Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

"Бер кешегә ялгыш фәтва бирелсә, гөнаһы фәтва би-рүчегәдер. Әгәр бер кеше үзе белгән нәрсәсенең киресе белән берәр кешегә киңәш бирсә, ул шул кешегә хыянәт иткән була".2

Бу урындагы фәтвадан максат дини мәсьәләләр, хә-ләл һәм хәрам хакындагы фәтвалар булып, аның гыйлеме Коръән һәм Сөннәтне белүдән гыйбарәттер.

Сәләф галимнәре хәләл һәм хәрам турысында фәтва бирүдән сакланалар, үзләреннән сораучыларны мөмкин кадәр башкаларга җибәрергә тырышалар, фәтва бирүне бик зур эш дип саныйлар иде. Кайберәүләр әйтә, фәтваны өч төрле кеше генә бирә: 1) Коръән Кәрим гыйлемендә ос-та кеше. 2) Низаг өзәргә мәҗбүр булган әмир. 3) Ахмак һәм үз өстенә зур эш алучы. Ибне Сирин хәзрәтләре һәр-вакыт: "Мин бу өч кешенең әүвәлге икесе түгелмен, өчен-чесе буласым килми", – дип әйтер иде. Суфиян бине Гу-яйнә: "Гыйлемсез кеше һәрвакыт фәтва бирергә ашкынып торыр", – дип сөйли иде. Бу турыда:

أَجْرَؤُكُمْ عَلَى الْفُتْيَا أَجْرَؤُكُمْ عَلَى النَّارِ "Сезнең фәтва бирергә иң ашыгучыгыз – утка иң ашыгучы" һәм

مَنْ أُفْتِيَ بِفُتْيَا غَيْرَ ثَبَتٍ فَإِنَّمَا إِثْمُهُ عَلَى مَنْ أَفْتَاهُ "Әгәр берәүгә ялгыш фәтва бирелсә, аның гөнаһы фәтва бирүчегә булыр", дигән хәдисләр риваять ителә.3 Һәрхәлдә, шул дәрәҗәгә кер-мәгән кешеләр өчен хәләл һәм хәрам, фарыз һәм мәкруһ мәсьәләләре хакында фәтва бирергә ашыкмаска тиешле.

Гыйлеме булып та, үз тырышлыгын сарыф иткәннән соң, хата фәтва биргән булса, ул кеше (мөҗтәһит), әлбәт-тә, гозерледер.

Фәтва бирү Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен ирештерү-дән гыйбарәт. Шуның өчен фәтва бирүче бирә торган фәт-васы хакында галим һәм дөрес, сүзендә һәм фигылендә тугры һәм инсафлы, эче белән тышы бертөсле булырга тиеш. Падишаһлар һәм хөкүмәтләр исеменнән фәрманнар-ны тапшырыр өчен бик күп яхшы сыйфатлар табылу лязем булса, Аллаһы Тәгаләнең фәрманнарын тапшыручылар-ның кәмаләт иясе булулары бигрәк тә мөһим.

Ислам динендә ирештерү, тапшыру хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең иң әүвәлгесе Рәсүлүллаһ булса, фәт-ва бирүчеләрнең беренчесе дә ул. Рәсүлүллаһ тарафыннан бирелгән фәтвалар бөтен өммәт өчен булып, алардан чит-кә чыгарга рөхсәт юк.

Рәсүлүллаһтан соң фәтва хезмәте белән сәхабәләр арасында могътәбәр затлар мәшгуль булдылар.

Казый тарафыннан кылынган хөкем халыклар өчен лязем булып, аны кабул итмәргә кирәк.

Әһел булмаган һәм кулларыннан килмәгән кешеләр фәтва бирүләре сәбәпле гөнаһлы булулары бу хәдис шә-рифтән мәгълүм була. Имам Мәлик хәзрәтләреннән: "Фәт-ва бирә торган кеше үзен җәннәткә яки тәмугка әзерлә-сен", – дип бер сүз күчерәләр.1

اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَابًا مِنْ دُونِ اللَّهِ "Алар Аллаһыны таш-лап үзләренең галимнәрен яки заһитләрен раббы итеп ал-дылар"2 аяте хакында Гади бине Хәтим Рәсүлүллаһка: "Йә, Рәсүлүллаһ! Ул кавемнәр үзләренең дин башлыкларына гыйбадәт кылмыйлар бит", – дигән иде, Рәсүлүллаһ аңа: "Аллаһ хәрам иткән һәм хәләл кылган нәрсәләрне болар хәләл һәм хәрам дип фәтва бирәләр, мәзкүр кавемнәр исә шул фәтваларны кабул итәләр, шул эш гыйбадәт кылу бу-ла", – дип җавап бирде.

Рәсүлүллаһның бу сүзенә һәм Коръән Кәримнең мәз-күр аятенә туры килмәс өчен хәләл һәм хәрам хакында фәтва бирү турысында сак булырга тиешле. Хәләл белән хәрам хакында дәлил кешеләрнең гадәте, дәлилсез сүзләре түгел, бәлки Коръән һәм Сөннәткә нигезләнгән сүзләре генә була.

Шәргый дәлилләрдәге шәхси һәм гомуми фәрман-нарга керми, гарәп телендә булган кагыйдәләр буенча аять һәм хәдис гыйбарәләре дәлилләми торган яңа бер нәрсә чыгып, шуның мөбах яки тыелган эш икәнлеген белергә тиешле булса, фәтва бирергә мәҗбүрлек күрүчеләрнең хә-рәкәтләре бу рәвештә булачак: 1) Шул эш үзе һәм яки аның мисалы гасыр сәгадәттә булу-булмавын тикшерү (мәзкүр яңа эшнең тарихын нечкәләп тикшерү). 2) Гасыр сәгадәттә, сәләф заманында булмаганлыгы расланса, кай-сы вакытта һәм кайсы җирдә килеп чыкканлыгын тикше-рү. 3) Шул эш хакында хөкүмәтләрнең, иҗтимагый галим-нәрнең, табибларның нинди фикердә булуларын белү. 4) Әгәр иҗтимагый галимнәр һәм табиблар мәзкүр нәрсәнең адәм балалары өчен зарарсыз икәнлеге хакында тавыш күплеге белән фикер бәян иткән һәм яки гамәл кылынып торганлыгын белгәннәре хәлдә инкарь итмәгән булсалар, бу вакытта шәригать кагыйдәләренә чагыштырып карау. Шул нәрсә, берәр төрле тыелган эшкә сәбәп һәм кереш түгелме, яки берәр төрле тыелган эшне эченә алмыймы? Әгәр бу эшләрнең берсе дә булмаса, "бөтен нәрсә үз асы-лында мөбах" дигән кагыйдә белән мәзкүр нәрсәнең "мө-бах" икәнлеге хакында фәтва бирү мөмкин була.

Бер кеше киңәш иткән вакытта нинди нәрсә мәслихәт күрелсә, киңәш бирүче кеше, шул киңәшне кирәк тотачак булсын һәм кирәк булмасын, шул мәслихәтне яшерми әйтү тиешле һәм шуның киресен әйтү, әлбәттә, хыянәттер.

 

294 * مَنِ الْتَمَسَ رِضَى اللهِ بِسَخَطِ النَّاسِ كَفَاهُ اللهُ مُؤْنَةَ النَّاسِ

وَمَنِ الْتَمَسَ رِضَى النَّاسِ بِسَخَطِ اللهِ وَكَلَهُ اللهُ إِلَى النَّاسِ *

"Бер кеше кешеләрне ачуландырырлык эш эшләп, Ал-лаһы Тәгаләнең ризалыгын эстәсә, Аллаһы Тәгалә алар-ның яманлык, явызлык итүләреннән ул кешене саклар. Бер кеше Аллаһы Тәгаләне ачуландырырлык эш эшләве белән кешеләрнең ризалыкларын эстәсә, Аллаһы Тәгалә ул ке-шене ярдәмсез хәлдә кешеләрнең ихтыярларына калды-рыр".1

Максат – һәр эштә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын та-барга тырышу лязем икәнлеген бәян кылу. Аллаһ риза бу-ла торган эш хакында халыклар кирәк риза булсыннар һәм кирәк булмасыннар, шөбһәләнмәскә һәм шул эшне кы-лырга тиешле. Бер мәсьәләне раслап сөйләү һәм язып та-ратуда да хөкем шул. Әгәр максат хаклыкны бәян кылу һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгын табу булса, шул сүзне сөй-ләгән өчен халыклар никадәр ачулансалар да, якларга Ал-лаһы Тәгалә Үзе җитәрлек.

 

295 * مَنْ بَاتَ كَالاًّ مِنْ طَلِبِ الْحَلاَلِ بَاتَ مَغْفُوراً لَهُ *

"Әгәр бер кеше хәләл кәсеп итеп арып ятса, гөнаһы гафу ителгән хәлдә йоклар".

Ислам дине мөселманнарны мәңгелек хәят өчен ты-рышу турысында кызыктырганы кебек, дөньяви һәм фани хәят өчен тырышу турысында да кызыктыра, хәтта аның белән генә дә калмый, бәлки бәндәләргә бу тырышуны кайбер вакыт фарыз да итә. Хакыйкатьтә, ахирәт сәгадә-тенә ирешү өчен дөньяви һәм фани хәяттә уңышка ирешү, хуҗалык итү, гаҗиз һәм мескен булмау сәбәптер. Шуның өчен хәләл кәсеп итеп, арып ятучылар Ислам диненең мәз-күр кызыктыруларын һәм фарызларын җиренә китерүче саналырга һәм гаиләләрен хурлык һәм түбәнлектән котка-ру нияте белән кәсеп итүчеләр, бу хәдис хөкеменә күрә, гафу кылыналар.

Кәсеп һәм һөнәр әһелләре сәнәгать һәм сәүдә белән яки авылларда, кырларда мал асрап һәм иген эшләп ризык табучылар бу сөенечле хәбәргә әһәмият бирергә, моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә, эш эшләп, мал та-бып, нәфел намазы укучылар савапларын табар өчен ты-рышырга тиешле.

Инсаннар өчен кул һөнәре һәм игенчелек кенә җитми, бәлки җирдә булган байлык һәм хәзинәләрдән дә файдала-нырга тиешле. Асыл байлык исә металл эшләтү белән ха-сил була. Җирнең эчендә металл бик күп, ләкин җир ас-тында торган вакытта аларның файдасы юк. Аллаһы Тәга-ләнең аларны шулай күмелеп торыр өчен яратмаганлыгы "Һәм тимерне иңдердек, ул тимердә ныклык бар һәм кеше-ләргә күп файдалар бар",1 – дигән сүзеннән мәгълүм. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә тимерне мактый, тимер булмаса, бер эш эшләүдә мөмкин булмаслыгы һәм аны халыклар-ның файдаланулары өчен яратканлыгын аңлата. Тимер һәм башка мәгъдәннәр җир астында ятмаска, бәлки алар-ны чыгарырга һәм файдаланырга тиешле.

Рәсүлүллаһ: "Ризыгыгызны башкаларга зарар кылу юлы белән эзләмәгез. Фәкыйрьләрне изеп бай булу юлын тотмагыз, бәлки ризыгыгызны мәгъдәннәр казу, җир акта-ру белән эзләгез", – дигән.

Канәгать башкаларның малларына күз куймый һәм көнләшми, үз кулында булганга риза булып тору булып, тәвәккәл бөтен сәбәпләрне кылып булганнан соң Аллаһы-га тапшырудыр. Пәйгамбәребез үзе дә тырыша, һәрбер авырлыкларга каршы тора һәм эше белән дә безгә әхлак дәресе бирә иде. Әгәр дога белән эш бетсә иде, Пәйгам-бәрнең догасыннан олуг дога юк, сугышларга барырга ха-җәт булмас, бәлки утырган җиреннән дога кылыр иде дә, дошманнары һәлак булырлар иде. Ләкин ул шулай итте-ме?

Рәсүлүллаһ:

خَيْرُكُمْ مَنْ لَمْ يَتْرُكْ دُنْيَاهُ لآخِرَتِهِ وَلا آخِرَتَهُ لِدُنْيَاهُ وَلَمْ يَكُنْ كَلاًّ عَلَى النَّاسِ

"Сезнең хәерле булганыгыз шул – ул ахирәте өчен дөньясын ташламас һәм дөньясы өчен ахирәтне куймас, бәлки икесе өчен дә тырышыр. Һәм кешеләргә йөк бул-мас", – дигән. Чөнки ахирәт сәгадәте дөньяны ташлауда түгел, бәлки ахирәтне һәм дөньяны бәрабәр алып баруда.

"Безгә дөнья кирәкми, бәлки ахирәт кенә кирәк", – диючеләр кәсеп һәм эштән тукталалар. Эшсез тору сәбәп-ле боларда фикер куәте юк һәм бөтен гомерләре иснәү һәм сузылып яту белән үтә. Бу рәвештә эшне, көчне ташлау сә-бәпле бөтен милләт зарарлана. Мондый кешеләрне инсан санау дөрес булмас. Чөнки боларның инсанлыкка бернин-ди катнашлары юк.

Бездә диндарлык дәгъвасы бик очсыз. Бик күп кеше-ләр коры диндарлык дәгъвасы кылалар һәм мөселманнар-ның күтәрелүләре, сәгадәтләре өчен аз гына да иҗтиһат сарыф итмиләр һәм юлбашчылык кылмыйлар. Хакыйкать-тә, мондый кешеләр Ислам дошманнарына хезмәт итәләр. Диндарлык исеме белән дингә хыянәт итүче халыклар шу-лардыр. Болар үзләренең ахирәт кешеләре икәнлеген дәгъ-ва итәләр, әмма үзләренең бөтен теләкләре дөньядыр. Бо-лар дөньяны, бер генә сәгатькә булса да, күңелләреннән чыгарып тора алмыйлар".

Адәм баласы ахирәте һәм дөньясы өчен тырышу өс-тендә булырга тиеш. Кәсеп итү, эш эшләү инсаннарны ял-каулыктан, исраф һәм ахмаклыктан, фәкыйрьлек һәм ур-лау кебек бозык нәрсәләрдән сакланырга сәбәп була.

Дөрес, дөньяда яшәү һәм дөньяда булган байлыкларга ия булырга теләгән милләт ялгыз үз фидакарьлыгы һәм үз тырышлыгы сәбәпле генә яшәр. Һәртөрле хыяллар һәм уй-ларга бирелеп тырышлыктан мәхрүм торучы бер милләт-нең өлеше исә хурлык һәм түбәнлектән башка нәрсә бул-мас.

"Бу заманда хәләл кәсеп табу мөмкин түгел", – дигән сүзләр фәкать суфилар тарафыннан сөйләнә торган буш һәм мәгънәсез сүзләр. Хәләл кәсеп һәр урында һәм һәр за-манда табыла. Аллаһы Тәгаләнең:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ وَاشْكُرُوا لِلَّهِ إِنْ كُنتُمْ إِيَّاهُ تَعْبُدُونَ

"Әй, мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризык-лардан гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!"1 – дигән сүзе кайбер га-сыр һәм кайбер урын әһелләренә генә хас булмаса кирәк. Коръән һәм Сөннәт, иҗмагъ һәм кыяс тарафыннан тыел-маган нәрсәләрнең һәрберсе хәләлдер.

 

296 * مَنْ تَابَ إِلَى اللهِ قَبْلَ أَنْ يُغَرْغِرَ قَبِلَ اللهِ مِنْهُ *

"Бер кеше гаргарадан элек (җаны бугазына килгәнче) тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итәр".

Гаргара2 вакытыннан элек кешегә шәргый хөкемнәр (шул җөмләдән әгәр гөнаһлы булса, тәүбә кылу) йөкләтел-гән. Монда үлем катгый түгел, бәлки шуннан терелүе дә мөмкин булганлыктан, бу вакыттагы тәүбә "өметсезлек" тәүбәсе булмый һәм шуңа күрә

وَلَيْسَتِ التَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ حَتَّى إِذَا حَضَرَ أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ

إِنِّي تُبْتُ الآنَ وَلا الَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ أُولَئِكَ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

"Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итү-челәрнең һәм кяфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче газапны әзерләп куйдык",1 дигән аятьнең куркытуы астына керми, бәлки

إِنَّمَا التَّوْبَةُ عَلَى اللَّهِ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السُّوءَ بِجَهَالَةٍ ثُمَّ يَتُوبُونَ مِنْ قَرِيبٍ

"Наданлык белән хәрам эшләрне эшләүчеләр, әгәр тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр",2 дигән аять хөкеменә муафыйк тәүбә була.

"Тәүбәсен кабул итәр"нең мәгънәсе "Аллаһы Тәгалә Үзенең фазылы һәм мәрхәмәте белән кабул итәр", дигән сүз.

 

297 * مَنْ تَرَكَ ثَلاَثَ جُمَعٍ تَهَاوُنًا بِهَا طَبَعَ اللهُ عَلَى قَلْبِهِ *

"Әгәр бер кеше гозерсез өч җомганы калдырса, Алла-һы Тәгалә аның күңелен мөһерләп куяр".3

Җомга намазы уку өчен мәхәлләдә, шәһәр һәм авылда булган халыклар бер урынга җыелып, имамның хөтбәсен, вәгазен тыңлыйлар, бу сылтау белән мөселманнар үз ара-ларында бер-берсе белән танышалар, хәлләрен сорашалар, бер җомга арасында булган вакыйгаларга бәйле вәгазьләр-не ишетеп, әсәр алалар һәм Аллаһы Тәгаләгә берлектә сәҗдә итеп, Ислам кардәшлеген яңарталар. Шуның өчен җомга намазы гаять әһәмиятле һәм файдалы. Моны игъти-барга алмау һәм гозер булмый торып калдыру, күңел кара-лудан башка нәрсә түгел. Шуңа күрә гозерсез тоташтан өч җомганы калдыру күңел бозылуга сәбәп булуы гаҗәп тү-гел.

 

298 * مَنْ تَرَكَ الْكَذِبَ وَهُوَ بَاطِلٌ بُنِيَ لَهُ فِى رَبْضِ الْجَنَّةِ وَمَنْ تَرَكَ الْمِرَاءَ

وَهُوَ مُحِقٌّ بُنِيَ لَهُ فِى وَسَطِهَا وَمَنْ حَسَّنَ خُلْقَهُ بُنِيَ لَهُ فِي أَعْلاَهَا *

"Җиңешкән вакытта бер кеше ялган сүзне куйса, аның өчен җәннәтнең читендә бер сарай бина кылыныр. Җи-ңешкән вакытта хак сүзне дә куйса, аңа җәннәтнең урта бер җирендә бина кылыныр. Бер кеше үзенең холкын гү-зәлләштерсә, аңа җәннәтнең югары бер җирендә бина кы-лыныр".1

Табиблар инсаннарның бәдәннәрен зарарлы һәм һә-лак итүче хасталыклардан сакларга сәбәп булсалар, әхлак-лы кешеләр дөньяда яшәүдән максат нәрсә икәнлеген аң-лауга сәбәпче булалар. Әхлак төзек булмаса, адәм баласы-ның рухы сәламәт булмас, әхлак кануннарына буйсынма-ган кеше инсан исемен күтәреп йөрергә хаклы булмас. Чөнки инсанның котылуы, уңышка ирешүе нәфесен һәр-төрле бозык нәрсәләрдән саклап, фазыйләтләр белән би-зәүгә бәйләнгән.

قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا. وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا "Тәхкыйк, коткарды нә-фесен, аны гөнаһтан пакьләгән кеше. Тәхкыйк, Аллаһы-ның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, нәфесен гөнаһка чумдырган кеше".2


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 32 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)