Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында

Безнең туганнарыбыз | Нәрсә ул сәламәтлек? | Мин спорт белән кызыксынам |


Читайте также:
  1. Организмнарның тереклек эшчәнлеге турында без нәрсә белдек
  2. Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек
  3. Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек
  4. Хайваннар турында без нәрсәләр белдек

1. Кешенең бөтен нәрсәсе: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, фикере дә матур булырга тиеш. А.П.Чехов

2. Кешенең үз-үзен ничек тотуы – аның чын йөзен күрсәтә торган көзге ул. И. Гете

3. Үз-үзен аямыйча зур эшләр башкарган кеше генә яхшы була. Плутарх

4. Саф күңелле булу өчен без һәрвакыт үз-үзебез белән көрәшергә тиеш. Ж.Ж. Руссо

5. Башкаларның начар эшләрен дәлил итеп, акланырга тырышу – пычрак су белән юыну ул. Ж.Пети-Сан

6. Кеше үз көченә ышанганда гына уңышка ирешә ала. Л. Фейербах

7. Иң кыены – үз-үзеңне танып белү, иң җиңеле – башкаларга киңәш бирү. Фалес

8. Үзен мактап, башкаларны хурлап сөйләгән кешеләрне беркайчан да тыңламагыз. Л.Н. Толстой

 


Хочешь быть умным, научись разумно спрашивать, внимательно слушать, спокойно отвечать и переставать говорить, когда нечего больше сказать.

ИНЭКА

Кама политехника институты 1980 елның 1 апрелендә КамАЗны һәм Кама регионын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү максатыннан ачылган. 2005 елда институт академия статусы алды. Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе – Кама төбәгенең алдынгы югары уку йорты.

Уку йорты 4 бинага урнашкан. Академиянең 4 студентлар тулай торагы, яңа спорт манежы, китапханәсе, уку залы, «Дубравушка» ял итү базасы, профилакторий бар. Хәзерге вакытта ИНЭКАда 400 дән артык укытучы белем бирә, алар арасында 48 фән докторы, 250 дән артык кандидат. Монда 12 меңгә якын студент белем ала. Академиядә автоматлаштыру һәм алдынгы технологияләр, автомеханика, төзелеш, икътисад, читтән торып уку факультетлары; хәзерлекне күтәрү, дистанцион укыту үзәге һәм халыкара эшмәкәрлек институты бар. Югары уку йортында 32 кафедра бар һәм ул 50 белгечлек буенча белгечләр әзерли.

Академиянең аудиторияләре һәм лабораторияләре заманча җиһазлар, компьютерлар белән тәэмин ителгән, Internet челтәре эшли. ИНЭКАда спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Спорт секцияләрендә студентлар волейбол, баскетбол, теннис, туризм белән шөгыльләнәләр. ИНЭКА студентларының мәдәни тормышын студентлар клубы оештыра. Фәнни-тикшеренү лабораторияләрендә студентлар уйлап чыгару һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр.

Институтта көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Көндезге бүлек студентлары 5 ел, читтән торып уку студентлары 6 ел укыйлар. Соңгы курста студентлар диплом яклыйлар. Алар югары белемле белгечләр булып чыгалар.

ИНЭКАда уку елы сентябрьдә башланып июнь аенда бетә. Ул ике семестрга бүленә, һәм студентлар елына 2 тапкыр имтихан тапшыралар. Ел әйләнәсендә студентлар лекцияләргә, семинарларга, практик дәресләргә йөрергә; лаборатор, практик һәм курс эшләрен эшләргә тиеш. Икенче курстан алар фән эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Моның өчен академиядә кирәкле шартлар тудырылган.

1980 елдан алып хәзерге көнгә кадәр уку йорты белән 4 ректор идарә иткән: В.А. Саламашкин (1980-1985), И.Х. Садыков (1985-1996), А.Х. Хайруллин (1996-2007) һәм В.Г. Шибаков (2007 елдан хәзерге көнгә кадәр).

Безнең студентлар арасында ачыш ясаучылар, конструкторлар да бар. Хәзерге көнгә академия 20 меңнән артык яшь белгеч укытып чыгарган.

 

Һөнәрләр

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, сатучы, рәссам, шәфкать туташы, тәрбияче һәм башкалар. Һөнәр сайлау бик җаваплы эш, шуңа күрә мин моның турында күп уйладым. Чөнки бу характерыңны һәм тормышка әзерлегеңне сынау дигән сүз.

Кешеләрне дәвалау өчен табиб кирәк, балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса, йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән матур киемнәрне барыбыз да киябез. Ә пешекчеләр безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Минем әти-әниләрнең, туганнарның да һөнәрләре начар түгел. Әтием төзелештә инженер-төзүче булып эшли. Ул Кама политехника институтын бетергән. Әтием бик тырыш һәм эшчән. Аны эшендә ихтирам итәләр, аның белән киңәшеп эшлиләр. Әтиемне гадел, намуслы, тәртипле, зыялы булган өчен яраталар. Әтинең сеңеле, Алсу апа, балалар бакчасында тәрбияче. Ул анда унбиш елдан артык эшли инде. Тәрбияче булыр өчен балаларны яратырга кирәк, аларны аңлый белергә кирәк. Әтинең тагын бер сеңеле бар. Ул шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аның эше бик җаваплы.

Минем әнием пешекче. Ул мәктәп ашханәсендә эшли. Әниебез өйдә дә тәмле ашлар, бәлешләр, өчпочмаклар пешерә. Әнинең энесе, Ринат абый, кәсепкәр. Аның үз кибете бар. Минем апам, Гөлназ, мәктәптә математика укыта. Ул балаларны һәм үзенең эшен бик ярата. Абыемның исеме Руслан. Ул шифаханәдә табиб булып эшли. Руслан Казанда медицина университетын тәмамлады. Ул белгечлеге буенча — хирург. Бу — бик кирәкле һәм игелекле һөнәр.

Табиб

Табиб булырга җыенган кешегә нинди сыйфатлар кирәк? Әлбәттә, ул кешеләрне яратырга һәм ягымлы булырга тиеш. Чөнки табибның вазифасы – авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм үлемнән коткарып калу. Табиб булу өчен кеше тормышта да, эштә дә шәфкатьле, җаваплы, акыллы, гадел булырга тиеш. Эгоист кеше табиб була алмыйдыр дип уйлыйм. Табиб кыю булырга тиеш. Аңа эпидемия булган урынга беренче булып барып керергә туры килә бит. Табиб игътибарлы да булырга тиеш. Игътибар белән карамаган табибка авыру ышанмаячак, ә табибның уйламыйча әйткән сүзе, авыруны куркытып, терелүгә ышанычын бетерергә мөмкин. Табибка күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул авыру серен саклый белергә тиеш. Аңа әле тәвәккәл булырга да кирәк. Табиб — бик дәрәҗәле, кирәкле кеше.

 

Хезмәт

Без кулланган һәм алардан башка бер көн дә яши алмаган барлык нәрсәләр дә диярлек – кеше кулының эше, хезмәт нәтиҗәсе. Кеше үзенең хезмәте, куллары, акылы һәм энергиясе тудырган әйберләр белән данлыклы.

Хезмәт кешенең үзен дә барлыкка китергән, шуның нәтиҗәсендә кеше камилләшә бара. Хезмәттә кешенең сәләте һәм таланты ачыла, белеме киңәя. Кеше физик яктан ныгый, аның ихтыяры һәм характеры чыныга. Чөнки хезмәт ул – көч кую да, түземлелек тә, тырышлык та, тегәллек тә, пөхтәлек тә, башкаручанлык та, тапшырылган эшкә җаваплылык та.

Безнең ил – үзеңнең көчеңне һәм сәләтеңне кулланырга мөмкин булган гаять зур эшчәнлек мәйданы ул. Берәүләр төрле-төрле машиналар төзи, икмәк үстерә, файдалы казылмалар чыгара. Икенчеләре китаплар, картиналар, музыка яза, спектакльләр куя, кинофильмнар төшерә. Өченчеләре энергиянең яңа төрләрен эзли, табигать серләрен ача, галәмне өйрәнә.

1. Кешене нәрсә барлыкка китергән?

2. Хезмәттә кеше ничек үсә?

3. Нәрсә ул хезмәт?

4. Кешеләр нинди эшләр башкаралар?

Ел фасыллары.

Ел фасылының дүртесен дә яратам мин: ак тунлы салкын кышны да, чәчәкле яшел язны да, җиләкле эссе җәйне дә, алтын көзне дә. Ә иң яраткан ел фасылым, әлбәттә, алтын көз. Әйе, алтын вакыт бит ул сентябрь, октябрь айлары. Табигать нинди гүзәл! Яшел, сары, кызыл төстәге яфраклар. Бакчаларда алмалар, яшелчәләр, бәрәңге җыяр чак. Көндез күктә кояш, җылы була. Көзен агачларда яфраклар саргая, аннары коела башлый. Күкне болытлар каплый. Көзнең беренче аенда урманнарда гөмбәләр, чикләвекләр өлгерә. Сентябрьдә уку йортларында укулар башлана. Көзен салкын җил исә, томанлы, салкын юеш була. Беренче салкын яңгырлар да ява башлый, ләкин матур, җылы көннәр дә була. Бу көннәр «әбиләр чуагы» дип атала. Көз көне көннәр кысакара, салкыная. Беренче кар ноябрьдә ява инде.

Кыш — елның иң салкын вакыты. Декабрь, гыйнвар, февраль — кыш айлары. Кыш көне кар ява, буран чыга, җир ап-ак кар астында кала. Юлларда еш бозлавык була. Елгалар боз астында калалар. Кыш көне көннәр кыска һәм бик салкын була. Салкын җилләр исә, көчле бураннар була. Агачларны ак бәс каплый. Табигать йоклый, күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр. Кыш көне Яңа ел бәйрәмен каршылыйбыз. Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар.

Яз март аеннан башлана. Көннәр озыная, төннәр кыскара башлый, беренче яңгырлар ява. Көндез күктә кояш елмая, җирне җылыта. Урамда саф, җылы һава, кар эри, гөрләвекләр ага. Елгаларда һәм күлләрдә бозлар эри. Җылы яктан күчмә кошлар очып кайталар. Урманнарда хайваннар уяна, алар кышкы туннарын салалар. Апрельдә беренче язгы чәчәкләр күренә башлый. Агачлар яфрак яра, алмагач, шомырт һәм чия чәчәк ата. Бөтен җир — болыннар, кырлар, урамнар, бакчалар яшелләнә, матурая. Яз көне бик рәхәт. 8нче мартта Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен уздырабыз.

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Җәй — елның иң эссе вакыты. Җәен җылы кояш нурлары җирне иркәлиләр. Җәй көне табигать бик матур була. Бакчаларда җиләкләр пешәләр, яшелчәләр үсә. Болыннарда хуш исле чәчәкләр үсәләр. Бөтен тирә-юнь чәчәккә күмелә. Миңа җәйге гүзәллек, җәйге муллык ошый. Җәен эссе, ягыр ява, кояш кыздыра.

Уку йортларында укулар тәмамлана, каникуллар башлана. Укучылар авылларга, лагерьларга ял итәргә китәләр. Халыкның иң зур бәйрәме – Сабан туе июнь аенда үткәрелә. Җәй көне без рәхәтләнеп ял итәбез, елгада су коенабыз, кояшта кызынабыз, дуслар белән җиләккә, гөмбәгә йөрибез. Шуңа күрә һәр җәйне сагынып көтәбез.

 

 

Ашханәдә

Беркөнне без әни белән ашханәгә кердек. Бу ашханәгә без еш керәбез, анда бик тәмле пешерәләр. Ул бездән ерак урнашмаган.

Ашханәдә төрле ризыклар бар. Беренчегә токмачлы аш, кәбестәле аш, чөгендерле аш бирәләр иде. Әни кәбестәле аш алды, чөнки ул токмачлы аш яратмый. Ә мин чөгендерле аш алдым. Икенчегә пылау, бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык, карабодай боткасы белән ит, пилмән, токмач белән пешкән балык бар иде. Без икебез дә бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык алдык. Әни үзенә кишер салаты, ә мин каймаклы кыяр белән помидор салаты алдым. Беренче һәм икенче ашлардан соң без баллы чәй эчтек.

Әфлисун һәм алма согы сатып алдык. Өйдә безгә барыбер ашарга пешерергә кирәк, чөнки сәгать җидедә әти эштән кайта.

 

 

Витаминнар

Кеше организмына витаминнар кирәк. (“Вита” латинча – “тормыш”). Организмда витаминнар аз булса, кеше авырый. Хәзер 30га якын витамин билгеле. А витамины үсү өчен кирәк. Ул күзнең яхшы күрүенә булыша. В витаминнары нерв системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеге өчен кирәк. С витамины тешләр өчен кирәк, бу витамин җитмәсә, кеше зәңгелә (цынга) белән авырый. Д витамины сөяк ясалуга булыша.

Витаминнар яшелчәдә, җиләк-җимештә бик күп. А витамины кишердә, миләштә күп. В витаминына борыч, борчак, Пекин кәбестәсе бай. Ә С витамины нәрсәдә? Ул суганда, сарымсакта, шалканда, кәбестәдә, бәрәңгедә, борычта, карлыганда, җиләктә, лимонда, әфлисунда.

Д витамины кояш нурлары ярдәмендә барлыкка килә.

Витаминнардан башка яшелчә, җиләк-җимеш минераль тозларга, микроэлементларга бай. Алмада Fe, бәрәңгедә К, бананда Са бар. Ә томатта барлык тозлар да, витаминнар да бар, аны “поливитамин” диләр. Һәр яшелчәдә һәм җиләк-җимештә дә барлык витаминнар да бар. Шуңа күрә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бакчаларыбызда алма, чия, җиләкләр, яшелчәләр, бәрәңге үстерәбез. Җәй көне яшелчә үстерергә, көзен аны җыярга булышабыз, чөнки яшелчә – витамин чыганагы.

 

Ныгыта – укрепляет

Баш мие – головной мозг

Эшчәнлек – работоспособность, деятельность

Җитмәсә – если не хватает

Сөяк – кость

Нурлар – лучи

Чыганак – источник

Барлыкка килә – образуется

 

Кием сайлау.

Кешенең киеме – аның визит карточкасы, диләр. Кием кеше турында шактый бай мәгълүмат бирә. Кигән киемендә кешенең һөнәре дә, характеры да чагыла.

Кием – социаль билге дә. Хәрбиләр, милиционерлар, спортчылар кия торган аерым киемнәр бар. Кайбер предприятиеләрдә фирма киемнәре була. Бу киемнәр кешенең җәмгыятьтәге роле, коммуникатив статусы турында хәбәр итәләр һәм кешеләр арасында билгеле бер контакт урнаштыралар.

Рәсми аралашу, банкетлар, визитлар өчен махсус киемнәр кияләр (фрак, смокинг, бәйрәм күлмәге). Әмма бу киемнәрне киюнең билгеле бер тәртибе була: фрак киеп урамда йөрмиләр, бәйрәм күлмәге киеп пикникка чыкмыйлар. Смокингны кичке 5 тән соң була торган кичәләргә генә кияләр.

Гадәти киемне дә белеп кияргә кирәк. Нәрсә кияргә? Кая барасың? Сиңа ничә яшь? Нинди сезон? Үзең кем? Аралашу ситуациясе нинди? Кигән киемең шул таләпләргә җавап бирсен.

Имиджиолог В.М. Шепель болай тәкъдим итә. Ирләр классик стильдә киенергә тиешләр. Костюм соры, ачык соры, куе соры төстә булсын. Күлмәк костюмга охшаш төстә: зәңгәр, ак, аксыл, вак буйлы. Эштә кыска җиңле күлмәк кияргә ярамый. Күлмәк җиңе пиджак җиңеннән 2 см. чыгып торса, әйбәт була.

Ирләр киемендә галстук әһәмияткә ия. Галстукны дөрес сайларга кирәк. Ул күзгә ташланып тормаска тиеш. Кышын кияр өчен караңгырак төсләрне, җәй өчен ачыграк галстуклар сайлыйлар. Төсе костюм тонына охшаш булырга тиеш. Чуар һәм шакмаклы күлмәкләрне галстуксыз кияләр.

Ир кеше, костюмы таман, матур булганда, купшы, матур күренә. Бу костюмны кигәч, ул үзен иркен, тыныч тота. Кием үзен сиздермәсә яхшы була – ирләр өчен төп кагыйдә шул.

Хатын-кызлар өчен кием мәсьәләсе тагын да четерекле. Хатын-кыз киеме зәвыклы, кабатланмас булырга тиеш. Мода гел үзгәреп тора, әмма гомуми планда түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин. Нәфис тукымадан уңайлы костюмнар, төрле итәкләр, төрле озынлыктагы күлмәкләр һәр хатын-кыз өчен кирәк. Бу киемдә хатын-кызлар эшкә дә, банкетка да бара алсыннар. Хатын-кыз киемендә озынлык, җиң формасы ел саен үзгәреп тора.

Төсне дөрес сайлаган ханым зур уңышка ирешә. Төс – психологик фактор. Төс тынычландыра, эшлекле төсмер бирә, уңай яки кире эмоцияләр уята. Мәсәлән, кызыл төс – көчле, актив, эшлекле, үз-үзенә ышанучы, кискен, сөйкемле кешене гәүдәләндерә; кызыл – сугыш һәм агрессивлык төсе, аны кайнар йөрәкле, кызу һәм кискен характерлы кешеләр ярата.

Вак буйлы соры төстәге күлмәк яки костюм иң абруйлы киемнәрдән санала. Куе зәңгәр, соры, ачык зәңгәр төсләр эш өчен әйбәт. Яшел, сары, куе кызыл, алсу, кызыл, нәфис зәңгәр төсләр эш өчен килешми.


Мәгълүмат – информация

Җәмгыять – общество

Рәсми – офииальный

Сайларга – выбирать

Ташланып торырга – бросаться (в глаза)

Таләп – требование

Төсмер – оттенок, тон

Кискен – строгий

Гәүдәләндерә - представляет

Сөйкемле–привлекательный,обоятельный

Кайнар йөрәк – пылкое сердце

Уята – пробуждает

Кызу – вспыльчивый

Чуар – пестрый, разноцветный

Шакмаклы – в клетку

Таман – впору, точно, в обрез

Купшы – нарядный, элегантный

Четрекле - щепетильный, сложный

Зәвыклы – с хорошим вкусом, модный

 


1. Кешенең киеме нинди мәгълүмат бирә?

2. Нинди киемнәр була?

3. Ирләр киеме нинди булырга тиеш?

4. Хатын-кыз киеме нинди булырга тиеш?

5. Киемнең төсе нинди әһәмияткә ия?

6. Кызыл төс нәрсә белдерә?

7. Эш өчен нинди төсләр әйбәт?

8. Сез нинди төсләр яратасыз?

9.Дустыгыз ничек киенә?


РОССИЯДӘ ҺӘМ ТАТАРСТАНДА БӘЙРӘМНӘР

Россиядә һәм Татарстанда бәйрәмнәр күп. Иң яраткан бәйрәм булып Яңа ел бәйрәме санала. Бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйлар: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр. Яңа ел - гаилә бәйрәме. 31 декабрь көнне төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табыны артына җыела. Барысы да бер-берсен Яңа ел белән, яңа бәхет белән котлыйлар. Ә аннан соң чыршы астыннан һәркем үзенә бүләк таба. Бу көнне төн буе һәр фатирда, һәр йортта музыка яңгырый, кешеләр урамнарга чыгалар, Кыш Бабай һәм Кар кызы аларны Яңа ел белән котлыйлар.

Күп илләрдә тагын бер бәйрәм — Әниләр көне бар. Россиядә һәм Татарстанда барлык хатын-кызларны 8 нче мартта котлыйлар. Бу көнне аларга чәчәкләр бүләк итәләр, матур сүзләр әйтәләр, алар хөрмәтенә артистлар чыгыш ясыйлар.

Һәр ел 23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Ел саен июнь аенда Татарстанда татар милли бәйрәме — Сабан туе була. Бәйрәм вакытында милли уеннар, спорт ярышлары үткәрелә, артистлар концерт куялар. Сабан туеның иң төп вакыйгасы - милли көрәш. Шуңа күрә Сабан туеның төп бүләген көрәштә җиңгән батыр ала.

Сабан туе

Сабан туе – татар халкының яраткан иң матур милли бәйрәме. Бу бәйрәм, язгы кыр эшләре беткәч, җәйнең беренче ае июньдә үткәрелә. Сабан туен татарлар гына бәйрәм итми, анда руслар, чувашлар, марилар, яһүдләр һәм башка халыклар да катнаша. Сабан туена күп кунаклар кайта. Бәйрәм башта авылларда, районнарда, соңрак шәһәрләрдә үткәрелә. Сабан туе табигатьнең матур җирендә үткәрелә. Бәйрәмгә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела.

Сабан туенда төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештыралар. Мәсәлән, балалар өчен капчык киеп йөгерү, сикерү, чүлмәк вату, баганага менү кебек уеннар була. Күп кешеләргә, бигрәк тә ир-атларга ат чабышы, татарча көрәш ошый. Көрәшне балалар башлый, аннан соң үсмерләр көрәшә. Яшьләр һәм олырак кешеләр арасында җиңгән батырга зур бүләк һәм бәрән бүләк итәләр. Сабан туенда тагын атларда ярышалар, йөгерәләр. Анда балалар да, зурлар да катнаша. Әлбәттә, сабан туе җырдан һәм биюдән башка үтми. Сәхнәдә танылган җырчылар, артистлар чыгыш ясыйлар.

Чаллыда Сабан туе Чулман буенда мәйданда була. Ул иртәдән төнгә кадәр дәвам итә. Бу көнне кешеләр туганнары белән күрешәләр, күңел ачалар. Сабан туе – бик кызыклы һәм күңелле бәйрәм.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 325 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
СТУДЕНТЛАР| Сабантуй

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.023 сек.)