Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Чулпан. Минем энекәшнеке бу!

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Шимбә көне. Ногайбәк районындагы авыл. Кич. Асыл һәм аның мәктәп дусты Чулпан элек мәктәп булып торган клуб янында туктыйлар. Асыл джинсы, кеды кигән, курткасы астыннан тартылып беткән майкасы чыгып тора. Чулпан зәвыклырак киенгән: шпилька үкчәле аяк киеме, култык астында чылбырлы ялтравык клатч. Ишек алдында берәү атын бәйләп куйган. Асыл аны борыныннан сыйпый. Ат урында таптанып ала, фырлап куя.

Чулпан. Минем энекәшнеке бу!

Асыл. Аның күзләре яшьләнгән нигәдер…

Кинәт клуб тәрәзәсеннән ярым литрлык пива шешәсе чыгып оча һәм Асылның башына барып тия.

Чулпан. Зоопарк!

Асыл. (Чәчләрен рәтли) Минем кыяфәт ничегрәк ул, нормальномы?

Чулпан. Ну, әйе… Майкыңны гына эчкә кертеп куй да.

Асыл. Кая кертеп куй? Син чё? Модасы шундый, махсус чыгып торырга тиеш бит ул!

Чулпан. Син беләсеңдер инде алайса. Топик кисәң, яхшырак булыр иде…

(Керәбез генә дигәндә, клуб ишеге төбендә тиредән тегелгән курткалы кыз барлыкка килә һәм тегеләргә каршы төшә. Аякларында кутырга кадәр кашылган черки эзләре. Бу Ленка.)

Ленка. Стоп!

Чулпан. Нәрсә булды?

Ленка. Шәһәрдән килгәннәрне кертмибез!

Чулпан. Син нәрсә, Ленок, син Асылны танымыйсың инде? Ленка! Син нәрсә? Аңа синең Беловың өч тиенгә кирәкми, аның үз тормышы! Театральныйны бетерде ул, беләсең килсә!

Ленка. Беловның моңа ни катнашы бар? Әйттем – бетте!..

Чулпан. Ул минем белән!

Ленка. Беспонтовый киемнәрен әйтер идем! Кая барганын белми килдеме әллә? Хәер, иртәндән бирле чәчен дә тарамаган бит!

Чулпан. Син үзең сыерлар яныннан чыккач, кулыңны юдыңмы соң ул, ә?

Ленка. Тайдыгыз моннан, җыен әтрәк-әләм!

Асыл. Лен, ә син монда кем соң, мине кертеп-кертмәүне хәл итеп маташасың?

Ленка. Мин – фейсконтроль! Бәлки, русча сөйләшергәдер сезнең белән!

Асыл. Давай, сөйләшәбез! Җавап бирмәм, дип уйлыйсыңмы әллә?

Чулпан. Капец! Чыгырымнан чыгарасың хәзер!.. (ялтравык клачыннан телефонын чыгыры да, энесенә шалтырата) Ало! Ало! Кобыланды! Проблемалар чыкты әле менә монда! Керә торган җирдә мин! Клуб ишеге янында, дим, басып торам! Копылова акылдан язган! (Ленага) Хәзер сиңа эләгә, аңладыңмы!

Ленка. Пофиг миңа.

(Клубтан Кобыланды чыга, таза гына егет, 18 яшендә,Чулпанның энесе. Елмая.)

Кобыланды. Лен, ул болай да елга бер генә кайта инде! Шаярасыңмы соң син? Үзебезнең кызлар бит, бер мәктәптә укып үскән, син нәрсә? Ә? Ну? Син чё? Син тынычлан әле, яме!..

Ленка. Отвали. Аңа өенә кайтырга вакыт җитте, чибүрекләрен ашарга кирәк!

Кобыланды. Э! Аның кадәр дорфа сөйләшмә. Кешечә сорыйм бит!

Ленка. Мин хәзер колонкаларны җимерәм! Син мине белмисең түгел, яхшы беләсең, Кобыланды!

Кобыланды. Сабырлан, сабырлан! Сине бөтен кеше белә! Мине дә беләләр. Аны да! Колонкаларның бу эшкә нинди катнашы бар? Әйдә, иң яхшысы – бер сынау уздырабыз хәзер?

Ленка. Нинди сынау тагын?

Чулпан. Кобыланды? Син авыртасыңмы әллә?

Асыл. Нинди сынау?

Кобыланды. Асыл, үпкәләмә генә, шулай кирәк… Кыскасы, мин сиңа хәзер салып бирәм. Әчеп бетерсәң – узасың, юк икән – юк инде. Монда үз кануннары бар. Ә сез шәһәрдә үзегезчә яшисездер.

Чулпан. Кобыланды!

Кобыланды. Тавышланма, Чулпан. Шулай дөрес булы. Мин хаклымы әллә мин хаклымы?!!

Асыл. Давай. Салып бир.

(Кобыланды, елмая-елмая, стаканга самогон сала. Сызыгына кадәр тутыра. Асыл бер тотуда, эчеп бетерә.)

Чулпан. Закуска да бирмәдегез.

Кобыланды. Ого! Әйттем бит! Үзебезнекеләрне шунда ук танып алдым мин!

Чулпан. Талантны эчеп кенә бетереп булмый аны!

Асыл. (Үз чәчләрен иснәп куя) Фу!.. Палёвка!.. Булдымы? Ризамы сез? Флаерым булдымы инде?

Ленка. (Идәнгә төкерә) Икенче юлы кеше рәтле киенеп кил… Адәм хурлыгы.

Кобыланды. Киттек, Лен, киттек! Барысы да үзебезнекеләр! (Ленканы алып китә, апасына баш кага.) Ну все! Әйдәгез!

Чулпан. Асыл, ничек син? Нормальномы? Асыл, мин бит сине күтәреп китә алмыйм…

Асыл. Юк-юк, барысы да яхшы, Чулпан! Алай-болай берәр нәрсә була калса, энекәшеңнең атын урларбыз, беренче тапкыр гына түгел ич! Бие, әйдә! Күңел ач!

Чулпан. (Дус кызын кочаклый, үбә) Таныйм, таныйм иске Асылны! Ярый әле кайттың, шундый рәхәт! Зашибись! Шундый кызык итеп биисең әле, җитмәсә! Үзең ваще стильняга шундый! Карыйм да, елмаясы килә! Бераз япон кызына да охшагансың син, Асыл!

Асыл. Нәрсә? Нәрсә дисең, Чулпан? Мин берни дә ишетмим!!! Белов Ленка беләнме, шулаймы?

Чулпан. Ә?.. Белов?..

Асыл. Беляшек Копылова белән йөриме?

Чулпан. Улларына ике яшь бит инде! Белә идеңме, юкмы?..

Асыл. Үрчесеннәр, әйдә!.. Миңа нәрсә соң!

Чулпан. Син нәрсә, аңа битараф түгелме әллә?

Асыл. Барыбер миңа.

Чулпан. Алай итеп карап торма, алайса!..

Асыл. Мин түгел, ул миңа карый.

Чулпан. Аңлашылды.

(Асыл белән Чулпан авыл дискотекасын кушылалар. Клуб төтен белән тулган, кызлар һәм егетләр нитроэмаль диварлар янына чүгәләгән. Башка чуваклар музыкага кушылып чайкала, берничә кызый кемнеңдер идәнгә куелган сумкасы тирәли бииләр һәм чират белән бер балон пиваны бүлешә-бүлешә эчәләр. Түшәмдә - чыршы бизи торган ике гирлянда ялт-йолт ялтырый. Колонкаларның берсе – тәрәзә төбендә, икенчесе урындыкта тора. Бәйләгән башлык кигән диджей «Витёк» музыкаль центры артында нәрсәдер ябыштырап маташа. Белов исә Асыл янына килә.)

Белов. Асыл! Исәнләшмисең дә?

Асыл. Кызлар белән тора идең.

Белов. Аңлыйм… Хәзер исәнләшергә дә ярамый мени алайса? Ну, нәрсә? Театрда эшлисеңме?

Асыл. Әйе. Бер театрда инде…

Белов. Шулай дип белдем аны… Молодец. Синең хыялың иде бит ул…

Асыл. Әйе, хыялым… Тиздән кинога төшәм, менә бер кастингта уздым әле.

Белов. Нәрсә, нәрсә?

Асыл. Кастингта уздым!

Белов. Нәрсә соң ул? Имтиханмы?

Асыл. Әйе, имтихан! Фейсконтроль шундый!

Белов. Ә… Ә мин машина алдым… Тагын нәрсә… Әти белән икенче этажны төзеп куйдык, улым үсеп килә… Мунча салдык… Әйткән идемме? Газ уздырдык… Каз белән дуңгызлар да асрыйм хәзер, күз алдына китерәсеңме?

Чулпан. Асыл!

Белов. Асыл, чыгып сөйләшик әле?

Асыл. Ленаң карап тора әнә.

Белов. Караса соң.

(Ленка диджей янына китә)

Ленка. Диджи, айрэнбины катырак куйсана!

(Магнитофоннан Тиматиның татлы тавышы ишетелә башлый, кызлар чырылдап җибәрә. Кәкре аяклы яшүсмер кызлар Ленага борылып-борылып карый. Ә ул исә иңнәрен ача, ботларын селкетә һәм түгәрәк-түгәрәк итеп чыккан тәмәке төтенен түшәмгә очыра.)

Диджей. Иң яхшы кызлар – безнең клубта! Ленок! Әйдә-әйдә!

Белов. Асыл, ә сине медлякка чакырсам?

Чулпан. Асыл, киттек әйдә моннан!

Асыл. Хәзер, китәбез.

Белов. Сиңа нәрсә, музыка ошамыймы әллә?

(Асыл Ленка артыннан күзәтә. Ленка тәмәкесен тәрәзә төбенә сытып сүндерә.)

Белов. Асыл, бәлки, мин шәһәрдәге егетләр кебек үк түгелмендер?

Асыл. Аларга охшамаган шул син.

Чулпан. Асыл, пипец! Безгә китәргә кирәк!

Белов. Исем ошамыймы?

Асыл. Ошый.

(Ленка Белов янына килә)

Ленка. Яхшымы барысы да?

Белов. Әйе, нормально. Менә сөйләшеп тора идек.

Ленка. Нормально инде синеңчә, шулаймы?

Белов. Лен…

Ленка. Нормально барысы да? Ә мин дәшмәскә тиеш, имеш?

Чулпан. Асыл, киттек, дидем…

Асыл. Әй! Чулпан! Игътибар! Халык артисткасы Асыл Бәхетовна заманча бию башкара – тектоник!

Чулпан. Пипец… Ваще пипец!

Белов. Нинди тектоник тагын? Үзең уйлап таптыңмы? Хыялый да инде син, һәрвакыттагыча!

(Асыл тектоник биюе бии)

Ленка. Иң шәп бию – брейк!

Асыл. Юк, тектоник! (Асыл биюдән туктый.) Ну җитте, Чулпан. Киттек!

Чулпан. Асыл!

(Асыл артына борыла,ике таныш түгел кыз һәм Ленка аны идәнгә егалар.. Ленка типкәли, Асыл битләрен каплый.)

Чулпан. Юк! Белов! Аер аларны!

Белов. Э! Ленка! Ленка! (Ленка Беловка игътибар да итми, Асылны кыйнавын дәвам итә. Аларны сарып алалар, ләкин аеручы юк, бөтенесе дә телефонга төшерә башлый.)

Ленка. Мә, ал! Сыйлыйм хәзер!

Чулпан. Сине моның өчен үтерәчәкләр, аңладыңмы? Кобыланды!

(Белов Ленканы өстерәп ала, Кобыланды үзе белән Асылны каплый. Ләкин Асыл янәдән Копыловага ташлана. Копылова аның чәчләренә ябыша, башын идәнгә кыса.)

Ленка. Башка монда күренәсең булмасын, аңладыңмы? Аңладыңмы, дим? (Беловка) Ә син мине җибәр!

Белов. Чәчләрен җибәр башта! Аның чәчләрен җибәр, дидем!

Кобыланды. Җибәрмәсәң, кулларыңны кисәм хәзер!

(Кобыланды яңадан аларны аера.)

Чулпан. Асыл! Авырттымы? Кайсы җирең авырта?..


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 31 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)