Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар

Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы | Хәсән Туфан иҗатында җил образы | А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау | И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы | Туган якны сагыну хисе | Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре | Милли хисләр | Рухи матурлык чагылышы | Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы | Р. Хәмид драмаларында кучемлелек |


Читайте также:
  1. Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы
  2. Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
  3. Еники иҗатында сугыш темасы
  4. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы
  5. Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты
  6. Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы

Татар әдәбияты борын-борыннан талантлы шагыйрьләргә бик бай булган, шуңа күрә үткәндәге мирас җирлегендә югалып калмый торган әсәрләр иҗат итү — авыр һәм мәртәбәле эш. Татар шигъриятендә шундый бер чор булган ки, ул заманда каләм тибрәтүчеләр, аны эчтәлек һәм форма ноктасыннан кинәт үстереп җибәрүләре аркасында, алтмышынчы елгылар исеме белән әдәби тәнкыйть һәм укучы күңелендә уелып калган. Шулай да кайчандыр үтә үзенчәлекле, яңача булып күренгән әлеге иҗатчылар соңгы елларда шактый үзгәрделәр һәм традициялелеккә борылдылар шикелле.

Әлбәттә, алтмышынчы елгылар үзләренә хас оригинальлекне тулаем югалтмадылар. Шул ук Рәдиф Гаташны гына алыйк. Ул һаман да, йолдызларга, сөйгәненә мөкиббәнлек күрсәтеп, югары пафос белән эндәшмимени, аларны әллә кайларга очарга димләмимени?! Шагыйрьнең, бер урында таптанып тормавы, үз-үзен кабатламавы — сокландыргыч нәрсә. Бу уңайдан аның соңгы елларда робагый һәм газәл кебек көнчыгыш жанрларында уңышлы эшләп килүен әйтеп узарга кирәктер.

Романтик рухлы Р. Гаташның яшьләргә бигрәк тә мәхәббәт шигырьләре ошый. Робагый һәм газәл бу тематиканы ачуда бик кулай булып чыга. Робагый жанрына мөнәсәбәтен шагыйрь дүртьюллык итеп язган:

Робагый (!) дип күңел куйдым быел мин.

Дүрт юл кысасында булдым быел мин.

Чит күрмәс, дим, Иранның иркә гөле!—

Рухына күп дога кылдым быел мин.

Шагыйрь бу жанрның фарсы әдәбиятыннан керүенә еш һәм төрле юллар аркылы ишарәли:

Ширазданмы китерә җилләр, исеп,

Сәгъдиләрдән мирас ул гөлләр исен?

Каян белгәннәр фарсылар безне, яр?!—

Хуплыйлар күр ничек бу хисләр хисен!

Рәдиф Гаташ робагыйлары, кайсы гына ноктадан карасаң да, Шәрык әдәбияты тәэсирендә формалашкан Урта гасыр шигърияте традицияләрен дәвам иттерә. Ул мәхәббәт шагыйре буларак бәяләнсә дә, һәм, чыннан да, төп темасы һаман да мәхәббәт булып калса да, иҗатында милли хисләргә, милләт язмышы, шигърият турындагы фәлсәфәгә урын юк түгел. Дөрес, ул аларны күп чакта сөю хисләре белән өртә. Еш кына, сөйгәненә мөрәҗәгать итеп, ни турында булса да уй-фикер уятырга омтыла. Алда китергән мисаллар ук моңа дәлил була ала.

1999 елда Рәдиф Гаташ «Робагыйлар бакчасы» дип исемләнгән җыентык бастырган иде. Әлеге китапта тематик төрлелек кире кагылмаслык. Монда Тукай, Дәрдмәнд кебек олы шәхесләргә багышлаулар да шактый, дини фәлсәфәгә дә урын бар, әдәбият турында уйланулар да күп. Шулай да үзәктә, шагыйрь, иҗатчы, иҗат процессы, аның бәяләнүе һәм башка — Рәдиф Гаташ шикеллеләрне һичкайчан тынычлыкта калдырмаучы проблемалар тора. Заман үзгәрешләре, шигъри сүзгә, җылы хискә бәя турында язганда да, Р. Гаташ бик еш кына шагыйрь һәм мәгъшукасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җирлек итеп файдалана:

Тормыш — кыйбат, назлар арзанайганда,

Ихласлыклар онытылып барганда.

Гаташ җанын аңламавың гаҗәпме?

Тынычландым, юрап дөнья яманга...

(«Үземне юату»)

Әхлаксызлык чәчәк аткан заманда шагыйрь үзенең рухи мәхәббәте белән пәйгамбәрләр дәрәҗәсенә күтәрелә:

Әдәп-әхлак «ирке» канат җәйгәндә,

Ихлас җанны бик азлар санлаганда,

Безнең сөю пәйгамбәрлектер, Гаташ,

Табигый хис көлкегә саналганда?!

(«Яшерен, «гөнаһ»лы сөюебез өчен тост»)

Кайвакытта алтмышынчы елларда «ирекле» шигырь язучыларның берсе буларак кабул ителгән Гаташта үкенеч хисләре туу борчый. Ә нигә әдәбиятка этәргеч биргән ул экспериментлар өчен үкенергә?

Ирекле шигырь! «Чын ирек тудырдык»,

Кемгәдер без зур мөмкинлекләр булдырдык:

Баш ватуга җырда — ничә ел китте?!

Шаккатуда — Парижларны уздырдык.

(«Шигърияттә «ирекле» чор»)

Ә бит яшьләр, мин үзем дә Гаташның нәкъ менә беренчел чор иҗатын ярата төшәм. Дөрес, инде робагыйлар жанрында эшләп тә, ул күпләрнең мәхәббәтен яуларга өлгерде.

Язмамны Рәдиф Гаташның робагыйлар хакындагы тагын бер шигыре белән тәмамлыйсы килә:

Булдың, Гаташ, Хәйямнар бакчасында,

Робагыйлар яңгырашы җанында...

Әһле каләм ни әйтер, дип уйлау юк,

Яратмый яр, дисең, таш атса шунда?!

(«Йомгакмы, уймы...»)


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 230 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь| Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.015 сек.)