Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

ҺӘЗА КЫЙССӘИ ЙУСЕФ ГӘЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛЯМ 13 страница



аның эчинә кермәгә арзулади:

“Дәстүр вирсәң, бу шәһерә керсәм”,— диди.

Йусеф әйдүр: “Мунда кяфир кермәз имди!”

984. Рәййан, ани ишедүб, мөэмин улди,

вәлякин кадир тәңдир уйлә ңылди,

ул шәһерә кермәдән уң Рәййан үлди,—

бәгзиләр буйлә нәкыль ңылур имди.

985. Бәгези дир: “Р ә й й а н тәлим.гөмер сүрди,

йүз дүндүрди, кяфирлекгә йәнә керди,

ул арада Муса сәүчи аны булди,—

хәкыйкәт, фиргауен аңа дирләр имди”.

986. Бәғзе әйдер: “Аның углы Мөсгәб калДи>

ики йүз йыл Мисърда мәлик улди,

ул таги-нең углы фиргауен ләгин улди,—

М ө с г. ә б углы Вәлид ана дирләр имди”.

 

ФАСЛ: ВӘФАТЕ ЙУСЕФ ҒӘЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛЯМ

987. Йусеф ул шәһәр эчрә тәлим дорди,

бер күн аңа халик әҗәл мәғлүм кылди,

Йусеф андан уғлан-ларин үгүтләди:

“Йманыгез[ни] саңлаңыз!”—дәйүр имди.

988. Андин соңра Зөләйхә вәфат улди,

Йусеф аның хәсрәтилә мәгмум улди,

андан соңра айрук йәнә эүләнмәди,—

уғлан-ларин башарубән йөрер имди.

989. Андан соңра һәм Й у с е ф ә кэлди нәүбәт,

әулядендән, ихванендән улди фиркәт,

нәкыль кылди,.халикгә улди васләт,—

әрхәм аңа рәхмәт нисар кылди имди.

990. Әуляд-ихван дирелүб нәүхә кылДи”

тәҗһизен тәмам идүб, намаз кылди,

ул сиддикның табутини хазир кылди,—

бер хуш йирә ани мәдфүн кылур имди.

991. Ул тарафдә фәрауан улди ниғмәт,

адәми-гә, бәһаимгә улди рахәт,

вәлякин Мисър эчрә улди шиддәт,—

хәлаиңлар дарлык эчрә ңалур имди.

992. Мәлик Рәййан Мөсәлимә кеши салди,

Йусеф сәүчи табутени теләтдерди,

ул кәлачи Мөсалимә дишвар кэлди:

“Бән атами вирмәйә-вен!”—дәйүр имди.

992'. Мөсалимә бу хәбәр агыр булди,

ушал сағәт ләшкәрин хазир кылди,

Рәййан берлә урушмарә хәмлә кыйлди,—.

урушмади, буйлә тәдбир кылУР имди. (Д.)

 

993. Андан сонра бу арайә солех дүшди,

әғмам-ихван Мөсәлимә үгүт вирди:

“Мәлик Рәййан атана чук хәйер кылди,—

тукышмағыл, морадынчә улғыл имди!”



994. Йусеф сәүчи табутени Рәййан алди”

Мисърдан йака синә дәфен кылди,

ул тарафдә рахәт-лек бисйар улди,—

бу тарафдә йаулак дарлык улур имди.

995. Мәлик Рәййан Мөсәлимә дөзлек кылди,

чыкарубән су эчендә дәфен кылди,

Мисър эчрә йаулак үкүш нирмәтулди,— (ст/

ики йангә учызлык улур имди.

996. Йусеф нәби су эчендә кыР^ йыл дорди,

ул вакытдә Кәлим-уллаһ Мисърә кэлди,

. кәрим аллаһ кәлименә әмер кылди:

“Сиддикыми су эчендән чыкар имди!”

997. Муса-кәлим табутны таләб кылди,

белүмәди, бер ғәурәт хазир кэлди,

Йусеф нәби табутыни ул күстәрди,—

ул ғәурәтә Бәллү Мәрҗан дирләр имди.

997'. Ңачан Йусеф табутыни Муса хүрди,

Муса-кәлим сув эчендән һәм чығарди.

халикдән Мусайа дәстүр улди,—

Муса Йусеф табутыни алыб кэлүр имди. (Ссу.)

9972-*. Сы. дополнительные строфы.

998. Андан сонра Кәнғанә алуб кэлди,

атаси-нын мәдфәнени таләб кылди,

анн дәхи ушал йирә дәфен кылди,—

зийарәтә бу күн андә варырлар имди.

999. Әлхәмде лилляһи һәза-ль-китаб фәк.әд тәммәт,

уғаным ғәта кыйлды шөкөр, миннәт,—

аңласаныз, Һәзар дүрлү пәнде хикмәт

бу зәгиф нәзъм эчрә дүзди иМди. (Ссу.)

 

ФАСЛ: ӘЛ-ХӘЙР ВӘ БИЛЛЯҺИ ӘЛ-ҒИЗЗӘТ ВӘ

ӘТ-ТӘҮФИК ТӘМАМ

1000. Йусеф сәүчи кыйссәсен кыйлдук ғәйан,

ғәрәб, гәҗәм деленчә кыйлдук бәйан, '

укумәгә, дыңламагә улди асан, —

укыйанлар дога илә үксүн имди.

1001. Йусеф сәүчи кыйссә-сен гакил укур.

дыңладукчә күңли ирүр, йаши агар,

әгза-сендән йазьщлари сач[е]лү чыгар, —

рәхим аңа рәхмәт рузи кыйлә имди.

1002. Фазил кеши ушпу нәзъм сүйләр улсә,

гаңил кеши кУлакі дутыб дынлар улсә,

Ка'ил, самиг бу мөзнибә дога кыйлсә, —

меҗиб ани мөстәҗаб кыйлур имди.

1003. Укыйанлар, дьщлайанлар дуга кыйлур,

бу зәгиф дуга умар, халиң белүр,

дуга берлә тәлим гаси рәхмәт булур, —

мәғфирәтә шайәстә улур имди.

1004. -Гәүһәр даш вә-ләйкин гәүһәр [даш] улмаз,

дикмә кеши гәүһәр кәДРен Кииас кыйлмаз,

бу нәзъм-нең кәдрени ахмак белмәз, —

кеши дыңлар, аңлар, белүр имди.

1005. Әй, дәри г ә, дикмә кемсә дүзүмәди,

фәһме иксүк кемсәләр йазумади,

бу зәгиф-нең ушпу нәзъме азумади, —

робаги вәзен эчрә дурсун имди.

1006. Буни дүзән — зәгиф бәндә, ады Ғ ә л и,

йегерми түрт рәкъм эчрә салды йули,

йарлыкагил, йа рәхим, бән гаси коли, —

рәхмәтендин бәһрәбәндлик умар имди.

 

1007. Үмид дутар бу мөзниб сан мәүлийә,

сән кәрим, сән рәхим, сән вәлийә,

рәхмәт кыйлгыл, рәхим кый л Кол F ә л н й ә,

кайкулу нәфсем мөфәррих кыйлгыл имди.

1008. Ходавәндә, хаҗәтем сәна мәрлүм,

бән мәхзүннен мөнаҗати сәна мәглүм,

йа рәхим вә йа рәхман, кыилмә мәхрүм,—

ахыр дәмдә иман гәта кыйлрыл имди.

1009. Мәүля-дән мәдәд, носрәт йэтүзендән,

рәҗәб ай чәлаби утузындән,

тарих чун алты йүз тукызындән

бу зәриф бу китаби д ү з д и имди.

1010. Тәүфик-носрәт, фәһме куәт хакдан булдум,

илһам рузи кыйлдуғинә шакир булдум,

бу арада бу китабни тәмам кыйлдум —

“нәфәрәна вә иййакем” кыила имди.

Тәммәт тәмам


Дата добавления: 2015-10-21; просмотров: 30 | Нарушение авторских прав







mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)







<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>