Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мин спорт белән кызыксынам

Безнең туганнарыбыз | СТУДЕНТЛАР | Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында | Сабантуй |


Читайте также:
  1. II. Сигналы на железнодорожном транспорте
  2. III. ОБЕСПЕЧЕНИЕ БЕЗОПАСНОСТИ УЧАСТНИКОВ И ЗРИТЕЛЕЙ, МЕДИЦИНСКОЕ ОБЕСПЕЧЕНИЕ, АНТИДОПИНГОВОЕ ОБЕСПЕЧЕНИЕ СПОРТИВНЫХ СОРЕВНОВАНИЙ
  3. III. Общие обязанности работников железнодорожного транспорта
  4. III. Светофоры на железнодорожном транспорте
  5. III. Этап «Военно-спортивный - 2015».
  6. IV . Квалификационные требования к спортивным судьям
  7. IV. Организация функционирования сооружений и устройств железнодорожного транспорта

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Спорт залы булмаган уку йорты юктыр. Һәр шәһәрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары эшли. Ел саен төрле ярышлар, спортакиадалар һәм уеннар үткәрелә. Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар — Олимпия уеннары. Бу спорт ярышы бөтендөнья күләмендә үтә. Анда спортның барлык төрләре буенча ярышалар: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар.

Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк Грециядә барлыкка килгән. Ул Олимпия шәһәрендә дүрт елга бер тапкыр 12 гасыр дәвамында уздырылып килгән. Анда йөгерү, бокс, көрәш һәм башкалар буенча ярышканнар. Олимпия уеннарының дәрәҗәсе бик югары була, ярышлар уздырылганда сугышлар тукталып тора. Димәк, Олимпия уеннары тынычлык һәм дуслык символы булган.

XIX гасырда Олимпия хәрәкәте һәм Халыкара олимпия комитеты оештырыла. Алар спорт уеннарының йолаларын дәвам итүгә хезмәт итәләр. Олимпия комитеты уеннарны уздыру урынын билгели һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итә. Олимпия уеннары кыш һәм җәй көне үткәрелә. Аннан кала һәр илдә Милли Олимпия уеннары да уздырыла.

Бик күп илләр халыкара Олимпия уеннарын үзләрендә уздырырга телиләр. Ләкин бу бик зур чыгым һәм хезмәт сорый торган эш. Спорт залларын, стадионнарны, кунакханәләрне я төзекләндерергә, я яңадан төзергә кирәк була. Уеннарга спортчылардан башка меңнәрчә журналистлар һәм кунаклар килә. Шуңа күрә ярышлар узган көннәрдә төрле очрашулар, чыгышлар, күргәзмәләр, фестивальләр оештырыла.

1980 елда Мәскәүдә XXI Олимпия уеннары уздырылды. Анда совет спортчылары алтын, көмеш һәм бронза медальләре яуладылар. Алар арасында Татарстан спортчылары да бар иде.

 

Төзекләндерергә — благоустроить Дәрәҗә — авторитет

Бөтендөнья — всемирный Хәрәкәт — движение

Йола — традиция Хезмәт итү — служить

Мөһим — важный Билгели — определяет

Чыгым — расход Милли — национальный

Ярышлар – соревнования Оештырыла — организуется

Яуладылар — завоевали

 

 

Безнең илдә спортның барлык төрләре дә киң таралган. Ләкин кешеләр футбол, баскетбол, волейбол, фигуралы шууны, теннисны, йөзүне аеруча яраталар. Иртән һәм кичен паркларда, стадионнарда, хәтта урамда йөгерүче кешеләрне күрергә мөмкин. Алар үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырталар.

Өстәл теннисы җитезлек һәм күп энергия таләп итә, шуңа күрә кешене яхшы формада тотарга ярдәм итә. ……..Бу уен ….не чыныктыра һәм сәламәтләндерә.

 

 


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 146 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Нәрсә ул сәламәтлек?| От автора

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)