Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге

Без штампа и причастия | Никах изменился со временем | ТАТАРСКАЯ КУХНЯ | Татар милли киемендәге асылташлар | Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ |


Читайте также:
  1. А) инфляция, конкуренция, политические и экономические кризисы, экология, таможенные пошлины, режим наибольшего благоприятствования, наличие свободных экономических зон и т.п.
  2. Человек и природа (экология, цивилизация).

Нәрсә ул экология, экологик тазалык һәм иминлек? Белемлерәк, культуралырак, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси яктан да хәбәрдаррак була барган саен, ни өчен кеше табигатьне вәхшиләрчә пычрата? Шуның белән бергә тирә-юнь мохитнең һәртөрле авырулар чыганагы була баруына юл куела. Бу сорауларга тулы җавап бирү мөмкин түгелдер, мөгаен.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “экология” төшенчәсенә түбәндәге билгеләмә бирелә: “Биологиядә хайваннарның һәм үсемлек организмнарының әйләнә-тирәдәге мохит белән үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү бүлеге”. Әлеге төшенчә 1866 нчы елда Э.Геккель тарафыннан кертелгән. Экологиянең объектлары: организмнарның популяциясе, төрләр, җәмгыятьләр, экосистема һәм биосфера.

XX гасырда кешенең табигатькә тәэсире көчәю сәбәпле, табигатьтән рациональ файдалануның һәм тере организмнарны саклауның фәнни нигезе буларак, экология аеруча әһәмияткә ия булды.

XX гасырның 70 нче елларыннан башлап, кеше экологиясе яки социаль экология барлыкка килә. Ул җәмгыятьнең һәм әйләнә-тирә мохитнең нисбәтләшү закончалыкларын, аны саклауның практик проблемаларын өйрәнә. Хәзерге җәмгыять үсеше тарафыннан тудырылган экологик проблемалар төрле иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр барлыкка китерде. Алар тирә-юнь мохитне пычратуга, фән-техника үсешенең башка тискәре нәтиҗәләренә каршы чыгалар.

Хәзерге чорда планетабызда табигатьне саклау мәсьәләләре, гаять кискен экологик проблемалар катастрофа куркынычы белән янау дәрәҗәсенә җитте. Шулай да бу хәл җәмгыятьне бик үк борчымый әле. Экологик белем һәм культураның түбән булуы, планетадагы катастрофаларның нәтиҗәләрен аңламау һәм күз алдына китерә белмәү – табигатьне саклау проблемаларына җавапсыз карашның тагын бер сәбәбе. Шуңа күрә бу өлкәдә эзлекле укыту системасын булдыру, экологик белем һәм тәрбия бирү мөһим мәсьәләгә әйләнде. Ахыргы чиктә кешелек язмышы белән бәйле бу җитди проблема тиешле фәннәр һәм шул өлкәдәге белгечләр тырышлыгы белән генә хәл ителә ала. Әлегә әнә шундый белем бирү һәм тәрбияләү системасы булмаганлыктан, укучыларның һәм, димәк, халыкның экологик культурасызлыгы тирәнәя генә бара.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 133 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Су кадере| Транспортная сеть

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)