Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сәламәтлек - зур байлык.

Мин һәм минем гаиләм. | Дуслык һәм минем дустым. | Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


“Сәламәтлек - зур байлык”,- ди халык. Әйе, дөрес. Сәламәтлек – иң зур байлык. Авыргач кына аңлыйсың аны. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Иртән мин гимнастика ясыйм. Салкын су белән юынам. Кыш көне чаңгыда шуам. Җәй көне кызынам, елгада коенам. Бакчада эшлим, йөгерәм, теннис уйныйм.

Әмма тормышта яхшы гадәтләр белән бергә начарлары да яши. Начар гадәтләр ул – тәмәке тарту, наркотиклар куллану, дөрес тукланмау, гаджетомания һ.б.

Заманалар үзгәрү белән тормышыбызга төрле электрон уенчыклар килеп керә. Гаджет- электрон уенчык дигән сүз, ә гаджетомания – шул уенчыктан башка яши алмау. Андыйлар аз түгел. Кемнәрдер гел компьютер каршысында утыра, кемдер кесә телефонын кулыннан төшерми. Әгәр үзеңдә бу чирнең билгеләрен сизсәгез, нишләргә соң?

Яраткан уенчыгың белән көнгә бер сәгатьтән дә артыграк “аралашмаска” тырышырга. Әгәр компьютер яки телефон белән уйнау теләге көчле икән, урамда йөрергә яки дусларыңа кунакка чыгып китәргә кирәк. Шулай ук көннәр буе сагыз чәйнәү дә начар гадәт булып исәпләнә. Өсәвенә сагыз чәйнәүчеләр эшләрендә дә начар эшлиләр, чөнки игътибарлары кими һәм уйлау сәләтләре начарая. Шул ук вакытта табиблар сагызны күп чәйнәүчеләр пародонтоз, кариес, ашказаны авырулары белән күпкә ешрак авырыйлар дип кисәтә. Алар әйтүенчә, сагызны күп чәйнәү, кофе һәм тәмәке кебек үк, ияләшү китереп чыгара.

Тәмәке тарту да кеше организмына зур зыян сала. Тәмәке тартучыларның 80% үпкә чире белән авырый. Тәмәке тартканнан соң, вак артерияләрнең диаметры 80 процентка кечерәя. Рак белән авыручыларның 90 проценты тәмәке тартучылар. Димәк, тәмәке тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә.

Кайбер малайлар һәм кызлар тәмәке тарталар. Тәмәкедә никотин бар. Ул – агу, наркотик. Мин тәмәке тартмыйм. Дустым белән спорт секциясенә йөрим. Без аэробика белән шөгыльләнәбез. Бассейнга йөрибез. Дустым бик яхшы йөзә. Мин дә яхшы йөзәм. Спорт безгә сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

Мин дә, дустым да кыш көне грипп белән авырмыйбыз. Дөрес ашау да сәламәтлекне ныгыта. Яшелчә, җиләк- җимештә витаминнар бик күп. Шуңа күрә без бакчада яшелчә, җиләк- җимеш үстерәбез. Мин кишер, суган, кәбестә, чөгендер, алма, чия, карлыган һәм җиләкләрне яратып ашыйм.

Халык болай ди: “Чисталык - сәламәтлекнең нигезе”. Шуңа күрә мин чиста булырга, чиста йөрергә тырышам. Без әнием белән еш кына мунчага йөрибез. Мунча кешене сәламәтләндерә ди ул.

Димәк, кеше сәламәт булсын өчен режим белән тукланырга, санитария – гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, чисталыкны бар урында да сакларга, иртә - кич тешләрне тазартырга, атна саен мунча керергә, чәчне даими юып- тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә тиеш. Шулай ук һәкөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт секцияләренә йөрергә кирәк.

Тема бенча сораулар:

Халык сәламәтлек турында нинди мәкаль әйткән?

Гаджетомания нинди чир ул?

Кеше үзендә гаджетоманиянең билгеләрен сизсә, нишләргә тиеш?

Сагызны күп чәйнәүчеләр нинди авырулар белән ешрак авырыйлар?

Тәмәке тартканнан кешегә нинди зыян килә?

Сәламәт булу өчен нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк?

Организм витаминнар алсын өчен нинди яшелчә һәм җиләк- җимешләр ашарга кирәк?

Дөрес туклану сәламәтлекне ныгытамы?

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Сез сәламәт кешеме?

Билет №11 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 668 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Бәйрәмнәр.| Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)