Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Дуслык һәм минем дустым.

Нәрләр. | Телләр белгән – илләр гизгән. | Татарстан Республикасы турында сөйләгез. | Казан турында сөйләгез. | Минем яшәгән җирем. | Бәйрәмнәр. | Сәламәтлек - зур байлык. | Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. | Киемнәр турында сөйләгез. | Табигать- уртак йортыбыз. |


Читайте также:
  1. Бирелгән сүзләрне стилистик битараф һәм билгеле бер стильдә генә кулланыла торган лексикага аерып языгыз.
  2. Буран егетләре һәм мин
  3. Мин һәм минем гаиләм.
  4. Минем яшәгән җирем.

Җир йөзендә иң кирәкле кеше кем? Әти-әни, туганнар...Тагын кем? Билгеле инде, ул - дус. Дус нәрсә өчен кирәк? Нәрсә ул дуслык?

Дуслык- ул бик изге төшенчә. Дус була белергә һәм үзеңә дус таба белергә дә кирәк. Дустың булса,синең сөенечеңне һәм кайгыңны уртаклашыр кеше бар дигән сүз.”Дустың үзеңнән яхшы булсын”-дигән мәкальгә нигезләнеп,дусларны сайлый белергә кирәк. Каюм Насыйриның дуслык турында бик акыллы сүзләре бар: “Һәрбер сереңне дустыңа сөйләмә,чөнки кайдан беләсең, бервакытны дошман булып китәр. Дошманыңа, кулыңнан килсә, зарар итмә, бәлки бервакытны үзеңә дус булыр. Дустыңның дустына да ышаныч юк, аң бул. Әмма ике дошман арасында сүз сөйләсәң, белеп сөйлә: әгәр дуслашсалар, үзеңә оят килмәсен”.

Минем дә якын дустым бар. Аның исеме -Настя. Ул бик акыллы, ягымлы, тыйнак кыз. Дустым белән аралашу миңа бик ошый, чөнки ул бик шәфкатьле, кызыксынучан. Без аның белән инде кечкенәдән дуслар.

Аның чәчләре кара төстә, озын. Күзләре дә кара төстә, алар гел көлеп тора. Дустымның холкы да бик ипле, ул үпкәчел түгел, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мин дустым белән мәктәптә генә түгел, буш вакытларымда да бергә булырга тырышам.

Дустымның гаиләсе дә бик тәртипле. Аның әнисе мәктәптә укыта, әтисе-төзүче. Сеңлесе без укыган мәктәптә 5 нче сыйныфта укый, энесе балалар бакчасына йөри. Мин аларга еш барып йөрим. Әнисе безне ял көннәрендә тәмле ризыклар белән сыйлый. Безнең гаиләләребез дә үзара аралаша.

Дустымның яраткан шөгыле бар. Ул чигү чигәргә һәм бәйләргә ярата. Мине дә бу эшләргә өйрәтә.

Безнең ошатып йөргән егетләребез бар. Минемчә, беренче чиратта дуслык мөһим, ә мәхәббәт дигән саф хис барлыкка килә икән, без аңа да әзер. Мәктәп елларында малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык бик матур була.Ул дуслык безне тәртипле, акыллы, җыйнак булырга, яхшы укырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Дустым белән безнең фикеребез шундый.

Тема буенча сораулар:

1.Әти-әнидән һәм туганнардан башка тагын кем кирәк?

2.Дустың булу нәрсә дигән сүз?

3.Авторның дусты нинди кыз?

4.Мәкальгә нигезләнеп, нинди дус сайларга кирәклеген сөйләгез.

5.Авторның дустының гаиләсе турында сөйләгез.

6.Авторның дустының яраткан шөгыле турында сөйләгез.

7.К.Насыйриның дуслык турында әйткән фикерләрен аңлатыгыз.

8.Синең дустыңның сиңа ошамаган сыйфатлары бармы?

9.Сиңа дус нигә кирәк?

10.Ничек уйлыйсың, син үзең чын дусмы?

Билет №3 (1)


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 121 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Мин һәм минем гаиләм.| Мәктәп.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)