Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

МИЛЛӘТЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Биремнәр | Биремнәр | Биремнәр. | Биремнәр | ТАТАРСТАННЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРЫ | Г) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕ | Д) Сынлы сәнгать музее | Е) Татар театры | ТАТАРСТАН ҺӘМ ИКЪТИСАД | Биремнәр. |


Иж-Бубый мәдрәсәсе Урал һәм Идел буйлары төрки халыклары өчен җәдитчә белем бирүче мәгърифәт учакларыннан берсе буларак мәгълүм. Аңа 1781 елда нигез салына. 1895 елдан башлап, мәдрәсәгә Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә һәм укыта. Биредә Җ.Вәлиди, С.Җәлал, Н.Думави, Д.Гобәйди һ.б. танылган шәхесләр укый. 1908 елда мәдрәсә каршында кыз балалар сыйныфы ачыла, анда Мәхлисә Буби укыта. Аның исеме Россия мөселман хатын-кызлары арасында дөньяда беренче һәм бердәнбер казыя буларак зур ихтирамга лаек.

Габдулла Буби – дин галиме, мәгърифәтче. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, 1895 елдан абыйсы белән бергәләп мәдрәсәне үзгәртеп коруда катнаша, җәдит ысулы белән дин гыйлемен укыта. Ул – дин гыйлеме буенча берничә хезмәт авторы да, М.Е.Салтыков-Щедрин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә, сатирик хикәяләре дә бар.

Гобәйдулла Буби, Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач, Истанбулның “Солтан мәктәбе”ндә белем ала. Мәшһүр галим Паскальның бөтен дөньяга танылган атаклы лабораториясендә практика үткән вакытта французлар аны Парижга чакыра. Ул болай дип җавап бирә: “Мине газиз Ватаным, сөекле халкым көтә. Мин туган илемдә хезмәт итәргә тиеш”.

Гобәйдулла Буби мәдрәсәдә табигать фәннәрен, политэкономияне, француз телен укыта. Ул – 1898-1917 елларда күп тапкырлар нәшер ителгән география, физика, табигать белеме, этика, татар теле дәреслекләре авторы да.

Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар эшләгән чорда Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны, илебез буйлап кына түгел, бөтен төрки дөньясында мәгърифәт үзәге буларак тарала. Анда, төрек, француз телләре, политэкономия, математика, физика, химия кебек дөньяви фәннәр белән бергә, гарәп теле һәм Коръән дә өйрәтелә.

Гобәйдулла Буби исә, Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылгач, Уфага күчә. 1912-1924 елларда төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә физика һәм география укыта. 1924-1926 елларда Казан авыл хуҗалыгы техникумында эшли. 1927-1930 елларда Коканд шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) мәктәп директоры була.

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 74 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ҺӘМ СӘНГАТЕ| Шиһабетдин Мәрҗани

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)