Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Безнең туганнарыбыз

Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында | Сабантуй | Нәрсә ул сәламәтлек? | Мин спорт белән кызыксынам |


Татар теленә тәрҗемә итегез

Наша семья небольшая: папа, мама, брат, сестренка и я. Моего папу зовут Олег (досл., имя моего папы). Он работает инженером на заводе «КамАЗ». Моему папе 42 года. Мою маму зовут Лариса. Она работает продавцом в магазине «Одежда». Маме (моей) 40 лет. Брата зовут Вадим. Ему 21 год. Он учится в медицинском институте. Сейчас Вадим живет в Казани. Меня зовут Денис. Я учусь в ИНЭКА на 3 курсе. Наша семья очень дружная. Мы любим проводить свободное время вместе.

 

Безнең туганнарыбыз

Безнең туганнарыбыз күп һәм алар төрле шәһәрләрдә яшиләр. Әтиемнең ике апасы, бер энесе һәм бер сеңеле бар, ә әниемнең бер апасы, ике сеңеле һәм бер энесе бар. Шуңа күрә минем икетуган абыйларым, энеләрем, апаларым һәм сеңелләрем күп. Алар безгә кунакка бәйрәмнәргә еш киләләр. Әтиемнең бер апасы, Лилия апа, үз гаиләсе Казанда белән яши. Аның иренең исеме Радик. Аларның игезәк кызлары бар. Алар бер-берсенә бик охшаганнар. Әтиемнең сеңеле, Гөлнара апа Әлмәттә яши. Аның ире, минем җизни институтта укыта. Аларның дүрт баласы бар: ике кыз һәм ике малай. Әтиемнең энесе, Камил абый Яр Чаллыда яши. Аның да үз гаиләсе бар. Хатынының исеме Венера. Камил абый шифаханәдә табиб булып, ә җиңги шәфкать туташы булып эшли. Аларның өч баласы бар. Әниемнең энесенең исеме Ленар. Ул Мәскәүдә яши, өйләнмәгән әле. Әниемнең апасы да, сеңелләре дә Казанда яшиләр....

Туганнарыбызны хөрмәт итәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрергә тырышабыз. Без туганнар белән һәрвакыт аралашып яшибез.

 

Йортыбыз, фатирыбыз

Без гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Безнең йортыбыз Яңа шәһәрдә, Тынычлык проспектында, җиденче комплекста урнашкан. Без уңайлы урында яшибез: автобус тукталышы якын, сәүдә йортлары, кибетләр күп, базар ерак түгел.

Безнең йортыбыз тугызкатлы, яңа түгел. Фатирыбыз алтынчы катта урнашкан. Ул өчбүлмәле. Безнең фатир зур, якты, матур, чиста һәм уңайлы.

Алгы бүлмә (прихожая) кечкенә. Анда көзге, кием шкафы, аяк киеме киштәсе бар. Идәндә кечкенә палас ята. Кухня бик зур түгел, ләкин уңайлы. Анда аш өстәле, урындыклар, савыт-саба шкафы, газ плитәсе, суыткыч бар. Кухняда әнием тәмле ашлар пешерә, мин әниемә савыт-саба юарга булышам.

Залда уң якта стенка тора. Стенка белән тәрәзә арасында телевизор. Сул якта стенка каршында йомшак диван һәм ике кресло бар. Бүлмә уртасында идәндә келәм, ә түшәмдә матур люстра эленеп тора. Тәрәзә төбендә матур гөлләр үсә. Минем бүлмәмдә җиһаз күп түгел. Быел миңа яңа карават һәм компьютер алдык. Китап шкафында русча, татарча китаплар, төрле сүзлекләр, энциклопедияләр күп.

Безнең өйдә бик җылы, кышын да тәрәзәләрне ачабыз. Фатирыбыз миңа бик ошый.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 89 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Нефрология| СТУДЕНТЛАР

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)