Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мин һәм минем гаиләм.

Мәктәп. | Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. |


Читайте также:
  1. Бирелгән сүзләрне стилистик битараф һәм билгеле бер стильдә генә кулланыла торган лексикага аерып языгыз.
  2. Буран егетләре һәм мин
  3. Дуслык һәм минем дустым.
  4. Минем яшәгән җирем.

Билет №1

Бәхет ул- тату гаилә, ныклы сәламәтлек, яхшы эш, мул тормыш.Гаилә ул- тормыш, «кечкенә дәүләт».Гаилә ир белән хатыннан, әби-бабайдан, каенана-каенатадан, кода- кодагыйдан, балалардан тора. Ирләр гаиләне, яки «кечкенә дәүләт»не җитәкли, гаилән өчен җавап бирә.Ә хатыннар «кечкенә дәүләт»нең эшмәкәрләре, аларсыз дөнья бармый.Әгәр гаиләдә үзара ышанычлылык булса, гаилә нык була.Ир белән хатын бер-берсен аңларга, ярдәмләшеп яшәргә, балаларын яратырга, бер - берсенә терәк булырга, мәхәббәттә яшәргә тиеш. Ул вакытта гаиләгә муллык килә, гаилә ныгый. Гаиләләр кайчан җимерелә? Һәр гаиләдә бер – берсен аңлашмасалар, бер - берсенә юл куймасалар, ихтирамлы булмасалар гаилә таркала. Ләкин гаилә таркалуда башка сәбәпләр дә булырга мөмкин.

Мәсәлән:

гаиләдә кемдер наркотиклар куллана, яисә бик каты эчә;

кемдер эшсез, димәк, гаилә акчасыз;

Бер - беренә хыянәт итү, начар холыклы буллу, гел сугышып-талашып яшәү.

Бу сәбәпләрдә бик сирәк гаилә генә яшәп калырга мөмкин. Гомумән, гаиләдә сабыр холыклы булып та яши белергә кирәк. Яхшы холык – гаиләнең терәге.

Минем гаиләм зур. Гаиләмдә 5 кеше. Әбиемнең исеме Екатерина Викторовна. Аңа 58 яшь.Әбием кыска буйлы,чал чәчле, пөхтә әби. Әбием яхшы күңелле, тәмле телле кеше.Ул безне һәрвакыт тәмле ризыклары белән сыйлый. Әбием безгә кыстыбый, өчпочмак, пицца, алма, кәбестә, балык пироглары пешерергә ярата. Минем әбием иң оста коймак пешерүче дә. Иптәш кызларым шулай диләр. Ул хәзер пенсиядә.

Ә бабам 6 ел элек үлде. Бабам пеләш, мыеклы, кыска буйлы, ябык иде. Аның ашказаны авыртты. Ул бик яхшы кеше иде. Бабам Михаил Петрович исемле булды.

Әнием аларның бердән-бер кызы. Аның исеме Галина Михайловна. Аңа 38 яшь. Ул мәктәптә китапханәче булып эшли. Әнием үз эшен бик ярата. Әниемне укучылар да укытучылар да хөрмәт итәләр. Ул тыныч холыклы, ягымлы, кешелекле. Әнием озын буйлы, кыска кара чәчле, күзлекле.Ул зәвык белән киенергә ярата.

Ә әтием Сергей Анатольевич автобус йөртүче булып эшли. Ул автобусы белән кешеләрне төрле шәһәрләргә йөртә. Аның эше бик җаваплы, чөнки ул кешеләрнең тормышы өчен җавап бирә. Әтием игътибарлы, аралашучан, сабыр. Ул озын буйлы, таза, кара бөдрә чәчле матур кеше. Аңа 41 яшь.

Апам миннән ике яшькә олырак. Ул 11 сыйныфта укый. Аның исеме Елена. Апам озын буйлы, ябык. Ул әнием кебек кыска кара чәчле. Ул бизәнергә һәм матур киенергә ярата. Апам компьютер курсларына йөри. Буш вакытында өйдә дә, компьютер белән шөгыльләнә. Ул төрле программалар төзи, презентацияләр ясый. Апам программист булырга хыяллана.

Ә минем исемем Марина. Мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әниемә дә әтиемә дә охшаганмын. Мин уртача буйлы, озын кара бөдрә чәчле. Мин шаян, сөйләшергә, тәмле ашарга яратам. Буш вакытта бию түгәрәгенә йөрим, чөнки биергә яратам. Бию белән төрле конкурсларда катнашам. Минем хыялым мәдәният училищесына укырга керү.

Безнең гаилә дус. Без өйдә бөтен эшне бергә эшлибез. Мин әбием белән ашарга пешерәм. Әнием апам белән өй жыештыралар. Ә әтием эштән соң тәмле ашый, телевизор карый, чөнки ул иртә китә, соң кайта.

Әтиемнең әти-әнисе авылда яши. Әбием Марина Ивановна пенсиядә. Әтием аларның кече улы. Бабам Анатолий Сергеевич та пенсиядә. Әбием белән бабам яхшы күңелле кешеләр. Ә әтиемнең абыйсы гаиләсе белән күрше авылда яши. Авылда эш күп, шуңа күрә алар безгә сирәк киләләр. Без үзебез аларга кунакка ешрак кайтабыз.

Мин үз гаиләмне бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Тема буенча сораулар:

-Бәхет нәрсә ул?

-Гаилә нәрсә ул?

- Гаилә кемнәрдән тора?

- Ир кешенең гаиләдәге роле? Хатынның роле?

-Ни өчен гаиләләр ныгый?

-Ни өчен гаиләләр җимерелә?

- Гаиләдә ничә кеше?

- Маринаның әти-әнисе кайда һәм кем булып эшлиләр?

- Аның әбисенә ничә яшь?

- Бабасы исәнме?

- Алар кемгә охшаганнар?

- Әтисенең әти-әнисе кайда яши?

- Мариналарның башка туганнары бармы?

- Аларның гаиләсе дусмы? Син ничек уйлыйсың?

Билет №2 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 347 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Пивторак| Дуслык һәм минем дустым.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)