Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татар халкының мәктәп-мәдрәсәләре

Читайте также:
  1. II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан
  2. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН на 2011 год
  3. ВЫДЕРЖКИ ИЗ ТЕКСТОВ ВЫСТУПЛЕНИЙ В СРЕДСТВАХ МАССОВОЙ ИНФОРМАЦИИ ПРОКУРОРА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН К.Ф. АМИРОВА ПО ВОПРОСАМ ОРГАНИЗАЦИИ И ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПРОКУРАТУРЫ РТ
  4. Г. сентября 20. — Жалованная несудимая грамота Василия III каринскому татарину Девлячьяру Магмет Казыеву с сыновьями на половину Карина с населяющими ее удмуртами и татарами
  5. ГЛАВА 1 Мои татарские предки – Хан Юсуф – Сумбека – Первые князья Юсуповы
  6. Динамика международных кредитных рейтингов Республики Татарстан в 2003-2009гг.
  7. Комитет по развитию малого и среднего предпринимательства Республики Татарстан

Татар мәгарифенең күп гасырлык тарихы бар.Безнең бабаларыбыз борынгы төркиләр IV гасырда ук укый hәм яза белгәннәр, башка кабиләләргә дә мәгърифәт таратырга булышканнар. Идел буе Болгар дәүләте чорында мәгариф эше аеруча алга китә. Татарларның hәр мәчете каршында мәдрәсә булган, 1742 елда аларның саны 536га җитә. 1858 елда Казан губернасында 430, Оренбург губернасында 418 татар мәктәбе эшләгән. Тарихи материаллар күрсәткәнчә, татар шәкертләренең грамоталыгы шактый югары булган.

Үз чорының җимеше буларак кадими мәдрәсә татар милләте өчен бик күп зыялылар, әдипләр җитештергән, халыкны аң-белемле иткән. Мисалга Г.Курсави, Х.Фәезха-нов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Ш.Күлтәси, Р.Фәхретдинов кебек шәхесләрне китерү дә җитә.

Гыйлем – мәгърифәтне тарату, галимнәргә хөрмәт күр-сәтү сыйфатлары татарларда гомер-гомергә көчле булган. Халкыбызның авыз иҗатына hәм язма мирасына гуманис-тик hәм мәгърифәтчелек идеяләре хас. Шагыйрь Габдерә-хим Утыз Имәни (1754-1834), фәлсәфәче Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Рәхмәтулла бине Әмирхан (1805-1876) кебек алдынгы карашлы кешеләр феодаль – крепостнойлыкка, колониаль хокуксызлыкка каршы фикерләр әйтеп чыга башлыйлар, халыкны белемгә, hөнәргә өнди-ләр, гамьсезлеккә, наданлыкка каршы көрәш ачарга чакыралар, хатын-кызларны белемле итәргә кирәкләген әйтәләр.

1804 елда Казанда университет ачыла hәм ул 1917 ел инкыйлабына кадәр Рәсәйнең көнчыгышында иң зур фән hәм культура үзәге булып тора. Университет Казан губернасы hәм, гомумән, Казан уку-укыту округында училищелар, гимназияләр ачуга, мәктәпләр төзетүгә, аларның материаль-техник базасын ныгытуга, методик әдәбият булдыруга hәм укытучылар хәзерләүгә зур көч куя. Казан университеты рус булмаган халыкларны белем-гә тартуга игътибар бирә. Мәктәп программалары, дәрес-лекләр hәм методик ярдәмлекләр әзерләү эшенә рус галим-нәре белән беррәттән, университет башка милләт укымыш-лыларын да тарта. Татарлар өчен И.И.Хәлфин (1778-1829), М.Г.Мәхмүдов(1824-1891), С.Б.Кукляшев (1811-1864), Г.Ә.Ваhапов, Х.Фәезханов (1828-1866), К.Насыйри (1825-1902), Ш.И.Әхмәрев (1853-1900) h.б.лар грамматика дәреслекләре, сүзлекләр төзиләр.

Казан университетының Көнчыгыш телләр бүлеге га-лимнәре Х.Д.Френ (1782-1851), Д.К.Казембек (1802-1870), И.И.Хәлфин, И.Н.Березин (1818-1896), О.Н.Ковалевский (1801-1878), М.Г.Мәхмудовларның эшчәнлеге универси-тетны бөтен дөньяга таныта. Казан галимнәренең уңыш-лары белән Көнчыгышны өйрәнүнең эре үзәкләре - Берлин, Вена, Лондон, Парижда да танышып баралар. Аларның хезмәтләре чит илләрдә басыла.

1800 елда беренче татар типографиясе ачыла."Азия" типографиясе исеме белән йөртелгән типографияне оеш-тыручы кеше - татар мәгърифәт эшлеклесе - Габделгазиз Бурашев була. Ул татар, гарәп, фарсы телләрендә дәреслекләр hәм башка китаплар бастыруны җайга сала. 1829 елдан университет типографиясе татар китапларын басу буенча өстенлекне үз кулына алган дәүләт басма-ханәсенә әйләнә.

Университетта татар телен укыту кертелә, Идел буе халыкларының, шул исәптән татарларның тарихына, этнографиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына караган материалларны җыю, өйрәнү, бастыру эше җайга салына. Университетка эшкә чакырылган бер төркем татар укымышлылары барлыкка килә.

Алар арасында иң беренче урында И.Хәлфин (1788-1829) тора. Гарәп, фарсы, рус, төрек, латин телләрен яхшы белгән бу мөгаллим университетта татар теле буенча лекцияләр укый hәм татарлардан беренче буларак, адъюнкт-профессор (профессор ярдәмчесе) дигән гыйльми педагогик дәрәҗәгә лаек була. Ул бастырган "Әхвале Чыңгыз вә Аксак Тимер" hәм Әбелгази Баhадир ханның "Шәҗәрәи төрки" китаплары бөтен Аурупа галимнәре арасында кызыксыну уята. И. Хәлфин татар халкын мәгърифәтле итү хакында уйлана hәм 1819 елда "Татарларны мәгърифәтле итү " проектын төзи.

Мөхәммәтгали Мәхмудов (1824-1891) - XIX йөз урталарында татар телен укыту hәм өйрәнү буенча шактый гына әhәмиятле эшләр эшләгән татар укымышлыларыннан берсе. М. Мәхмүдов Казанда "Татар учительләр мәктәбен" оештыруда hәм ачуда катнаша (1876), аның беренче инспекторы була.

Университет белән тагын бер күренекле мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов (1828-1866) эшчәнлеге турыдан-туры бәйле. 1885 елда Казан университетының Көнчыгыш бүлеге Петербург университетына күчерелгәч, башкалада яңа ачылган факультетның беренче деканы А.Казембек hәм профессор И.Н.Березин тырышлыгы белән Х.Фәезханов әлеге университетка төрек-татар теле укытучысы булып алына. Х.Фәезхановның татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенә керткән саллы өлеше - укыту системасына реформа ясау проекты.

Яңа тип уку йортлары арасыннан иң күренеклеләре итеп, Казандагы "Мөхәммәдия", Арча якларындагы Кышкар, Әгерҗе якларындагы Иж-Буби, Уфадагы "Галия", "Хөсәения" мәдрәсәләрен атарга кирәк.

Казан шәhәрендә XIX гасыр азагы - XX гасыр башларында дистәдән артык мәдрәсәләр була: "Усмания", "Мәрҗәния" (оештыручысы - Шиhабедтин Мәрҗәни), "Касыймия", "Әмирхания", (оештыручысы – Хөсәен Әмирхан - Фатих Әмирханның атасы), "Мөхәммәдия", кызлар өчен оештырылган "Ләбибә", "Аит" мәктәпләре h.б. Араларында иң күренеклесе "Мәдрәсәи Мөхәммәдия" булып, ул тәрбия hәм белем бирү дәрәҗәсе ягыннан хәзер-ге университет дәрәҗәсенә якын торган. 36 ел эчендә (1828-1918 еллар арасында яши) мәдрәсә меңләгән шәкерткә белем бирә, татар халкының бихисап укымышлы кешеләрен, фән, әдәбият, сәнгать мәгариф эшлеклеләрен хәзерли. Анда ибтидаи (башлангыч), рөшдия (башлангычтан югары), игъдадия (урта) hәм югары дини белем бирүне максат итеп куйган галия (югары) класслары булып, мәдрәсенең тулы курсын үтү өчен 12 ел укырга кирәк була. Монда дини гыйлемнәрнең барысы да (коръән-хәдис (Мөхәммәт Пәйгамбәрнең әйткән сүзләре), фикh (ислам хокукы), ислам тарихы, гакаид (иман), тәфсир (коръән сүзләренә аңлатма, исламиятнең башка диннәр белән мөнәсәбәте h.б.лар) тирәннән укытыла. Ләкин укыту программасында төп урынны, барыбер дә, дөньяви гыйлемнәр алып тора, аларның никадәр күп hәм төрле булуына гына игътибар итик: телләр (төрек, рус, гарәп, фарсы), гарәп әдәбияты, хисап, геометрия, география, тарих, гыйльме әшья фәраиз (мирас булу кагыйдәләре), фәне әхлак, хифсыз-сыйхәт (медицина, гигиена), гаруз вә кафия (ритмика, шигырь төзелеше), риторика, гыйльме рух (психология), мантыйк (логика), гыйльме фәлсәфә, ысуле тәгълим (методика) вә[M1] [M2] тәрбия (педагогика), имля (диктант), инша (сочинение), гыйльме эшья (табигать белеме, физика), күркәм язу, эшкаль(сызым,рәсем) h.б.

Әңгәмә өчен темалар.

1) Казан губернасының иң күренекле уку йортларын атагыз. Татар халкының мәртәбәле мәгърифәтчеләре эшчәнлеге турында сөйләгез.

2) Инкыйлабка кадәрге укыту турында фикерләрегез. Татар халкының “Мәдрәсәи Мөхәммәдия” мисалында бүгенге көн укыту системасы белән чагыштырыгыз.

3) Хәзерге мәктәпләрнең эшчәнлеге турында фикерләрегезне әйтегез.

 

 


Дата добавления: 2015-07-24; просмотров: 944 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ШӘhРИ БОЛГАР | Шәhри Болгар | ШӘҺРИ БОЛГАР | Кече манара | Кара пулат | Беренче башкаласы | ТУБЫЛГЫТАУ | II бүлек. Татар мәгърифәте тарихыннан | Татар халкының мәгърифәте | СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР МӘГЪРИФӘТЕ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТАТАРЛАР ҺӘМ КИТАП| Бутлеров, Мәрҗани h.б.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)