Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тын океанда көрәш

Тын океанда балык тотып йөргән кораб баткач, сy өстeндә экипаждан бары бер Хәммәт кенә калды. Аның гөнаhлары күп булмагандыр инде, чөнки кораб баткан урында бер юан hәм озын бүрәнә чайкала иде. Хәммәт шул агачны кочаклады да, болай да төксе океанга тагын да шом өстәп, шыранлап кычкыра-кычкыра, әҗәл дулкыннарында тирбәлә башлады. Бу минутларда аның җиhанга, яшәешкә булган кайнар мәхәббәте бер агач кәүсәсендә тупланган иде. Шуңа күрә ул бүрәнәгә бөтен җаны-тәне белән тозлы диңгез суы кебек сеңде.

Тирә-якта чиксез океан кайный...

Мене күп тә үтмәс, Хәммәт су төбенә китәр... Акулалар азыгы булуың да бик ихтимал... Ачлык та бар бит әле... Кыскасы, Хәммәткә яшәргә күп калмады. Бу уйлардан аның тәне оеп, күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте.

Шулай күпмедер вакыт үлем белән яшәү арасында йөзеп йөргәннән соң, Хәммәт еракта су өстендә бер кара тап күреп алды.

– Әhә-hә-ә-ә-й!..

Хәммәтнең бу кычкыруыннан бер төркем балык, су өстеннән сикерә-сикерә, төрле якка чәчелде.

Кара тап ягыннан «А-а-а-а-й...» дигән тонык кына җавап тавышы ишетелде: Хәммәтнең сөенечтән тәненә бераз җылы йөгерде, аның шактый гына тозлы су йоткан эчендә ниндидер өмет уты кабынды булса кирәк...

Кара әйбер якынлашкач, Хәммәт кебек үк бәхетсезлеккә дучар булган адәмнең, шулай ук ниндидер агач кисәген кочып, тыпырчынганы аңлашылды. Агачы гына аның Хәммәт сарылган бүрәнәгә караганда нәзегрәк тә, кыскарак та иде.

Хәммәткә якынaйганда, океан колы авызыннан су фонтаны сиптереп алды да: «Ты кто?.. Wer ist du?» – дип, төрле телдә сорау бирде. Шушы ике сорау белән аның чит телләр диңгезендә йөзүе тәмамланды.

Хәммәткә сорауның русчасы якынрак тоелды. Шуңа күрә:

– Я – Хаммат... а ты?. – диде ул, бүрәнәсенә җайлабрак ябышып.

– Хаммат?! Татар мәллә син?

– Татар, татар! – дип кычкырды Хәммәт, океан өстенә шатлык нуры сибеп. – Син дә татармыни?

– Әйе, Гата исемле мин. Корабыбыз батты. Мин генә менә исән калдым. Ә син нишләп монда берүзең йөзеп йөрисең?

– Безнең траулерны да океан йотты бит, – дип ыңгырашты Хәммәт, Гатага кулын сузып. – Син кайсы яктан?

– Мамадыш районыннан.

– Ә мин Казанның үзеннән.

Танышу тәмамланганда, алар янәшә чайкалалар иде инде.

Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хәммәтне дә, Гатaны да өметләндереп, канатландырып җибәрде hәм алар күпмедер вакыт үлем белән яшәү apacында бер генә сызык – берәр генә бүрәнә икәнен онытып тордылар. Ләкин шатлыкның күз күрмәс канатлары бичараларны кайнап торган океаннан йолкып ала алмады – якташлар бүрәнәләренә бик нык ябышканнар иде шул.

Иң элек Гата айнып китте.

– Хәммәт, су төпләрендә тончыгып үләргә язган микәнни, ә?

– Әй, Ходаем. Әйтмә дә инде... Монысын Хәммәт әйтте. – Тирә-якта кораб-мазар, утрау ише нәрсә дә күренми бит, ичмаса...

Хәммәт нечкәрәк күңелле булып чыкты – беренче булып ул елап җибәрде, аннары Гата кушылды. Аларның күз яшьләреннән океанның тозлы суы шактый гына артты да бугай...

– Гата, уйлашыйк әле, берәр чара табып булмасмы. Без бит болай озак йөзеп йөри алмабыз – тамак ачар, хәл бетәр... Шторм кузгалуы да бар...

– Нинди чара табасың инде монда, – диде Гата, авызыннан ярты литр чамасы су сиптергәч. – Туктале, Хәммәт... Әйдә, ике бүрәнәне бергә бәйлибез. Алай ышанычлырак булыр, кечкенә сал шикелле нәрсә ясыйк. Минем менә чалбар каешы да бар.

Хәммәт Гата ябышкан агачка күз салды. «Бик нәзек шул. Нишләп әле мин үз гомеpeмнe куркыныч астына куйыйм...» – дип уйлап куйды ул hәм болай диде:

Юк инде, туган! Һәркемнең үз гомере булган кебек, Ходай hәрберебезгә берәр бүрәнә бирде. Синең йомычкаңны мин үземнең кораб хәтле агачыма бәйли алмыйм, бигайбә. Болай минем җаным тынычрак. Синең бүрәнәң начар булганга мин гаепле түгел.

Шуннан соң ул бүрәнәсенең буеннан-буена мәхәббәт белән күз йөртеп чыкты.

Күк йөзе караңгылана башлагач, якташлар бүрәнәләрен кысыбрак кочакладылар. Дулкыннар зурайганнан-зурая барды.

Гата ялварулы тавыш белән тагын бер мәртәбә мөрәҗәгать итте:

– Хәммәт тyгaным! Давыл башлана, бәйлик, дим, агачларны, бергә ничек тә куркынычсызрак булыр.

Тау хәтле дулкын икесен дә коендырып алгач, Хәммәтнең куркуы эгоизмны җиңде hәм ул кәүсәләрне берләштерергә ризалык бирде.

Хәзер инде аларның язмьшлары чын мәгънәсендә бер чалбар каешы белән бәйләнгән иде.

Давыл тынгач, бер-берсенең исәнме икәнен сораштылар. Икесе дә исән иде әле.

Агачларның Хәммәт ябьшкан башы нишләптер су эченә таба бата башлады. Шуда күрә Хәммәт агачның ypтacынa күчте. Бу, әлбәттә, Гатага ошамады.

– Карале, Хәммәт дус, – диде ул, үзен көчкә генә кулга алып, – син миңа таба шуышма инде, батырасың бит мине дә...

– Нә-ә-ә-ә-р-с-ә-ә-ә?. – диде Хәммәт, Гатаның өстенә акула кебек ташланырга әзерләнгән cыман. – Минем бүрәнәм булмаса, күптән балыклар азыгы идең бит инде син.

Ике агачтан торган «салда» территория өчен сугыш башланды. Гатаның оятсызлыгыннан, рәхмәтсезлегеннән ярсып, Хәммәт:

– Чишәм каешны! Бир минем бүрәнәмне! – дип кычкырды.

Хәммәт бүрәнәләрне бергә тотып торган бәйне чишмәкче булды, ләкин булдыра алмады – каеш юешләнеп тыгызланган иде.

Ул каешны чәйнәргә кереште. Гата якташының бу җинаятенә комачауларга ният итеп караган иде да, тик Хәммәткә таба шуышканда агачларның бәйләнгән башы авырлыктан бата башлагач, ул үз ypынынa элекке позициясенә чигенергә мәҗбүр булды.

Бик озак маташа торгач, Хәммәт тешләре белән каешны өзүгә иреште.

Агачлар бер-берсеннән теләр-теләмәс кенә аерылып киттеләр, hәм якташлар яңадан берәр бүрәнә ияләре булдылар.

Хәммәт, Гатаны үчекләп шаркылдап көлде дә, куллары белән тиз-тиз ишкәләп, якташыннан ерагая башлады.

Гата да шаркылдап көлеп җибәрде. Хәммәт су төбенә төшеп киткәндәй булды – ялгыш Гатаның агачын кочаклаган лабаса... Бутаганнар агачларны... Хәммәт Гатаның «йомычкa» сына ябышкaн, ә Гата, хайван, Хәммәтнең утрау кадәр бүрәнәсенә атланып, шатлыгыннан «Җомга Kөe» нә җырлый.

Онытасым юк үлгәндә дә,

Гүрләргә кергәндә дә...

Хәммәт, шашудан «А-а-а» дип үкереп, башын агачка бәрде. Аннары Гата мондый сүзләр ишетте:

– Бир бүрәнәмне, карак!.. Кеше талаучы!.. Мин сине судка бирәм!.. Мәскәүгә язам...

Хәммәтнең авызына су тулгач, сүзне Гата алды:

– Яз, яз, – диде ул, куллары белән ишкәләп. – Син лутчы ОOНгa яз – сугыш нейтраль суларда бара бит.

Гатаның ерагаеп барганын күргәч, Хәммәт ачудан тешләрен агачка батырды.

Бу вакытта инде Гата «Җомга көе» н тәмамлап, дөньяның киңлеге турында ниндидер бер башкорт җыры җырлый иде.

Шулай да, офыкта акулалар күренгәч, бүрәнәләр бер-берсенә тагын бәйләнделәр. Акулалар күздән югалгач, «сал» экипажында тaгын талаш чыкты.

Тәүлек буена океан кочагында «иркәләнгәч», Алла hәм стихия колларының тамаклары ачты. Агачларның кабыгын ашаганда, гаделлек буенча, hәpкeм үзенең бүрәнәсен кимерергә тиеш иде. Ләкин нәзек агачның кабыгы бик ачы, тәмсез бульш чыкты. Ә кайсы агач кемнеке икәне әлегә haмaн законлаштырылмаган иде.

Бу юлы «сал» ның бавы булып хезмәт иткән чалбарны Гата чәйнәп өзде. Хәзер инде икесе дә игьтибарлырак булдылар, шуңа күрә икесе дә юан бүрәнәгә куллары, аяклары heм тешләре белән ябыштылар. Нәзек агач, үпкәләгән сыман, бата-калка хуҗасыз чайкалып калды.

– Гата, минем дүрт балам ятим кала, күч син теге агачка. Бу бүрәнәне мин беренче таптым бит.

Хәммәтнең тавышында ялвару, үтенү hәм таләп итү ноталары бар иде.

– Минем дә гаиләм бар, – диде Гата, коры гына. Мин сиңа караганда яшьрәк тә – минем әле бөтен гoмерем алда. Яшисем килә минем!

Чынлап та, Гата яшьрәк тә, тазарак та иде. Ул, шуннан файдаланып, Хәммәтнең чәчләреннән эләктереп алды да аны берничә мәртәбә суга батырып калкытты. Хәммәт каршы торуның мәгьнәсез­леген аңлагач: «Алланың әче Kahәpe төшсен!» – диде дә ятим агачка таба йөзеп китте.

Ике бүрәнә apacындa талаш дәвам итте.

Кычкырудан тавышы карлыккач, Хәммәтнең сүгенүле каргышларына Гата җавап бирә алмый башлады.

Нәкъ шул вакытта еракта зур кораб күренде. Гатаның талашканда өзелгән тавыш җепселләреннән:

– Хәммәт!.. Кычкыp тизрәк!.. – дигән сүзләр көчкә шыелдап чыкты...

Котылабыз... кычкыр... минем тавыш юк бит...

Газиз бүрәнәсеннән колак кагу Хәммәтне бик рәнҗеткән иде. Шуңа күрә ул бик явыз итеп авызын кыйшайтты да:

– Кычкырмыйм! – диде.

Гатаның өзгәләнгән җаныннан:

– Кычкыр, Алла хакы өчен! – дигән әмер ишетелер-ишетелмәс кенә булып сытылып чыкты.

– Бүрәнәмне бирсәң, кычыpам, – диде Хәммәт.

Океаннарда сирәк очрый торган юан бүрәнәне дошманына бирү Гатаның уенда да юк иде. Ул ямьсез итеп елмайды да:

– Мин синең нинди кеше икәнеңне беләм... – диде. – Кычкырам, дип ялганлап бүрәнәмне эләктермәкче буласыңмы?

Алар талашкан арада, кораб юкка чыкты.

(1990)

Сүзлекчә

Тын океанда көрәш дәвам иттe – в Тихом океане продолжалась борьба алла хакы өчен – ради бога бата-калка – утопая бичара – несчастный дучар булу – подвергаться ишетелер-ишетелмәс – еле слышно каеш – ремень каһәр – проклятие, гнев кол – раб кәүсә – ствол нәзек – тонкий сал – плот тыпырчыну – биться төксе – мрачный шом – тревога, опасение әҗәл – смерть үкерергә – реветь

Фәнис Яруллин

Фәнис Яруллин 1938 елда Баулы районының Кызылъяр авылында туа. Армиядә, спорт күнегүләре вакытында бәхетсезлеккә юлыгып, гомерлек авыру ала. 1964 – 1970 елларда Казан дәүләт университетында читтән торып укый, аны уңышлы тәмамлый. Беренче шигырьләре матбугатта 1960 елда чыга башлады. Хәзер 33 китап авторы. Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге бүләге, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Иҗади уңышлары «Халыклар дуслыгы ордены белән бәяләнде». Аңа 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде.


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 131 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Разряды местоимений 5 страница | Формы основных глаголов 1 страница | Формы основных глаголов 2 страница | Формы основных глаголов 3 страница | Формы основных глаголов 4 страница | Локман Хәким |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кичеккән күке моңы| Гөлҗиһан малайлары

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)