Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан

Читайте также:
  1. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН на 2011 год
  2. ВЫДЕРЖКИ ИЗ ТЕКСТОВ ВЫСТУПЛЕНИЙ В СРЕДСТВАХ МАССОВОЙ ИНФОРМАЦИИ ПРОКУРОРА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН К.Ф. АМИРОВА ПО ВОПРОСАМ ОРГАНИЗАЦИИ И ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПРОКУРАТУРЫ РТ
  3. Г. сентября 20. — Жалованная несудимая грамота Василия III каринскому татарину Девлячьяру Магмет Казыеву с сыновьями на половину Карина с населяющими ее удмуртами и татарами
  4. ГЛАВА 1 Мои татарские предки – Хан Юсуф – Сумбека – Первые князья Юсуповы
  5. Динамика международных кредитных рейтингов Республики Татарстан в 2003-2009гг.
  6. Комитет по развитию малого и среднего предпринимательства Республики Татарстан

 

2.1. Язу һәм татар язуы тарихыннан

 

Борынгы кешеләр сөйләшә белмәгәннәр. Алар сигналлар ярдәмендә аңлашканнар. Ләкин әкренләп кешегә, үзенең фикерләрен белдерү өчен, сигналлар җитми башлаган. Күршеләргә дә хәбәр җибәрергә кирәк булган.

Беренче «хат»-хәбәрне ике мең ел элек хәзерге Украина җирендә яшәгән скифлар фарсыларга җибәргәннәр. Алар бу «хат»ны кош, тычкан, бака, 5 ук ярдәмендә «язганнар». Бу «хат»: «Фарсылар, сез, кош кебек оча, җир астында тычкан кебек йөри алмасагыз, сазлыкта бака кебек сикерә белмәсәгез, безгә сугыш башламагыз, без сезне ук белән күмәчәкбез», - дигәнне аңлаткан. Бу әйбер язуы дип атала. Мондый «хат»ларны уку бик авыр булган.

Аннары рәсем язуы барлыкка килә. «Хат язучы» үзенең уй-фикерләрен рәсемнәр аша аңлатырга тырышкан. Әкренләп рәсемнәр шартлы билгеләр белән алмаштырылган. Бу – идеографик язу. Идеограммалар бер фикерне, бер төшенчәне белдерәләр. Идеографик язу бүген япон, кытай язуларында сакланып калган. Шушы билгеләр нигезендә язу барлыкка килгән.

Китапның берничә мең еллык тарихы бар. Вавилонлылар һәм башка халыклар китапны балчыктан ясаганнар. Кытайда беренче китапларны бамбук пластинкаларга, ә Мисырда таш плитәләргә язганнар. Аларны чокып яза торган булганнар.

Урта гасырларда пергаментка яза башлаганнар һәм пергаментларны дәфтәр кебек теккәннәр. Римлылар һәм греклар балавызланган такталарга язганнар. Мондый такталарда язу озак сакланмаган.

Беренче кәгазь кытайда уйлап табылган. Бу вакыйга язу эшен нык җиэеләйткән. Кәгазь ефәктән эшләнгән булган. Кытайлар кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар.

Борынгылар нәрсә белән язганнар соң? Ташларга гранит чөйләр белән чокып язганнар. Пергаментка, папируска, кызыл балчыктан, балавыздан ясалган такталарга агач чөйләр белән язганнар. Борынгы Грециядә бу таякны стилос дип атаганнар.

Кәгазь тарала башлагач, башка язу коралы кирәк булган. Италиядә кара балчыклы сланец кулланганнар. Ул төрки халыкларда “кара таш” дип атала. Карандаш сүзе шуннан килеп чыккан.

1965 елда Англиядә графит табыла. Ләкин мондый карандаш тиз сына торган булган. 1795 елда француз кешесе Конте яхшы карандаш уйлап таба: графит тузанын кызыл балчык белән катыштыра һәм “күлмәк” кидерә.

XVII гасырдан башлап кара белән язу модага керә. Кара ясауның күптөрле ысуллары булган. Язу карасы кулланыла башлагач, яңа корал да кирәк була. Көнчыгыш илләрдә каләмне камыштан ясаганнар. Тиздән каләмне каз каурые алыштыра. 1820 елда Германиядә корыч каләм эшләнә. Ул кыйммәт булган, чөнки аны асылташлар белән бизәгәннәр. XIX гасырда корыч каләмнәрне фабрикаларда ясый башлаганнар.

Татарлар, төрки халыкларның бер өлеше буларак, уртак тарихи бл үткәннәр. Галимнәр әйтүенчә, беренче төрки язу туран әлифбасына нигезләнгән. Ул безнең эрага кадәр үк булган. Төркиләр IV – V гасырлардан IX – X гасырларга кадәр рун язуын кулланганнар. Татарлар уйгыр язуын да белгәннәр.

Х гасыр башында болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Дин белән бергә гарәп әлифбасы да килеп кергән. Гарәп язуы татарларда мең елдан артык гамәлдә була. Гарәпләр уңнан сулга горизонталь язалар. Гарәп язуы дөньяда иң авыр язулардан санала. Бу язуда һәр аваз сүзнең башында, уртасында, ахырында килүенә карап, өч төрле вариантта языла. Гарәп язуын укый һәм аңлый белү кешене тагын да мәгърифәтле итә. Татар халкының 1928 елга кадәрге язма мәдәни байлыклары гарәп язуында теркәлгән. Гарәп алфавиты татар теленең фонетик системасына бик үк туры килеп бетми. Бүгенге көндә дә Казан университетында филология факультетында гарәп теле укытыла.

ХХ гасырның 20-30 елларында татар язуы зур үзгәрешләр кичерә. 1927 елда мең елга якын кулланылган гарәп алфавиты латин графикасына алышына. Яңалиф (яңа хәреф) дип аталган бу әлифба 1927-1939 елларда кулланылган. Латин графикасына нигезләнгән бу язу, хәзерге язуга караганда, татар теле өчен камилрәк һәм уңайлырак була. Хәзерге вакытта төрекләр, әзербайджаннар, төрекмәннәр, үзхбәкләр, гагаузлар латин графикасына нигезләнеп язалар. Аннан соң 39 нчы елдан латин әлифбасы урынына Кирилл әлифбасы (кириллица) килә. 1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Рус әлифбасы татар теленең фонетик системасына шулай ук туры килеп бетми. Шуңа күрә соңрак аңа татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өстәлә (ә, ө, ү, җ, ң, һ) һәм кайбер хәрефләр үзгәртелә. Яңа әлифба 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә кертелә. Өстәмәләр 1941 елның 10 январенда раслана. Шулай итеп, 20 ел эчендә татар халкы өч тапкыр әлифба алыштыра.


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 529 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП | Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре | Бутлеров, Мәрҗани h.б. | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТУБЫЛГЫТАУ| Татар халкының мәгърифәте

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)