Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Каюм насыйри

Татар милли киемендәге асылташлар | Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ | Су кадере | Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге | Транспортная сеть |


Читайте также:
  1. Каюм Насыйри

XIX йөзнең 60 нчы елларыннан башлап ярты гасыр дәва­мында тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән педагог язучы галим Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле.

Каюм Насыйри 1825 нче елда туа. Каюмның бабалары һәм әтисе укымышлы кешеләр булалар. 1841 нче елда аны Казанга мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Анда ул гарәп фарсы телләрен өйрәнә татар әдәби теле буенча белемен арттыра.

1865 нче елда Каюм Насыйрины рухани училищега та­тар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак бу училищеның дәвамы булган рухани семинариядә ул 1870 нче елга кадәр татар теле укыта. К.Насыйри үзенең укытучылык эшенә бик җитди карый. Аның семинариядәге шәкертләре арасыннан да татар теле галимнәре чыга.

1871 нче елдан башлап ул татар балаларына рус теле укы­туга керешә. Ләкин К.Насыйрига бу эшне башкару җиңел булмый. Бина табу балаларны укуга тарту өчен күп ты­рышлык күрсәтергә төрле авырлыклар кичерергә туры килә.

1879 нчы елдан К.Насыйри гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның фәнни һәм әдәби хезмәтләре шул вакытларда дөнья күрә. Галим барлык көчен китап һәм дәрес­лекләр язуга алган акчасын аларны бастыруга сарыф итә.

Каюм Насыйри — XIX йөз татар мәгърифәтчеләре ара­сында иң эшлеклесе. Галим ана телендә математика геогра­фия ботаника табигать белеме фәннәре буенча дәреслекләр яза еллык өстәл календарьлары чыгара.

Каюм Насыйрының иң зур эшчәнлеге тел өлкәсенә карый. Ул татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланма яза.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 97 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
БАКЫЙ УРМАНЧЕ| Фәрит Яруллин

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)