Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хайваннар турында без нәрсәләр белдек

Саркодлы-камчылылар тибы | Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 2 страница | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 3 страница | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 4 страница | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 5 страница | ИР-СУ ХАЙВАННАРЫ, ЯКИ АМФИБИЯЛӘР КЛАССЫ | СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР, ЯКИ РЕПТИЛИЯЛӘР КЛАССЫ | КОШЛАР КЛАССЫ |


Читайте также:
  1. Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында
  2. ИР-СУ ХАЙВАННАРЫ, ЯКИ АМФИБИЯЛӘР КЛАССЫ
  3. Организмнарның тереклек эшчәнлеге турында без нәрсә белдек
  4. Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек
  5. Семлекләрнең һәм хайваннарның тукымалары
  6. Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек

Безнең планетада яшәүче тереклек арасында хайваннарның 1,5—2 млн төре билгеле. Аларга туклануның гетеротроф тибы, актив матдәләр алмашы, хәрәкәтчәнлек, үсүнең чикләнгән булуы хас.

Беркүзәнәклеләргә, яки иң гади төзелешлеләргә, тәне бер күзәнәктән торган хайваннар керә. Алар — микроскопик организмнар, күбесенең билгеле бер функцияне башкаручы органоидлары бар.

Болытсыманнар — фәкать су хайваннары гына. Аларның тәне тишкәләнгән капчыкны хәтерләтә; ул ике кат күзәнәкләрдән барлыкка килгән. Органнары һәм тукымалары юк.

Эчәккуышлыларның төзелеше болытсыманнарныкы белән охшаш, ләкин аларда ашкайнату куышлыгы барлыкка килә, күзәнәкләрнең билгеләнеше бүленү күзәтелә.

Яссы суалчаннарның тәне өч катлаудан тора, ашкайнату системасы тышка бер тишем белән ачыла. Паразит суалчаннарның аш кайнату системасы булмый.

Йомры суалчаннарның тәне орчык формасында, эчке органнары тән куышлыгында урнашкан.

Боҗралы суалчаннарның тәне буыннардан тора, һәр буынның ян-ягында аларга хәрәкәтләнергә ярдәм итүче төкләр бар. Кан әйләнеше системасы йомык. Баш өлешендә йоткылык өсте һәм йоткылык асты нерв төеннәре урнашкан.

Моллюскларның тәне, гадәттә баш, гәүдә, аяклардан тора һәм, кагыйдә буларак, кабырчык эчендә. Гәүдәсе тире җыерча — мантия белән капланган.

Буынтыгаяклылар тибы очлыклары буынтыклы һәм тәне каты япма белән капланган хайваннарны берләштерә.

Кысласыманнар, — нигездә, су хайваннары. Саңаклар ярдәмендә сулыйлар. Тәне баш, күкрәк (яки башкүкрәк) һәм корсак өлешләреннән тора. Башкүкрәктә биш пар йөрү аяклары урнашкан. Күзләре катлаулы.

Үрмәкүчсыманнар — коры җирдә тереклек итүчеләр. Үрмәкүчсыманнарның тәне ике бүлектән тора. Башкүкрәктә дүрт пар йөрү очлыклары урнашкан. Күзләре гади. Мыекчалары юк. Үпкә капчыклары һәм трахеялар ярдәмендә сулыйлар.

Бөҗәкләрнең тәне өч бүлектән тора: баш, күкрәк һәм корсак. Баш өлешендә бер пар катлаулы күз, гади күзләр, мыекчалар, авыз органнары урнашкан. Күкрәктә өч пар йөрү аягы, канатлар була. Сулыш органнары — трахеялар.

Энәтирелеләр — болар нур симметрияле, күбесенчә су төбендә яши торган диңгез хайваннары. Скелеты известь пластинкалардан барлыкка килгән. Үзенчәлекле билгесе — су каналлары системасы булуы.

Балыклар — тәне уңай агышлы формадагы су хайваннары. Саңаклар белән сулыйлар. Йөрәге ике камералы. Очлыклары йөзгечләр формасында.

Җир-су хайваннары суда һәм коры җирдә яши. Тиреләре дымлы. Олы затлары үпкә белән һәм тире аша сулый. Йөрәге өч камералы. Личинкаларының үсеше суда бара.

Сөйрәлүчеләр, — нигездә, коры җирдә яшәүчеләр. Үпкә белән генә сулыйлар, тиресе коры. Кан әйләнешенең ике түгәрәге бар, йөрәге өч камералы.

Кошлар — югары төзелешле җылы канлы хайваннар. Күбесе очуга сәләтле. Тиресендә тире бизләре юк диярлек. Тәне каурый белән капланган. Йөрәге дүрт камералы.

Имезүчеләр — югары төзелешле җылы канлы хайваннар. Тиресендә йон япмасы һәм күп санлы тире бизләре була. Йөрәге дүрт камералы. Баш мие яхшы үсеш алган; зур ярымшарлар кабыгы бар. Балаларын сөт имезеп үстерәләр.

Хайваннар эволюциясендә төп юнәлешләр:

1. Күпкүзәнәклелек барлыкка килү; тукымаларның билгеләнеше бүленү (специальләшүе); органнар системасы барлыкка

килү.

2. Каты скелет барлыкка килү (буынтыгаяклыларда — тышкы, умырткалыларда — эчке).

3. Үзәк нерв системасының катлаулануы.

4. Югары төзелешле хайваннарның төркемләшеп яшәү рәвешенең үсеше.

5. Хайваннар эволюциясенең төп юнәлешләре 3 нче һәм 88 нче битләрдәге рәсемнәрдә күрсәтелгән.

6. ВИРУСЛАР ПАТШАЛЫГЫ

Җирдә яшәүче барлык тере организм­нар күзәнәкләрдән тора: бер күзәнәкле организмнар — бер күзәнәктән, ә күпкүзәнәклеләр күп санлы күзәнәкләрдән төзелгән. Тәннәре күзәнәкчел төзелешле булмаган вируслар гына бу гомуми кагыйдәдән бердәнбер чыгарма булып тора.

1892 елда рус галиме Д. И. Ивановский тәмәке үсемлегендә тәмәке мозаикасы дигән авыруны кузгатучының гадәти булмаган үзлекләрен тасвирлый. Бу авыруны кузгатучы, сәламәт үсемлекне зарарлап, бактериаль фильтрлар аша үтеп чыга. Берничә елдан соң терлекләрдә очрый торган ящур авыруын кузгатучының шулай ук бактериаль фильтрлар аша узуы ачыклана. Ниһаять, 1917 елда бактерияләрне зарарлаучы вирус — бактериофаг барлыгы ачыла. Бу өч вакыйга тереклекнең күзәнәксез формасын өйрәнүче яңа фәнгә — вирусологиягә башлангыч бирә.

Вируслар кеше тормышында зур роль уйный. Алар чәчәк авыруы, гепатит, энцефалит, кызылча, кызамык, котыру авыруы, грипп һәм башка шундый күп кенә куркыныч йогышлы авыруларны кузгатучылар булып тора.

Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзәнәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар.

Вируслар күзәнәккә үзләренең гене­тик информациясен генә кертә. Вирустагы нуклеин кислотасының молекуласы, яки аларның геномы (геннар җыелмасы) хуҗа-күзәнәкнең хромосомаларына тезелергә һәм шул хәлендә өстәмә ген кебек яшәргә мөмкин. Шул рәвешле, вирус үзен озак вакыт сиздермәскә мөмкин.

Вирусның төзелеше. Гади төзелешле вируслар нуклеин кислотасыннан һәм аның тирәсендә тышча барлыкка китерүче берничә аксымнан тора. Бу тышча капсид (латинча «капса» — савыт). Мәсәлән, тәмәке мозаикасы вирусы шундый. Аның капсиды молекуляр авырлыгы зур булмаган бер генә төрле аксымнан тора. Катлаулы төзелешле вирусларның өстәмә аксым яки липопротеин тышчалары бар; катлаулы вирусларның тышкы тышчасында, аксымнан тыш, кайвакыт углеводлар да була. Катлаулы төзелешле вирусларга мисал итеп грипп һәм герпес авыруларын кузгатучыларны әйтергә мөмкин. Аларның тышкы тышчасы — хуҗа-күзәнәкнең төше яки цитоплазмасы мембранасының фрагменты. Хуҗа-күзәнәктән вирус тышкы тирәлеккә чыга.

Вирусның һәм күзәнәкнең үзара тәэсир итешүе. Пиноцитоз вакуольләр ясалганда, сыеклык тамчылары белән бергә, күзәнәкара тирәлектән күзәнәк эченә организм сыекчасында хәрәкәт итүче вируслар да эләгергә мөмкин.

Вирусның күзәнәккә үтеп керү механизмы йогышлану процессын үзенә бер төрле итә. Мәсәлән, А яки В гепатиты вирусы — бавыр күзәнәкләренә, ә аденовируслар һәм грипп вирусы өске сулыш юлларының лайлалы тышчасы эпителие күзәнәкләренә үтеп керә һәм шунда үрчи. СПИД (яшәү дәверендә барлыкка килгән иммунитет җитешмәү синдромы) вирусы организмны йогышлы авырулардан саклау өчен җаваплы кан күзәнәкләре — лейкоцитлар белән специфик бәйләнә. Вирусның күзәнәкләр белән тәэсир итешүе күзәнәкнең функциональ активлыгы кимүгә һәм кешедә иммунодефицитка (иммунитет җитешмәүгә) — теләсә нинди йогышлы авыруга каршы торучанлык бетүгә китерә.

Йогышлану процессы вирусларның күзәнәккә үтеп керүеннән һәм аларның үрчүеннән башлана. Вирус кисәкчекләре туплану аларның күзәнәктән чыгуына китерә. Кайбер вируслар очрагында, күзәнәк «шартлый» һәм бербөтенлеген югалтып үлә. Икенче төр вируслар күзәнәктән бөреләнүне хәтерләткән ысул белән аерылып чыгалар. Бу очракта организм күзәнәкләре тереклек сәләтен озак сакларга мөмкин.

Бактерия вирусларының (бактериофагларның) күзәнәккә үтеп керүләре башкача. Бактерия күзәнәкләренең калын стенкасы вирусларга, хайван күзәнәкләре йогышлангандагы кебек, цитоплазмага үтеп керергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә бактериофаг күзәнәккә үзенең куыш үзәген кертә һәм башчыгыннан нуклеин Кислотасын этеп чыгара. Бактериофаг геномы цитоплазмага эләгә, ә капсид тышта кала. Бактерия күзәнәгенең цитоплазмасында бактериофаг аксымнары синтезлана һәм капсид ясала башлый. Берникадәр вакыттан бактерия күзәнәге үлә һәм өлгергән фаг кисәкчекләре тышкы тирәлеккә чыга.

Вирусларның килеп чыгышы. Вируслар автоном генетик структуралар булып тора, ләкин күзәнәктән читтә үсешкә сәләтсез. Вируслар һәм бактериофаглар — күзәнәкләрнең аерылган генетик элементлары, һәм алар күзәнәкчел формалар белән бергә эволюцияләнгән дип уйлыйлар.

Вирус — тереклекнең күзәнәксез формасы. Ул нуклеин кислотасыннан һәм аксым тышчадан тора. Вирус — күзәнәкнең эчке паразиты, һәм үзенең үзлекләрен бары тик хуҗа-күзәнәк эчендә генә күрсәтә.

 


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 212 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ИМЕЗҮЧЕЛӘР, ЯКИ ҖӘНЛЕКЛӘР КЛАССЫ| Приготовление раздаточного материала.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)