Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. Дәплелек кагыйдәләре.
  2. Коллективта аралашу кагыйдәләре.

Халык электән үк театрга йөрергә яраткан. Анда ул күңел ачкан, ял иткән. Театр кешеләрдә яхшы сыйфатлар, әдәплелек тәрбияли, кимчелекләрне күрергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшьләр һәм өлкәннәр өчен театрлар эшли.

Татар театры 1906 нчы елда оешкан.Аңа нигез салучылар Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев һәм башкалар булган. Казан театрлары аларның исеме белән аталган.Мин гаиләм белән театрларга йөрергә яратам. Театрда һәр кеше үз-үзен дөрес тотарга тиеш. Моның кагыйдәләре дә бар:

Театрга спектакль башланганчы 15-20 минутка иртәрәк килергә кирәк.Тыныч кына чишенү, киемнәреңне гардеробка тапшыру,

чәчләреңне рәтләү өчен вакыт җитәргә тиеш.

Урыныңа узганда тамашачыларга арка белән түгел, йөз белән борылып уз.

Әгәр урыныңа кеше утырган булса, тавыш чыгарма. Ярдәм сорап,

Капильдинер (тамаша залы хезмәткәре) янына бар.

Тамаша вакытында иптәшең белән сөйләшмә. Кесә телефоныңны

сүндереп куй. Сок эчү, чипсы ашау өчен антракт һәм буфет бар.

Тәнәфестә дә әңгәмәдәшең белән әкрен генә сөйләш. Тыйнак бул.

Янәшәңдә утыручыларны спектакль турында фикерең кызыксындыра дип уйласаң –ялгышасың.

Тамаша беткәч, “Бис!” дип кычкырырга ярамый. Бу сүз итальян тел- ендә “Кабатлагыз әле!” дигән үтенечне аңлата. Концертта “Бис!” дип кычкырып биюне яки җырны кабатларга була. Ә спектакльне яңадан кабатларга мөмкинме?

Үзеңнең яраткан артистыңа чәчәкләрне спектакль беткәч, артистлар баш ияргә чыккач кына бирергә кирәк.

- Пәрдә ябылганчы, урыныңнан кузгалма. Этешә-төртешә ардероб-

ка йөгерү - бәлки, өс киемеңне берничә минутка иртәрәк алырга

мөмкинлек бирер, ләкин сине бер дә бизәмәс.

 

Тема бенча сораулар:

1.Кеше ни өчен театрга йөри?

2.Татарстанда нинди театрлар бар?

3.Беренче татар театры ничәнче елда оешкан?

4.Син театрларга йөререгә яратасыңмы?

5.Театрга ничә минут алдан килергә кирәк?

6.Театрда ничек утыралар?

7.Тамаша вакытында иптәшең белән сөйләшергә ярыймы?

8.Спектакль барганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

9.Яраткан артистларга чәчәкләрне кайчан бирәләр?

10.Син театрда үзеңне дөрес тотасыңмы?

 

Билет №12 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 466 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Сәламәтлек - зур байлык.| Киемнәр турында сөйләгез.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)