Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Борынгырак табышмаклар

Читайте также:
  1. ТӨРЛЕ ТАБЫШМАКЛАР
  2. ТАБЫШМАКЛАР, ЗАМАН ҺӘМ ТОРМЫШ

* Сакмардагы сары айгырым
Сагындырып кешнидер,
Мишәрдәге биш биям
Бишесе дә колынлый,
Колыннары сары ала,
Ян ягына тарала,
Аны күргән кешенең
Зиһеннәре тарала.

* Җил, җил җилә килер,
Ике җиңен селкә килер,
Каенсарга керә килер,
Каен суын эчә килер,
Көмеш башлы, алтын кашлы,
Йөз егерме биш яшьле.

* Шәпеш агай киртәсе
Шарт-шорт итәдер,
Ике яктан да алкасы
Ялт-йолт итәдер.

* Ала казы калтыр-колтыр,
Канат очы ялтыр-йолтыр,
Баласы җылый вәр-вәр,
Борыны каный шар-шар.

* Ялт итте, йолт итте
Агыйделнең капкасы,
Шарт итте, шорт итте
Кара урманның аркасы.
(Болар бар да күкрәп-яшънәп яңгыр килеп яву турында.)

* Өч йөз алтмыш биш сыерчык,
Илле ике тубырчык,
Унике аккош, бер торна,
Ул сүзне уйлап күп торма.
(Елда 365 көн, 52 атна, 12 ай — бер ел.)

Бер тирәк,
Унике ботак,
Һәр ботакта дүрт чыпчык,
Һәр чыпчыкта җиде яфрак,
Һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак.
(Ел, 12 ай, айда 4 атна, атнада 7 тәүлек, һәр тәүлектә көн белән төн.)

* Хат хат эчендә,
Хат Сөләйман эчендә,
Сөләйманның ике кызы
Алтын сарай эчендә.
(Сәгать.)

(Зәллә зәллә эчендә,
Зәллә котчык эчендә,
Сөләйманның йөзеге
Алтын котчык эчендә.
(Агач үзәге.)

* Озын агач башында
Галәмәтперәк утыра,
Бүген таңда килмәсәң,
Китәмен дип ул тора.
(Колмак.)

* Зәңгәр-зәңгәр зәңгәр чәчәк,
Күк-күк күк чәчәк,
Күрер күзгә матур чәчәк,
Күтәрергә авыр чәчәк.
(Утлы күмер.)

* Базда батман тарым бар,
Күтәрә алсаң барын да ал.
(Утлы күмер.)

* Кат-кат Катифә,
Катланадыр Катифә,
Төмән егете килгән саен,
Төрләнәдер Катифә.
(Кәбестә.)

* Кара җирдән казан чыкты,
Кайнады да пеште,
Акыллыга җомак әйттем,
Уйлады да белде,
Акылсызга җомак әйттем,
Тыңлады да көлде.
((Җомак — табышмак.) Җир җиләге.)

* Лып-лып ихыл,
Лып-лып ихыл,
Шырихыл да шерифел,
Шырихыл да шерифел,
Ал яулыкка тамадыр,
Дәрья суы кыладыр.
(Карбыз кисү һәм аны кискәндәге тавышлар.)

* Ләп-ләп бихерә,
Ләп-ләп бихерә,
Зөһрә хур да Биби хур,
Ал яулыкны тотканчы
Дәрья суы коелыр.
(Шулай ук карбыз кисү.)

* Канаты бар — очалмыйдыр,
Күккә таба карамыйдыр,
Аяклары юк — йөрмидер,
Йолдызларны санамыйдыр,
Коры җирдә торалмыйдыр,
Кешеләрне күрмидер,
Беләсезме, ул нидер?
(Балык.)

* Ары да оча карача,
Бире дә оча карача,
Тал төбендә тонган суны
Тондырып эчә карача.
(Борча.)

* Билем-билем билән ат,
Биле нәзек көрән ат,
Тауга менсә таймас ат,
Талау тисә үлмәс ат.
(Кырмыска.)

* Зелф-зелф итәр, зөлфәргә кунар,
Әлифләм сырлы, алтын кырлы.
(Күбәләк.)

* Чи-чи итәр — читәнгә кунар,
Ду-ду итәр — дугага кунар,
Алтын кашлы, алама башлы,
Аны белгән йөз яшьле.
(Кигәвен.)

* Алты аягы бар — Алып түгел,
Дүрт күзе бар — дию түгел,
Аркасында кылдан җебе бар,
Эрләп суккан җебе түгел.
(Үрмәкүч.)

* Керик, керик кала,
Керик каласында ак кала,
Ак калада сары балавыз.
(Күкәй.)

* Ука-ука тыш кына,
Су коена инештә,
Очалса да җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.
(Үрдәк.)

* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз.)

* Кабара-кабара кабари күк,
Кабарып пешкән күмәч күк,
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(Күркә.)

* Гүлән-гүлән йөрешле,
Гелән савыр итекле,
Господалар муенлы,
Муены тулы җелекле,
Яшел камка янчыклы,
Тальянский яулыклы.
(Күркә.)

* Ука-ука тыш кына,
Тәкә төшкән үзәнгә,
Ботын кисеп бирер идем
Шул тәкәне күргәнгә.
(Үрдәк.)

* Җанлыдан җансыз туа,
Җансыздан җанлы туа.
(Тавык, күкәй, чебеш.)

* Агы астай,
Карасы кештәй,
Борыны боздай,
Күзе тоздай,
Йөгергәне кыздай.
(Саескан.)

* Келт-келт итәдер,
Келти Сәрвәр итекле,
Яшел ефәк яулыклы,
Килмешәктә азыгы.
(Саескан.)

* Бохараның былбылы,
Багы — Ирәмнең гөле,
Ай-һай аның йөрмеше,
Таш капкага кермеше.
(Тычкан.)

* Әлем әлем әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк,
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе.)

* Җизни атын менеп булмый,
Җиз камчысын тотып булмый.
(Аю һәм елан.)

* Бәлди-бәлди күккә җитми,
Кара билбавы билгә җитми,
Ары шап, бире шап,
Уртасында сөнге шап!
(Чабагач белән әвен сугу.)

* Би-би баласы,
Бикә солтан анасы,
Аның да бар чамасы
Йөз мең алтын баһасы.
(Әдрәс камзул.)

* Тамчы тамар, җиргә җитмәс,
Хан билбавы билгә җитмәс.
(Алка белән беләзек.)

* Бер агачым бар —
Җирсез, ботаксыз,
Аны ашый торган кошым бар —
Телсез, тамаксыз.
(Шәм белән ут.)

* Кечкенә генә тирән күл,
Тирәк аның эчендә,
Чатма кигән, кама кигән
Кызлар аның эчендә.
Биленә кылыч бәйләгән
Егетләр аның эчендә.
(Көзге.)

* Ләп иткән ләпеш,
Кәлфәрәсе көмеш.
(Көзге.)

* Бу дөньяда бер эт бар,
Өй карыйдыр, өрмидер;
Аягы юк, йөрмидер,
Тамагын тыксаң, сөйлидер;
Адәм телен белмидер;
Шул эттән сораусыз
Өйгә кеше кермидер.
(Йозак.)

* Түр башында Түшәмән,
Ишек төбендә Гаптери,
Мич башында Майсәрвәр,
Мич эчендә Билдәмән.
(Түшәк, себерке, куәс чиләге, икмәк.)

* Ишек төбендә Габдерахман,
Базда Батман,
Түрдә Түрәйман,
Илдә Иләйман,
Кырда Кырайман,
Суда Сөләйман,
Җирдә Җирәйман,
Күлдә Күләйман,
Юлда Юлайман.
(Себерке, борча, түшәк, иләк, кырлы курай, сөлек, җылан, җикән камыш, йомран.)

* Зирек-зирек зиркетер,
Зирек төбен селкетер,
Су бакасы бакырыр,
Солтан бикә чакырыр.
(Бишектәге бала җылавы.)

* Куй көтүем суга төште,
Сөләйман аксак куа төште,
Карагай калпак каплый төште,
Торымтай эзли төште.
(Ботка пешерү (тары, аш чүмече, казан капкачы, кашык).)


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 654 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)