Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Каюм Насыйри

Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД | Биремнәр. | ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҺӘМ СӘНГАТЕ | МИЛЛӘТЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ |


Читайте также:
  1. КАЮМ НАСЫЙРИ

XIX йөзнең 60 нчы елларыннан башлап, ярты гасыр дәвамында тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән педагог, язучы, галим Каюм Насыйри – татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле.

Каюм Насыйри 1825 нче елда туган. Каюмның бабалары һәм әтисе укымышлы кешеләр булалар. 1841 нче елда аны Казанга мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Анда ул гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, татар әдәби теле буенча белемен арттыра.

1855 нче елда Каюм Насыйрины рухани училищега татар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак бу училищеның дәвамы булган рухани семинариядә ул 1870 нче елга кадәр татар теле укыта. К.Насыйри үзенең укытучылык эшенә бик җитди карый. Аның семинариядәге шәкертләре арасыннан да татар теле галимнәре чыга.

1871 нче елдан башлап, ул татар балаларына рус теле укытуга керешә. Ләкин К.Насыйрига бу эшне башкару җиңел булмый. Бина табу, балаларны укуга тарту өчен, күп тырышлык күрсәтергә, төрле авырлыклар кичерергә туры килә.

1879 нчы елдан К.Насыйри гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның фәнни һәм әдәби хезмәтләре шул вакытларда дөнья күрә. Галим барлык көчен китап һәм дәреслекләр язуга, алган акчасын аларны бастыруга сарыф итә.

Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң эшлеклесе. Галим ана телендә математика, география, ботаника, табигать фәннәре буенча дәреслекләр яза, еллык өстәл календарьлары чыгара.

Каюм Насыйриның иң зур эшчәнлеге тел өлкәсенә карый. Ул татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра, дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланма яза.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 143 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Шиһабетдин Мәрҗани| А)ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)