Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Карга боткасы

Читайте также:
  1. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы
  2. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы

 

1.Әби,ә карга боткасы кайчан һәм ни өчен үткәрелә?

Элек-электән үк,әбиләр язны каргалар алып килә дип уйлый торган булганнар.Һәм шуның өчен,һәр яз көне,каргалар килер алдыннан “карга боткасы”бәйрәмен үткәргәннәр.Алар уйлавынча,каргалар килеп,яз да киләчәк,һәм ул бик җылы булачак дигән фикер яшәгән.

2.Кемнәр катнашкан?

Кемнәр дип инде,шул авыл халкы,карт-кортлар,бала-чагалар инде.Күпчелеге эштән бушаган вакытта үткәрелә торган булган.Бала-чагаларга 6-12 яшьләр тирәседер инде.

3.Махсус пешерүче булганмы?

Безнең авылда ул иң карт әби булган инде,Мөзәккарә исемле иде ул.Бик күп еллар буена,карга боткасын пешереп торды,шушы бәйрәм бары тик ул булганга гына үткәрелә дә инде.Ул әби дога укый-укый,теләкләр әйтә-әйтә,такмаклап бергә пешерә иде карга боткасын.

4.Ә Мөзәккарә әби киткәннән соң,аның урынына кем калды?

Мөзәккарә әби киткәннән соң,берсе дә калмады,карга боткасы бөтенләй үткәрелми башлады.Чөнки бөтен традицияләрне белүче бары тик ул гына иде.Берничә ел,Мөзәккарә әбинең сеңлесе йөреп караган иде дә бит,барыбер бәйрәм килеп чыкмады.

5.Ә менә ботка өчен ярманы кем җыя,кайчан?

Карга боткасы бәйрәмен оештырыр алдыннан,шул ук иртәне бала-чагалар авыл башыннан тотынып,такмаклар әйтеп,сөрән салып һәрбер өйдән ярмалар,майлар җыеп чыгалар.Аннан соң ул майларны,ярмаларны алар су буена,болынга алып тошәләр.

6.Шушы бәйрәмдә бары тик балалар гына катнашамы,яисә инде олылардамы?

Балалар гына түгел инде,олыларның да бит ботка ашыйсылары килә.Олылар өчен бу андый зур бәйрәм булмаса да инде,алар барыбер балалар кебек су буена төшеп ботка ашап менәләр,әле кайбер өлкәннәр,балалар белән бергә ярышларда да катнашалар.

7.Өйдән-өйгә йөргәндә,нинди текстлар әйтелгән соң?

Минем истә балалар әйтә торган такмак кына истә калган инде:

Карга әйтә: карр, карр,
Туем җитте, барр, барр,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Әпәй, итең тагып бар,
Барр, барр, барр!

***

Өйдәме түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй,
Май кирәк, ярма кирәк.
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса он чыгар.
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк!
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньяда бик сирәк.

8.Ботка ашагач,балалар нинди уеннар уйныйлар?

Шул,бездә уйнала торган бер уенны гына беләм инде мин,ул балалар аста торалар,ә өстән олылар йомырка ише,конфет тәгәрәтәләр,һәм балалар чаба-чаба менеп җитәргә тиешләр,әле шул ук вакытта шул тәгәрәткән тәм-томны да җыярга кирәк.

9.Ботканы ашап бетерәләрме,яисә инде каргаларга да калдыралармы?

Карга боткасы дип аталган бәйрәмдә,ничек инде калдырмасыннар ди,каргаларга?Ашап бетермәгән ботканы,иң карт кеше,су кырыена куя,һәм каргаларга төрле теләкләр теләп,шунда ризыкларны калдыра.

10.Карга боткасы белән бәйле сынамышлар,ышанулар бармы?

Шул инде,халыкта “карга боткасы” ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый дигән ышану яшәгән.

(Маннанова Нәгыймә Харис кызы Лениногорск шәһәре,Зәй-Каратай авылы(1938))

Гаилә йолалары.

 

Бала көтү белән бәйле ышанулар.

1.Әнисә әби,бала көтүче хтын-кызга нинди мөнәсәбәт булган тирә-юньдәгеләрдән?

Алай әллә нинди мөнәсәбәт тә булмаган инде.Чөнки күп кеше,авырлы булуны-чирле булу түгел дип әйткәннәр.Һәм бу чыннан да шулай бит инде..тик шулай да,элеккедән әбиләр әйтеп килгәннәр “авырлы катыннарны рәнҗетмәгез,аның күз яше сезгә төшәр”.Шуңа күрә авырлы хатыннарга авыр сүз әйтергә ярамаган.

2.Ни өчен авырлы хатын-кыз күзе төшкән әйберне ашарга тиеш?

Әгәрдә авырлы хатын үзе теләгән ризыкны ашамаса,балага зыян килергә мәмкин дигән ышану элек-электән килә инде.Бала яисә зәгыйфь туачак,яисә тәненең берәр төшендә берәр тап пайдә булачак.

3.Авырлы хатын-кызга нинди эшләр башкарырга ярамаган?

Соң инде,авырлы хатын-кызга авыр эш йөкләргә тырышмаганнар,аннан соң мин авырла чакта әбиләрен әйтә торган иде,җон ерләмә,балаң кендегенә уралып туар,дип.Шулай ук тегү,чигү ише әйберләр белән дә шөгыльләнмәскә кушыла.Ә авыр эшләргә килгәндә,беренче бала булганда,хатын-кыз үзен сакларга тырыша инде.

4.Ә күңел ачуларга килгәндә?

Соң инде,йөклелекнең соңгы айларында хатын-кыз андый җирләргә йөрмәскә тырыша,ә йөклелекнең башында,җырлау-биюләргә килгәндә,күңел ачу тыелмаган.Тик шулай да,йөкле хатын-кызга,кеше куп булган җирләрдә йөрмәскә кушыла.Чөнки күз тию,төрле сихер-михерләр эләктерү куркынычы бар.

5.Менә зиратка,үлгән кеше янында булырга ярамый дигән сүз дөресме соң?

Әйе,анысы дөрес.Беренчедән,чөнки йөкле хатын-кыз мәет булган йортта үзенә начар хис-кичерешләр җыя,кәефен төшерә,бу шулай ук балага зыян китерә инде.Икенчедән,дини яктан,мәет булган йортка,йөкле хатынга кермәскә кушылган,зиратка да шулай ук.Чөнки йөкле хатын-кыз үзендә яңа тормыш йөртә,ә зиратта,каберләрдә үлгән,вафат булган кешеләр ята.Бу әбиләр әйтмешли,каршылык була инде.

6.Шулай ук,халыкта,хатын-кыз көянтә аша да атлап чыгарга тиеш түгел дигән сүз йөри,бу ник шулай икән?

Андый чакта әбиләр әйтә торганнар иде”көянтәне атлап чыкма,балаң аркылы чыгыр” дип.Шуңа күрә дә инде,хатыннар андый әйбердән сакланганнар.

7.Эт-мәчегә тибү?

Анысын инде йөкле хатыннар гына түгел,беребез дә эшләмибез,тик шулай да,хайваннарның бит каргышлары бик көчле,әгәрдә аларны рәнҗетәсең икән,гомер буе үкенеп яшәрсең.Песиләр алар бик каты рәнҗиләр.Аларның рәнҗеше сиңа төшмәсә дә,балаңа зыяны килергә мөмкин шул.

8.Йөкле хатын-кызга нинди ризыклар,эчемлекләр ашау тыелган соң?

Иң беренчедән инде,ул зәхәр эчемлекләрдән булып саналган-алкоголь эчемлекләрне эчү.Алар йөкле хатынга да,эчендәге баласына да бик каты,начар йогынты ясыйлар.Авырлы вакытта эчкән эчемлекләр,баланың зәгыйфьлегенә туп-туры юл.Аннан соң,йөкле хатын-кызга балык,консервланган ризыклар,һәм шулай ук тозлы ризыклар да ашарга киңәш ителмәгән.Бу бөтен ризыклар да,хатын-кызның вакытыннан алда бала табуына китерә ала.

9.Шулай ук хатын-кызга чәчен,тырнакларын кисәргә ярамый ахырсы?

Электән әбиләр әйтеп киләләр иде,йөкле хатын-кыз чәчен кисмәсен,чөнки чәчен кискән вакытта,хатын-кыз туачак баласының кулларын һәм аякларын кыскарта дигән сүз яшәгән.Тик инде хәзер шушы сүзләргә ышанучы кешеләрдә калмагандыр инде.

10.Туачак балага алдан киемнәр әзерләргә ярыймы соң?

Юк инде,ярамый.Әле бит әбиләр дә әйтеп килгән:”Тумаган тайның,билен сындырмыйлар”.Хатын-кызга бары тик әни булырга үзен генә әзерләргә кирәк,тик булачак балага кием-салым,урын-җирләр алып куярга ярамый.

11.Бәби арбасын кем ала?

Бәби арбасын элек тә,хәзер дә әти буласы кеше алырга тиеш.Чөнки ул гаиләдә төп кеше,һәм хатынына да әз генә шулай итеп ярдәме тияр.

Бала туу.

 

1.Бала тапка вакытта хатын-кызга кем ярдәм иткән?

Элек авылларда кендек әбисе була торган иде.Ул хатын-кызга бала таба башлаганннан алып,тудырганчыга кадәр ярдәм итә.Безнең авылда да Тәзкирә әби бар иде.Ул үзе бик карт булса да,авылда бик күп хатын кыз аның ярдәме белән бала тапты.Барысына да аның ярдәме тиде.

2.Кендек әбисе авырлы хатын янына кайчан килергә тиеш булган?

3 көн тора, 3 көн килә инде. Кендек төшкәнче.

3 .Ул авырлы хатынны бала табу өчен ничегрәк әзерли?

Эче авырта башлагач, эчләрне уа, билләрне ышкып карый инде, бәби кулы йомшак булсын дип.

4.Нинди сүзләр әйтәләр?

Нинди сүзләр... “Ходаем, җиңеллек бир, вәдәт, куәт бир!” - дип әйтеп дога кыла инде.

5.Ә хатын-кыз баланы кайда табарга тиеш була?

Менә мин 3 бала таптым, өчесен дә өйдә таптым. Ул чагында больниска бармыйлар иде. Хәзер больниста табалар инде.

6.Ә кендекне ничек итеп, нәрсә белән кискәннәр?

Пычак белән кисәләр дә җыеп куялар, киптерәләр ул кендекне. Аннан, җуып киптергәннән соң, сандыкка салып куялар, шунда тора ул.

7.Ә нинди сүзләр әйтәләр?

Әйтмиләр инде, җуалар да куялар киптереп, төреп. Марлега бәйләп куясың.

8.Ә кендек кыска яки озын киселсә, бала сигәк була дигән ышану бармы?

Бар, кыскарак булса, бала күбрәк сия торган була, озынрак киссәң инде, әзрәк сия торган була.

9 .Бала туганнан соң, соңгылыкны кая куялар?

Соңгылыкны беркайчан да ташларга җарамый. Хәзер бит инде аны белмиләр. Минем бала туганнан соң, соңгылыкны, менә монда тудырдым бит күбесен,өйдә диюем инде.Акушеркалар да ташламый торганнар ие.

10.Ә ул соңгылыкны кая куясыз аннан соң?

Күмеп куялар, мин бит кайтып җитә алмыйм инде. Туган көнне үк килә бит инде өйдән берәрсе. Алып кайтып китәләр дә, җуып, җиргә күмеп куялар.

11.Ә аның берәр нинди тәртибе бармы? Ничә тапкыр юарга кирәк аны?

Аларны әйтә алмыйм инде. Мин бит күрмәдем аны, мин бит балниста. Күмәргә кирәк. Ансы әбизәтелне.

12.Кая күмәргә кирәк?

Җиргә, агач төпләренәме анда.

13.Нинди агач төпләренә?

Кеше йөрми торган җиргә. Начар су түгелми торган җиргә. Ару җиргә.

14.Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар?

Өченче баламны булнистә таптым бит мин.Минем соңгылыгымны минем акушеркам әзерләп, җуып, менә биш бармагына элеп күрсәтте дә: “Менә соңгылык шул була”, - дип, минем каенанам килгәчтен, иртә белән биреп җибәрделәр. Өйгә, нигезгә үзебезнең күмделәр.

15.Берәр төрле сүз әйтеләме анда?

Анда дога укыйлар инде. Туган балага шәфкатьлек, бәхет теләп инде, инанып, нигезгә күмәләр.

16.Аны юалармы?

Юалар. Аннары соң менә аның пәрдәсен, әйме, җиде тапкыр юып, киптергәннәр мин төшкәнче. Менә юка гына, пленка кебек ул.Мин аны төрдем дә сондыкта бик озак сакладым. Әгәр дә балаңа күз тисә, бөти ясыйлар шул киптергән соңгылыктан.


Дата добавления: 2015-11-28; просмотров: 504 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.012 сек.)