Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы

Читайте также:
  1. Карга боткасы
  2. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы

- Зур әни, иң элек, үзегезнең яшь чакларны искә төшереп, берничә сорауга гына җавап биреп китегез әле. Сез яшь чакларда Нардуган, Нәүрүз ише бәйрәмнәр үткәрәләр идеме?

- Иии, балакаем... Юк. Иии, буламы сың инде? Без яшь чакта кая инде анда?!

- Сөрән салу дигәнен дә хәтерләмисезме?

- Нинди?

- Сөрән салу?

- Юк, аларын да белмим. Хәзер бернәрсә белмим инде. Әле бит... Сиксән җиде яшемдә инде хәзер. Хәтерләмим.

- Ул, бәлки, булмагандыр да инде, безнең якларда үткәрелмәгәндер дә?

- Әйе, кем белә бит, кем белә.

- Ә яңгыр боткасы турында берәр нәрсә әйтә аласызмы?

- Яңгыр боткасы турында... Балалар чыга ые инде, чыгадыр ыек, су сибешергә беребезгә беребез.

- Әйе, яңгыр булмаса.

- Әйе, яңгыр булмаса, су сибешергә чыга иек, чыга ыек. Без бит нидән, Иштирәктән аерым яшәдек. Менә калхуз төзелә башлагач, егерме тугызынчы елны, безне, Иштирәктән аерып, Көрәш дигән посёлкыга җибәрделәр.

- Әйе.

- Без шунда ыек. Егерме йорт кына тордык, егерме йортлы гына ые ул.

- Ыым.

- Аннары... Нәрсә инде, шунда балалар да күп булмагандыр инде ул тирәдә. Булмаса да, хәтсез ие инде.

- Булмаса да, үткәрәләр идеме яңгыр боткасын?

- Әйе, үткәрә иек, үткәрә иек.

- Аны әбиләр оештырып йөри идеме?

- Әбиләр түгел, шунда үзебез, бала-чага инде.

- Боткасын пешерә идегезме соң?

- Юуук.

- Болай су гына сибеп йөри идегезме?

- Әйе, су гына сибешә иек.

- Әә. Яңгыр ява идеме соң шуннан соң?

- Яуганда яугандыр инде.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Имаметдинова Гамилә

Сабирҗан кызы, 1925, Иске Иштирәк.

 

Трек №8

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

Сабан туе

- Менә, Гыйльменур апа, хәзер безнең якта элек үтә торган Сабан туен искә төшерик әле. Элек Сабан туеның аерым бер этаплары бар идеме?

- Аерым... аерым юк инде. Шул нитәләр ие, иртәгә Сабантуй дигән көнне көне буе сөлге җыялар ые, бөтен авылны селкетеп, гармун уйнап. Биеп, йырлап йөриләр ие.

- Сөлгене кемнәр җыя иде?

- Ә?

- Сөлгене кемнәр җыя иде?

- Сөлгене егетләр җыя йы.

- Кызлар ияреп йөрми идеме?

- Юк, юк, йөрми. Ул вакытта бит кызлар әле бик качып кына йөриләр ие. Сабан туенда да качып кына сүләшәләр ие егетләр белән. Ул заманнар алай түгел ие. Безнең заманнарда.

- Ә яшь киленнәрдән аерым сөлге сорамыйлар идеме, чиккән сөлге?

- Сөлге бирәләр ие, бирәләр. Яшь киленнәр сөлге бирә.

- Ә иртәгә Сабантуй дигән көнне авыл картлары намаз укымый идеме, зиратка барып? Хәтерләмисезме?

- Юк, алай зиратка барып укымыйлар. Ул чакта, ул вакытларда бит тыелган вакытларыйы, уку юк ые.

- Совет вакыты, совет заманы...

- Әйе, тыелган вакытлар. Аны мәчетләрендә дә качып-качып кына укыйлар ые бит.

- Менә шул Сабан туена сөлге җыйганда, гармун, ат, җырлау булгандыр инде...

- Ат та юк.

- Ат та юкмы? Җәяү?

- Юк, җияү, юк. Ат белән юк, җияү. Кергән бер йортта биеп, йырлап, җыеп, төне буе авылны селкетеп чыгалар ые инде.

- Авыл гөр килгән инде.

- Авыл гөр килә ие.

- Ә Сабантуй үзе ничегрәк үтә иде? Безнең элек тә шул Каенлык алдында була идеме?

- Элекке төрле яры булды инде. Тауда бик озак булды ул. Безнең дә инде авылда да тауда булды инде. Гел тауда. Аннары соңга таба болыннарга күчте, болыннарда була ые Сабан туе. Менә соңга таба инде урманга күчте, урманнарга.

- Ә ниндирәк уеннар үткәрәләр иде?

- Хәзерге кебек бөтен уен бар ые инде. Көрәш ие инде, күбрәк көрәш инде. Көрәш, ат чабышы, аннары соң... чүлмәк вату, йөгереш, капчык сугышы, бию, йырлау – бөтенесе бар ые инде. Ний... Гармун белән болай, сеңелем, моны кычкыртып бик нитү юк, аның белән биеп-йырлап уйныйлар ые.

- Үзләренә үзләре концерт куялар иде...

- Әйе, үзләре, үзләре. Яшьләр, җыелып, үзләренә аерым, олыраклар үзләренә аерым. Өч партия була ые әле анда.

- Төркемләп була инде?

- Әйе.

- Бергә катнашмыйлар?

- Менә үз эченә, үз эчендә була инде барысыныкы да. Үз эшләре.

- Әйе. Ә Сабан туе беткәчтен, нишлиләр иде? Аерым ашлар үткәрмиләр идеме: туганнар җыелышып, очрашып?

- Йортка кайткач була. Туганнар, кунаклар килә. Күп-күп кунаклар кайта төрле яры. Кунаклар килә. Аш-су була инде. Ашау, эчү, мәҗлесләр була ые Сабан туе көнне.

- Ә бер-берсенә кереп, котлашып йөриләр идеме? Өйдән-өйгә кереп?

- Алай йөрмиләр ие.

- Йөрмиләр идеме?

- Алай... Безнең халыкта юк инде ул. Ул теге халыкларда гына.

- Ә яшьләр Сабантуй булган көнне кич белән кичке уенга чыгалар идеме?

- Чыгалар ые.

- Иң күңеллесе шунда булгандыр инде?

- Була инде. Егетләр-кызлар инде анда. Ний... Әби-бабайлар чыкмый. Кызлар чыга, кызлар-егетләр. Аны шулай, шау-гөр килеп, таң атканчы, авылны селкетеп торалар ые. Һәр бит алай йырламыйлар да, биемиләр дә.

- Юк шул, хәзер алай түгел. Ә Сабан туе өчен аерым ризыклар, эчемлекләр әзерләмиләр идеме? Сабантуйда гына ашыйбыз шуны, дип?

- Үзенә күрә һәркем үзенә әзерли ие инде.

- Кем ничек булдыра ала.

- Әйе, кем ничек. Үзендә ничек мөмкинлеге бар. Аның бит әле мөмкинлеге юк вакыты да бар ые. Черек бәрәңге ашаганда...

- Шулай булган инде.

- Ничә ел, берничә ел булмыйча торды бит. Сугыш ниткәннән соң гына китте аннары Сабан туе.

- Авыр тормыш булса да инде, Сабантуйны үткәрмичә калмаганнар.

- Үткәрделәр инде, үткәрделәр. Бер өч ел микән, булмыйча торды инде. Бик авыр вакытлар булды инде ул вакытта. Сугыш чоры...

- Шулай... Ярый, рәхмәт яусын монысы өчен дә.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

4 август 2011 ел.

Информант: Кәримова Гыйльменур

Исрафил кызы, 1929, Кирлегәч.

Трек №9

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Мәләр

- Гыйльменур апа, менә хәзер үзегезнең яшь чагыгызда нинди өмәләр уздыралар иде – шуларны сөйләп китә алмассызмы икән?

- Бездә инде менә язгы якка чыккачтын инде өй юулар, кер юулар... Безнең ул вакыттагы әйберләрне сүләсәң – сүләү инде...

- Әйдәгез инде, сөйләп китегез.

- Ниләр... Киндер сугу... Җеп эрлиләр ие әниләр, без шул җепләрне иң беренче агарта йык нидә – су буенда, юып, карга бутап. Кояшка җәеп, шуларны юып киптерә иек. Эшне бетерә иек. Аннары шул Сабан туена... Сабан туе иртәрәк була ые инде. Шунда әзерләнгән була йык үзебезгә калса, шунда ничек тә булса. Хәзерге шикелле нинди күлмәк алыйм да нинди оек алыйм, юк ые. Җеп эрләп, ак носки бәйли идек аякка кияргә Сабан туена.

- Шул өмәләр була иде инде, әйеме?

- Әйе.

- Болар яшь кызлар эшли торган...

- Яшь кызлар эшли ие инде аны. Аннары өй юа йык. Аннары нитә иек. Нинди эшләр? Бөтен вак-төяк эшләрне инде шул кеше, эшләрдей кешеләр белән, өмә ясап, эшли иек. Аннары соң җәй көне менә ни... өй өмәләре буладыр ые. Яфрак өмәләре, утын өмәләре буладыр ые.

- Яфрак өмәсендә нәрсә эшлиләр иде?

- Ә?

- Яфрак өмәсе?

- Яфрак әзерли иек.

- Кышкыгамы?

- Кышкыга яфрак әзерли иек. Утынны кышкыга әзерлидер иек. Нитеп, менә, уборка өстенә әзерләп куя йык инде утынны. Аннары шулай уборка башлана ые. Анда эшли иек инде. Яшь булсак та, катыштык эшкә яшьтән үк. Комбайнда капчык бушаталар ые инде бездә, капчык ыргытырга җибәрәләр ие. Анда яшьләр баралар ые инде, кызлар. Ний, олы кешеләр бара алмый ые инде. Комбайн йөреп тора, капчык ыргытырга бит анда. Шулар... Таң атканчы, таң беленгәнче эшләтәләр ие инде. Аннары шул әз генә, ниенә – салам төбенә кайтып йоклый йык та тагын аякка бастыралар ые.

- Яңадан шул эшкә...

- Тагын шул эшкә. Аннары көз җитә башлагач, шулай бәрәңгеләрне аладыр ыек өмә ясап. Обший – туганнар җыелып инде. Ят кешеләрнең барының да эше бар инде үзендә. Шул бер көнне береңә, бер көнне береңә алып, шулай... Аннары калхузга да аладыр ыек бәрәңге, гектары белән алып бирәдер иек. Калхузга да... Уборка беткәнче, уборкада эшли иек инде. Аннары соң шул көзге як җиткәчтен, китә ие инде... Каз өмәләре буладыр ые. Анысы... анысы йорт саен буладыр ые инде. Аны инде – казны асрый идек барыбыз да. Йорт саен. Башта бер көнне бер йортта, бер көнне бер йортта... Күпме кеше булса да, буладыр ые. Аннары чәй эчә иек тә, казларны юып-чистартып элә иек тә, кайтып китә иек тә, кичтән чыга йык аннары.

- Бу кичтән җыелулар бөтен өмәдән соң да булгандыр инде?

- Бөтен өмәдән соң булды. Анда егетләр дә килә ие инде.

- Егетләр белән кызлар күңел ачкан инде...

- Әйе. Шулай буладыр ые инде.

- Ә өмә вакытында, кайсы да булса бер өмәне конкрет алсак, берәр махсус текстлар әйтелмәгәнме: җырмы, сүзләрме?

- Юк. Алай өйдә утырганда берәр абыстаң җырлап җибәрсә җибәрә инде, болай аерым юк.

- Өлкәнрәк кешеләр җырлаган инде, димәк...

- Әйе. Бүтәнчәли алай юк.

- Ә хәзерге көндә менә, уйлап карасаң, безнең якта шул каз өмәсе дә өй күтәрү өмәсе генә калгандыр инде, әйеме?

- Әйе, әйе, әйе. Хәзер әле ул өй күтәрү өмәләре дә бетеп бара дигән шикелле.

- Каз өмәсе генә калып бара инде алайса...

- Ыы.

- Печәнгә дә туганнар белән йөриләр...

- Печәнгә дә әле менә, туганың булмаса, бара алмыйсың хәзер. Шулай, туганнар белән бергә-бергә... күбрәк булса, туганнар эшләшә инде.

- Ярый. Ә каз өмәсе турында аерым сөйләп китә алмыйсызмы? Мәсәлән, кайсы айда үткәрелә иде ул? Кар төшкәчме?

- Ул ноябрь ае, ноябрьдә үткәрелә иде инде. Ноябрьдә үткәрелә. Анда инде аерым... нәрсәкәй инде... Берсен берсе нитеп, үртәшеп утыра. Куык шартлаталар ие килеп кергән кешенең аяк астына куеп. Куыгын, каз куыгын кабартып җыеп куялар ые да килеп утырган кешенең астына куеп шартлаталар ые.

- Ә кемнәр килә иде каз өмәсенә?

- Каз өмәсенә күбрәк яшьләр килә инде. Күп кызлар килә иде инде. Хәзер генә әби-чәбиләргә калды. Һәр кызлар эшли белми бит.

- Ә кызларны алдан дәшеп куялар идеме?

- Алдан. Менә кичтән дәшәсең инде.

- Ә казларны кем чала иде?

- Казны чала белүче... чала инде. Арурак кешедән чалдырасың. Аны кытыклап торасың, көлдерәсең. Ату каз каты була, юка, җыртыла, диләр ие.

- Кытыклап торалар идеме шуңа күрә?

- Көлсен өчен дип.

- Ә чалучы кеше дога кыла идеме, белмисезме?

- Алай аерым дога кылганын белмим. Шул чалганда, укып чаладыр ые да...

- Ә аны кайда чалалар иде?

- Аерым чиста урында чалалар ые.

- Кеше таптамый торган җирдә, әйеме?

- Кеше таптамый торган җирдә.

- Ә чалган вакытта казларны ничек тезәләр иде: бер-бер артлымы, әллә янәшәме?

- Янәшә, буе белән сузып. Бер рәт, аннары икенче рәткә. Ул бит кайсыныкы бик күп була ые. Менә мин гомер буе егерме сигездән дә кәм суймадым, егерме биштән дә кәм суймадым. Гомерем буе. Ике ояга шулай үсәләр ие. Гомер буе шулай, менә монда килгәннән бирле шулай күп булды казларым.

- Ә казларның кайсы җирләрен урамда алып калалар иде?

- Горласы белән ниен... үңәчен, үңәчен.

- Хәзер бит менә казларны мунчада йолкыйлар инде күбесенчә. Ә элек кайда йолкыйлар иде?

- Элекке өйдә инде, кайда. Менә монда ике өй тулы ые.

- Каз өмәсе булган өйгә каз чистартучылар ничек бара иде: тезелешеп, бер-бер артлы?

- Ничек-ничек була инде?

- Менә сезгә, мәсәлән, каз өмәсенә кызлар килә инде.

- Әйе.

- Алар аерым бер төрле тәртип саклап бармыйлармы: аллы-артлымы шунда, янәшә барыпмы?

- Юк, алай юк.

- Каз җиңел йолкынсын өчен аны нишләтәләр иде?

- Йолка ыек кына, парламый ыек элекке.

- Парламый идегезме?

- Юк, беркайчан да парламадык, йолка ыек кына. Хәзер генә китте ул утюклау да нитү. Юк, йолка ек.

- Ә казның йонын һәм мамыгын йолкып бетергәч, чишмәгә чайкарга барганчы, “мамык чәе” эчәргә кермиләр идеме?

- Эчә иек.

- Бар идеме?

- Бар иде. Аннары соң юарга китә иек.

- Ә бу вакытта табынга нәрсәләр куела иде? Чәй генәме?

- Кем нәрсә әзерли.

- Аннан соң, шул чәйне эчкәч, чишмәгә китә торган булгансыздыр?

- Чишмәгә барып, анда казларны юып кайтып, аннары элеп барын да, чистартып, эшен бетереп, аннан кайтып китә иек тә кич белән җыела ыек тагын.

- Ә барганда, чишмәдән кайтканда, берәр нинди йолалар үтәлми идеме?

- Юк. Йырлаган кеше йырлый ые.

- Каз канаты ыргытып калдыралар, диләр. Анысы бар идеме?

- Бар, аны сыдыргач, нигә – су буена хәтле сузып баралар ые менә, бала-чагалар була ые. Аларга бирәләр ие дә алар су буена сузып, түгеп баралар ые.

- Әйе. Ә аны нигә чәчкәннәр икән – әйтә алмыйсызмы?

- Ә?

- Нигә чәчкәннәр икән аны – әйтә алмыйсызмы?

- Киләсе елга каз булсын, каз күп булсын дип.

- Казның бит каты каурыйларын сыдырып, майлый торган канат ясыйлар. Элек тә ясыйлар идеме май канатын?

- Ясыйлар ые, элек тә ясыйлар ые.

- Казларны бездә чишмәдә юа торган булганнардыр инде, әйеме?

- Чишмәгә барып.

- Анда кызлар үзләре генә баралар идеме?

- Әйе.

- Аннан соң менә чишмәдән юып кайткач, аларга табын әзерләнә торган булгандыр инде?

- Чәй эчеп китә иек инде.

- Казның эч-башыннан бәлеш пешермиләр идеме?

- Эч башыннан башларын йолкып бетерүгә, бәлеш салына ые. Ул вакытта эче-башы өлгерми иде әле. Эче-башы юып кайтуга чәй эчкәндә ашый ек бавырларын, бүтәкәләрен. Аннары кайтып китә иек.

- “Канат сату” уены дигәнне хәтерләмисезме?

- Юк, анысын белмим.

- Каз кабартмасы нәрсә икәнен дә әйтә алмыйсызмы?

- Ничек каз кабартмасы була инде?

- Каз кабартмасы – каз маенда пешкән кабартма.

- Әәә. Пешергәне – пешерә инде аны, пешермәгәне – юк.

- Аннан соң каз маен болай йортта да файдаланганнардыр? Тире өшегәндә яки пешкәндә сылыйлар идеме?

- Бөтенесенә дә яхшы. Бавырсакка да бик яхшы.

- Хуҗа кешегә каз канатын чит кешегә үз кулы белән бирергә ярамый, дигән әйбер юк идеме?

- Урлап ала ек.

- Аны ни өчен урлый идегез инде?

- Менә шулай урларга кушалар ые.

- Каздан нинди ризыклар әзерлиләр иде?

- Кем нәрсәкәй әзерли инде. Кем ничек. Кайсы берсе... Хәзерге заманда кебек инде ул кадәрле җимешләр тутырып, ярмалар тутырып пешермиләр ие. Элекке туйга барганда пар каз пешереп баралар ые. Алып баралар инде, пешереп бармыйлар ые. Шул кирәк-яракка инде, кем ничек тота ала инде.

- Ә нинди бәйрәмнәргә алып баралар иде казны?

- Менә туйга алып барыла ие дә инде. Нәсел яптәреңә барсаң, буш бармыйсың инде – алып барасың.

- Бер казмы, әллә парлапмы?

- Алай... Туганыңа барганда, берне генә.

- Ә туй, бәби туйларына инде парлаптыр?

- Анда парлап алып барырга инде.

- Йортта киләсе елга да каз уңсын, каз күп булсын өчен берәр нинди ышанулар бар идеме? Берәр нәрсә эшли идегезме?

- Теләк телиләр ие инде, бүтәнчәли алай аерым ниткәннәрен белмим. Теләк тели иек.

- Әгәр дә кеше казларын бетереп, берничә ел казсыз торса, аннары яңадан каз үрчетәсе килсә, нәрсә эшли? Берәрсеннән сатып аламы, ышанычлы кешедән?

- Менә казы күбрәк булган кешедән сатып аласы килә инде.

- Мәсәлән, казларның моныкы яхшырак, моныкы начаррак дигән сүз юк идеме?

- Андый юк. Менә ниерәк – үрчемлерәк төптән аласылары килә инде.

- Кыш көне тагын нинди йолалар үткәрелә иде? Ноябрь дән соң язга хәтле?

- Нидә... Каз өмәсеннән соң зурлап аш буладыр ые. Аннары инде бәйрәм бетә ие, ял итәргә генә кала ые май бәйрәменә хәтле.

- Кыш – ял вакыты булган инде, димәк.

- Кыш – ял вакыты була ые инде.

- Ярый, рәхмәт яусын, Гыйльменур апа!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

4 август 2011 ел.

Информант: Кәримова Гыйльменур

Исрафил кызы, 1929, Кирлегәч.

 

Трек №10

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

3. Җырлар

- Мөхтәрәмә апа, менә сез, төрле мәҗлесләрдә йөргәндә, гадәттә, нинди җырлар җырлана мәҗлесләрдә?

- Менә шул, ни, элгәреге җырларны җырлыйбыз инде ул, Тәлгать белән икебез.

- Озын җырлармы, кыскаларнымы?

- Озын дип инде, шул татар халык җырлары инде.

- Әйе. Менә хәзерге көндә һаман да җырланамы әле алар?

- Әйе, алар җырланыла инде,әйе, җырлыйлар әле аны.

- Ә сез ул җырларны кайлардан отып алдыгыз?

- Аларны инде ана шул нидән инде, җыр китапларыннан инде.

- Берәр уен коралына да кушылып җырламыйсызмы?

- Юк, алай, кая инде, балакаем, хәзер... Алай җырламыйм. Картаябыз бит инде.

- Мәҗлесләрдә такмак әйтешүләр бармы?

- Юк, андый, андый әйбер юк.

- Менә шул үзегез җырлый торган җырларны берәр дәфтәргәме, блокноткамы теркәп бармыйсызмы?

- Юк шул, менә, юк. Әле Ландыш та әйтеп тора ые: “Әни, шуларны, җырлаганны нигә, магнитофонга яздырырга ые, әти белән җырлаганны, истәлек өчен”, - дип тора ые. Әле уйлаганыбыз да юк аны.

- Берәр җырны башкарып китә алмассыз микән? Мин яздырып алам.

- Иии, балакаем, нәрсә җырлармын икән?

- Тәлгать абый белән бәлки...

- Ул җырламый инде хәзер. Аны табында гына җырлыйбыз бит инде. Оялдырта бит әле хәзер, җырлап утырырга.

- Юк, мин көлмим, кыенсынмагыз.

- Нәстәне генә җырларга сың? Аның бит әле җырлары да онытылган хәзер. Теге “Һаваларда оча ике аккош”ны җырлыйдыр ыек. Җырлап та булмый бит әле ул хәзер менә, тавышы да юк аның. Картаям.

Һаваларда оча ике аккош,

Аерылмыйча оча гел бергә.

Без очабыз бәхет киңлегендә,

Синең белән икәү гел бергә.

Без очабыз бәхет киңлегендә,

Синең белән икәү гел бергә.

Тавыш та җитми бит.

Каз канатларын санарга

Төштем су буйларына.

Су буйларында йөргәндә,

Сез генә уйларымда.

Су буйларында йөргәндә,

Сез генә уйларымда.

Каз канатын кагынганда,

Мамыкларын җил ала.

Яшь вакыттагы мәхәббәт

Мәңгелек булып кала.

Яшь вакыттагы мәхәббәт

Мәңгелек булып кала.

Бетте.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

22 август 2011 ел.

Информант: Фәтхетдинова Мөхтәрәмә

Кыям кызы, 1947,Урмышлы.

 

 

Трек №11

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 147 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.045 сек.)