Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Табышмак ҺӘм аныҢ Җавабы

Читайте также:
  1. АКЫЛ ҺӘМ АКЫЛЛЫ БЕЛӘН ҖҮЛӘР
  2. БАТЫРЛЫК ҺӘМ КУРКАКЛЫК
  3. БОРЫНГЫРАК ТАБЫШМАКЛАР
  4. СҮЗНЕҢ КӨЧЕ, ТОТКАН УРЫНЫ ҺӘМ ТӨРЛӘРЕ
  5. СӘЛАМ ҺӘМ СОРАШУ
  6. ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР

Табышмак белән аның җавабы бер-берсенә чат туры килешле булырга тиеш. Аңардан ике төрле җавап соралмый, җавабы бер генә була. «Чиләгенә күрә капкачы. Шуны тап та авызын яп, тәгәрәтсәң дә түгелмәс» дип тә җибәрәләр.

Мәгәр тормыш дигәнең дә бик усал, хәйләкәр нәрсә бит. Ул сиңа, Балтач Габдрахман абзый кебек, гел әзер чиләккә әзер капкач тоттырып, шуны гына каплатып тормый. Дөнья көн саен бер яңалык тудыра, иске сорауга яңа җавап табып кына тора.

Шуңа күрә, һәр табышмакка һәр заманда да, һәммә якта да бер генә җавап бирелгән икән, бу бер катгый, үзгәрмәс закон дигән нәрсә юк.

Менә сезгә кызыклы бер мисал: 1967 нче елны «Яшь ленинчы» газетасы берничә табышмак язып, балалардан шуның җавабын сораган иде. Шул табышмакларның берсе бу:

Нәрсә йөгерә аяксыз,
Нәрсә оча канатсыз,
Нәрсә үсә тамырсыз?

Күрәсез, бу катлаулы, өч сораулы табышмак. Бу «өч авызлы чиләк»нең өчесен дә редакция, үзе алдан ук белгән, билгеләгән җавапларны аласы килгән. Балаларны әйтсәк, алар инде, билгеле табышмак дигәндә ап итеп торалар. Төрле яктан, әллә кайлардан җавапларны яудыралар гына. Мин, фольклор җыючы буларак, бу табышмакка биргән җавапларны редакциядән сорап алып, танышып чыктым. Һәр өч сорауны өчкә аерып әйткәндә, җаваплары менә ничек килеп чыга:

1 — Норсә йөгерә аяксыз?

Моңа җаваплар:

Табигать күренешләрен алып алып әйтүчеләрнеке: «Җил, су-елга, елан».

Ясалма нәрсәләр буенча әйтүчеләрнеке: «Туп; көянтәгә эленгән сулы чиләкләр; каләм».

Техника-машина әйберләреннән алып җавап табучыларныкы: «Велосипед; машина; поезд; хәтта телефоннан шалтырату!» (Дөрес түгелмени? Анда да сүз «аяксыз йөгерә» ич?)

Мәгънәви төшенчә булу ягыннан җавап табучыларныкы: «Уй; күңел; хыял».

Санап карагыз, бер табышмакка ничә җавап!

2. «Нәрсә оча канатсыз?»

Җаваплар: табигать буенча: «Җил; кар; буран; тузан; җәяүле (себертмә) буран; йон».

Ясалма әйберләр буенча: «шар; ядрә».

Техника-машина әйберләре буенча: «ракета; җирнең ясалма юлдашы (спутник)».

Мәгънәви-абстракт төшенчә буенча: «сүз; җыр-көй; хыял».

3. «Нәрсә үсә тамырсыз?»

Җаваплар: табигать әйберләре буенча: «ай; боз; таш; мәшкә; гөмбә; көрт; борчак».

Техника һәм ясалма әйберләр буенча: «парашют».

Мәгънәви, абстракт төшенчә буенча: «белем; табышмак». (Бер җавапта «шәһәр»; хәтта берсендә «коммунизм».) Аннары, гомумән, һәр өч сорауга: «болыт; уй; җил», дигән җаваплар да күп бирелгән.

Җавапларны алып карагыз. Минемчә, бер үк дәрәҗәдә булмаса да, аларның берсен дә ялгышка чыгарып булмый, алар бик уйлап, зиһенне йөртеп табылганнар. Һәркайсыныкы сорауга урынлы җавап кебек.

Алай булгач, һәр табышмакның үз җавабы бер генә була дигән сүзебез кайда калды? Һәркем үзенчә биреп, үзенекен дөрескә чыгара торган булгач, аның табышмак булуыннан ни кала!

Бу үзе иске табышмак. Шулай булгач, элеккеләр аның җавабын нәрсә дигәннәр, шуны карыйк. Хуҗа Бәдигъ җыентыгында һәм аннан алдагы җыентыкларда бу өч сорауга «су, җил, таш» дип җавап бирелгән. Димәк, табышмак бары тик табигатьтә булган әйбер затыннан итеп каралган, җавапны да шуңа карап биргәннәр. Хәзерге балаларның да табигать буенча биргән җавапларында без шундый ук җавапларны күп күрәбез. Күрәсез, чиләк үз капкачын тәгәрәп таба... Табышмакның үз закончалыгы бар. Инде хәзерге парашют, телефон, ракета кебек җавапларга килсәк, элекке заманнарда бу нәрсәләр тормышта үзләре үк булмагач, табигый, андый җаваплар да булмаган. Алар соралмаган да, күздә дә тотылмаган. Хәзер шул ук табышмакка бүген төрле күзлектән төрле җавап килеп чыга икән, бу инде заман һәм тормыш, культура үсеше, үзгәрешләре китереп чыгарган хәл. Шулай итеп, асылда табышмакның җаваплары төптә бер нәрсәгә кайта яки бер тирәгәрәк җыела.

Ягъни, сораулар табигать буенча куелса, һаман бер төрлерәк җаваплар. Техника, машина яки мәгънәви нәрсәләр соралма — шуңа карап икенче төрдәге җаваплар. Күрәсең, бу җаваплар төрле булса да, аларда закончалык бар.

Шуңа күрә дә табышмак әйтешкәндә җавап эзләүче кеше башта ул әйбер нәрсә затыннан, нәрсә җенесеннән дип сорый. Соравына күрә җавабы. Газетада исә заты, җенесе әйтелмәгәнгә, җавап төрле тармаклар буйлап күбәеп киткән.

Тагын бер мисал: «Өй әйләнә кыл дилбегә». Җавабы: — мүк — авыл өйләрендә стена бүрәнәсе арасына салына. Ә менә шәһәр балалары арасында шул ук табышмак әйтелсә, аңа алар электр чыбыгы» дип җавап бирәләр. Табышмакны әйтүче ата-аналар авылдан күчкәндә, бу табышмакны да алып килгән һәм балаларына әйткән булырлар. Ләкин шәһәр балалары агач өйнең төзелешен белми. Менә шуннан кичәге «мүк» бүген «электр чыбыгы»на әверелде, ягъни, табышмак ике җаваплы булды. Әмма аны табучы шәһәр малае өчен ул барыбер бер генә җаваплы табышмак.

Димәк, бер табышмактан бер генә җавап соралу һаман да үз көчендә кала. Яңа заман аңа яңа өстәмә яки алмаштырулар өсти торса да, табышмакларның күпчелегендә шул элекке җаваплары да саклана ала. Әйтик, нинди генә космос заманы булмасын, кояш, ай, йолдызлар, һаман шул ук булып калган кебек, табышмакларның җаваплары да шул кала.

Бу хәл шуны күрсәтә: димәк, табышмаклар гел конкрет тормыш әйберләренә, анда да күбрәк материаль культурага бәйле булалар, шуңа карап тормышта кулланудан төшкән әйберләр белән бергә кайбер табышмакларның үзләре дә онытылып, телдән төшә баралар. Яңалар туа тора, шул ук вакыт кайбер искеләре дә яңа эчтәлек — яңа мәгънәләргә күчерелеп, бирешмичә үз йолалары буенча саклана киләләр.


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 288 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)