Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Гөлҗиһан малайлары

Гөлҗиһанның малaйлары авылга көтмәгәндә кайтып төшәргә яраталар. Һәрберсенең кулында машина. Шәhәрдә эшләре гөрләп бара. Өлкән улы Хәйри ниндидер кибет ачып җибәргән. Уртанчысы Хәбипнең әллә ничә җирдә бензоколонкасы бар, төпчеге Хисмәт – адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хәзер акчаны көрәп ала, имеш.

Гөлҗиhан малайлары алып кайткан бүләкләрне тотып карый да ah итә:

– Бик кыйбаттыр бит болар. Минем өчен шулкадәр акча түкмәскәегез инде. Минем болай да дөньям бөтен. Аллага шөкер, торырга өем, ашарга ризыгым бар. Әле Былтыргы бүләкләрегез дә шул килеш сандыкта ята, – дип, сак кына, балаларының күңелен рәнҗетмәс өчен генә, бүләкләргә кагылып чыга..

– Ә син аларны, әнкәй, сандыкта caклaмa, – ди малайлары. – Көненә әллә ничә тапкыр өc-башыңны aлыштыр. Йомышың булмаса да, кибеткә бар. Әгәр инде кибеткә барасың килми икән, көтү куганда бер күлмәгеңне, каршылаганда икенчесен ки. Урамга hәрвакыт зонтик күтәреп чык.

– Килешмәгәнне! Кем инде авылда зонтик күтәреп йөри! Авыл халкы гомер – гомергә ишеп яңгыp яуганда да берәр иске плащын бөркәнеп йомышына чаба.

– Син, әнкәй, авыл мокытлары белән тиңләшмә инде, – ди өлкән малай Хәйри. – Кем бу, дигәндә, Хәйриләрнең, Хәбипләрнең әнкәсе Гөлҗиhан! диярлек булсын. Әнә ишегалдында йөри торган ике этне күрәсеңме, әнкәй.

Гөлҗиhан тәрәзәдән урамга карады.

– Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенә әрле-бирле йөренеп тора. Ул иптәшләрегезне дә өйгә чакырырга иде. Хәзер ашым өлгерә. Бергә-бергә ашарсыз. – Иптәшләребез түгел, безнең этләребез алар, әнкәй, – диде Хәйри.

Берсе минеке, икенчесе Хәбипнеке.

– Әстәгьфирулла, тәүбә, диегез, улым.

– Әйе, этебез. Телибез икән – без аларны капка баганасына бәйләп куя, телибез икән – урамга куып чыгара алабыз.

Гөлҗиhан улларының сүзләрен шаяртуга санады. Әнкәләренең аптырашта калганын күреп, адвокат малай хәлне аңлатып бирде.

– Абыйларның тән сакчылары алар, әни, ә тән сакчылары хуҗалары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.

– Менә ишетмәсәң ишет! – диде Гөлҗиhан, янә гаҗәпләнеп. – Сез бит болай да әзмәвердәй егетләр. Нәрсәгә сезгә сакчы? Үзегезне үзегез саклый aлмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йөргәнегезне белсә, авыл халкы сезнең турыда ни әйтер? Гөлҗиhанның малайлары, шәhәргә киткәч, боламыкка әйләнгән икән, димәсләрме?

– Син, әнкәй, искечә фикер йөртәсең. Сакчы ул, беләсең килсә, престиж! Сине Сине сакчы саклап йөртә икән, димәк, син зур кеше.

– Әйе, – дип, сүзгә киленнәре кушылды. – Синең малайларың зур кешеләр, әнкәй. Шуны исеңнән. чыгарма.

– Зур кеше, дисез инде алайса, – диде Гөлҗиhан, токмачын кисә-кисә.

Аның бу мәсьәләдә, әлбәттә, үз фикере бар иде, ләкин ул балалары белән бәхәс куертып тормады. Чөнки тизрәк аш өлгертәсе бар иде. Киленнәр аның кул хәрәкәтләренең өлгерлегенә, беләкләренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.

– Һай, күзләрем генә тимәсен, – диде өлкан килен, – бигрәкләр дә оста кисәсең инде токмачны. Минем бер дә рәтле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкә була. Хәйри, токмачлы аш ашыйсы килә, дисә, татар халык ашлары пешерә торган ашханәгә китәбез.

Каенаналарының өлгерлегенә соклану белдерсәләр дә, киленнәр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хәер, аларның үз эше җитәрлек иде. Өлкән килен башы-аягы белән көзгегә кереп чумган. Колакларына әле бер алкасын, әле икенчесен тагып карый. Тик нигәдер hичберсен килештерми. Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нәрсәсен ачып алдына куйган да, шуннан төрледән-төрле кайчы, кискеч, тырнак игәүләре hәм тaгын әллә нәмәрсәләр алып, аяк тырнаклары белән мәш килә шомарта, буйый. Аның буявыннан өйгә тәмсез ис тарала. Гөлҗиhанның мондый ят исләрдән сулышы буыла. Ул балаларына сиздермичә haвагa чыгып керә. Ә малайлар аягөсте генә тегесен-монысын капкалап китәләр. Өстәл түрендә сырлап-сырлап эшләнгән матур шешә утыра. Шешәгә ябыштырылган кәгазьдә бернича медаль рәсеме төшерелгән. Малайлар шешәдәге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткәлилар, hәрберсенең күңеле көр. Аеруча Хәйри ачылган:

– Әнкәй, әнкәй, – ди ул ике сүзнең берендә, – син менә бу двоешник малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? Юктыр, уйламаганcсыңдыр. Ә мин тоттым да ул маңкадан адвокат ясадым.

– Укыттым, диген, улым, – диде Гөлҗиhан, йомшак кына.

– «Укыттым» не то слово, әнкәй. Ул укып мәңге адвокат була алмый иде. Аның кесәсендәге дипломы минем акчадан ясалган. Хәзер аңа шәhәpнең иң олы байлары: «Нихәлләрегез бар, Хисмәт Шакирович!» – дип сәлам биреп китә. Чөнки беләләр: hәpкем берәр вaкыт килеп кабарга мөмкин. Килеп каптыңмы – адвокат кирәк. Менә шулай, әнкәй, синең малайларың югалып калмады. Күпләр болганчык судан ничек балык тотарга белмичә йөргәндә, улларың балыкның алтынын эләктерде.

– Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энеңә ярдәм иткәнсең икән рәхмәт. Әмма үзеңнең булдыклыгыңны hәp җирдә кычкырып йөрү килешми.

– Их, әнкәй, синнән haман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми әлe. Хәзерге заманда hәpкем үзен-үзе күрсәтергә тиеш. Тыйнак кына булып yтырсам, мин шәhәр уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Әнә Хәбипне күр: җай чыгу белән бензоколонкаларны кабып кына йотты, hәм дөрес эшләде. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.

– Байлык apтыннан куып гөнahкa бата бармыйсызмы, бaлалар. Мине менә шул борчый.

– Юкка борчыласың, әнкәй. Без мәчетләргә садака биреп торабыз. Карагыз әле, егетләр, әллә өчәүләшеп үзебезнең авылга бер мәчет салып җибәрәбезме? Ул мәчетка әнкәйнең исемен кушарбыз. «Гөлҗиhан мәчете»! Шәп яңгырый бит, ә?

Егетләргә бу фикер бик ошады. Алар башларына килгән уйларын күңелләренә генә сыйдыра алмыйча, урманга менәргә булдылар...

Алар, өч машинага төялеп, урманга менеп киттелар. Юл үргә таба иде, әмма көчле машиналар үрне сизмәде. «Эh» дигәнче, кайчандыр үзләре җиләк җыеп йөргән имәнлеккә килеп җиттеләр. Аланлыкта мул табын әзерләнде. Хәйри теге сырлы шешәсеннән рюмкаларга эчемлек агызып энеләренә сузды.

– Ә сезгә юк! – диде ул, хатыннарына кырыс карап. – Гөлҗиhан киленнәре эчәргә тиеш түгел. Сез, энекәшләр, тотып куегыз, миннән фатиха.

– Нәрсә өчен эчәбез? – диде адвокат.

– Булачак мәчет өчен, – диде абыйсы.

Малайлар рюмкаларын күтәрергә генә торганда, Гөлҗиhан:

– Юк, балалар, юк! Мин моңа риза түгел, мәчет салу кебек изге эш аракы белән башланырга тиеш түгел. Бәхиллегем юк!

– Һәр эшнең башы шул бит, әнкәй, – дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, әмма Гөлҗиhан:

– Эшнең башы бисмилла булырга тиеш, – дип, үз сүзендә торды.

– Ярар алайса, әнкәй, – диде малайлар. – Мәчетне без бисмилла белән башларбыз. Ә бу рюмкаларны изге күңелле әнкәбез хөрмәтенә бушатыйк.

Гөлҗиhaн, улларының үзе алдында авыз күтәреп эчеп утыруларын өнәмичә читкәрәк китеп, кулларына чәчәкләр җыя башлады. Бервакытта да аның болынга чыгып чәчәк җыеп йөрергә вaкыты булмады. Кара инде бу кыңгырауларны! Нинди матур икән бит алар. Кулларыңа тотып селексәң, зеңгел-зеңгел иткән тавыш чыгарырлар кебек. Ә менә бу сары, шәмәхә, зәңгәр чәчәкләр! Гөлҗиhан аларның исемен дә белми ләбаса. И бу дөньялар! Авылда яшәп чәчәкләрнең исемен дә белмә инде. Җитмеш ике яшь узган да киткән. Шул җитмеш ике ел гомер эченде ничә тапкыр кояшка күтәрелеп карады, ничә тапкыр таңнарның гүзәллегенә хозурланды икән ул?!

Гөлҗиhан көрсенеп куйды. Еракта улларының нидер турында кызып-кызып бәхәсләшүе колагына чалынды. «Барыйм әле, элегешеп китмәсеннәр тaгын!» – диде ул, үз-үзенә..

Малайлар алан уртасында җәелеп үсеп утыручы карт имәнгә төртеп күрсәтә-күрсәтә бәхәсләшәләр иде. Баштарак Гөлҗиhан сузнең ни турында барганлыгын аңламады.

– Менә шушында бәйләп куйды ул мине, менә шушында, – диде Хәйри, ярсып-ярсып, – Ни өчен, диген? Бер арба печән өчен бит.

Эшнең нәрсәдә икәнлеге Гөлҗиhанга яңа гына барып җитте. Әйе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җирдән печән чапкансың, дип, Хәйрине имән төбендәге кырмыска оясына утыртып ике сәгать бәйләп тоткан иде шул. Әгәр җиләккә баручы хатыннар күреп коткармаган булса, кем белә, бәлки, Хәйри шунда җан да биргән булыр иде.

– Аударам мин бу имәнне, хурлык баганасы булып утырмасын, диде ярсыган Хәйри hәм ашыгa-ашыгa машинасы янына килде.

Анда аның моторлы пычкысы бар икән. Урман аланын яңгыратып мотор тавышы яңгырады. Гөлҗиhан улы янына якынлашырга тырышып:

– Кисмә, балам, мәңге риза-бәхил түгел, кешеләргә булган ачуны табигатьтән алмыйлар, – дип әйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады, киресенчә, аны читкәрәк алып киттеләр.

Бераздан гөрселдәп карт имән ауды.

– Хурлык баганасын аудардым, – диде Хәйри. – Юкса ул ничә еллар буе төшләремә кереп йөдәтте.

Хәйригә беркем берни әйтмәде. Гөлҗиhан гына кайткан вaкыттa аның машинасына түгел, уртанчы улы Хәбип машинасына утырды. Хәбип әнкәсен әллә каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хәбип гөрләп барган куәтле машинасын борчак басуына алып кереп китте.

– Борчакларны таптатасың бит, балам, нишләвең бу? – диде ана, ачыргаланып. – Әллә исерекме син?

– Минем дә үчем бар, – диде Хәбип, тешен кысып. – Шушы басудан җыйган бер кесә яшел борчак өчен колхоз бригадиры мине камчы белән ярган иде.

– Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? – диде Гөлҗиһан. – Алар гөнаhсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара?

– Мине камчыларга куллары барды бит, ә нигә минеке бармаска тиеш?!

Гөлҗиhан улларының йөрәгендә моның кадәр үч ята дип белми иде. Ничә еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хәзер теге аксак урман каравылчысы да, Хәбипне камчылаган бригадир да дөньяда юк. Үзләре булмаса да, эшләгән явызлыклары калган. Күрәсең, аны теге дөньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гөлҗиhанга явызлык эшләүче кешеләр өчен, уллaры өчен оят булып китте. Ул хәтта калтырана ук башлады.

– Төшер мине, – диде ул улына, – бу кыланышларыгызга мин мәңге риза-бәхил түгел...

Мотор үкерүе белән Хәбип арткы утыргычка утырган әнкәсенең сүзләрен ишетмәде. Гөлҗиhан, әллә ялгыш, әллә бу вахшәтне күрергә теләмичә, машина ишеген ачып, тышка ыргылды. Аның соңгы сүзләрен җилләр еракка, алып киттәләр:

– Мин риза-бәхил түгел! Мин мәңге риза-бәхил түгел!

(Сентябрь, 1999)

Сүзлекчә

аягөсте – стоя, на ногах болганчык – мутный вәхшәт – варварство, ужас гөнаһсыз сабый – невинный ребенок ишеп яңгыр яву – ливень камчы – плетка кәнизәк – рабыня көрсенү – вздыхать көтмәгәндә – неожиданно риза-бәхил түгел – не прощу тыйнаклык – скромность урман каравылчысы – лесничий хурлык – позор ыргылды – устремиться ярсып – разъяренно үч – месть


Тема 15. ЭКОЛОГИЯ:ПРИРОДАИЧЕЛОВЕК

Сложноподчиненные предложения

Сложноподчиненные предложения подразделяются на синтетические и аналитические. Аналитические придаточные предложения присоединяются к главному с помощью средств, не входящих в состав сказуемого, при этом сказуемое придаточного предложения будет иметь полную форму. В этом главное отличие между синтетическими и аналитическими предложениями, так как в синтетических придаточных средства связи входят в состав сказуемого придаточного предложения.

Аналитические предложения могут быть трех видов: 1) относительные, образованные посредством соотносительных и вопросительно-местоименных слов; 2) союзные, связанные подчинительными союзами и союзными словами; 3) бессоюзные (интонационные).

Сложноподчиненные предложения синтетического типа являются особенностью татарского языка. В отличие от русского языка татарское синтетическое придаточное предложение имеет сказуемое, которое выражено неличными формами глагола и не согласуется с подлежащим: Көз җиткәч, мәктәпкә барабыз – Когда наступит осень, пойдем в школу. Сәгать уникене сукканда, алар кайтып җитте – Когда часы стали бить двенадцать, вернулись они. Кояш чыгу белән, табигать җанланды – Как только взошло солнце, природа ожила. Без түбәсе биек тауларга мендек. Мы поднялись на горы, вершины которых высоки.

Аналитические придаточные предложения присоединяются к главному при помощи подчинительных союзов (чөнки – (потому что), ки – (что), гүя – (будто), әгәр – (если), гәрчә – (хотя), ягьни – (то есть)), союзных слов, относительных слов, интонации ожидания: Алар кайтып җитә алмады, чөнки юлга кар салган иде – Они не смогли приехать, так как дорогу занесло снегом. Әтисе нинди, улы шундый. – Каков отец, таков и сын. Малай аңлады: әнисе аңа ачуланмый инде – Мальчик понял: мать уже не сердится на него.

По законам татарского синтаксиса синтетическое придаточное предшествует главному: Моң тулы җыр тавышы, гармун сайравы дәвам итте. (Ш. Маннур). – Продолжались полные тоски песни, звуки гармони. Бизгәге үтүгә ул килеп җитәчәк (Г. Ибрагимов). – Когда пройдет лихорадка, он придет. Аналитическое придаточное предложение, связанное при помощи интонации (паузы), следует всегда за главным: Бәхете бар икән малайның, абыйсыннан хат килде (М. Амир). – Есть счастье, оказывается, у мальчишки: пришло письмо от брата. Ул хәзер белә: зур сулы авылның халкы әйбәтрәк холыклы була (М. Магдеев). – Он теперь знает: люди деревни, где есть полноводная река, обладают хорошим нравом.

Задания

1. Придумайте по 3 примера на аналитические и синтетические виды сложноподчиненных предложений.

2. В первых шести предложениях определите вид связи (аналитические или синтетические); последующие четыре предложения преобразуйте от одного вида в другой; в последних шести предложениях поставьте знаки препинания.

1) Урта яшьләрдәге ир кеше җыйнак кына баскыч кую белән, кешеләр самолеттан төшә башладылар; 2) Маша китеп, биш-ун минут узуга, тагын телефон шалтырады; 3) Бу сүзләр шул чаклы да ышандыргыч итеп әйтелде ки, карт хәтта берничә көн мастерга карата күңелендә җылы хисләр уянуын тоеп йөрде; 4) Кулларына билетларын тоткан бүтән юлчылар самолетка утыра башлагач кына, ул кире борылды; 5) Тагы унбиш минут чамасы узуга, Рәис үзе кайтып керде; 6) Ә биредә ата кешеләр үз балалры турында шундый матур итеп сөйлиләр, тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора. 1) Тышта, инде кич җиткән булуга карамастан, көн матурланып, яктырып киткән иде; 2) Хәрефләренә карап та чамаларлык түгел: адрес машинкада басылган; 3) Рәис килеп кергәндә, почта ябылыр вакыт җиткән иде инде; 4) Миләүшәнең вакыты кыска иде, шунлыктан ул өй эшләрен бик тиз бетерде. 1) Соңгы көннәрдә аңа директор бүлмәсендә сирәк булырга туры килде аның барлык вакыты эшчеләр арасында үтте; 2) Киңәшмә ябылгач кешеләр киң баскычны тутырып аскы катка шау-гөр килеп төштеләр дә урамда көтеп торган машиналарга утырып таралыша да башладылар; 3) Алсуга шунысы ачык иде ул Маратның кем икәнен тәмам белде хәзер;
4) Тик сезгә бер үтенечем бар минем килүемне энегезгә әйтмәгез; 5) Ә менә хәзер Камышев кинәт сүзсез калып машинасының почмагында сүзсез генә утырып бара башлагач Габитовка уңайсыз булып китте; 6) Автобус Югары Тегермәнлекне бер якта калдырып китеп баргач Дамирә калган араны җәяүләп үтте.

3. Переведите тексты на татарский язык:

а) В последнее время на западе все чаще отказываются от традиционных форм оплаты труда. На смену почасовым, помесячным и другим традиционным видам заработной платы приходят такие ее формы, которые более учитывают индивидуальный вклад работника: количество и качество труда, новаторство и инициативу работника и др. Сама жизнь заставляет искать такие пути, которые ведут непосредственно к человеку. Сегодня выгодно не заставлять работника, а сотрудничать с ним, создавать условия наибольшей экономической свободы.

б) Специфика среднего образования Великобритании такова, что английская средняя школа не представляет собой учреждения, которое обязательно, необходимо закончить, выполнив предложенную школой программу. По данным 1995 года, полный курс средней школы завершили 25 % молодежи, ежегодно в старший класс средней школы переходит 40 % учащихся. Кроме того, в компетенцию школы не входит проведение заключительного экзамена, таким образом, для англичанина школа есть учреждение, куда надо «ходить» (to go to school) до определенного возраста,
а потом «покинуть» (to leave school), когда родители сочтут нужным, что ребенку пора начинать трудовую деятельность. И покидают школу не в конце учебного года, а чаще всего к рождественским или пасхальным праздникам.

4. Прочитайте тексты. Перескажите. Найдите примеры на сложносочиненные и сложноподчиненные предложения.

а) Экология: табигать һәм кеше.

Кеше – табигать баласы, шуңа күрә аның тормышы, сәламәт­леге табигать белән тыгыз бәйләнгән.

Тереклек һавадан башка яши алмый. Әмма завод-фабрикалар күп, алар һаваны пычраталар. Аларның торбаларыннан көн саен меңнәрчә тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга.

Судан башка да яшәү мөмкин түгел. Татарстанда Идел, Кама, Агыйдел, Ык, Нократ, Сөн, Зөя, Мишә елгалары бар. Болар – зур байлык. Табигатьне саклау турындагы законда елга буендагы пристань тирәсендә су коенырга һәм машиналарны юарга ярамый диелгән. Ләкин бу таләпләр үтәлми.

Табигатькә куркыныч яный. Планетабызда кеше кулы белән төзелгән меңнәрчә сусаклагычлар – ясалма диңгезләр барлыкка килде. Безнең республикада Куйбышев сусаклагычын төзегәч, Идел киңәйде һәм кара җир, урман-басулар су астында калды. Күп җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр һәлак булды. Кеше, үзенә кирәк булгач, төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерә. Анда яшәгән җәнлек-кошлар «йортсыз» кала. Кипкән торфлы җирләрдә айларга сузылган янгыннар чыга. Җәнлекләр, кошлар бала чыгара алмый. Кешеләр кырларга миллионнарча тонна ашламалар ташый. Җәнлек балалары, үсеп җиткәнче үк, шул ашламалар, химикатлар белән агуланып үлә.

Кешеләр кирәкле энергияне алыр өчен 7 миллиард тонна күмер, нефть, газ, торф, слонец яндыралар. Бу атмосферадагы углекислый газны арттыра. Атом-төш энергиясеннән саксыз файдалану төзәтеп булмый торган фаҗигаләр китереп чыгара.

Хәзерге көндә кешеләр гаебе белән җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең йөзләрчә төре җир йөзеннән юкка чыкты. Галимнәр 350 ел эчендә 60 төр киекнең һәм 100гә якын кош төренең юкка чыгуын әйтәләр. Шуларның өчтән бере (1/3) соңгы 50 ел эчендә булган. Кешеләр аларны ит, мех, тире, каурый өчен кырганнар.

б) Урманнарны саклау.

Урман – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул климатны яхшырта, җир эрозиясен киметә, хайван-кошларга яшәү урыны булып тора.

Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш. Нефть химиясе, машина төзелеше, нефть сәнәгате, объектлары белән шыплап тулган һәм халкы тыгыз урнашкан районнарда урманнар ике мәртәбә артыграк булырга тиеш.

Урманнарны саклауның әһәмиятен Татарстан хөкүмәте яхшы аңлый. Соңгы елларда республикабызда Урман кодексы кабул ителде һәм махсус саклана торган территорияләр турындагы закон чыкты. 1991 нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы хөкүмәтләренең карарлары нигезендә «Түбән Кама» Милли паркы оешты. Нәтиҗәдә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск шәһәрләре арасындагы 27 мең гектар мәйдандагы урманнар, сулыклар дәүләт саклавына алынды. Милли паркның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, экология, санитария күзәтчелеге вакытларын, көчләрен кызганмыйча, әйләнә-тирә мөхитне саклыйлар.

5. Прочитайте тексты об экологических бедствиях. Перескажите.

а) Атом фаҗигаләре.

Хиросима – Кыштым – Чернобыль. Болар – гасырның соңгы яртысында бөтен дөньяны тетрәткән, миллионлаган кешенең гомерен өзгән, үз артыннан үле шәһәрләр, үле җирләр калдырып киткән атом фаҗигаләре. 1986 нчы елда булган Чернобыль АЭСындагы авариядән соң күп илләр атом электростанцияләрен төзүне туктаттылар. Бу фаҗигадә 21 мең кв. км җир радиактив элементлар белән пычранды. Җимергеч радиактив матдәнең тәэсире кеше организмында 300 ел буе барырга мөмкин. Бу – нурланыш җиде буын нәселеңә җитә дигән сүз. Бүгенге көндә авылда туган һәр дүрт баланың берсе – мутант.

Бүгенге көндә дә кешеләр яшәгән җирдә атом станцияләре, атом һәм химия коралы саклау урыннары, биологик, атом, химия кораллары җитештерүче заводлар бик күп. Идел-Урал арасында Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә, Удмуртия урманнарында, Саратов өлкәсендә, Башкортстанда, Татарстанда... Җирләребез корал саклау өчен түгел, ә сәламәт балалар өчен кирәк бит.

б) Табигатьнең глобаль җылынуы.

Соңгы елларда планетабызны «бизгәк тота» башлады: климат үзгәрүенә бәйле гадәттән тыш хәлләр бер-бер артлы чыгып кына тора. Көчле су басулардан айнып та җитмәгән Европаны дәһшәтле җил-давыллар бөтереп алды. Галимнәр әйтүенчә, табигать аномалияләренең артуы глобаль җылыну белән бәйле. Метериологик күзәтүләр алып барылган 142 елның иң җылы дистә елы соңгы 15 елга туры килә. Соңгы 40 ел эчендә планетадагы кар катламы 10 % ка кимеде. Элегрәк Кавказда гына яшәгән «энә карагы» хәзер Новосибирск өлкәсенә кадәр очып килә һәм кышка шунда кала. Төньяк Боз океанындагы боз катламы соңгы йөзьеллыкта 50 % ка кимеде. Глобаль җылыну, инде Европа үрнәгендә күренгәнчә, табигать афәтләрен (көчле җил-давыл, тайфун, корылык, су басулар һ.б.) арттырачак. Климат аномалияләре кешеләрнең сәламәтлек­ләренә бик начар тәэсир итәчәк. Һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында кан басымы югары булган, йөрәк авырулы кешеләрнең үлем очраклары артачак.

Климатның җылынуы кеше эшчәнлегенә бәйле. Димәк, моны чикләргә, энергияне сак тоту технологияләрен үстерергә кирәк.

6. Прочитайте. Определите основную идею.

Елганың нияте.

Бервакыт кешеләр бергә җыелганнар да Бәхет шәһәре төзергә хәл иткәннәр. Бу шәһәр җир йөзендә иң матур һәм анда яшәүчеләр иң бәхетле кешеләр булырга тиеш булган. Мондый шәһәр өчен бик яхшы урын табарга кирәк икән, һәм кешеләр аны эзләп чыгып киткәннәр. Озак эзләгәннәр һәм, ниһаять, якты һәм матур урын тапканнар. Шунда шәһәрне төзи дә башлаганнар, ләкин Җир-анадан рөхсәт сорарга онытканнар. Ә бу урында Җирнең төзәлеп бетмәгән кечкенә генә ярасы булган. Бәхет шәһәренең урыны нәкъ шушы яра өстенә туры килгән. Әмма Җир-ана кешеләрне гафу иткән, ярасы авыртса да түзгән. Бәхетле шәһәрнең бәхетле кешеләре үзенең ярасына дәва булыр дип уйлаган.

Тиздән биредә искиткеч гүзәл шәһәр үсеп чыккан. Аның матурлыгына сокланып кешеләр үз хезмәтләре белән горурланганнар. Алар тирә-якка күз салганнар: гүзәл шәһәр янында калын урманнар, киң болыннан җәелеп ята икән. Кешеләр зур шәһәр янына зур заводлар төзергә кирәк дип уйлаганнар. Ләкин тагын Җир-анадан, урманнан һәм болыннан рөхсәт сорамаганнар, бөтен җирне казып, урманны кисеп заводлар салып куйганнар. Бу заводлар бөтен дөньяны селкетеп, кара төтен чыгарып көне-төне эшли дә башлаганнар. Аларга карап кешеләр үз көчләре белән тагын да ныграк горурланганнар, хәтта бераз масайганнар да ди.

Шәһәр янында чиста сулы кечкенә генә чишмә челтерәп аккан. Кешеләр аңа карап торганнар да бу гүзәл чишмәне зур елгага әйләндерергә уйлаганар. Җир-анадан һәм чишмәдән рөхсәт сорамаганнар. Тиздән салкын сулы чишмә зур һәм пычрак елгага әйләнгән. Бу зур суга карап кешеләр тагы да масайганнар. Алар кинәт Бәхет шәһәренә дә икенче төрле күз белән карый башлаганнар: бу шәһәрдә кемнеңдер йорты зуррак, ә кемнеңдер бакчасы матуррак икән бит. Кешеләр арасында көнчелек күренә башлаган, ул көннән-көн үскән һәм зурайган. Ата-аналар үз балаларына игътибар итми башлаганнар, ә балалар үз чиратларында әти-әниләренә начар караганнар. Яхшылык һәм матурлык югала барган, ә начарлык һәм явызлык күбәйгәннән-күбәйгән. Бәхет шәһәренә кунакка килүчеләр дә бу чир белән авырый башлаганнар һәм аны үз шәһәрләренә алып кайтып таратканнар. Кешеләрдә шулкадәр күп явызлык җыелган, алар хәтта бер-берсен үтерә дә башлаганнар. Бу хәлләрдән Җир-ананың ярасы зурайган һәм киңәйгән. ә елга моны күреп сөенгән:

– Бу яра буенча мин Бәхет шәһәре аша үземә яңа юл салам һәм шул юл буенча көчле пычрак суларым белән бөтен шәһәрне юк итәм – дигән.

Артык горурлыктан һәм масаюдан яхшылык һәм бәхет турында оныткан кешеләр елганың бу нияте турында бернәрсә дә белмәгәннәр.

(Г.К. Егорова)

7. Переведите текст.

Әллә ничә көн рәттән Миссури елгасы үзәнлегендә яңгыр коеп ява. Бихисап гөрләвекләр елгага ябырыла, су күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Тулып аккан Миссури, иске буаларны җимереп, авылларга ябырыла. Көчле ташкын үз юлындагы йортлар, бакчалар, тимер юлларны агыза. Ул көннәрдә ярты миллионнан артык халык йортсыз-җирсез кала. Бу хәл 1951 елда Америка Кушма Штатларында була.

1908 елда Мәскәүне бик зур су баса, ул вакытта Мәскәү елгасының суы 10 м га күтәрелә, һәм шәһәрнең биштән бер өлеше су астында кала. Кешеләр өй түбәләренә менәләр, урамнарда өстәлләр, урындыклар, арбалар йөзеп йөри.

8. Составьте диалоги по следующим ситуациям:

а) Вы и ваш вице-президент на деловых переговорах с иностранными бизнесменами. Расскажите им чем занимается ваша фирма, что было сделано в прошлом году. Поделитесь опытом
и планами на ближайшее будущее.

б) На выставке товаров собственного производства встретили представителя своего клиента. Поинтересуйтесь с их мнением, хотят ли они с вами сотрудничать, пригласите их на свой завод.

в) Вам позвонил ваш покупатель. Назначьте ему время и место для встречи, объясните цель вашей встречи.

г) Вы с коллегой обедаете в ресторане. Познакомьтесь с меню. Узнайте какое блюдо он хочет заказать, что он предпочитает из татарской кулинарии и какая кухня ему нравится.

д) Вы по телевизору смотрите репортаж о наводненнии в Европейских странах. Скажите, что вы думаете по этому поводу. Побеседуйте с товарищем о природных бедствиях.

9. Составьте рассказ об опасности грозы; о землетресениях
в нефтяных районах Татарстана.

Словарь

агуланырга – отравиться ашлама – удобрение бизгәк – лихорадка бихисап – бесчисленно гадәттән тыш – чрезвычайное дистә ел – десятилетие киек – дичь киңәшмә – совещание корылык – засуха көнчелек – зависть күмер – уголь масаю – зазнаться матдә – вещество нурланыш – облучение сазлык – болото сулык – водоем сусаклагыч – водохранилище сәнәгать – промышленность таләп – требование тыгыз – тесно ышандыргыч – убедительно энә карагы – стрекоза янгын – пожар яра – рана үтенеч – просьба җыйнак – аккуратный, небольшой


Список литературы

1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.Р. Татарский язык в русскоязычной аудитории. Казань: Магариф, 1995.

2. Гобәйдуллина Г.Ф. Татар теле. 1 кисәк. Казан: А.Н. Туполев ис. КГТУ нәшрияты, 2004.

3. Гобәйдуллина Г.Ф. Татар теле. 2 кисәк. Казан: А.Н. Туполев ис. КГТУ нәшрияты, 2006.

4. Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. Казан, 1969.

5. Рахимова Л.М. Татар теле. Казан, 2001.

6. Сафиуллина Ф.С., Фатхуллова К.С. Татарский язык: интенсивный курс. Казань: Хәтер, 1999.

7. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Федорова Э.Н. Татар теле. Хрестоматия. (гуманитар факультетлар өчен). Казан: ТаРИХ, 2002.

8. Сборник текстов по татарскому языку для дополнительного и внеклассного чтения / Составители Нигъматуллина Р.Р., Юнысова Р.А. Яр Чаллы, 2004.

9. Сәлимов Х.Х. Татар теле фонетикасы. Яр Чаллы, 1993.

10. Татарская грамматика. II: Морфология. Казань, 1997.

11. Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән өстәмә эшләү өчен күнегүләр һәм текстлар җыентыгы / Төз.: Нигъмәт­уллина Р.Р., Шәрифуллина Г.К., Ганиева Ә.Ә. Яр Чаллы, 2001.

12. Татар хикәясе антологиясе / Төз. Хузин М.Х. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.

13. Татарча-русча сүзлек / Ганиев Ф.А. редакциясендә. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.

14. Фаттахова Р.Ф. Введение в деловой татарский язык. Казань, 2004.

15. Финансово-экономические и юридические термины / Толковый словарь на русском и татарском языках. Казань: Изд-во Казан. фин.-экон. ин-та, 1996.

16. Шамсутдинова Р.Р., Шарыпова Н.Х. Татарский за 20 уроков. Казань, 1994.

17. Шәйдуллин Ф.Ә. Татар теленән өстәмә күнегүләр. Әлмәт, 2001.



ОГЛАВЛЕНИЕ

ВВЕДЕНИЕ.. 3

Интенция. 3

Аралашу өчен түбәндәге ситуацияләр тәкъдим ителә. 4

Аралашу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә. 7

Тема 1. ЗНАКОМСТВО. ОСЕБЕ.. 12

Речевые образцы.. 12

Буквы и звуки татарского языка. 14

Задания. 19

Тема 2. БЛАГОДАРНОСТЬ. ИЗВИНЕНИЕ. ПРОЩАНИЕ.. 23

Речевые образцы.. 23

Типы слогов. 24

Ударение. 24

Задания. 26

Словарь. 27

Тема 3. СЕМЬЯ. РОДСТВО.. 29

Речевые образцы.. 29

Категория числа. 32

Имена числительные. 32

Категория принадлежности. 34

Категория падежа. 35

Характеристика. 37

Задания. 38

Словарь. 46

Тема 4. СИСТЕМАОБРАЗОВАНИЯ:УЧЕБНЫЕЗАВЕДЕНИЯ РОССИИИТАТАРСТАНА 48

Речевые образцы.. 48

Местоимения. 51

Автобиография. 53

Поздравление. 54

Задания. 54

Словарь. 57

Тема 5. ИЗУЧЕНИЕЯЗЫКОВ.. 58

Речевые образцы.. 58

Глагол. 59

Изъявительное наклонение. 60

Объяснительная записка. 65

Задания. 66

Словарь. 70

Тема6. РАБОТА. ПРОФЕССИЯ.. 72

Речевые образцы.. 72

Вспомогательные части речи. Послелоги. 74

Союзы.. 77

Заявление. 78

Протокол. 79

Задания. 81

Словарь. 86

Тема 7. ОБРАЗЖИЗНИ. ОБЫЧАИ. НАРОДНЫЕОБРЯДЫ... 87

Речевые образцы.. 87

Условное наклонение. 88

Желательное наклонение. 88

Повелительное наклонение. 89

Задания. 89

Словарь. 96

Тема 8. СВОБОДНОЕВРЕМЯ. УВЛЕЧЕНИЕ.. 98

Речевые образцы.. 98

Неспрягаемые неличные формы.. 98

Объявление. 101

Расписка. 101

Задания. 102

Словарь. 110

Тема 9. ОТДЫХ. ПУТЕШЕСТВИЕ.. 112

Речевые образцы.. 112

Категория залога. 113

Вспомогательные глаголы.. 113

Задания. 115

Словарь. 118

Тема 10. ГОРОД. ДЕРЕВНЯ. ДОСТОПРИМЕЧАТЕЛЬНОСТИ.. 119

Речевые образцы.. 119

Междометия. 120

Звукоподражательные слова. 120

Модальные слова. 120

Частицы.. 121

Задания. 121

Словарь. 132

Тема 11. РОДИНА. ТАТАРСТАН (ГЕОГРАФИЯ, ИСТОРИЯ, ЭКОНОМИКА) 134

Речевые образцы.. 134

Фразеологизмы.. 134

Задания. 135

Словарь. 145

Тема 12. ЛИТЕРАТУРА, КУЛЬТУРА И ИСКУССТВО.. 146

Речевые образцы.. 146

Простые предложения. 147

Согласование сказуемого с подлежащим.. 152

Задания. 152

Словарь. 159

Тема 13. ИЗВЕСТНЫЕДЕЯТЕЛИНАУКИИ КУЛЬТУРЫРОССИИИТАТАРСТАНА 161

Речевые образцы.. 161

Сложные предложения. Сложносочиненные предложения. 162

Задания. 162

Словарь. 167

Тема 14. ЗНАМЕНИТЫЕТАТАРСКИЕПИСАТЕЛИИПОЭТЫ... 168

Дәрдемәнд 168

Гаяз Исхакый 170

Габдулла Тукай 184

Һади Такташ 185

Хәсән Туфан 186

Нурислам Хәсәнов. 187

Зөлфәт Хәким.. 195

Фәнис Яруллин. 202

Тема 15. ЭКОЛОГИЯ:ПРИРОДАИЧЕЛОВЕК.. 209

Сложноподчиненные предложения. 209

Задания. 210

Словарь. 217

Список литературы.. 219

Оглавление. 221


 

ЗИННАТУЛЛИНА Гульзара Фазулрахмановна


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 132 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница | Формы основных глаголов 3 страница | Формы основных глаголов 4 страница | Локман Хәким | Кичеккән күке моңы |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Тын океанда көрәш| Read the texts below. Match choices (A–H) to (1–5). There are three choices you do not need to use.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.068 сек.)