Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ризаэтдин бине Фәхретдин. 3 страница

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 1 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 5 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 6 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 7 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 8 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 9 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 10 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 11 страница | Ризаэтдин бине Фәхретдин. 12 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Ләкин мәгънәсен үзе белми торган догаларны укудан нәтиҗә булмаса кирәк. Шуңа күрә аерым догаларны һәр-кем үзе белгән телдә кылырга тиеш. Хәрам эшләр туры-сында дога кылырга ярамаганлыгы, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм.

Дога кылуда иң әһәмиятле шартларның берсе ашык-мау һәм ялыкмау, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең куйган тәр-типләренә каршы эшләр хакында дога кылмау. Мәсәлән, күктән алтын төшүен, чәчмәгән җирдән ашлык үстерүне сорау тиешсез эш кенә түгел, бәлки әдәпсезлектер. Дога, мөмкин кадәр шул сорыйсы нәрсәнең сәбәпләренә кере-шелгәннән соң кылынырга тиешле.

 

* 19إِذَا أَتَاكُمْ كَرِيمُ قَوْمٍ فَأَكْرِمُوهُ *

"Бер кавемнең хөрмәтле кешесе сезне зиярат кылыр өчен килсә, сез аңа хөрмәт күрсәтегез!"2

Ачык йөз белән каршы алу, эчкерсез бергә утырышу, хәзинәдә бары белән кунак итү кебек нәрсәләрнең һәрбер-се үз дәрәҗәсендә хөрмәт итүдер. Бер кавем һәм бер мил-ләт яки бер кабилә һәм җәмгыятьнең хөрмәтле кешесен хөрмәт кылу шул кавем һәм милләт яки кабилә һәм җәм-гыятьнең бөтенесен хөрмәт итү була.

* 20إِذَا أَصَابَ أَحَدَكُمْ مُصِيبَةٌ فَلْيَقُلْ إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ

. اللَّهُمَّ عِنْدَكَ أَحْتَسِبُ مُصِيبَتِي فَأَجِرْنِي فِيهَا وَأَبْدِلْنِي مِنْهَا خَيْرًا *

"Башына кайгы килүче бәндә, күңеле ихлас булган хәлдә: "Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун" (Без үзе-без дә, әһлебез дә, барча малыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке. Ул безнең белән нәрсә теләсә шуны эшләр. Без Аның хо-зурына кайтачакбыз). Ий, Аллаһым, бу кайгым бәрабәренә миңа савап бир, шушы кайгым урынына шатлык насыйп ит!" – дип әйтсен".1

Аллаһы Тәгалә, гомумән, сабыр итүне Коръән Кәрим-нең күп урынында мактаган һәм бик күп яхшы эшләрне сабырга бәйләгән, хәтта Бәкарә сүрәсенең 153 аятендә са-бырны намаздан элек зекер итеп Үзенең сабыр кылучылар белән бергә булуын хәбәр иткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلاةِ ، إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ "Әй, мөэ-миннәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһыдан ярдәм сорагыз – тормыш һәм дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә".

Шулай ук: فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُسُلِ وَلا تَسْتَعْجِلْ لَهُمْ "Ий, Мөхәммәт кавемеңнең төрлечә каршылык күрсәтүләренә сабыр ит, пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кебек, нык чыдамлы бул һәм аларга газапны ашыктыр-ма",2 – дип Рәсүлүллаһка сабыр итәргә боерган.

"Сабыр"ның яхшылыгы һәм сабыр итүчеләргә вәгъдә ителгән саваплар хакында хәдисләр бик күп.

Адәм баласы өчен кайгылар бик авыр һәм уңайсыз нәрсәләр. Шулай булса да һәр авырлыктан соң бер җиңел-лек һәм бертөрле файда булганлыктан, кайгылар да файда-сыз түгел. Кайгы күрү сәбәпле адәм балаларының холык-лары төзәлә, күңелләре яхшыра, акыллары арта.

Кайгылар ничаклы зур булса да булсыннар, куркыныч-лар һәм хурлыклар никадәр тоташ килеп торса да торсын-нар, шуларга каршы бәндәнең вазифасы карышу һәм өмет-сез булу түгел, бәлки "Минем өчен бу эшләр хәерле була-сыдыр инде", – дип бу хәдистә булган доганы уку, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтеннән савап өмет итеп торудыр.

 

* 21إِذَا حَاكَ فِي نَفْسِكَ شَيْءٌ فَدَعْهُ *

"Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!"1

Күңел теләмичә һәм шикләнеп эшләнгән эшләрнең ахыры күп вакытта хәерле булмый. Шуңа күрә Рәсүлүллаһ күңел ятмаган һәм вөҗдан рәхәт тапмаган эшләрне бө-тенләй эшләмәскә кушкан. Мәгәр бу фәрман һәркем өчен түгел, бәлки яхшы белән яманны аерырлык һәм ике зарар-ның җиңелрәген үлчәргә көче җитәрлек акылы булган ке-шеләргә карата.

اَلْبِرُّ مَا سَكَنَتْ إِلَيْهِ الْنَّفْسُ وَاطْمَأَنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَالإِثْمُ مَا

لَمْ تَسْكُنْ إِلَيْهِ النَّفْسُ وَلَمْ يَطْمَئِنَّ إِلَيْهِ الْقَلْبُ وَإِنْ أَفْتَاكَ الْمُفْتُونَ.

"Изгелек шул нәрсә – күңел һәм нәфес аңа урнаша, гө-наһ шул ки – аңа күңел урнашмас һәм вөҗдан газапланыр, кешеләр фәтва бирсәләр дә, син үзеңнән дә фәтва сора",2 хәдисе дә шундый кәмаләт ияләренә карата әйтелгән бул-са кирәк. Күңелләре каралган, гамәл һәм гыйбадәтләрендә ләззәт булмаган адәмнәрнең вөҗданнары булып-булмауда артык хикмәт булмас.

 

* 22إِذَا حَدَّثَ الرَّجُلُ بِحَدِيثٍ ثُمَّ الْتَفَتَ فَهِىَ أَمَانَةٌ *

"Бер кеше, кирәк ир һәм кирәк хатын булсын, сиңа сүз сөйләгәндә як-ягына каранса, димәк, ул сүз – амәнәт".3

Ягъни, сөйләүче гәрчә: "Бу сүз амәнәт, моны фаш итә күрмә!" – димәсә дә, әгәр сөйләгән вакытта як-ягына ка-ранса, димәк, ул сүз – амәнәт, ягъни сер, аны башкаларга сөйләргә ярамый. Аның сөйләгәндә як-ягына карануы ул сүзне башкаларга белдерәсе килмәүгә һәм башкаларның ишетүләреннән саклануына ишарә.

Шәригатькә каршы булмаган серләрне, кирәк үз сере һәм кирәк башкаларның серләре булсын, бигрәк тә, никах-лы ир белән хатынның үз араларындагы серләрне фаш итүләре яман нәрсә һәм бу нәрсә Ислам дине каршында хәрамдыр.

"Сер" сакланып торган вакытта гына "сер" була, кеше-гә сөйләнгәннән соң инде ул "сер"лектән чыга.

Җәзалау һәм шелтәләү кебек Аллаһы Тәгаләнең хакы саналган яки яшерүдән һичкемгә зарар килү ихтималы булмаган серләрне фаш итмәскә кирәк. Әмма, әгәр берәр серне яшерү сәбәпле берәр кеше зарар күрәсе булса, ул ва-кытта аны тиешле урынга белдерергә кирәк.

Кешеләрнең башларына килә торган һәлакәт һәм каза-ларның күбесе "сер" фаш ителү сәбәбеннәндер.

Кеше үз серен саклый белергә тиеш. Әгәр серен сак-лый алмыйча аны башка берәүгә сөйләп, аннан да башка-ларга таралса, моның өчен аның ул кешене шелтәләргә ха-кы юк. Үзен шелтә кылсын.

 

* 23إِذَا خَفِيَتِ الْخَطِيئَةُ لا تَضُرُّ إِلاَّ صَاحِبَهَا وَإِذَا ظَهَرَتْ فَلَمْ تُغَيَّرْ ضَرَّتِ الْعَامَّةَ *

"Яшерен рәвештә кылынган гөнаһ (хата) эшләрнең за-рары, бары үз иясенә генә була, әмма әгәр шул гөнаһлар ачык сурәттә кылынып та, кодрәтләре бар кешеләр тара-фыннан тыелмаса, бу вакытта аның зарары иясенә генә тү-гел, башкаларга да була".

Гөнаһ эшләр дөньяга таралган вакытта кодрәтләре бар кешеләр башкаларны шуннан тыярга тиешләр. Әгәр код-рәтләре бар кешеләр шул гөнаһның бетүе һәм азаюы ха-кында тырышмыйча, салкын кан белән читтә торсалар, шуңа риза булган һәм шул гөнаһ эшне эшләгән саналып, шул җәһәттән һәрберсе гөнаһлы була.

"Салих пәйгамбәрнең дөясен бер яки ике генә кеше үтергән булса да Аллаһы Тәгалә ни өчен бөтен кавемне һәлак иткән?" – дип сораучыларга, Хәсән Басри: "Чөнки башкалар шуңа риза булып торганнар", – дип җавап бир-гән.

Имам Тирмизи Әбү Бәкер әс-Сыйддикъ хәзрәтләрен-нән:

إِنَّ النَّاسَ إِذَا رَأَوْا الظَّالِمَ فَلَمْ يَأْخُذُوا عَلَى يَدَيْهِ أَوْشَكَ أَنْ يَعُمَّهُمُ اللَّهُ بِعِقَابٍ مِنْهُ

"Әгәр халыклар күрә торып залимгә ирек бирсәләр, аның кулларын кыскарту чараларына керешмәсәләр, Ал-лаһы Тәгаләнең газабы барына да төшәргә мөмкин", – ди-гән хәдисне риваять итә. Шуңа күрә:

" يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا عَلَيْكُمْ أَنِفُسَكُمْ لا يَضُرُّكُمْ مَنْ ضَلَّ إِذَا اهْتَدَيْتُمْ "

"Әй, мөэминнәр! Сезгә үзегездә нык тору кирәк! Шул вакытта адашкан кеше сезгә зарар итә алмас",1 фәрманы золымга, бозыклыкка каршы мөмкин булган чараларны күреп бетергәннән соң гына була.

Яхшылыкка чакыру һәм яман эшләрдән тыю кодрәт-ләре бар кешеләр өчен лязем эшләрдән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلْتَكُنْ مِنْكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى الْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ

وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ

"Сезнең арагызда яхшы, хәерле эшләргә чакыручы һәм хәрам гамәлләрдән тыючы кешеләр булсын. Менә шулар – өстенлек табучылар".2

Фарыз булган урыннарда әмер бил-мәгъруф һәм нәһи ганил-мөнкәр (яхшылыкка чакыру һәм яман эшләрдән тыю) фарыз булып, мөстәхәб эшләрдә мөстәхәбтер.

Әмер бил-мәгъруф һәм нәһи ганил-мөнкәр кы-лу өчен түбәндәге нәрсәләр шарт: 1) Гыйлем. Гыйлеме булмаган кеше шул нәрсәнең шәригатьтәге хөкемен белә алмас һәм шул сәбәпле зур хаталар кылыр, арада көнчелек һәм ачу үсүгә сәбәп булыр. 2) Үзе тәкъвә (Аллаһ кушкан-ча яшәүче кеше) булу. Фа­сыйк (Аллаһыга буйсынмаучы) һәм игътибарсыз кешеләр сөйләгән сүзләрнең әсәре бул-мый. 3) Гүзәл холык­лы булу. Чөнки холкы гүзәл булмаган һәм, бигрәк тә, тиз ачуланучы кеше әмер бил-мәгъруф һәм нәһи ганил-мөнкәр кылу хакындагы шәригать тарафыннан төзелгән тәртипләрне бозып гөнаһка дучар булган кеше-ләрнең янә дә артык бозылуларына һәм эштән чыгуларына сәбәп була. Шуның өчен Хак Тәгалә Фиргавен хозурына баручы Муса пәйгамбәр белән Һарун пәйгамбәргә:

فَقُولا لَهُ قَوْلاً لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَى "Аңа йомшак, яхшы сүзләр сөйләгез, шаять вәгазьләнер яки Аллаһ газабыннан кур-кыр",1 – дип, әмер бил-мәгъруф һәм нәһи ганил-мөнкәр кылудагы зур бер мөһим шартны өйрәткән. 4) Үзенең шәхси бер ачуын алу өчен әмер бил-мәгъруф һәм нәһи га-нил-мөнкәр кылмау. Бу әмер бил-мәгъруф һәм нәһи га-нил-мөнкәр кылу түгел, бәлки шул исемне яман ният бе-лән кулланганлыктан, Ислам диненә җинаять кылу була.

* 24إِذَا سَبَّبَ اللَّهُ لأَحَدِكُمْ رِزْقًا مِنْ وَجْهٍ فَلا يَدَعْهُ حَتَّى يَتَغَيَّرَ لَهُ *

"Берегезгә Аллаһы Тәгалә берәр төрле сәбәп белән ри-зык биреп килгәндә, зарарлы үзгәреш булмый торып, шул сәбәпне ташламасын!"2

Мәсәлән, берәр төрле сәүдә яки кул һөнәре сәбәпле көн үткәрерлек ризык килеп торса, үзе һәм гаиләсе мох-таҗлыктан азат булса, шул кәсебен ташламасын. Берәр дә-рәҗә һәм урын сәбәпле дөньясы яхшы гына үтеп торганда янә дә күбрәк мал табу хыялы белән шул эшләрдән үз их-тияры белән китмәсен! Һавадагы торнага ышанып кулдагы чыпчыкны җибәрү акылсызлыктыр. Килүе анык булмаган күпкә караганда, аз булса да, килеп торган нәрсә яхшы-рак.

Рәсүлүллаһның бу нәсыйхәте булмастай нәрсәләр өчен шөбһәсез булган нәрсәне куюдан тыю түгел. Мәсәлән, ай-га 50 сум ала торган кеше, 100 сум алуы мөмкин булганда яки бу сәүдәгә караганда башка төрле сәүдә белән шө-гыльләнүнең артыклыгы күренеп торганда, әүвәлге сәүдә һәм әүвәлге урынны ташлаудан тыю түгел.

 

25 * إِذَا سَرَّتْكَ حَسَنَتُكَ وَسَاءَتْكَ سَيِّئَتُكَ فَأَنْتَ مُؤْمِنٌ *

"Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эш-ләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең".1

Аллаһы Тәгалә риза була торган эшләр өчен шатлану һәм Ул сөйми торган нәрсәләр сәбәпле кайгыру һәм үке-нү, әлбәттә, мөэминлек галәмәте. Чөнки иманы булмаган кеше каршында изгелек белән явызлык арасында күп аер-ма булмас. Иманлы кеше үзенең явызлыклары өчен кай-гыруы һәм вөҗданы газаплануы һәм изгелекләрен фикер-ләп үзенең киләчәге хакында өмете артуы һәм тагын да арттыру тарафын кайгыртуы табигый эш. Мәгәр үзенең изгелекләре белән күтәрелү һәм масаю, үзен Аллаһы Тәга-ләгә якын бәндәләрдән санау яки эченнән генә булса да: "Инде мин яхшы гамәлләр кылам!" кебек хыяллар белән йөрү тиешсез эш, әдәпсезлек һәм мәгънәсезлектер. Мон-нан гафил булырга ярамый.

 

* 26إِذَا سَمِعْتَ جِيرَانَكَ يَقُولُونَ قَدْ أَحْسَنْتَ فَقَدْ أَحْسَنْتَ

وَإِذَا سَمَعْتَهُمْ يَقُولُونَ قَد أَسَأْتَ فَقَدْ أَسَأْتَ *

"Әгәр күршеләрең синең хакта "яхшы" дисәләр, син яхшы кеше, әгәр "яман" дисәләр, димәк син яман кеше!"2

Кеше үзе хакында ялгышырга һәм үзенең гаиләсеннән күзләре сукыр булырга мөмкин. Шуның өчен үз хәлен бе-лергә теләүчеләр өчен иң дөрес юл, кешеләрнең сүзләрен ишетү. Әгәр кешеләр яхшылык белән шәһадәт бирсәләр, шатланырга һәм шул дәрәҗәне югалтмас өчен тырышыр-га, әгәр явызлык белән шәһадәт бирсәләр, үз хәлен төзә-тергә тиешле. Бер кешенең хәлен үзенең күршеләре һәм бергә мөгамәлә итүчеләрдән дә яхшырак беркем белми. Шуның өчен бу турыда аларның сүзе игътибарга алына.

Кеше, үзенең нинди адәм икәнлеген беләсе килсә, күр-шеләренең сүзләренә колак салсын. Фәкать шәһадәт бирү-че күршеләренең яхшы һәм вөҗданлы адәмнәр булуы шарт. Игътибарсыз һәм вөҗдансыз адәмнәрнең шәһадәт-ләрендә зур хикмәт булмас, шулай булса да күршеләр бе-лән яхшы тору, кадереңне белсәләр дә, белмәсәләр дә күр-шелек хакында кимчелек итмәү мөселман кеше өстендәге зур бер вазифадыр.

 

* 27إِذَا سَمِعْتُمْ بِالطَّاعُونِ بِأَرْضٍ فَلاَ تَدْخُلُوا عَلَيْهِ

وَإِذَا وَقَعَ وَأَنْتُمْ بِأَرْضٍ فَلاَ تَخْرُجُوا فِرَارًا مِنْهُ *

"Әгәр бер урында тагун (чума) авыруы барлыгын ишетсәгез, анда кермәгез, бармагыз. Әгәр үзегез булган җирдә булса, аннан чыкмагыз!"1

Тагун, махсус микроблар аркылы тарала торган мәгъ-лүм бер чир булса да, бу хәдистәге "тагун" сүзе кызамык, чәчәк, тиф кебек микроблар аркылы адәм балаларын һәлак итә торган бөтен чирне үз эченә алган булса кирәк.

Бүгенге көндә йогышлы чирләр өчен һәртөрле чаралар табылган булса да, шул чараларның иң яхшысы, бу хәдис-тә әйтелгәнчә, сәламәтләр белән авыруларны бергә ка-тыштырмау һәм мөмкин кадәр аерып тотудыр. Тән һәм киемнәр, урын һәм һаваның пакь һәм саф тотылуы да йо-гышлы чирләр таралмас өчен файдалы нәрсәләр.


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 51 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ризаэтдин бине Фәхретдин. 2 страница| Ризаэтдин бине Фәхретдин. 4 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)