Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Формы основных глаголов 1 страница

Читайте также:
  1. Annotation 1 страница
  2. Annotation 10 страница
  3. Annotation 11 страница
  4. Annotation 12 страница
  5. Annotation 13 страница
  6. Annotation 14 страница
  7. Annotation 15 страница
Форма настоящего времени Форма деепричастия Форма инфинитива
начало действия: яз, башла продолжение действия: тор, бар, кал, кил, утыр, төш, бир завершение действия: Мин укып чыктым. Я прочитал. Син башлап җибәр. Ты начинай. Яза башла. Начинай писать. Мин сөйләргә керештем. Я начал рассказывать җибәр, алып кит ят, тот, тор, утыр маташ, бар, кил Повелительное наклонение кит, кал, ал, ташла, җибәр, ат, төш, сал, бет, бетер, бир, куй, җит, чык, чыгар, җиткер тотын, көрәш

 

В татарском языке, хотя и нет категории вида, значение вида может быть достигнуто употреблением различных средств в первую очередь – вспомогательных глаголов и отдельных глаголов
в значении вспомогательных: укыдымукып чыктым (читал – прочитал), әйттеәйтеп салды (сказал – высказал), елтырадыелтырап китте (сверкала – сверкнула), килдекилеп җитте (пришел – дошел) и т.д.

Степень выполнения действия может быть выражена и при помощи отдельных аффиксов:

1) - кала /- кәлә, - штыр /- штер, - ыштыр /- ештер, присоединяясь к глаголам, выражают кратный вид: барбаргала (иди – похаживай), килкилгәлә (приди – часто приходи), укыукыштыр (читай – почитывай), сөйләсөйләштер (говори – поговаривай),
язязыштыр (пиши – пописывай);

2) аффиксы - мсра /- мсерә, - ыңкыра /- еңкерә присоединяются только к редким глаголам и выражают ослабленное действие: көләкөлемсери (смеется – посмеивается), елыйеламсырый (плачет – поплакивает), җитәҗитенкери (хватает – еле-еле хватает).

Задания

1. От глагола эшлә образуйте все формы залогов. Составьте
с ними предложения. (Обратите внимание на страдательный и возвратный залоги).

2. Переведите. Приведите новые примеры.

Ашап ал, эшләп ал, укып ал...

Эчеп бетер, эшләп бетер, алып бетер...

Ашап кара, укып кара, язып кара...

Алып кил, эшләп кил, биреп кил...

3. Переведите. Составьте предложения.

Укып ала, укый ала, укырга ала.

Юа ала, юып ала, юарга ала.

Ашый ала, ашап ала, ашарга ала.

4. Переведите предложения на русский язык.

Китап укый-укый йокымсырап киткәнемне сизми дә калганмын. Безне онытма, килгәләп йөр. Бала әнисен күздән югалтып еламсырый башлады. – Син авылда дәү әниеңә бераз булышкала инде, – диде әнисе Азатны авылга кунакка озатканда. Алсу Гүзәлне ерактан үк күреп алып көлемсерәп басып тора иде. Телеграмма вакытында тапшырылган булса, аны каршы алырга килгән булырлар иде. Мин тиз генә кулыма чалгы алдым да, әтиемә печән чабышырга керештем. Кызын йокларга яткыргач, ничектер өй бушап, күңелсезләнеп калды. Яхшы эшләве өчен Артур суыткыч белән бүләкләнде. Әнисенә кер юышасы, өй җыештырышасы урынга, Аня бизәнеп утыра иде. Әти-әниләребезгә ярдәм итү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Мин килеп кергәндә, Эльмира хат язып утыра иде. Миңа инглиз теленнән конспектларыңны һәм инглизчә-русча сүзлек алып килә алмыйсыңмы? Без кызып китеп, бер көнлек эшне ике сәгатьтә эшләп ташладык. Актер яңа сценарий укып чыккач, рольне башкарырга ризалашты.

5. Дополните диалоги.

а) – Исәнмесез. Без гаиләбез белән ял итәргә барырга телибез. Сез нинди маршрутлар тәкъдим итә аласыз?

–...

– Хатынымның бик тә Францияне күрәсе килә.

–...

– Юлламаның бәясе күпме?

–...

– Мин самолетта баруны артык күрәм. Юлга вакыт азрак үтә.

–...

– Без август аенда барырга теләр идек.

–...

– Бу бәя безне канәгатьләндерә. Гаиләм бик шат булыр дип уйлыйм.

б) – Үткән айда ялда булгансыз дип ишеттем.

– Анда һава торышы нинди?

– Сез үзегез генә бардыгызмы, әллә гаиләгез беләнме?

– Сез ялыгызны һәрвакыт диңгездә үткәрәсезме?

6. Ответьте на вопросы.

Нинди транспорт төрләре белән сәяхәт итәргә мөмкин?

Кайсы транспорт төре белән сәяхәт итәргә уңайлырак? Ни өчен? Аларны чагыштырып күрсәтегез. Һәр транспорт төренең уңай һәм кире якларын санап күрсәтегез.

Сезнең кайларда (нинди чит шәһәрдә, чит илдә) булганыгыз бар? Сез анда ничек бардыгыз? Нинди яңа танышлар, дуслар таптыгыз? Нәрсәләр күрдегез? Сезгә нәрсә ошады яки ошамады?

Хәтерегездә уелып калган сәяхәт турында сөйләп күрсәтегез.

7. Переведите предложения.

Всего на планете проживает 310 народов численностью один миллион человек и более. Из 25-ти самых крупных 13 живет
в Азии, 7 – в Европе, 3 – в Америке и по одному в Африке и Океании.

3 октября 1990 года Германия вновь стала единым государством. Официальное название – Федеративная Республика Германия – осталось прежним. Объединенная Германия – федерация 16 земель, причем 3 города – Берлин, Бремен, Гамбург – имеют земельный статус. Пять земель образовано на территории бывшей ГДР.

ООН – международная организация, созданная в целях поддержания и укрепления мира, безопасности и развития сотрудничества между государствами. Устав ООН предварительно разработан в Думбартон-Оксе (1944 г.) представителями СССР, США, Великобритании и Китая. Устав подписан 26 июня 1945 г. В Сан-Франциско 51 государством (вступил в силу 24 октября 1945 г.).

В настоящее время монархическая система правления существует в 25 странах мира.

8. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) Вы встречаете коллегу, который недавно приехал из-за границы. Поинтересуйтесь, в какую страну, с какой целью он ездил.

б) Вы в командировке за границей. Зашли в магазин и хотите купить подарки своим родным, друзьям.

в) Ваш партнер за границей интересуется о том, как в России люди проводят свой отпуск. Ответьте на его вопросы и расскажите, как вы отдыхаете со своей семьей.

г) Ваш коллега на два месяца ездил в Швецию. Расспросите его об этой стране, о ее климате, поинтересуйтесь на каком языке люди разговаривают в Швеции.

д) Вы в бюро путешествий. Поинтересуйтесь, есть ли путевки в Индию. Узнайте стоимость билета, на сколько дней путевка, что входит в оплату, условия проживания.

9. Составьте рассказ о посещении музеев; татарского театра; о туристическом походе в горы; об отдыхе в море; о путешествиях заграницей.

10. Расскажите о стране (о городе) вашей мечты.

Словарь

бердәм – единый

бурыч – долг

берләшкән – объединенный

Бөек Британия – Великобритания

дәүләт – государство

куркынычсызлык – безопасность

ныгыту – укреплять

Океан арты – Океания

печән чабу – косить сено

хезмәттәшлек – сотрудничество

чалгы – коса

ярдәм кулы сузу – поддержать

үсеш– развитие



Тема 10. ГОРОД. ДЕРЕВНЯ. ДОСТОПРИМЕЧАТЕЛЬНОСТИ

Речевые образцы

Шәһәр үзәгеннән Республика клиник хастаханәсенә кадәр нинди автобус йөри? «Тукай мәйданы» тукталышыннан 37 нче автобуска утырып бара аласыз. Күчеп утырмыйча барып җитә аламмы? Сезгә бер тапкыр күчеп утырырга туры килер. Яр Чаллы шәһәренә кадәр иртәнге сәгать сигездәге рейска билетлар бармы? Кызганычка каршы, билетлар сатылып бетте. Казанның күренекле урыннары.   90 еллардан башлап тарихи урыннарны төзекләндерү буенча эш башланды. Соңгы елларда Казан шактый үзгәрде, матурланды. Авыл җирендә яшәүчеләр. Авылда нинди йорт хайваннары асрыйсыз? Дәү әти белән дәү әнинең песие, эте, бозавы белән сыеры, үгезе, колыны белән аты, ун баш сарыгы, ике күркәсе, казлары, тавыклары һәм чебиләре бар. Какой автобус едет из центра до РКБ?   На остановке «Площадь Тукая» можете сесть на 37 автобус.   Можно ли доехать без пересадки? Вам придется сделать одну пересадку. Есть ли билеты на рейс, отправляющийся в восемь утра до Набережных Челнов? К сожалению, все билеты проданы. Достопримечательные места Казани. С 90-х годов началась реконструкция исторических мест.   В последние годы Казань сильно изменилась, стала краше. Жители села. Какие домашние животные вы держите в деревне? У бабушки с дедушкой есть кошка, собака, корова с теленком, бык, лошадь с жеребенком, десять овец, два индюка, гуси, курицы и цыплята.

Междометия

Междометия выражают разные чувства и волеизъявления.

Междометия делятся на:

1) эмоциональные (выражают чувства, переживания, настроения человека): ура, их, ай-яй, уф и др.;

2) императивные (выражают волеизъявление, желание говорящего): марш, чү, тссс, алло, пес-пес (кис-кис) и др.

Звукоподражательные слова

Звукоподражательные слова в непосредственной форме передают звуки, издаваемые живыми существами и различными предметами.

Карр, мияу, чут-чут (так поют птицы), мелт-мелт (образное подражание миганию) и др.

Модальные слова

Модальные слова выражают отношение речи в смысле реальности, возможности, необходимости к объективной действительности.

Бар (есть), юк (нет), кирәк (надо), тиеш (должен), мөмкин (можно), ярар (ладно), бәлки (может быть), ичмасам (хоть, хотя), әлбәттә (конечно), мәсәлән (например) и др.

Частицы

Частицы в татарском языке отличаются тем, что очень близко стоят к аффиксам. Они выражают различные смысловые и модальные оттенки. Частицы могут стоять и перед знаменательным словом, и после него.

Частицы по значению делятся на:

1) вопросительные (сорау): -мы/-ме (после слова, слитно) улмы? укыдыңмы?;

2) ограничительные (чикләү): гына/генә, кына/кенә, ук/үк (после слова, раздельно);

3) усилительные (көчәйткеч): иң, нәкъ, чалт, шыр, дөм, кып-, ап-, сап-, кап-, ямь-, күм- (перед словом) дөм караңгы (совсем темно), шыр тиле (круглый дурак), кып-кызыл, ап-ак, сап-сары, кап-кара, ямь-яшел, күм-күк (серый-серый);

4) усилительно-сочинительные (көчәйтү-бәйләү): да/дә, та/тә (после слова, раздельно);

5) отрицательные (инкяр): түгел (после слова, раздельно), һич (перед словом, раздельно);

6) утвердительные (раслау): бит, ич, ла/лә, лабаса, ләбаса (после слова, раздельно);

7) неопределенные (икеләнү): -дыр/-дер, -тыр-тер (после слова, слитно), әллә (и перед словом, и после слова) улдыр, килгән әллә;

8) упрашивания (ялыну): әле, инде (после слова, раздельно), -сана/-сәнә, -чы/-че (после слова, слитно) кил инде, әйтче, укысана;

9) указательные (күрсәтү): әнә (вон), менә (вот) (перед словом) менә минем дустым, әнә тегендә.

Задания

1. Переведите глаголы. Определите их вид.

Телидер, юнәлтергә, ия булырга, тырышырбыз, ишетәсездер, кызыксынып, карап барсагыз, кабул ителә, башланганчы, беләсегез килсә, артырмы, барып җитә, тотыла, кулланыла, керсәгез, кабул итмәсләр, хис итәргә.

2. Тәрҗемә итегез.

а) Мин бу тукталышта төшәм. Сөембикә манарасы Кремльдә урнашканмы? Билет унбиш сум торамы? Милли китапханәгә барабыз. Кичә Тукай музеенда булганнар. 89 нчы автобус бу тукталышта туктамый.

б) Счастливого пути. Вам надо сесть на 8 автобус. Где здесь остановка? Тебе надо доехать до остановки «Молодежный центр». Где здание банка? Вижу здание банка. Мечеть Кул Шариф расположена на территории Кремля. Встретились на выставке. Как доехать до железнодорожного вокзала?

3. Диалогны укып тәрҗемә итегез:

– Исәнмесез, дуслар. Рәхим итегез, исән-сау килеп җиттегезме?

– Хәерле кич, бик әйбәт килдек, сезнең районга транспорт, гомумән, әйбәт йөри. Ләйсән ханым, туган көнегез белән сезне! Бу чәчәкләр сезгә.

– Бик зур рәхмәт сезгә. Бигрәк матур чәчәкләр. Әйдәгез әле, түрдән узыгыз. Мин сезне үзебезнең туганнарыбыз белән таныштырам.

– Хәерле кич барыгызга да.

– Кадерле туганнар, таныш булыгыз, болар Ләйлә белән Илдар. Безнең гаиләнең якын дуслары. Без Ләйлә белән институтта бер группада укыдык, хәзер бергә эшлибез. Илдар укытучы, музыка мәктәбендә укыта. Кадерле дуслар, бу минем каенанам.

– Исәнмесез, Әлфия апа. Сезне күптән ишетеп беләм.

– Бу минем каенсеңлем – Гөлнар, аның ире Марат, аларның уллары – Ленар.

– Танышуыбызга ихлас шатбыз.

– Минем апам, әнинең сеңлесе – Мәрьям апа, без аны матур апа дип йөртәбез. Матур апаның кызы – Гөлназ. Илдар белән коллегалар. Гөлназ педуниверситетның музыка факультетында укый, соңгы курста. Болар минем бертуган сеңлем Ләйлә һәм энем Гаяз. Ләйлә гаиләсе белән Бөгелмәдә яши, Казанда командировкада, үзе яшь булса да, аның инде ике зур кызы бар. Гаяз быел медицина университетын тәмамлый, булачак хирург. Таныштырып бетердем шикелле. Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар, өстәл янына рәхим итегез.

4. Дополните диалоги.

а) – Исәнмесез. Мин күчеп утырмыйча Әлмәт шәһәренә бара аламмы?

–...

– Автобус ничәдә кузгала? Билетлар Бармы?

–...

– Ай-яй, ике сәгать көтеп утырырга туры килерме икәнни? Бик озак бит.

–...

– Ярый, алайса. Ә Чаллыга кадәр билет күпме тора?

–...

– Әйе, мин студент. Көндезге бүлектә укыйм. Менә документым.

–...

– Бик зур рәхмәт.

б) – Гафу итегез, миңа Кремльгә барырга кирәк иде. Ничек барырга икәнен әйтмәссезме икән?

–...

– Тукталышны да күрсәтегез инде, зинһар.

–...

– Кондуктор, миңа бер билет бирегез. Сез миңа «Цирк» тукталышын әйтә алмассызмы икән? Мин сезнең шәһәрегездә беренче тапкыр һәм шәһәрегезне бик начар беләм.

–...

– Бик зур рәхмәт. Сез кире шушы маршрут буйлап кайтасызмы?

–...

– «Цирк» тукталышыннан «Мәскәү базары» тукталышына кадәр сезнең маршруттан башка тагын нинди дә булса автобус йөриме?

–...

5. Переведите диалоги.

а) – Где вы живете?

– В центре Казани. На улице Тукая.

– В честь кого так названа ваша улица?

– Габдулла Тукай – знаменитый татарский поэт. Хотя он
и умер очень рано (в 27 лет) успел многое сделать для развития татарской литературы. В его честь и названа наша улица. Это одна из самых старинных улиц города.

– На вашей улице есть достопримечательности?

– Да, у нас есть музей Тукая, кинотеатр.

б) – Вы живете в центре?

– Да, а вы?

– Я тоже. В центре удобно жить. Здесь много магазинов
и кинотеатров. И транспорт хорошо ходит.

– Да. Согласен, но очень шумно и воздух не чистый.

в) – Простите, пожалуйста. Как добраться до улицы Кирова?

– На маршрутке № 37 или на трамвае № 21.

– Там находится ЦУМ?

– Да. До ЦУМа вам удобнее будет добраться на маршрутке.

г) – Если я не ошибаюсь, в вашем городе раньше не было метро.

– Да, это так. Совсем недавно у нас начали строить метро. Но пока станций не много. Пока работают станции «Проспект Победы», «Горки», «Аметьево», «Площадь Тукая», «Кремль». Скоро
в эксплуатацию будет передана станция «Козья слобода».

– Я рад за вас.

6. Прочитайте текст.

Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның XVI гасырда төзелгән диварлары XVII һәм XIX гасырларда реконструкцияләнә. Сөембикә манарасы – шәһәрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.

Борынгы архитектура үрнәкләреннән XVI гасырга караган Благовещен соборы XVIII гасырда төзелгән Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре, Петропавловск соборы, XIX гасырда төзелгән Борнай мәчете, Әҗем мәчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дәүләт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы еллардан башлап шәһәрнең тарихи урыннарын төзекләндерү буенча эш җәелдерелде. Соңгы елларда Казан шәһәре үзенең йөзен шактый үзгәртте, ул тагын да матурланды.

Найдите примеры на спрягаемые личные и непрягаемые неличные формы глагола.

Со словами төзелгән и караган составьте по 2 предложения. В одном они должны быть причастием, в другом – глаголом в изъявительном наклонении.

Знаете ли вы легенды о Сююмбике? Расскажите.

7. Текстны укыгыз. Татарча эчтәлеген сөйләгез. Эчтәлеге буенча 3 сорау төзегез.

1990 нчы елның 24 нче гыйнварында Республика фәнни китапханәсе ачылуга 125 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен илдә иң зур, иң бай, иң борынгы китапханәләрдән санала.

1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н.И, Петербургка күчеп киткәндә әтисенең китапханәсен губерна идарәсенә бүләк итеп калдыра. 903 исемдәге 1908 китаптан торган бу китапханәдә рус һәм дөнья классиклары әсәрләре, тарих һәм география буенча хезмәтләр, төрле журналлар саклана.

8. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы.

Татарстан дәүләт музее

1920 нче елларның башында Казанның мәдәни тормышында тарихка кереп калырлык истәлекле вакыйгалар шактый күп була.

Татар музеен булдыру хыялы җәмәгатьчелек күңелендә бик иртә уяна. 1912 нче елда казанлылар Леон Осипович Склярның (1858 – 1922) татар тарихына нисбәтле гаҗәеп бай коллекциясе белән танышалар. Казан университетының география кабинетында профессор Б.Р. Адлер тарафыннан оештырылган күргәзмә бик күпләрдә кызыксыну тудыра, татар җәмәгатьчелеге исә милли тарихыбызның барлык дәверләрен дә яктырткан музей оештырырга кирәклеген яклап чыга, ә Б.Р. Адлер әлеге мәсьәләне уңай хәл итүне үтенеп шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать юллый. Кызганычка каршы, галимнең үтенече кире кагыла.

Әмма өмет сүнми, 1917 нче елгы вакыйгалардан соң ул яңара гына. Казанның күпмилләтле җәмәгатьчелеге татар музее хакындагы фикернең гамәлгә ашып чынбарлыкка әверелүе өчен күп көч куя. Шәрыкь халыклары мәдәнияте күргәзмәсен оештыру – әлеге юнәлештә ясалган әһәмиятле адымнарның берсе. Күргәзмә Казан университетының география, этнография кабинетларында урнаша һәм алты бүлекне (болгар, татар, фарсы, Төркестан һәм Идел буе халыклары, Себер, Ерак Көнчыгыш бүлекләре) үз эченә ала. Ул 1920 нче елның сентябрь аеннан алып 1921 нче елның февраленә кадәр эшли. Кыска гына вакыт эчендә аның белән 20 меңләп кеше таныша. Шул ук вакытта борынгы тарихи һәм этнографик истәлекләрне, материалларны барлау һәм туплау киң үсеш ала. Эш барышында Л.О. Склярның революциядән соң Мәскәүгә озатылган коллекциясенең бер өлеше Казанга кайтарыла. Бик күп галимнәрнең гаҗәеп бай археологик, этнографик, нумизматик җыел­малары булачак музей фондына тапшырыла. Озакламый Б.Р. Адлер әлеге музейның директоры итеп билгеләнә. Татар музеен оештыру эшенең яңа чоры башлана.

Сезнең нинди музейларда булганыгыз бар?

Үзегез булган бер музей турында сөйләгез.

9. Прочитайте и переведите текст.

Дин – хәзер иске, аварга торгучы чергән дивар,

Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң – авар.

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,

Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

Мин бу турыда күп уйландым. Тукай табигатьнең бу серле закончалыгын каян белгән? Башына карга оя коргач, мәсәлән, каеннар үлә. Өянке чыдый – каен үлә. Менә безнең яктагы кечкенә генә бер авыл гасырлар буена каен урманы эчендә, табигать кочагында яшәгән. Бер урам икенче урамны күрмәгән – авыл уртасында каен урманы. Менә шунда сиксәненче еллар башында каргалар килеп оя корган. Халык моңа әйбер әйтмәгән. Әмма ике-өч ел узуга затлы каен урманы корып кисәүгә әйләнгән. Хәзер ул авыл дошман оккупациясеннән әле генә азат ителгән бәхетсез хуторны хәтерләтә. Корган каеннар күңел каралтып утыра. Ике җирдә туктап ике карчыктан сорыйм.

– Ни өчен бу каеннар корыды?

Берсе әйтә:

– Карга каенның бөресен ашый. Бөреләнмәгәч каен үсә алмый.

Икенчесе:

– Оя ясаганда карга каенның иң очындагы иң нечкә чыбыкларын өзә. Очы үсә алмагач, каен корый.

Шәһәргә кайткач биология фәннәре докторы булган бер профессордан сорыйм:

– Карга оялагач каен ник корый?

Профессор әйтә: «Минем бу турыда уйлап караганым юк. Каен агачы – минем өлкә түгел, минеке – чыршылар, наратлар».

Вәт сиңа мәдрәсә белемле Тукай! Тәмам зиһенне чуалтып бетерде бит шул шигыре белән …

(М. Мәһдиев)

10. Прочитайте сказку. Перескажите. Определите основную идею.

Беркөнне Сыер белән Кәҗә янына Тавык белән Үрдәк тукталганнар да яңа хәбәр әйткәннәр.

– Иртәгә йорт хайваннары һәм кошларының һөнәрләренә ярыш булачак. Кем үзенең һөнәрен иң яхшы күрсәтә, шуңа бүләк бирәчәкләр, – дигәннәр.

Иң беренче булып Кәҗә акыра башлаган:

– Мин шундый матур җырлый беләм, бөтенесе гаҗәпләнер, – дигән.

– Ә мин йөгерергә телим, – дигән Сыер мөгри – мөгри.

– Мин инде сәхнәдә күп җырладым, хәзер бии башлыйм, – дигән Тавык.

– Мин белмәгән эшемне эшләмим. Сәхнәгә чыгам да бак-бак дип бакылдап күрсәтәм, шул җитәр, – дигән үрдәк.

Менә икенче көнне комиссия килгән. Аю бабай күзлеген киеп бик игътибар белән карап торган, ә төлке язып барган. Кәҗә акыра да акыра икән. Бөтенесе шаркылдап көлгәннәр.

– Бу тавышың белән абзарда гына акырып ятарга кирәк, – дигәннәр.

Сыер йөгерә башлаган икән, абынып егылган. Тавык та биергә теләгән, ул да таеп егылган. Ә Үрдәк үз телендә матур итеп шигырь сөйләгән. Аңа барысы да гөрләшеп кул чапканнар һәм сулы ванна бүләк иткәннәр.

Найдите по тексту примеры на звукоподражательные слова, частицы, послелоги и союзы.

11. Прочитайте тексты.

а) Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәк үстерүе – авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, белем һәм тырышлык сорый. Мең еллар дәвамында игенчелек эшендә кеше икмәк үстерүнең зур тәҗрибәсен туплаган: орлыгын яхшырткан, яңаларын чыгарган, җирен эшкәрткән, чәчкән, урган. Ләкин шулай да икмәк – табигать җимеше, аның уңышы хәзер дә әле елның ничек килүенә, явым-төшемгә бәйле.

б) Урманчы бабай белән оныгы көзге урманны аеруча яраталар. Урманда тәмле җиләкләр, төрле-төрле гөмбәләр өлгерә. Урманчы бабай оныгына агачлар һәм үсемлекләрне күрсәтә.

в) Татар халкы борынгы заманнарда ук каз асраган. Каз мамыгыннан йомшак мендәр ясаганнар. Каз итеннән тәмле аш-су әзерләгәннәр.

Каз өмәләре авылның иң күңелле вакыйгасы булган. Бу көнне бер йортта каз суялар. Авыл кызлары шул йортка җыелалар һәм каз мамыгы йолкыйлар.

г) Һәр һөнәрнең үзенә генә хас сүзләре яши. Үзләренең авылындагы һөнәрләр турында М. Мәһдиев болай яза:

Һөнәрләр болай бүленә:

Такта яручылар, балта осталары...; манылган йоннан әйбер бәйләү;... тегүчелек: ак тегүчеләр, кара тегүчеләр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп);... базарга утын, такта; чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (урысларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла.

Скажите, чем еще могут заниматься сельские жители? Есть ли профессии, свойственные только для сельской местности? Расскажите об одном.


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 102 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Административ хезмәттә, деканатта, офиста | Иденче тема. Кешенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр | Унбишенче тема. Экология: табигать һәм кеше | Разряды местоимений 1 страница | Разряды местоимений 2 страница | Разряды местоимений 3 страница | Разряды местоимений 4 страница | Формы основных глаголов 3 страница | Формы основных глаголов 4 страница | Локман Хәким |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Разряды местоимений 5 страница| Формы основных глаголов 2 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.032 сек.)