Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 20 страница

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 13 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 14 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 15 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 16 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 17 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 18 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Гадел имам (җитәкче) – шушы кагыйдәне аңлаган һәм халык хакында шуны төп канун итеп тоткан була. Халык арасында тигезлек кылу һәм зарар-файдалары уртак булу-ның бик тиешле эш икәнлеге һәм шундый эшне кылучы кеше бик зур хөрмәт күрергә һәм аерылып торырга лаеклы икәнлеген һәркем үз акылы белән белсә кирәк.

Яшь вакытта – нәфес һәм тәндәге көчләр кәмаләткә җиткән һәм һәртөрле максатларга ирешергә җиңел булган бер вакытта – яшь кешенең гыйбадәт белән шөгыльләнүе, аның Аллаһы Тәгаләне чын тану белән тануына һәм үзен Аның колы итеп белүенә дәлилдер.

Мәчетләрдә булган вакытта адәм баласы бозык эш-ләрдән тыелып тора. Күңеле һәрвакыт мәчеткә баглану шул адәмнең пакьлегенә дәлил була.

Дус булышу – иттифакъ һәм өлфәтнең иң мөһим сә-бәпләреннән. Аллаһ өчен дус булучылар бу иттифакъ һәм өлфәтнең нигезен салган булалар.

Матур хатынның чакыруын кабул итмәү – гөнаһның зарарын аңлау, Аллаһы Тәгалә ризалыгына хилаф эштән саклануның кыйммәтен белү һәм Аллаһыдан куркуның нәтиҗәсе.

Яшерен садака бирү – бөтен өметне Аллаһы Тәгаләгә баглауга, җәзаны аннан гына күрүне һәрнәрсәдән алда то-туга дәлил.

Аллаһы Тәгаләне аулакта зекер кылып, елау – күңел нечкәлегенә һәм ихлас белән бәндәчелек кылуның бил-гесе.

Бу зекер ителгән кешеләрнең һәрберсе олы хөрмәткә лаек.

149 * سَلْ رَبَّكَ الْعَافِيَةَ وَ الْمُعَافَاتِ فِى الدُّنْيَا وَ الآخِرَةِ

فَإِذَا أُعْطِيتَ الْعَافِيَةَ فِى الدُّنْيَا وَ أُعْطِيتَهَا فِى الآخِرَةِ فَقَدْ أَفْلَحْتَ *

"Раббыңнан дөнья-ахирәт сәламәтлеген сора, чөнки котылу шунда".1

Дөньяда сәламәтлек кадәр зур нигъмәт булмаса ки-рәк. Моны һәркем үзе белергә тиешле. Исәнлектән башка булган нигъмәтләр гомуми булмый, бәлки бер кеше кара-вында нигъмәт булып та, икенче бер кеше каравында нигъмәт саналмаска мөмкин. Фәкыйрь кешедән: "Үзеңне кайсы вакытта бәхетле дип беләсең?" – дип сорасалар, һич шөбһә юк: "Үземә җитәрлек акчам булган көндә!.." – дип җавап бирәчәк. Шуңа күрә Европа падишаһлары иң бәхет-ле кешеләрдән булу лязем килә. Хәлбуки, Европада иң бай һәм олуг падишаһлардан берсе үзенең хәтер дәфтәренә үз кулы белән бу сүзләрне язган диләр: "Өстемә фарыз бул-ган рәсми хезмәтем булмаса һәм мине халыклар хаким сыйфаты белән олугламасалар, ярыш мәйданнарына гади бер кеше кебек барып-килеп йөрсәм һәм кайда барып, кай-дан килгәнемне газеталар язмасалар, рәхәтләнеп хикәя ки-таплары укып утырсам һәм хатыным, балаларым янымда тезелешеп утырганнары хәлдә уйнап-көлеп сөйләшеп утырсам, үземне бәхетле санар идем".

Хәлбуки, монда язылган хәлләр бик күп кешеләрдә булса да, алар үзләрен бәхетле санамыйлар, яки үзләренең бәхетле булуларын хәтерләренә дә китермиләр, читтән тәнбиһ итүче булса да, бәхетле булуларын танымыйлар. Әмма сәламәтлек бу рәвештә түгел. Халыклар аның нигъ-мәт, бәхет икәнлеген беләләр һәм таныйлар.

Адәм балалары өчен сәламәтлек иң зур нигъмәт бу-лып, аның кадере күп вакытта берәр төрле чир килгәннән соң гына беленә. Шуның өчен бу нигъмәтнең кадерен авы-ру килмәстән элек белергә һәм сәламәтлекне саклау ка-гыйдәләренә каршы эшләр эшләүдән һәрвакыт сакланырга тиешле. Бу кагыйдәләргә ригая итмәү сәламәтлек нигъмә-тенә көфран кылу була. Сәламәтлекне саклау кагыйдә-ләрен ригая итүче гаиләләрдә гомерләрнең озын, вафат-ларның башкаларга күрә азрак булуы тәҗрибәләр аркылы мәгълүм. Сәламәтлекне саклауның әһәмияте һәм файдасы табиблар файдасыннан да артык. Чөнки кеше табибка авырса гына бара. Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен һәр-бер кеше өйрәнергә һәм үзенең тормышын шуның белән алып барырга тиеш.

Бу хәдистәге "сәламәтлек" сүзеннән мәгънәви сәла-мәтлек тә аңлашылырга мөмкин. Бу вакытта Рәсүлүллаһ көнчелек, ачу, тәкәбберлек кебек күңел хасталыкларыннан сәламәт булуны да сорарга кушкан була.

150 * سَلُوا اللهَ عِلْمًا نَافِعًا وَ تَعَوَّذُوا بِاللهِ مِنْ عِلْمٍ لاَ يَنْفَعُ *

"Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз һәм Аңа файдасыз гыйлемнән сыеныгыз!"1

Рәсүлүллаһ гыйлемне файдалы һәм файдасыз исемен-дә икегә аерып, берсен Аллаһы Тәгаләдән сорарга һәм икенчесеннән сыенырга боерган. Шуңа күрә һәр гасырда һәм һәр өлкәдә мөселманнар үзләре өчен нинди гыйлем-нәр файдалы һәм нинди гыйлемнәр файдасыз икәнлеген тикшереп торырга, мәдрәсә программаларын шуңа ярак-лаштырырга, шәкертләрнең гомерләрен мәгънәсез урынга әрәм итүдән сакларга тиешләр. Чөнки кайбер гасырда һәм кайбер мәмләкәт өчен файдалы булган кайбер гыйлемнәр икенче бер мәмләкәттәге һәм башка гасырдагы халыклар өчен файдасыз, бәлки зарарлы булырга һәм кайбер заман-нарда зарарлы саналган гыйлемнәр икенче бер гасырда файдалы булырга мөмкин. Ләкин без Ислам дөньясында мәктәп һәм мәдрәсәләр өстендә шундый бер карап-тик-шереп тору оешмасының барлыгын белмибез. Бу хәдиснең хөкеменә күрә һәр мәктәп һәм һәр мәдрәсә хозурында гыйлемнәрнен һәм дәрес китапларының файдалы-файда-сызларын тикшереп тору өчен гыйльми оешма булырга ти-еш.

Әгәр Рәсүлүллаһ тарафыннан бер нәрсәне сорарга һәм икенче нәрсәдән сыенырга кушып, әмер булган булса, шулар хакында гамәли җәһәттән тырышу лязем икәнлеге үзеннән-үзе мәгълүм.

 

151 * الشَّبَابُ شُعْبَةٌ مِنَ الْجُنُونِ وَالنِّسَاءُ حِبَالَةُ الشَّيْطَانِ *

"Яшьлек – диваналыктан бер ботак. Хатыннар – шай-тан аулары".

Яшьлек – диваналыктан бер өлеш булганлыктан, кай-бер вакытта яшь кешенең кайбер хаталыкларын аклап та булырга мөмкин. Әмма картларны аклап булмас.

Хатыннарга "шайтан авы" дигәннән максат, шайтан үзе аздыра алмаган кешеләрне хатыннар аркылы аздыра димәк.

Хатыннарның мәкерләре һәм хыянәтләре, амәнәтчел һәм вафалы булулары хакында вакыйгалар, маҗаралар бик күп. Болар иске һәм яңа китапларда, газета-журналларда һәм башка әсәрләрдә күп языла.

Бездә берәүләр хатыннардан зарлануны үзләренә гадәт итеп алдылар. Болар хатыннар һәм яшьләрнең бозы-луларын Рәсәйдә хөррият игълан ителгәннән соң булды дип күрсәтәләр һәм шуннан элеккеге вакытларны һичбер гөнаһсыз дәверләр, бигрәк тә, Ислам мәмләкәтләрен фә-рештәләр дөньясы дип уйлыйлар. Белүләре ерак китмәгән һәм хөррият дәвереннән элекке тарихларны белмәгән сә-бәпле, әлбәттә, аларны аклап була. Әмма дөресе – дөнья бүген ничек булса, хөррияткә кадәр дә шулай иде, Ислам мәмләкәтләрендәге мөселманнар бүгенге Рәсәй мөселман-нарыннан күрә бәхетле түгел иделәр.

Хәнәфиләрнең казыйларыннан һәм үз гасырында Ми-сыр галимнәренең мәшһүр галимнәреннән булган Бәдрет-дин Мәхмүт бине Әхмәт әл-Гайни хәзрәте Гайшә анабыз-ның: لَوْ أَدْرَكَ رَسُولُ اللَّهِ مَا أَحْدَثَ النِّسَاءُ لَمَنَعَهُنَّ الْمَسْجِدَ "Әгәр дә Ал-лаһының Илчесе бүген хатын-кызлар нәрсәләр уйлап чы-гарганнарын күрсә, ул аларны мәчеттән тыяр иде", дигән сүзенең шәрхендә бу рәвештә бер мәкалә яза: "Әгәр Гай-шә анабыз безнең заманыбыз хатыннары тарафыннан уй-лап чыгарылган бидгатьләрне, яман эшләрне күрсә, хатын-нарны мәчеткә йөрүдән, әлбәттә, тыяр иде. Бигрәк тә, без-нең Мисыр мөслимәләре бик бозылдылар. Алар читләре алтын һәм энҗеләр белән чигелгән ефәк киемнәр кияләр, баш киемнәре алтын һәм көмеш, энҗе һәм якутлар белән тукылган ефәк нәрсәләр була, күлмәк җиңнәре бик киң, итәкләре ике-өч аршин кадәр җирдән сөйрәлеп йөри, бо-ларның күлмәкләреннән үлчәү белән тегелгән вакытта өч күлмәк чыгачак (хәзерге заманда да хатыннарның күлмәк-ләре тарлыктан, итәкләре һәм җиңнәре юкалыктан зарла-налар һәм "өч хатын күлмәген бергә кушсаң, бер күлмәк я чыгар, я чыкмас" диләр). Кыйммәтле киемнәр киеп, хуш-буйларга гарык булып, ирләр белән тыгызлашып һәм һава-ланып базарларда йөриләр, күбесенчә битләре ачык һәм пәрдәсез була, ишәккә атлансалар, җиңнәре ике яктан асы-лынып төшә һәм җирдән сөйрәлеп баралар. Нил елгасында ирләр белән көймәдә йөриләр, ирләр хозурында кычкы-рып җырлыйлар, болар инде ирләрнең муеннарына менеп атландылар, аларны теләсәләр нишләтәләр. Кайбер хатын-нар хәрам нәрсәләр саталар, ирләр белән хатыннар ара-сында яучылык итәләр, урамнарда ирләрне аулап йөриләр. Кайбер хатыннар багучылык, имтом итеп халыкларны ал-дыйлар, сихерчелек кылалар, кибетләрдә утырып сәүдә итәләр, араларында ялланып уен уйнаучылар һәм җырлап йөрүчеләр дә бар. Кыскасы, боларның шәригатькә сый-мый торган эшләрен сөйләп бетерерлек түгел. Гайшә ана-бызнең сүзе бик дөрес, хәлбуки, Гайшә анабызның бу сүзе белән Рәсүлүллаһ заманы арасы бик якын иде. Әмма безнең заманыбыз белән Гайшә анабыз заманы арасында бик күп вакыт бар".1

Бу сүзләрне сөйләүче Гайни хәзрәтләре Мисыр шәһә-рендә 855 һиҗри, 1451 милади ел белән зөлхиҗҗә аенда вафат булганлыктан, 1323-1905 нче елдан соңгы хәлләрне түгел, бәлки моннан 500 ел элек булган хәлләрне һәм Рә-сәй мөселманнарының хатыннарын түгел, бәлки Мисыр мәмләкәтендә һәм Ислам хөкүмәтенең бишегендә, дин га-лимнәре хозурларында яшәүче хатыннарны сөйли.

Хатыннарны мактар өчен дә, яманнар өчен сүз күп. Ләкин бу эшләрдән гомуми һәм өлешчә бер хөкем чыгару авыр. Ирләрнең яхшылары һәм яманнары булган кебек, хатыннарның да яхшылары һәм яманнары булырга мөм-кин. Мәгәр хыянәт, ихтимал, хатыннарда күбрәк булса бу-лыр. Ләкин бу гаеп хатыннарның үзләреннән бигрәк ир-ләрдәдер. Чөнки хатыннарның тәрбияләре ирләр өстендә, әгәр шул бурыч яхшы үтәлсә, табигый ки, хатыннар да ях-шы булып җитешерләр. Бөтен хикмәт тәрбиядә. Яхшы ка-ралмаган агачтан яхшы җимеш хасил булмаса, яхшы тәр-бия бирелмәгән хатыннардан да фазыйләтле һәм инсафлы хатыннар җитешүне ничек көтәргә кирәк?

Хәдис шәрифнең заһире хәбәр бирү булса да, максат – хатыннарны шайтан аулары итеп тотудан тыю.

 

152 * شِرَارُ النَّاسِ شِرَارُ الْعُلَمَاءِ فِي النَّاسِ *

"Иң яман кешеләр – явыз галимнәр".

Чөнки явыз галимнәр белә торып, гөнаһ кылалар, бе-лә торып гөнаһ кылучылар исә, белмичә гөнаһ кылу-чыларга караганда яманрак. Хәдисләрдә бәян ителгәнчә, явыз галимнәр шундый затлар: 1) Гыйлемнәре белән гамәл кылмаучылар. 2) Гыйлемнәрен явыз нияттә һәм дөньяви максатлар өчен кулланучылар. 3) Галимнәр алдында мак-таныр һәм наданнар белән җиңешер һәм мәҗлесләрдә рә-ис булып утырыр һәм халыкларның йөзләрен үзләренә ка-ратыр өчен гыйлем алучылар. 4) Аллаһы Тәгаләнең риза-лыгы ният ителмәгән хәлдә гыйлем алучылар. 5) Күз буяу-чы һәм монафыйклар. 6) Башкалардан көнләшүчеләр. 7) Мөселманнарның иманнары һәм гакыйдәләре белән шая-ручылар. 8) Мохтаҗ һәм лаеклы кешеләр булган вакыт-ларда бар гыйлемнәрен яшерүчеләр. 9) Кешеләрне хурлау-чылар. 10) Бар гыйлемнәрен юкка чыгаручылар. 11) Гый-лемнәре сәбәпле үзләре турында яхшы уйлаучылар. 12) Кешеләрне яхшылыкка боерып, яманлыклардан тыеп та, шул боерган һәм тыйган нәрсәләр белән үзләре гамәл ит-мәүчеләр. 13) Дин исеме белән дингә һәртөрле бидгать-хорафәтләр кертүчеләр. 14) Дәрвишләр һәм заһитләр ки-еме киеп гыйбадәт кылсалар да, яман уй, гайбәт һәм сүз йөртү кебек әхлаксызлыкларны үзләренә гадәт итүчеләр һ. б.

Явыз галимнәр җөмләсенә кермәс өчен иң соңгы чик – гыйлемен мал җыярга һәм мәртәбәгә менәр өчен корал итмәү һәм Ислам милләтенә аю хезмәте кылмау.

Имам Бохари:

إِنَّ اللَّهَ لا يَقْبِضُ الْعِلْمَ انْتِزَاعًا يَنْتَزِعُهُ مِنَ الْعِبَادِ وَلَكِنْ يَقْبِضُ الْعِلْمَ بِقَبْضِ الْعُلَمَاءِ حَتَّى

إِذَا لَمْ يُبْقِ عَالِمًا اتَّخَذَ النَّاسُ رُؤُوسًا جُهَّالاً فَسُئِلُوا فَأَفْتَوْا بِغَيْرِ عِِلْمٍ فَضَلُّوا وَأَضَلُّوا

"Аллаһы Тәгалә гыйлемне бер юлы бәндәләрнең кү-ңелләреннән суырып алмый, бәлки галимнәрне вафат ит-тереп тора, хакыйкый галимнәр калмаганнан соң халыклар надан адәмнәрне үзләренә башлык итеп куялар һәм шу-лардан шәригать хөкемнәрен сорыйлар. Гыйлемнәре бул-маган хәлдә биргән фәтвалары сәбәпле бу наданнар үзләре дә адашалар, башкаларны да адаштыралар",1 дип риваять иткән хәдистәге надан рәисләр дә шул явыз галимнәр җөмләсенә керсәләр кирәк. Хакыйкатьтә бу рәисләр галим булмасалар да, халык каршында галим булып хисапла-налар һәм хәләл белән хәрам хакында фәтва биреп тора-лар.

 

153 * شَرُّ مَا فِي رَجُلٍ شُحٌّ هَالِعٌ وَجُبُنٌ خَالِعٌ *

"Кешеләрдә булган иң яман сыйфатлар: саранлык һәм гадәттән тыш куркаклык".2

Бу нәрсәләрнең бозык холык икәнлеге хакында дәлил китерергә хаҗәт юк, чөнки һәркемнең үз тәҗрибәсе белән мәгълүм.

Сараннарның бер төре гомуми хаҗәтләр һәм яхшы эшләргә садака һәм ихсан кылу турысында саран булсалар да, үзләре өчен акчаларын кызганмыйлар. Әмма, икенче бер төре үзләре өчен дә, башкалар өчен дә һич акча чыга-рырга атлыгып тормыйлар. Боларның бөтен эшләре – һәр-вакыт акча санап утыру һәм ничек кенә булса да бер сум-ны ике сумга әйләндерү. Саранлыкның иң яманы шул икенчесе. Чөнки беренче төрдәге сараннар үзләреннән кызганмаганлыктан базардан нәрсәләр алалар һәм үз ки-рәкләре өчен булса да акчаларын чыгаралар. Базар халкы бу мөгамәләдән азмы-күпме файда күрә. Әмма икенче төр сараннар печән өстендә яткан эт шикелле бөтен эшләре акчаны саклап тотудан гына гыйбарәт. Ләкин бу хәдис шә-рифтәге саранлыкка бу ике төрнең һәр икесе керә.

Акыл яки шәригать каршында сөйләү һәм нинди дә булса берәр төрле хәрәкәт итү һәм ризалыксызлык күрсә-тү лязем булган урында авыз йомып калу һәм үзенең хакы кирәкмәгән урынга китү ихтималы булганда үзенең хакын таләп итмәү куркаклыктыр.

Безнең куркак булуыбызның сәбәбе – безне яшь бала вакытларыбызда әдәп исеме белән куркаклыкка өйрәтүлә-ре. Хакыйкатьтә әдәп белән куркаклык бер-берсеннән башка нәрсәләр булып, әүвәлгесе адәм баласы өчен кәма-ләт, ә соңгысы бу хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, бик зур ким-челек. Балаларны хөрмәтле адәмнәр хозурына чыгармау һәм аларның мәҗлесләренә кертмәү, алар белән сөйләш-термәү һәм аларны җен-пәриләр, бичура, су анасы һәм йорт иясе кебек нәрсәләр белән куркытулар сәбәпле алар куркак булып үсәләр.

Куркаклык эш кешесе булу, үзенә һәм башкаларга файда китерү һәм иҗтимагый хезмәтләр итү юлында зур киртә булып тора. Дөньяда зирәк кешеләр һәм гыйлемле адәмнәр бик күп булалар, ләкин хезмәтләре күренми, үз-ләре өчен дә, башкалар өчен дә нәтиҗәләре юк. Әгәр мо-ны тикшереп каралса, күбрәк шул кешеләрнең куркак-лыклары сәбәп булуы ачыклана. Дөнья көтү һәм файдалы эшләр эшләр өчен бер гайрәт кенә җитми, бәлки эшкә яраклы булу да кирәк. Ләкин куркак кешеләрдә бу нәрсә булмый, булса да үзе белән генә эш чыкмый. Дөньяда ке-ше булып тору һәм үз вазифасын үтәү өчен икесе дә булу кирәк. Боларның берсе генә булмаса да, ул кешенең ку-лыннан эш килми.

Дөньяның мәшһүр эшлеклеләре, иҗтимагый һәм әдә-би инкыйлаб ясаучылары, һәрберсе шул мәзкүр ике сый-фатны үзләрендә булдырган кешеләр.

Мөлаем булу һәм өй эшләрен яхшы алып бару хатын-нар өчен мактаулы һәм кыйммәтле кәмаләт булса, ирләр өчен кыйммәтле кәмаләт һәм мактаулы сыйфат "җәса-рәт"тер. "Җәсарәт" җитез булу, искә төшү белән сикереп торып эшкә керешү түгел, бәлки әтрафын фикерләп, һәр-нәрсәне үлчәп эшләү, бөтен шартлары килеп беткәннән соң форсатны үткәрмичә керешү дигән сүз. Бу форсат ки-леп җиткәннән соң төрле хыяллар белән куркып тору яки ялкауланып яту "гадәттән тыш куркаклык"тыр.

 

154 * شَرُّ النَّاسِ الْمُضَيِّقُ عَلَى أَهْلِهِ *

"Иң явыз кеше – үзенең гаиләсенә гадәттән тыш ты-гызлык кылучы кеше".

Дөньяда яшәүче милләтләр һәм төрле-төрле кавемнәр гаиләләрдән гыйбарәт булып, бер милләт һәм кавемнең диндарлык һәм әхлак турысындагы мизаны һәм көзгесе га-иләләрдер. Шуның өчен гаиләнең тереклеге һәм гаилә тәр-биясе хакында бик игътибарлы булырга тиешле.

Без мөселманнарда ир белән хатын арасындагы мөнә-сәбәт хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәттән күп аерылмый. Ир үзен теләсә ни эшләргә хакы булган хуҗа, ә хатынын ышанычсыз бер хезмәтче кебек итеп тота. Ире-нең шушы игътикадына кайвакыт хатын үзе дә сәбәпче була. Хәлбуки, Ислам шәригатендә дөньяда "теләсә ни эшләү"гә хаклы булган бер генә кеше дә юк.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 69 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 19 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 21 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)