Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Холык инсаннарда тумыштан һәм табигый булса да, бозык холыкларның тәрбия һәм күп тырышлыклар сәбәп-ле төзәлүе билгеле. Хәдис шәрифнең холыкны гүзәлләш-терү белән әмер кылуы да шуны аңлата. Сүзнең кыскасы: тыйб гыйлеме булмаса иде, инсаннарның бәдәннәре һәм әхлак гыйлеме булмаса, рухлары даими хаста булыр иде.

Бәндәләр әхлакны төзәтү турысында тырышлык кы-лырга тиешле. Әхлак бозыклыгы ваба һәм тагун кебек йо-гышлы хасталык булып бөтен милләткә таралуы мөмкин. Дөньяда беткән, югалган һәм Аллаһы Тәгаләнең ачуына очраган милләтләрнең һәрберсе әхлак бозыклыгы белән авырган кавемнәрдер. Коръән Кәримдә боларның хәлләре сөйләнә һәм гыйбрәт итеп күрсәтелә.

Кайбер холыклар бертөрле кешеләр хакында яхшы һәм гүзәл булсалар да, икенчеләре хакында начар булырга мөмкин. Әхлакны төзәтү һәм яшьләрне тәрбия итү туры-сында шушы ноктаны аерып белергә һәм шуңа карап га-мәл кылырга тиешле. Мисал өчен бу урында берничә хо-лыкны карап үтәбез:

1) Юмартлык. Бу холык ирләр һәм, бигрәк тә, үзләре мал табучыларда гүзәл эш саналса да, ирләр тәрбиясендә торучы һәм шуларның кул көче белән ризыкланып көн үт-кәрүче хатыннарда гүзәл холык түгел.

2) Мактау һәм хөрмәтне сөю. Олуглар өчен гүзәл хо-лык саналмаган бу эш, яшьләр өчен гүзәл холык саналыр-га тиешле. Чөнки мактауны сөюче яшьләр үзләренең мак-талуларын күрү сәбәпле яхшы эшләргә ашкынулары, ты-рыш, гафиф һәм гүзәл холыклы булулары мөмкин.

3) Зиннәт сөю. Бу эш яшьләр, артист һәм әдипләр, бигрәк тә, хатын-кызлар өчен гүзәл холык саналса да, га-лимнәр, фазыл һәм кәмаләт әһелләре, заһит һәм картлар өчен матур холык түгел.

تَمَنَّتْ عَجُوزَةٌ أَنْ تَكُونَ فَتِيَّةً وَقَدْ يَبِسَ الْجَنْبَانِ وَاحْدَوْدَبَ الظَّهْرُ

تَرُوحُ إِلَى الْعَطَّارِ تَبْغِي شَبَابَهَا وَهَلْ يُصْلِحُ الْعَطَّارُ مَا أَفْسَدَ الدَّهْرُ

"Карчык яшь булырга теләде, хәлбуки, ике як та кип-те һәм арка бөкрәйде. Яшьлеген теләп хуш исле майлар сатучыга бара. Хуш исле майлар сатучы заман бозганны ничек төзәтсен соң?" кебек шигырьләр зиннәт сөюче карт-лар хакында сөйләнгән.

4) Мактау бәрабәренә бүләк кылу. Шигырь яки мат-бугат аркылы мактаучы кешегә макталган кеше зур түрә, бай яки заманында аерым кешеләрдән булса, бүләкләү ях-шы эш. Әмма бертөрле халык мактау белән мал җыюны кәсеп кылуга сәбәп булганлыктан һәм мактаучылар үзләре шушы эшне хәйләләре уңуга юраганлыктан гади кешеләр, бигрәк тә, гыйлем белән шөгыльләнүчеләрдә бу эш начар холыклардан.

5) Заһитлек, мал һәм мәртәбәгә кызыкмау. Бу холык картлар, бигрәк тә, дин галимнәре өчен мактаулы булса да, яшьләр, бигрәк тә, кулларыннан эш килә торган кеше-ләрдә булу начардыр. Чөнки милләтнең күтәрелүе өчен яшьләрнең укулары, яхшы тәрбия алулары, һөнәрле һәм мәгърифәтле, читләр каршында игътибарлы һәм хөрмәтле булулары лязем. Моның өчен, әлбәттә, мал, дәүләт, һәм байлык, дәрәҗә һәм мәртәбә кирәк. Мәртәбәсе, дәүләт һәм байлыгы булмаган кешеләрне чит милләтләр түгел, хәтта үзләренең кабыргалары янында торучы хатыннары да санга сукмыйлар. Шундый кешеләр белән ничек итеп милләт югары күтәрелсен, үзләре мохтаҗ булган кешеләр ничек итеп милләт балаларын тәрбия итә алсыннар, мәк-тәп һәм мөгаллимнәр асрарга кулларыннан килсен?!

6) Хисап кылу (тикшерү). Үзләреннән түбән булган-нарга яхшылык белән боеру, яман эшләрдән тыю, һәм, го-мумән, килешми торган эшләр хакында тәнбиһләр ясау карт кешеләр һәм гафиф галимнәр өчен бик яхшы холык булганы хәлдә, яшьләр тарафыннан үзләренә күрә олуг-ларга һәм үз тәрҗемәи хәлләре төрле нәрсәләр белән ка-тыш булган кешеләр өчен мактаулы түгел.

Болардан башкалар да күп булырга мөмкин. Зекер ителми калганнары зекер ителгәннәргә чагыштырып карау белән беленерләр.

299 * مَنْ تَشبَّهَ بِقَوْمٍ فَهُوَ مِنْهُمْ *

"Әгәр бер кеше бер кавемгә охшаса, ул шулар җөмлә-сеннән".1

Бу хәдискә соңгы заман аңлатма бирүчеләреннән кай-берәүләр "кием-салымда охшаса" дип мәгънә бирәләр һәм кайберләре "бер кавемнең үзләренә махсус булган нәрсә-ләрендә, кирәк киемдә булсын, һәм кирәк йөреш-торышта һәм кирәк берәр төрле рәвештә булсын" диләр. Кайберлә-ре исә "кяферләргә охшарга теләсә һәм теләп охшаса" дип тәфсир кылалар.

 

300 * مَنْء تَطَبَّبَ وَ لَمْ يُعْلَمْ مِنْهُ طِبٌّ قَبْلَ ذَلِكَ فَهُوَ ضَامِنٌ *

"Бер кеше дәваласа һәм шул вакытка кадәр аның ан-дый эшләр хакында тәҗрибәсе булганлыгы беленмәсә, дә-валавы сәбәпле китергән зарарын түләр".1

Гыйлемен укымый һәм белгечләр хозурында тәҗри-бәләр күрми торып, хасталарны караучылар, киңәш биреп, дәвалар кылучылар, әгәр зарар китерсәләр, бу хәдис хөке-менә күрә зарарны түләүче булалар. Әмма тыйб гый-лемендә осталыгы була торып, хата кылуы сәбәпле берәр зарар китерсә, бу хәдис хөкеменә күрә зарарны түләүче булмый.

301 * مِنْ حُسْنِ إِسْلاَمِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لاَ يَعْنِهِ *

"Кешенең файдасыз сүзләрне куюы – иманы гүзәл бу-луның билгесе".2

Рәсүлүллаһ тарафыннан телне саклау хакында нәсый-хәт бик күп. Хәзрәти Мөгаз: "Йә, Рәсүлүллаһ! Без телебез белән сөйләшкән нәрсәләребез өчен дә җавап бирәчәкбез-мени?" – дип сораганда Рәсүлүллаһ: "И, Мөгаз, халыклар-ның җәһәннәмгә йөзтүбән китүләренең сәбәбе дә шул тел!" – дип җавап биргән иде.3 Моның чарасы исә зур за-рурәт булмаганда халыкка катышмау һәм үз эшең белән шөгыльләнү, дошманлык һәм сүз көрәштерү кебек нәрсә-ләрдән саклану.

Сүз сөйләү инсаннарның гамәлләреннән саналып, ях-шы сүз булса изгелек дәфтәренә һәм бозык сүз булса явызлык дәфтәренә язылачак. Шуның өчен зарурәтсез һәм кирәксез сүз сөйләү хакында бәндәләр җаваплы булачак.

Буш фикерләр һәм буш сүзләр белән шөгыльләнгән-нән күрә берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, чолгап алган нәрсәләрне белү, су һәм һаваны, туфрак һәм утны, үлән һәм агачларны, ай һәм йолдызларны өйрәнү, гомумән, табигатькә хуҗа булырга тырышу яхшырактыр.

 

302 * مَنْ خَرَجَ فيِ طَلَبِ الْعِلْمِ فَهُوَ فِى سَبِيلِ اللهِ حَتَّى يَرْجِعَ *

"Әгәр бер кеше гыйлем таләп итү өчен чыкса, ул кай-тып кергәненә кадәр Аллаһ юлында булыр".1

Бу сүз азык төяп мәктәпкә дип китүчеләргә генә хас түгел. Бәлки моның астына мәхәллә мәктәпләренә, ерак шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә баручылар, китапханәләргә йөрүчеләр, берәр белми торган сүзләрен сорар өчен олуг кешеләр хозурларына сәфәр итүчеләрнең һәрберсе керә. Мәгәр, өйрәнәчәк гыйлемнең үзе яки башкалар өчен берәр төрле файдасы булу кирәк. Гомер уздырыр өчен китапха-нәдә роман, хикәяләр укып утыруда күп мәгънә булмас

Адәм балалары бер үк вакытта гыйлем дә һәм мал да таба алмаганлыкларыннан гыйлем кәсеп иткән вакытла-рында малны һәм дөньяны фида итәргә туры килә. Шушы хәлгә бер бүләк итеп Ислам шәригате боларны "Аллаһ юлында" ди. Дин белән дөньяның бергә җыелулары мөм-кин. Әмма гыйлем белән дөньяны бер вакытта алу мөмкин түгел. Шуның өчен гыйлем белән шөгыльләнүчеләр күп вакытта фәкыйрь булалар.

 

303 * مَنْ رَأَى مِنْكُمْ مُنْكَرًا فَلْيُغَيِّرْهُ بِيَدِهِ فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ

فَبِلِسَانِهِ فَإِنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَبِقَلْبِهِ وَ ذَلِكَ أَضْعَفُ الْإِيمَانِ *

"Сездән берәрегез бер бозык эш күрсә, аны кулы бе-лән үзгәртсен, аңа көче җитмәсә, сүзе белән тырышсын, аңа да көче җитмәсә, күңеле белән риза булмасын, моны-сы инде иманның зәгыйфь дәрәҗәсе".1

Коръән Кәримнең: "Сезнең арагызда хәерле эшләргә чакыручы, яхшы эшләрне кылырга боеручы һәм яман эш-ләрдән тыючы җәмәгать булсын. Алар өстенлек табучы-лар",2 – дигән фәрманына күрә, мөселманнар арасында ях-шылыкларга юл күрсәтүче һәм яман эшләрдән тыелырга нәсыйхәт кылучы бер җәмәгать һәр гасырда һәм һәр урында булып торырга тиешле. Бу эш фарыз һәм хәрам нәрсәләр хакында фарыз булып, аннан башкалар хакында мөстәхәбтер. Бу фарыз – фарыз кифая булып, шушы эш-ләр белән мәшгуль кешеләр булганда башкалардан бурыч төшәр, әмма һичкем булмаса, шуны белеп тә, чарасын кү-рергә кулларыннан килүчеләрнең һәрберсе җаваплы була-чак.

Яхшылыкка чакыру һәм яман эшләрдән тыюда мах-сус кагыйдәләр һәм юллар бар. Боларны белмәгән яки бел-сә дә тәртибенчә йөртергә кулларыннан килмәгән кешеләр моның әһеленнән булмаслар һәм шушы хезмәтне үтәмә-гәннәре өчен бәлки гөнаһлы да булмаслар.

Яхшылыкка чакыру һәм яман эшләрдән тыюның бе-ренче мәртәбәсе гөнаһның кабахәт нәрсә икәнлеген аңла-ту. Икенче мәртәбәсе вәгазь-нәсыйхәт кылу. Өченче мәр-тәбәсе Аллаһы Тәгаләдән куркыту. Ата-ана һәм хатын та-рафыннан иргә булганда шушы кадәрдән үтәргә ярамый, файда күрелмәсә, Аллаһы Тәгаләдән тәүфыйк сорарга ти-ешле була. Башкаларга булганда дүртенче мәртәбәсе каты-рак һәм ныграк рәвештә аңлату. Бишенче мәртәбәсе тыел-ган нәрсәләрне кул белән үзгәртү. Алтынчы мәртәбәсе су-гармын, кыйнармын дип куркыту. Җиденче мәртәбәсе су-гу. Бу хәдис шәрифтә шушы җиденче мәртәбә белән баш-лана, аннан югары дәрәҗәләре башка хәдисләрдән аңлана. Сигезенче мәртәбәсе күңел белән мәкруһ күрү. Бу хәдистә "Иманның зәгыйфь дәрәҗәсе" диелгәне шушы сигезенче мәртәбәдер. "Иманның зәгыйфь дәрәҗәсе" диюдән максат – "шул кеше иман әһелләренең зәгыйфьләреннәндер" ди-мәктер. Коръән Кәримнең

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا عَلَيْكُمْ أَنْفُسَكُمْ لا يَضُرُّكُمْ مَنْ ضَلَّ إِذَا اهْتَدَيْتُمْ

"Әй, мөэминнәр! Сезгә үзегезне төзәтү һәм туры юл-да нык тору лязем булсын! Әгәр Коръән юлында таза тор-сагыз, адашкан кешеләр сезгә зарар итә алмас",1 дигән сү-зе дә бу сигезенче мәртәбәдән соңгы хәлгә карата диләр.

Бу урында зекер ителгән мәртәбәләрдән дүртенче, би-шенче, алтынчы, җиденче мәртәбәләр солтаннар һәм чи-новникларга тиешле. Бу көндә гади кешеләр хакында бе-ренче, икенче һәм сигезенче мәртәбәләр белән генә мөм-кин булып, бу турыдагы савап һәм гөнаһлар шул дәрәҗә-ләргә карап йөртелер.

 

304 * مَنْ رَدَّ عَادِيَةَ مَاءٍ أَوْ عَادِيَةَ نَارٍ فَلَهُ أَجْرُ شَهِيدٍ *

"Бер кеше су ташу яки ут зарарын җибәрсә, ул кешегә шәһит савабы булыр".

Бу хәдис хөкеменә күрә авыллар план белән утырыр-га, урамнарны киң калдырып тиешле җирләрендә тыкрык-лар куярга, ут сүндерер өчен машиналар, каравылчылар хәзерләп, яшьләрдән ут сүндерүче җыеннар төзергә, һәр-кем уттан саклану турысында бик игътибарлы һәм сак бу-лырга, сулар агар өчен урамнарның читләрендә су юллары ясалырга, чокырларны һәм су җыелып яту ихтималы бул-ган җирләрне ерып җибәрергә һәм күперләр салып куярга тиешле. Чөнки котырган утны һәм котырган суны туктату-чыларга шәһит савабы булса, аларның котыру юлын баш-тан бикләп куючыларга бу савап бигрәк тә булыр. Ут сүн-дерү, су басуларны туктату өчен төзелгән җәмгыятьләрнең хезмәтләре "Аллаһ юлында" булган хезмәтләрдән икәнле-ге бу хәдис шәрифтән аңлашыла.

Шәһит савабы алыр өчен төннәр буе нәфел намазы укырга, айлар белән нәфел уразасы тотарга кирәк түгел. Авылда торган һәм эш эшләп йөргән вакытта да шәһит са-вабы алырга, сиддыйклар һәм пәйгамбәрләр белән бергә кубарылырга бик җиңел юллар бар. Бары тик игътибарлы һәм фикерле булырга гына кирәк. Мәктәпләрдә укучы шә-кертләр һәм аларга кушылган яшьләр җәй көннәрендәге каникул вакытларында авылларга кайтып, ут сүндерүче җәмгыятендә хезмәт итәргә, андый бер җәмгыять булмаса, үзләре шуны булдырырга кирәк. Шундый хезмәтләре сә-бәпле яшьләр авылның икътисадый һәм гыймрани дәрә-җәсен югары күтәрерләр, мәзлумнарга ярдәм бирерләр, рәхмәт ишетерләр һәм саваплы булырлар.

305 * مَنْ رَدَّ عَنْ عِرْضِ أَخِيهِ رَدَّ اللهُ عَنْ وَجْهِهِ النَّارَ يَوْمَ القِيَامَةِ *

"Бер кеше үз дин кардәшенең намусын якласа, Алла-һы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан сак-лар".1

Бу хәдис хөкеменә күрә, әгәр мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, көчләре җитәрлек булган кеше-ләр өчен рәхәтләнеп тыңлап утыру түгел, бәлки шуны тук-татуу һәм аркылы төшү, сөйләтмәскә тырышу тиешле. Әгәр туктату кулыннан килмәслек булса, ул вакытта мәҗ-лестә утырмаска тиешле.

Хәзер эшләр шушы рәвештәме? Бер мәҗлестә бер мө-селман гайбәте сөйләнә башласа, шуны сөйләтмәс өчен тырышучылар бармы? Бездә диндар исеме алучылар күп. Чөнки бу исем бүген үзенең үлчәменнән чыгып, бисмилла каракларына, дин белән сәүдә итүчеләргә бирелә башла-ды. Ләкин мөселманлык, диндарлык дәгъвалар, тышкы сурәтләр белән түгел, бәлки монда сөйләнә торган гамәл-ләр белән үлчәнә, аларның үлчәве шур нәрсәләр. Йөз га-мәлдән берсе мөселман эшенә охшамаганнан һәм бөтен эшләре башкаларның гайбәтләрен сөйләү һәм донос кылу, матбугат аркылы башкаларны хурлау булганнан соң дин-дарлык исемен чыгаруда мәгънә булмас.

 

306 * مَنْ رَزَقَهُ اللهُ امَْرَأَةً صاَلِحَةً فَقَدْ أَعَانَهُ

عَلَى شَطْرِ دِينِهِ فَلْيَتَّقِ اللهَ فِى الشَّطْرِ الثَّانِى *

"Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кешегә яхшы хатын бирсә, димәк Ул аңа ярты динен сакларга ярдәм бирде. Инде ул кеше калган ярымы хакында Аллаһыдан куркып эш ит-сен!.."1

Яхшы хатынның динне саклау турысында иң беренче ярдәмче икәнлеге бик мәгълүм. Рәсүлүллаһ шуны хәтер-ләргә төшерә һәм калган өлешендә саклану белән боера. Яхшы хатынга очраган кеше, шуны Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте дип белергә һәм һәрвакыт шөкрана кылырга ти-ешле. Моннан башка да хатыннар ирләргә күрә яхшы кү-ңелле, бәндәчелек итүне яратучы, кешелекле булалар. Аларны бозучылар һәм яман хатын исеме алуларына сә-бәпчеләр, күбесенчә, бозык һәм оятсыз ирләрдер.

Яхшы хатын ирнең шәригатькә муафыйк булмаган рәвештә хатын-кызлар белән чуалмавына ярдәмче булуы кебек, гыйбадәтләрне кылу, хәрам нәрсәләргә юлыкмау турысында да ярдәмче булуы мөмкин. Диннең ярымы сак-ланудан максат – кайбер бозыклыклардан саклану гына тү-гел, бәлки бик күп төрле бозыклыклардан саклану күз ал-дында тотылган булыр.

Ләкин яхшы хатыннар күктән төшмиләр, диңгездән чыкмыйлар, бәлки үз арабызда үсәләр. Яхшы хатыннар җитештерер өчен яхшы тәрбия һәм зур тырышлыклар ля-зем. Бу вазифа исә ирләр өстендә.

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنْفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا "Әй, мөэминнәр, үзегез-не һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз",1 дигән аятьне хәзрәти Гали: "Үзегезгә, хатын һәм балала-рыгызга гыйлем һәм әдәп өйрәтегез!" – дип тәфсир итә.2

Хатыннарны тәрбия итүдә, нигез итеп дин васыять-ләрен тотарга һәм дин әмерләреннән аерылмаска тиешле.

Ислам дине тарафыннан хатыннар хакында булган нә-сыйхәтләрнең бөтенесе бер ноктага барып терәләләр, бу исә гаилә әхвәлен төзек тоту һәм нигезле рәвештә дөньяда яшәүдән гыйбарәт. Гаилә әхвәле төзек булмаган, гаилә хә-яте урынына урам хәятен ихтыяр иткән, чәй һәм мәйха-нәләрдә бушка гомер, мал сарыф итүгә гадәт кылган мил-ләттә хәят һәм алга үсү һәм бетмәү ихтималы юк.

 

307 * مَنْ سَأَلَ الشَّهادَةَ بِصِدْقٍ بَلَغَهُ اللهُ مَن‍ازِلَ الشُّهَدَاءِ وَإِنْ مَاتَ عَلَى فِرَاشِهِ *


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 38 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 12 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)