Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бутлеров, Мәрҗани h.б.

XIX йөзнең икенче яртысында да Казан университеты безнең төбәкләрдә фән hәм мәдәният учагы булуын дәвам итә. Анда әhәмиятле фәнни ачышлар ясала.

Әгәр сез Казан университеты ишек алды аша узсагыз, ике катлы бина янында тукталмыйча китә алмассыз. Сезнең игътибарны бу йортның төзеклеге, матурлыгыннан бигрәк бу бинага беркетелгән кеше исемнәре язылган 7 мәрмәр такта кызыксындырыр. Шундый күп сандагы истәлекле такталы йортны тагын кайда гына күрә алырсыз икән! К.К. Клаус, Н.И. Зинин, А.М. Бутлеров, В.В. Мар-ковников, А.М. Зайцев, Ф.М. Флавицкий, А.Е. Арбузов. Боларныц hәрберсе дөньякүләм билгеле исемнәр. Ә бу бинага урнашкан химия институты үзе А.М. Бутлеров исемен йөртә.

А. М. Бутлеров (1828—1886) Чистай шәhәрендә туа. Ул яшьтән үк табигатьне ярата, hәрнәрсәнең серенә төшенергә тели. Аны гимназиягә әзерләнү очен Казанның бер мәктәбенә алып киләләр. Көннәрдән бер көнне мәктәп подвалында нәрсәдер шартлый. Аннан бите-башы корымга баткан Саша килеп чыга. Ул анда химик тәҗрибәләр яса-ган булган да, шартлау шуннан килеп чыккан икән. Усал тәрбияче балаларны җыеп, Сашаны мәсхәрәләп муенына дегет белән «Бөек химик» дип язылган такта аса. Язмыш тәрбиячедән бик ачы көлә. Чыннан да, А. М. Бутлеров Казан университетын тәмамлый, бөек химик була. Ул орга-ник химиягә нигез сала, органик матдәләрнең төзелеш серен ача. Химия аңа фокус ясау кебек кенә булган. Мон-нан тыш, ул тере табигать белән кызыксына. Күбәләкләр, умарта кортлары турында хезмәтләр язган. Гомеренең соң-гы елларын әтисенең хәзерге Алексеевский районы Бутле-ровка авылында урнашкан утарында яши hәм шунда үлә.

Аның шәкертләре дә күп була. А. М. Зайцев, В. В. Мар-ковниковлар исемнәре язылган истәлек такталары да остазлары исеме белән рәттән тора.

Казан университеты белән күренекле татар мәгъ-рифәтчеләре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, X. Фәезхановлар эшчәнлеге дә тыгыз бәйләнештә була.

Шиhабетдин Баhаветдин улы Мәржани (1818—1889) — күренекле галим, тарихчы, философ. Ул Бохарада белем алып кайткач, Казандагы беренче мәчетнең имамы hәм шул мәчет каршындагы мәдрәсәнең укытучысы итеп билгеләнә. Ул яңача укытуны яклый, наданлыкка, торгынлыкка каршы чыга. Тарих, философия, әдә-биятбуенча 30га якын хезмәт яза. Алар арасында Болгарhәм Казан тарихына багышланган хезмәт аеруча зур әhәмияткә ия. Казан шәhәренең Кабан күле буендагы мәчет хәзер дә Ш. Мәрҗани исемен йөртә.

Ш. Мәрҗанинең шәкерте, хезмәттәше Хөсәен Фәезханов (1828—1866) гарәп, фарсы, төрек hәм рус телләрен әйбәт белгән. Шуңа күрә дә ул 1857 елда башкалага - Санкт-Петербург университетына укытырга чакырыла. Ул күп кенә дәреслекләр, фәнни хезмәтләр яза. Болгар кабер таш-лары язмаларын уку серен ача. X.Фәезханов үз халкының мәгърифәте хакында бик борчыла. Алдынгы Европа мәктәпләренә охшаш татар мәктәпләре, университетта татар бүлеге ачу, татарча «Чулпан» исемле газета чыгару турында хыяллана. Бу эшләрбуенча нигезле планнар төзи. Әмма бу матур хыяллар кәгазьдә генә кала. Руслаштыруны алга сөргән патша хөкүмәте бу планнарны кире каккан.

Галим, укытучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри университетта зур галимнәр сөйләвен тыңлап йөри. Ул күп кенә фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр яза. Аның көнчыгышның борынгы бөек галименә багышланган «Әбүгалисина» исемле әсәрен бүген дә уку бик кызык. Ул татарлар өчен тарих, география, математикадан беренче дәреслекләр яза. 1871 елдан күп кенә мәгълүматларны эченә алган календарьлар чыгарып килә. К. Насыйри рус телендә хезмәтләр язып рус укучыларын татар халкының мәдәнияте hәм көнкүреше белән таныштыра.

XIX йөзнең икенче яртысында Казан университетында эшләгән галимнәр турында сөйләгез.


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 360 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре| СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)