Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 1 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 2 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 3 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 4 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

 

* 89إِنَّ الْمُؤْمِنَ لَيُدْرِكُ بِحُسْنِ الْخُلُقِ دَرَجَةَ الصَّائِمِ الْقَائِمِ *

"Гүзәл холыклы кеше, үзенең шул гүзәл холкы белән, нәфел ураза тотучы һәм кичләрен гыйбадәт белән үткәрү-челәр дәрәҗәсенә күтәрелә".2

Хакыйкатьтә дә, гүзәл холык бик өстен бер кәмаләт. Кичәләрдә нәфел намазлар уку һәм көндезләрен нәфел уразалар тотуның файдасы шул кешеләрнең үзләре өчен генә булса, гүзәл холыкның файдасы башкалар өчен дә бу-ла. Берәүнең күркәм холыклы булуыннан бөтен халык файдалана. Шуңың өчен нәфел намаз һәм нәфел уразаның җимеше ахирәттә күрелсә, гүзәл холыкныкы ахирәттә дә, дөньяда да һәм үзе өчен дә, башкалар өчен дә була.

Милләтләр гүзәл холык сәбәпле алга үсәләр һәм хо-лыклары бозылу белән түбән китәләр. Шуның өчен ахирәт савабын табарга теләүчеләр холыкларын күркәмләргә ти-ешләр. Дөньяви сәгадәтләргә ирешү өчен дә гүзәл холык зарур. Холыклары гүзәл булган милләт, әлбәттә, дөньяда өстен һәм мактаулы булачак.

Рәсүлүллаһка вәхи килгән вакытта дөньяда фарсылар белән румнар хөкем сөрәләр, бөтен җир йөзе шуларның күләгәләреннән куркып тора иде. Шул заманга күрә бай һәм һөнәрле, гаскәрләре мөкәммәл, үзләре гыйлем һәм мәгърифәтле булган бу ике олы милләт Хиҗаз таулары арасыннан калкып чыккан, хәтта өсләренә күлмәк тегеп тә кия белми, бәлки җәймәләргә генә уралып йөри торган га-рәпләргә каршы тора алмадылар, аларның һөҗүмнәренә чыдый алмыйча, чүл бүресеннән курыккан сарыклар кебек кырык якка качып, таралып беттеләр. Моның сәбәбе нәрсә иде соң?

Сәбәбе мәгълүм. Румнар белән фарсыларда әхлак бо-зылган, әмма гарәпләрдә вәхи һәм пәйгамбәр тәрбиясе белән әхлак яхшыланган иде. Бозык әхлак төзек әхлакка каршы тора алмады.

Алардан соң да бу хәл күп мәртәбәләр тәҗрибә кы-лынды һәм һәрберсендә дә нәтиҗә бер төрле булды. Шул тәҗрибәләргә карап, "гүзәл холыклы милләт бәхетле, ә бо-зык холыклы милләт бәхетсез" дип хөкем кылырга мөм-кин.

Гүзәл холыкның төрләре бик күп булып, иң әһәмият-леләре шулар:

1.Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы тугры-лыктыр. Шуның өчен, "Балаларыңа тугрылыкны өйрәт, тугрылык исә аларга һәрбер фазыйләтне өйрәтер", диләр. Тугры булган кеше амәнәтле була. Безнең мөселман халкы вәгъдә кылырга бик юмарт булсалар да, күп вакытта шул вәгъдәләрендә тора алмыйлар, вафасыз һәм вәгъдәсез бу-лып калалар. Шуңа күрә, кулдан килмәслек эш хакында вәгъдә итмәскә һәм вафасызлык исемен алмаска кирәк. Эшләрне тиешле булган вакытларыннан кичектерү дә ва-фасызлыктыр. Шуның өчен һәр эшкә үз вакытында кере-шергә, фәлсәфә сөйләп вакыт үткәрмәскә кирәк.

2. Хатаны тану. Үз хаталарын тану – халыкларның югары күтәрелүенә дәлил. Үз хатасы мәгълүм булганнан соң да һаман карышып тору һәм шуны танымау мәгънә-сезлектер. Бу эш, бердән, башкаларны, икенчедән, үзеңне алдау була, һәрхәлдә хатаны тану – егетлек.

3. Әдәби гайрәтле булу. Әдәби гайрәт сүзне ачык сөй-ләү һәм күңелдәге фикерне бәян итүдән гыйбарәт. Әгәр берәр төрле фикерне бәян кылырга туры килсә, без, мөсел-маннар "Кешеләр яратмас, теге кешенең күңеленә хуш килмәс", кебек сылтаулар белән күп вакытта фикеребезне туры сөйләүдән тартынабыз, үзебезгә калса, сакланабыз. Хәтта күп вакыт бер мәҗлестә берәр төрле фикерне бәян итсәк, шул мәсьәлә хакында икенче вакытта икенче төрле фикер бәян кылабыз. Бу фикерләрнең берсе шул мәҗлестә булган бер кешенең хәтере өчен сөйләнгән булса, икен-чесе исә шул икенче мәҗлестә булган икенче бер кешенең хәтере өчен сөйләнгән була. Киңәш сораучыларга үз күңе-лендә булганның киресен сөйләү җинаять саналса да, бик күп кешеләр "дөресен әйтсәм, күңеленә авыр килер", ди-гән булып, үз күңелләрендә булган һәм үзләре яхшы күр-гән нәрсәне сөйләми, бәлки киңәш итүченең күңеленә ту-ры килерлек бер фикерне сөйләп җибәрә. Хәлбуки, бу эш һәм шәригать һәм акыл каршында ап-ачык хыянәттер.

4. Вазифаны белү. Кеше үз вазифасын үзе белергә, бер кеше тарафыннан тәнбиһ ителүне көтеп тормаска ти-еш. Бу вазифа, кирәк дини һәм кирәк дөньяви булсын, ба-рыбер. Милләтләрнең югары күтәрелүләренә бу нәрсә бик зур сәбәп булганлыгы өчен бу нәрсәне балаларның тәннә-ренә, каннарына сеңдереп үстерергә кирәк. Вазифаны бе-лүче бала үзенә тиешле эшне белеп, үзе эшләргә гадәт-ләнә, һичкем әйтми торып, шуны башкара, шуннан башка күңеле һич рәхәт тапмый, тыныч булмый.

5. Хакыйкатьне күрү. Эшләрнең тышкы тарафларына түгел, бәлки, хакыйкатенә карап бәя бирергә кирәк. Күп нәрсәләр тыштан ислами булып күренсәләр дә, эчтән кө-ферлек белән тулы булырга мөмкин.

6. Вакытында эшләү.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау – дөнья көтүнең бе-ренче шарты. Бер эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшнең бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булырга мөмкин.

7. Нык тору һәм түземлелек. Болар – үзе дөрес дип белгән фикердән кайтмау һәм һәртөрле киртәләргә каршы тору. Әхмәт бине Хәнбәл камчы белән сугылганда да үз сүзеннән кайтмады. Әбү Хәнифә зинданга салынды һәм, бер риваятькә күрә, зинданда вафат булды, ләкин үз сүзен бирмәде, көчле әмирләр сүзенә илтифат итмәде. Галилей-ның да гыйлем юлында нык торуы билгеле. Ибне Тәймия, әгәр дә үз гакыйдәсен фида иткән булса, вәзирләр күрмә-гән хөрмәтләрне күрәчәк иде, ләкин үз гакыйдәсен фида итмәве сәбәпле дәрвиш булып гөмер сөрде һәм төрмәдә ятып вафат итте. Дин һәм гыйлем юлында җаннарын бирү-челәр, төрмәләрдә ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр һәм үз хәлләреннән имин булмаучыларның һәрберсе шу-лар җөмләсеннән. Менә бу хәлләр нык тору һәм түземле-лектер.

Кешеләр тормыш юлында туктап торыр өчен түгел, бәлки һаман алга барыр өчен килделәр. Алга бару бары тик шул ике нәрсә булганда гына мөмкин.

8. Үзеңә ышану. Бездә "үзеңә ышану" дигән нәрсә бө-тенләй юк. Без бөтен нәрсәне башкалардан көтәбез һәм имчәк балалары кебек күзебезне читләргә сузып торабыз. Шуның өчен бездә әмәл дә, гамәл дә юк. Хәлбуки, дөнь-яның күчәре үз-үзеңә ышанудан гыйбарәт булып, әгәр бер милләттә бу сыйфат булмаса, ул милләттә хәят булмас. Бүген европалылар, америкалылар бөтен дөньяга хуҗа бу-лып, җир йөзендәге кешеләрне күз ишарәләре белән йөртә алуларының сәбәбе аларның башкалардан күрә зирәк бу-луларында түгел, бәлки үз-үзләренә ышанулары сәбәпле милләтләрнең мәгънәви рәвештә чыдамлылык хасил кы-луларыннан. Юкса, бу милләтләр башка бер нәселдән тү-гел, аерым сурәттә зирәк булмаганлыклары да мәгълүм.

Үз-үзләренә ышанып эш итүчеләрнең һәрберсе, әл-бәттә, үзенең теләкләренә ирешәчәк.

9. Гыйффәт. Инсаннарның кыйммәтләре гыйффәтлә-ренә күрә. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтә-рә торган нәрсә "гыйффәт" булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә гыйффәтсезлектер. Гыйф-фәте булмаган кешеләр үрнәк була алмыйлар, яхшы эш-ләрнең берсендә генә булса да үрнәк була алмаган кеше-ләр өчен дөньяга килү буш эштер. Гыйффәттән (намус) мәхрүм кешеләрдә гаилә мәхәббәте булмас, аларның өй-ләре шатлык һәм рәхәт күрмәс.

Ашап-эчеп йөрүләр, чит хатын-кызлар белән кәеф-са-фа корулар, гыйшык-мыйшык уйнаулар, отыш уеннары уйнау – һәрберсе гыйффәтсезлектер. Әгәр бер гыйффәтле кеше аркылы йөз бозык кеше төзәлсә, бер гыйффәтсез ке-ше сәбәпле мең яхшы адәм бозыла, кешелектән чыга.

10. Тәхәммел. Һәрбер кечкенә эшкә әһәмият бирмәү һәм зур эшләрдә үзен нык тотып, салкын кан белән фикер йөртү тәхәммел була. Бу холык кешеләрнең акыллары ка-мил булуга дәлил. Әгәр керешелгән эш бер киртәгә очрап, тәмам булмый калса яки бакчалыкка барырга дип кергән юл тигәнәклеккә барып чыкса, өметсез булмаска, сабыр-сызланмаска, бәлки ныклык һәм гайрәтне кулдан җибәр-мәскә кирәк. Дөньяда һәрбер эш уң гына булып тормый һәм һәрбер максатны үзең теләгәнчә генә йөртеп булмый. Адәм баласының вазифасы – тырышу, әмма нәтиҗә Алла-һыдан.

90 * إِنَّ الْمَعُونَةَ تَأْتِي مِنَ اللهِ عَلَى قَدَرِ الْمُؤْنَةِ

وَ إِنَّ الصَّبْرَ يَأْتِي مِنَ اللهِ عَلَى قَدَرِ المُصِيبَةِ *

"Аллаһы Тәгаләнең ярдәме – мәшәкатькә, сабыр нигъмәте кайгыга күрә".

Адәм баласы балачагасы күплектән, гаиләсе зур бу-лып та тәрбияләре бер үзенең җилкәсенә төшүдән һәм, го-мумән, дөнья мәшәкатьләреннән зарланырга тиеш түгел. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең ярдәм бирүе мәшәкатьләрнең күләменә карап була, шулай ук, сабыр да кайгыларның зурлыгы һәм кечкенәлегенә карап бирелә.

Әгәр бер кешегә: "Үз гомереңдә кабул була торган бер генә догаң бар", – дисәләр, шул өметсезлектән сые-нырга һәм шуннан саклау хакында Аллаһы Тәгаләдән яр-дәм сорарга тиешле булыр иде. Өметсезлекнең никадәр начар икәнлеген аңлатып бетерергә сүз җитми. Шуның өчен булса кирәк хәдис шәриф мөселманнарны өметсез-лектән сакланырга һәм кулдан килгән кадәр үз вазифа-лары белән мәшгуль булырга чакыра.

 

91 * إِنَّ مِنْ أَعْظَمِ الْفِرَى أَنْ يَدْعِيَ الرَّجُلُ إِلَى غَيْرِ أَبِيهِ أَوْ يُرِيَ عَيْنَهُ

مَا لَمْ تَرَ أَوْ يَقُولَ عَلَى رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَا لَمْ يَقُلْ *

"Ялганнарның иң зурлары – үзен үз атасыннан башка кешегә нисбәт итү, күрмәгән төшне күрдем дип сөйләү һәм Рәсүлүллаһ әйтмәгән сүзне ул әйткән дию".1

Берәр мәшһүр гаиләгә кушылып үзенә дөньяви берәр төрле файда өмет итү, яки чыннан да үзе варис булмыйча берәр урыннан мирас малы алу өчен үзен чит кешеләргә нисбәт итүләр булырга мөмкин.

Уяу хәлләргә бәйле ялганнарны халыклар үзләре дә беркадәр аера алалар, әмма төш хакында булган ялганны аеру кыен. Кайбер кешеләр төшләргә бик нык әһәмият би-рәләр. Һәм шуның белән алданалар да. Төш турысында алдау яла ягуның зурларыннан һәм хөкеме дә уяу вакыт-тагы алдауга күрә каты булуга сәбәп шул.

Бәлки, кайбер кешеләрнең кайбер төшләре дөрес тә була торгандыр, ләкин аңа карап төшләргә таянып, алар-дан хөкемнәр чыгару мөшкел эш. Нинди генә зур галим, яки дөньядан йөз дүндергән бер заһит булсын, төшендә Рәсүлүллаһтан шәригатькә хилаф рәвештә ишеткән сүз бе-лән гамәл кылуы дөрес түгел, хәтта шәригатькә хилаф булмаган эшләр хакындагы әмерләр белән гамәл итү дә лязем түгел. Шуның өчен төшкә әһәмият бирү һәм аны сөйләп йөрү тиешсез эш. Бигрәк тә тиешсезе – күрмәгән төшне күрдем дип сөйләү.

Ялган төш сөйләүчеләр һәм кешеләр өчен истихарә (бер эшнең хәерле булуын Аллаһы Тәгаләдән сорау) кыл-ган һәм төш күргән булып йөрүчеләрнең һәрберсе бу хә-дис шәриф хөкеменә күрә ифтира (яла ягу) кылучылар-дыр. Кирәк зур һәм кирәк кечкенә бер эшкә керешергә булганда истихарә кылу тиешле, мәгънәсендәге хәдисләр бар. Ләкин истихарә йоклау һәм төш күрү түгел, бәлки ис-тихарә нияте белән нәфел намаз уку һәм тәмам булганнан соң дога кылудан гыйбарәт.

Истихарә вакытында йоклау һәм күрелгән төшкә күрә хәрәкәт итү тиешлеге хакында мәшһүр асылларда һәм Әх-мәт бине Хәнбәл мөснәдендә дә бер генә хәдис тә күргә-небез юк. Без бу гамәлне Рәсүлүллаһ өйрәткән, яки сәхабә һәм әүвәлге мөселманнардан күчерелгәндер дип белмибез, бәлки алардан соң килеп чыккан бидгатьләрнең берсе дип уйлыйбыз.

Хәдисләрдәге: "Рәсүлүллаһ һәрбер эштә истихарә бе-лән боера иде", – дигән сүздән максат – изге, хәерле яки яман эш булуы мәгълүм булмаган эшләрдер. Яхшы, хәер-ле эш булуы шәргый дәлилләр белән мәгълүм булган эш-ләрдә истихарә урынлы түгел. Шулай ук хәмер эчү яки на-маз уку турысында да истихарәгә хаҗәт юк. Кешеләрнең истихарәгә бәйле эшләре өч төрле була: 1) хәерле икән-леге мәгълүм; 2) яман икәнлеге мәгълүм; 3) хәерле икән-леге дә, яман икәнлеге дә мәгълүм түгел.

Рәсүлүллаһ әйтмәгән сүзләрне аңа сылтау шәригатьне бозуга сәбәп булганлыктан, аның зур ифтира-боһтан һәм гөнаһ икәнлеге үзеннән-үзе мәгълүм.

92 * إِنَّ مِنْ أَكْبَرِ الْكَبَائِرِ الشِّرْكُ بِاللهِ وَعُقُوقُ الْوَالِدَيْنِ وَ الْيَمِينُ

الْغَمُوسُ وَ مَا حَلِفَ حَالِفٌ بِاللهِ يَمِينًا صَبْرًا فَأَدْخَلَ فِيهَا مِثْلَ جَنَاحِ

بَعُوضَةٍ إِلاَّ جَعَلَهُ الله ُنُكْتَةً فِي قَلْبِهِ إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ *

"Зур гөнаһларның да иң зурлары: Аллаһыга тиңдәш тоту, ата-анага карышу, ялганга ант итү һәм берәүнең ка-зый алдында Аллаһ исеме белән ант итүе, гәрчә, ул ант башкаларның хакын чебен канаты кадәр генә булса да, каплар булса. Менә шул гөнаһлар кешенең күңелендә Кы-ямәткә кадәр бер төен ясап калдыралар".1

Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тотуның зур гөнаһ икәнлеге акыл белән дә мәгълүм. Ата-ананы рәнҗетү ширек дәрә-җәсендә булмаса да, ширек кебек зур гөнаһ, бәлки зур гө-наһларның да зурысы. Аллаһы Тәгалә Үзенең Коръән Кә-римендә әйткән:

وَقَضَى رَبُّكَ أَلاَّ تَعْبُدُوا إِلاَّ إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا إِمَّا يَبْلُغَنَّ عِنْدَكَ الْكِبَرَ أَحَدُهُمَا أَوْ كِلاهُمَا فَلا تَقُلْ لَهُمَا أُفٍّ وَلا تَنْهَرْهُمَا وَقُلْ لَهُمَا قَوْلاً كَرِيمًا. وَاخْفِضْ لَهُمَا جَنَاحَ

الذُّلِّ مِنَ الرَّحْمَةِ وَقُلْ رَبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرًا

"Аллаһ сезгә, фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә боерды. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димә һәм каһәрләмә, бәлки аларга йомшак һәм мөлаем сүзләр сөйлә. Һәм аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Һәм әйт: «Ий, Раббым, алар мине кеч-кенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!"1

Ата-ананың хаклары һәм хөрмәтләре бик зур булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт белән бер җөмләдә саналуы, аларны рәнҗетү дә ширек кебек кабахәт эш булуның асыл сәбәбе мәзкүр аятьтә әйтелгәнчә, аларның яшь вакытта тәрбия итүләре һәм үскәч тә һаман шул балаларны үз җан-нарыннан якын күреп, хәер-догада булып торуларыдыр. Юкса, аның сәбәбе халык арасында мәшһүр булганча дөньяга килүгә сәбәпче булганнары өчен түгел.

Адәм балаларының дөньяга килүләренең "нигъмәт" һәм "рәхмәт" икәнлеге дөньяда вакытларында ук катгый сурәттә мәгълүм булса иде, ул вакытта ата-ананың хөр-мәте зур булуның сәбәбе баланың дөньяга килүенә сәбәп-че булулары дип әйтү дә дөрес булыр иде. Ләкин бу нәрсә дөньяда вакытта катгый сурәттә түгел, хәтта фараз белән генә булса да беленми.

Бу сүзләрдән максат, ата-ананың хөрмәтләре зур бу-луның хикмәте – баланың дөньяга килүләренә сәбәп бул-ганлыклары өчен түгел, бәлки мәзкүр аятьтән аңлашыл-ганча, баланың җисемен, рухын ихлас тәрбия итүләре, аларга гел яхшылык теләүче һәм үз нәфесләре бәрабәрен-дә якын күрүләре җәһәтеннән икәнлеген исбат итүдер. Хакыйкатьтә ата-ананың бу турыда кылган хезмәтләре бик зур булып, аңа бәя биреп бетерү һич мөмкин түгел.

"Сабыр анты" (булмаган эш хакында ант итү) " гамус анты"на (ялган ант) керсә дә, яхшы аңлашылсын өчен янә дә ачыклык кертелә. Моның хакындагы куркыту тәүбәсез вафат иткән кеше хакында булып, әгәр дә ихлас тәүбә ит-сә, ул вакытта мәзкүр кара төен югалырга мөмкин.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 64 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)