Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары

И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы | Туган якны сагыну хисе | Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре | Милли хисләр | Рухи матурлык чагылышы | Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы | Р. Хәмид драмаларында кучемлелек | Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь | Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар | Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты |


Читайте также:
  1. А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
  2. Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек
  3. Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре
  4. Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
  5. Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
  6. С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман

Р. Фәйзуллин шагыйрьнең танылу сәбәбен ике нәрсәдә күрә: «...аның дөньясы, фикер агышы, күз һәм тагын күңел күзе күргән күренешләр, детальләр, халыктагы дөнья белән, шул күренеш-детальләр белән тәңгәл килү кирәк. Халык күңеле кабул итәрлек предметлар, күренешләр, уй-хисләр тирәсендә йөреп иҗат иткәндә, шигырь отышлырак чыга» («Үр артында яңа үрләр бар»). Шагыйрь шулай дип әйтсә дә, аның кыска шигырьләре халыкның зәвыгына туры килми, ихтыяҗларына бик үк җавап бирми иде шикелле.

Бер, ике, өч һәм дүртьюллыкларга бүленеп йөртелгән ул шигырьләр шигырьме, юкмы, дип уйланырлык җир дә бар, әмма без бүген, бу проблеманы читкә куеп, алардагы тасвир тудыру алымнары турында сөйләшербез. Шагыйрьнең бер күренеш, предмет аркылы икенчесен күзаллаткан берьюллыкларын мисалга китерүдән башларбыз:

Болан мөгезе — тармаклы хәтер.

** *

Безнең күзләр — Кояш көзгесе.

** *

Алмаларда калган җәйге таң.

Шулар арасыннан, күрәсез, соңгы шигырь шактый катлаулы. Алма сүзе безгә җәйне күз алдына китерергә дә ярдәм итә. Җәйге таң үзе алманың ниндилегеннән хәбәр бирә. Кызыл икән ул. Бу төснең алмага күчкәнлеген хәбәр итеп, шагыйрь әнә шул алмалы, матур җәйнең үткәнлеген әйтә. Бераз үкенеч тә, сүрелгән хыял да, сагышлы югалтулар да бар кебек бу юлларда. Кып-кыска берьюллык шунда ук безне әллә нинди уйларга алып китә.

Күренешләр бу шигырьләрдә вакыт агышын туктатып, тотып калган кебек.

ЯЛГЫЗ БАЛА

Бил каешын кочаклап яткан улым.

СӨЮ ЕЛЫ

Җыерчыклар язылды язында.

Югарыдагы берьюллыкларга салынган фикерне исә шигырьгә бирелгән исем тәгаенләштерә. Без лирик герой тормышында булган вакыйгалар турында уйлыйбыз, фаразлыйбыз.

Берьюллыклар кайвакыт афоризм формасында:

Бәхетнең тәхете юк, имеш.

* * *

Тынлык ул — иң бөек илаһи музыка.

Шагыйрь кеше уе белән уйнарга ярата, безнең аңыбызны һәрдаим эшкә җигә. Моның бер сәбәбе — аның тыныш билгеләрен бик мул сибүендә. Тыныш билгеләре фикерне көтелмәгән якка борырга да ярдәм итә.

Икеюллыклар без күреп, укып, сөйләп йөрергә күнеккән шигырьләргә күбрәк охшаган, чөнки рифма, ритм тудыру мөмкинлеге бар. Икеюллыкларда күбрәк янәшәлекләрдән файдаланыла:

«НИНДИ ЮЛ ЯХШЫ?» ДИП СОРАУЧЫГА

Бер башында — дуслар озатканы,

Бер башында — ярың көткәне.

Икеюллыкларда риторик мөрәҗәгатьләр, эндәшләр, сораулар аеруча күбәеп китә. Шул алым шигырьнең тәэсирлелеген арттыра:

ЯЗГЫ КӘЕФ!

Беренче тере чебен!

Ничек кул күтәрәсең!..

Кайвакыт тыныш билгеләре ярдәме белән шагыйрь карашыбызны, уебызны күчерә, хисләрне үзгәртә:

КАМА. БОЗ КИТКӘНДӘ

Күккә кара!.. Бозда безнең эзләр... Авыр...

Бозга ятып ага болытлар!..

Иң зур мәгънәви йөк өчнокталарга һәм өндәүле нокталарга төшә булса кирәк. Алар хәрәкәт күчешенә генә түгел, дәвамлылыкка һәм үзара бәйләнешкә дә ишарә ясый, әйтелеп бетмәгән фикерне дә аңлатырга булыша.

Икеюллыклар арасында халык мәкальләре рәвешендә язылганнары шактый:

Кара төннең — күзе юк.

Намуссызның — йөзе юк.

* * *

Аралашу — аң өчен.

Яралашу — җан өчен.

Боларда инде — маңгайга артык бәреп әйтелгән фикерләр. Әгәр халык авыз иҗаты әсәрләре арасында очратсак, без аларны Р. Фәйзуллинга нисбәт тә итмәс идек, чөнки монда аның иҗатында күрергә гадәтләнгән тасвир юк.

Ике, өч, дүртьюллыкларда кабатлаулар аеруча күп. Халыкның җанлы сөйләмендәгечә куллана шагыйрь аларны. Шигырьләренә хас оригинальлек бөтенләй юкка чыккан әлеге юлларны язып үтәм:

Батырлыгың — матурларның матурына.

Матур җырың — батырларның батырына.

Бик күп укылган шигырь кебек тоела, гәрчә беренче тапкыр очрашсаң да.

Шагыйрь сурәтне кайвакыт аерым детальләрне атау юлы белән тудыра:

ЭТЮД

Су төбендә көмеш тәңкә

Камыш аша якты сузган

Ай йөзенә.

Хәрәкәтне чагылдыручы детальгә бер мисал:

ҖИРӘНҮ

Табынырсың горур йөзенә!

Өстеннәр алдында

йөри тезендә.

Шагыйрь өчьюллыкларны, күргәнегезчә, «ясый», болай да кыска шигырьне ике строфага бүлә. Күпчелек очракта ул игътибарны соңгы юлга юнәлтергә теләп, шулай эшли булса кирәк:

КӨНЛӘШҮМЕ?

Элеп куйган чалгы йөзенә

бер чыпчык кунган.

Кош җиңел шул!

Яисә икенче җөмләгә юнәлтә:

СИН

Искә төшерүе дә бер ләззәт!

Гомер китабымның

гел ачасы килгән бер бите.

Шушы ук композицион алымны ул дүртьюллыкларда да куллана. Ә бәлки, аларны ике икеюллык итәргәдер? Һәр шигырьдә исемнәрнең отышлы куелуы күзәтелә. Атамалар фикерне тәгаенләштереп кенә калмый, җыя да, шигырь эчендә тасвирлаганны тулыландыралар да:

КӨЗ БАШЫ

«Җәй — яшел кош»

Очты китте!

Атамалар, гадәттә, бик кыска: «Кайтаваз», «Ымсыну», «Кипкән инеш». Шигырь исемнәре ахырына тыныш билгеләре, әйтик, өч нокта кую ук атаманың, кирәк булганга гына уйлап табылмыйча, шигырьнең, тасвирның бер өлеше булуына ишарәли. Аларда кемгәдер төрттерү, үпкә, боеру, үтенү төсмерләре дә тоемлана: «Яшәп кара...», «Кабатланмый!», «Ашыкма!», «Имеш, күктә фәрештә...», «Яме!».

Кайвакыт Р. Фәйзуллин үз-үзенә сорау куя да шигырь белән җавап бирә («Каян чыга бу сугышлар?», «Нишлим?»).

Шагыйрь күп төрле стилистик фигураларга еш мөрәҗәгать итә. Анафорик кабатлауларга якын торган традацияләрне аеруча үз итә ул:

БӘХЕТЛЕ БУЛСАҢ...

Кошлар китә. Саулык, байлык китә.

Карлар китә. Ярлар... Бар да китә.

Бәхетле булырга —

Язганы җитә.

Р. Фәйзуллин атама, алдагы бер-ике юл аркылы укучыны фикерне кабул итәргә хәзерли, санау, атау, аерым бер деталь аркылы тасвир тудыра. Кыска шигырьләрен күздән кичергәч, без шундый нәтиҗә ясадык.


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 204 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Тарих һәм хәтер| Хыянәт турында роман

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)