. Әмма күрек өр-дерүче кеше янында булсаң, очкыны чәчрәп, киемеңне ян-дырыр, яки начар ис иснәп торырсың".1

Иптәш һәм юлдашларның яхшы яки яман тәэсирләре һәм бик яхшы кешеләрнең бозык иптәшләр сәбәпле эштән чыгып һәм бик бозык кешеләрнең яхшы юлдашлар бәрә-кәтендә төзәлеп китүләре һәр көн тәҗрибә ителә торган хакыйкатьләрдән.

Юлдаш һәм иптәш сайлауда ашыгу һәм тәҗрибә, им-тихан итми торып кушылу, тышкы хәлгә карап кына эш кылу дөрес булмас.

Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәрнең берсе – кеше тану гыйлеме. Бу гыйлемнән мәхрүм булучылар бозык иптәш-ләрдән саклану лязем икәнлеген белсәләр дә, кемнәрнең бозык, кемнәрнең төзек икәнлекләрен белмәүләре сәбәпле зарар күрәләр. Яман кешеләрдән ерак йөрү һәм яхшы ке-шеләргә аралашу өчен кеше тану гыйлеме зарур. Бу гый-лем китаплар һәм остазлардан түгел, бәлки адәм баласы-ның үз акылы, үз тәҗрибәсе һәм аңы белән хасил була.

268 * مَثَلُ الَّذِي يُعَلِّمُ النَّاسَ الْخَيْرَ وَيَنْسَى نَفْسَهُ

كَمَثَلِ السِّرَاجِ يُضِيءُ لِلنَّاسِ وَيَحْرَقُ نَفْسَهُ *

"Кешеләргә гыйлем өйрәтеп тә, үзе шул гыйлем бе-лән гамәл кылырга онытучы кеше, кешеләргә яктылык би-реп тә, үзен-үзе яндырып бетерүче шәмгә охшый".

أَتَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبِرِّ وَتَنْسَوْنَ أَنْفُسَكُمْ وَأَنْتُمْ تَتْلُونَ الْكِتَابَ أَفَلا تَعْقِلُونَ

"Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, сез бит Аллаһ китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы?"1 – дип, Коръән дә кешегә сөйләгәннәре белән үзләре гамәл кылмаучы кешеләрне шелтә итә.

Хакыйкатьтә, бу хәдис белән бу аять үзләре гамәл ит-ми торып, кешеләргә өйрәтү һәм башкаларга вәгазь һәм нәсыйхәт кылудан тыю түгел. Фасыйк кешеләрнең гыйлем өйрәтүләре һәм нәсыйхәт кылулары шәригатьтә дөрес. Бәлки, мөгаллимнәр һәм үгетләүчеләрнең үзләрен дә га-мәл кылырга өндәү.

Гыйлем әһелләре "дөнья галимнәре" һәм "ахирәт га-лимнәре" исемендә ике төркемгә аерылалар. Боларның бе-ренче төркемгә кергәннәре шелтәгә, икенче төркемгә кер-гәннәре мактауга лаеклы. Хәдис шәриф исә беренче төр-кемгә керүдән саклану хакында сөйләнә. Дөнья галимнәре әхлак китапларында "явыз галимнәр" исеме белән билгеле. "Явыз галимнәр" һәм "ахирәт галимнәре"нең мәгълүм га-ләмәтләре бар. Шул галәмәтләрне белү һәм шуңа карап берсеннән саклану һәм икенчесенә омтылу лязем эш. "Явыз галимнәр"нең галәмәтләреннән кайберләре 152 нче хәдис шәриф шәрхендә сөйләнгән иде, монда да кайбер галәмәтләрен зекер кылабыз:

1. Коръән һәм Рәсүлүллаһның сөннәтеннән йөз чө-ереп, алар урыннарына кешеләрнең сүзләрен дәлил итеп тоту һәм шуларга ябышу, гади кешеләрне Пәйгамбәр дә-рәҗәсенә күтәрү.

2. Дин эшләре турысында фанатизм һәм ялган үзәрен-дә низаг кылышу һәм бу турыда булган каршы тараф бе-лән инсафсыз мөгамәләләр кылу.

3. Ислам диненең нигезе булган тәрбия һәм нәфесне төзәтү һәм холыкны гүзәлләштерү хакында салкын кан бе-лән тору һәм илтифатсызлык күрсәтү.

4. Хәят һәм мәгыйшәт корыла торган кәсеп һәм һө-нәргә, гыйлем һәм фәннәргә дошман булу. "Хәят" сүз кө-рәштерүдән гыйбарәт булып, "мәгыйшәт" исә шул тарты-шуда өстен булу димәктер. Шуның өчен кәсеп һәм һөнәр-дән качу – дөньяда башкаларга әсир булу һәм читләрнең аяк асларында изелүдән башка нәтиҗәне бирмәс.

5. Яхшылыкка боеру һәм яман эшләрдән тыю хакында игътибарсыз булу, бу эшләрне бары үзенең шәхси ниятләре өчен һәм берәр кешедән үч алу нияте белән генә кылу һәм, гомумән, бу турыда булган шәригать кагыйдә-ләрен үз ысулынча йөртмәү.

6. Җомга һәм гает хөтбәләреннән төп максат булган халык хаҗәтен үтим дип, мәгънәсез җөмләләрне көйләп яттан уку белән канәгать булу.

7. Ислам динен үзенең гадилегеннән чыгарып, диннән булмаган нәрсәләрне аңа кушу һәм дин өйрәтә торган ки-тапларны бик авыр ысуллар белән язу. Бәдәвиләрнең бер сәгатьтә өйрәнеп китә торган диннәрен, унбиш ел укытып та, бер нәрсә белдерә алмый торган рәвешкә кертү, хакый-кый дин дәресләре урынына гыйлемнәре һәм акыллары җитешмәгән кешеләр тарафыннан язылган нәрсәләрне укытып шәкертләрнең гомерләрен, сәләт һәм тырышлык-ларын юкка чыгару.

8. Хөкем һәм фәтва мәсьәләләрендә Китап һәм Сөн-нәт хөкемнәре белән берлектә заман мәслихәте һәм мә-гыйшәте мәҗбүр итә торган хәлләрне нечкәләп тикшер-мәү һәм халыкларның шәригатьтән йөз чөереп заман тара-фыннан төзелгән низамнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булып калуларына сәбәп булу.

9. Тәгълим һәм тәрбия рәвешләрен авырайту, бала-ларны ысулсыз һәм кагыйдәсез укытып, зиһеннәрен һәм сәләтләрен бозу.

10. Үзенең кием-салымы, йөреш-торышы һәм, гому-мән, мөгамәләләре белән халыкларның Ислам диненнән суынуларына сәбәп булу.

11. Коръән Кәримдә игътибарны юнәлтү йөзеннән бик күп зекер ителә торган табигать һәм галәмгә бәйле, шулай ук иҗтимагый һәм әхлакый мәгълүматлар хакында игътибарсыз булу һәм шулар хакында бер мәсләк хасил итә алмау, дини эшләргә шуларны корал кыла белмәү, гыйлемнәрен өйрәнергә күңел куймау, белгеч галимнә-ренең кәмаләтләрен танымау.

12. Галимнәр өстенә йөкләнә торган вазифаларны башкармау, бу вазифаны яман максатта куллану.

Бөтен галәмдә күрелгән зур һәм кечкенә вакыйгалар бер яки бик күп сәбәпләрнең нәтиҗәләре була. Дөньяда бернинди сәбәпсез вакыйга булмый. Бүген милләтебездә динсезлек, дәһрилек таралса, бу эш моннан элекке халык-лар тарафыннан игелеп калдырылган орлыкларның иген-нәре булыр. Динсезлекнең мәгънәви бер фаҗига һәм йо-гышлы ваба икәнлегендә шөбһә юк. Ләкин мондый бәлагә очраганнарны сүгү һәм сугу түгел, бәлки көч җитсә, кул-ларыннан тотып, бу һәлакәт диңгезеннән чыгару, моңа сә-бәп булган нәрсәләрнең тамырларын корыту, бозыклык микробларын һәлак итү лязем. Галимнәрнең вазифалары шушы.

13. Кешеләргә укыта һәм өйрәтә торган нәрсәләр бе-лән үзе гамәл итмәү, шәригать фәрманнарын җиренә ки-термәү.

Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү һәм күңелне сафлау булса, белгән нәрсәләрне, бигрәк тә, шәригать хө-кеменә күрә, фарыз санала торган гамәлләрне үтәүдә мө-галлимнәр һәм дәгъватчыларның игътибарсыз булулары яхшы эш түгел. Бу эш яшь балаларның шундый мөгаллим-нәрне һәм галимнәрне үрнәк итүләренә, вазифалары ях-шылык өйрәтүдән гыйбарәт булган тәрбиячеләрдән бо-зыклык өйрәнүләренә алып килә. Әгәр эшләр шулай дә-вам итсә, күпме чыгымнар тотып, балалар укытуда, нинди мәшәкатьләр белән тартышып мәктәпләр ачуда нинди мәгънә булачак? Дөрес, бераз мәгънә булыр, ләкин бу мәгънә Ислам файдасына булмас.

Үзе белгән һәм кешеләргә өйрәтә торган нәрсәләре белән гамәл кылмаучы галим үзен-үзе алдаучы һәм әһә-миятсез нәрсә белән гомер уздыручы була.

Үзе тотмый торган нәрсә белән нәсыйхәт кылу динне һәм халыкларны мәсхәрә итү булмаса да, лаеклы эш бул-мас, ихлас булмаган эштә хасият һәм бәрәкәт булмавы мәгълүм.

 

269 * مَثَلُ الْمُؤْمِنِينَ فِي تَوَادِّهِمْ وَ تَعَاطُفِهِمْ وَ تَرَاحُمِهِمْ مِثْلُ الْجَسَدِ

اشْتَكَى مِنْهُ شَيْءٌ تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ الْجَسَدِ بِالسَّهَارِ وَ الْحُمَّى *

"Мөселманнар, үз араларында бер-берсе белән сөй-ләшүләрендә, бер-берсенә миһербанлы һәм мәрхәмәтле булуларында бер тәнгә охшыйлар. Тәннән бер әгъза авыртса, бөтен әгъзалар шуңа ияреп, йокламый, өшеп һәм кызышып торалар".

Ягъни, тәннең кайсы гына җире авыртса, сызласа да, бөтен әгъзалар рәхәтсез булалар, йокламыйлар, кызып һәм өшеп торалар. Үз араларында мөселманнар да шулай бу-лырга тиешле.

Өлфәт булмаганда, өммәтләргә – хәят, ышаныч бул-маганда мәхәббәт булмас. Мал булмаганда дөньяда тору юк, мал табар өчен кәсеп һәм кәсеп өчен ышаныч кирәк. Гүзәл холык булмаганда ышаныч булмас.

Әүвәлге мөселманнарның уннан берсе кадәр генә булса да өлфәт һәм мәхәббәт булмаса, бүгенге мөселман-нар өчен хәят булачак түгел. Араларына өлфәт һәм мәхәб-бәт орлыклары чәчә алмасалар яки чәчеп тә үстерергә ты-рышмасалар, алар үзләренә үпкәләргә һәм бөтен бәлагә үзләре сәбәпче дип белергә тиешләр.

 

270 * مَثَلِي وَ مَثَلُكُمْ كَمَثَلِ رَجُلٍ أَوْقَدَ نَارًا فَجَعَلَ الْفَرَاشُ وَ الْجَنَادِبُ يَقَعْنَ

فِيهَا وَ هُوَ يَذُبُّهُنَّ عَنْهَا وَ أَنَا آخِذٌ بِحُجُزِكُمْ عَنِ النَّارِ وَ أَنْتُمْ تَفَلَّتُونَ مِنْ يَدِي *

"Минем белән сезнең мисалыгыз яндырган ут өстенә килеп төшүче күбәләкләрне, чикерткәләрне төшермәс өчен тырышучы кешегә тиң. Мин сезне утка төшермәс өчен бил бавыгыздан тотып, уттан ерак җибәрергә тыры-шам, әмма сез һаман минем кулымнан ычкынасыз".1

Рәсүлүллаһның үз өммәте өчен һәрвакыт котылу һәм сәгадәт юлларын күрсәтеп торуы, аларны дөнья һәм ахи-рәт хурлыгыннан котылдыру өчен тырышуы бик ачык һәм һәркемгә мәгълүм. Шушы нигъмәтнең кадерен белмичә, һаман нәфес теләге буенча йөрү кич белән утка төшүче күбәләккә охшауның үзе.

 

271 * الْمَرْءُ عَلَى دِينِ خَلِيلِهِ فَلْيَنْظُرْ أَحَدُكُمْ مَنْ يُخَالِلُ *

"Кеше үз дустының динендә була, шуңа күрә һәркем үзенә кемне дус итеп алуына карасын!"1

Хакыйкатьтә, кеше үзенең табигатенә муафыйк кеше белән дус булыр һәм әгәр табигатьләрендә якынлык бул-маса, дуслык булмас. Акыллы белән ахмак, түбәнчелекле кеше белән тәкәббер, галим белән надан, ихлас күнелле кеше белән икейөзле бер-берсенә һич дус була алмаслар.

Һәрхәлдә, яхшы сынамый торып, дус сайламау һәм мөмкин булса, халыклар белән дус та, дошман да булмый гомер сөрү яхшы. Яхшы дус табуның иң авыр эшләрдән икәнлеге мәгълүм.

Безнең үз арабызда дуслык дигән нәрсә бармы? Дө-рес, бер-берсен ашка, чәйгә чакырышып йөрүчеләр, сөй-ләшеп утыручылар, хат язышучылар бар, ләкин дуслык өчен бу нәрсәләр генә җитәме? Хакыйкый дуслык галәмә-те исә кирәк җәфа һәм кирәк сафа күрсен, зарланмау һәм һәртөрле мөгамәләгә риза булып тору. Ягъни, дуслык бул-са, аннан зарлану булмас, зарлану булса, дуслык булмас. Дөрес, дуслар бигрәк тә, бер-берсен сөешүчеләр арасында шелтәләр, үпкәләшүләр була, ләкин болар зарланудан башка булган нечкә һәм нәзек нәрсәләрдер.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 51 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)