Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күренеш. Алтынчы кат тәрәзәләре

Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | Күренеш | күренеш |


Читайте также:
  1. Күренеш
  2. Күренеш
  3. Күренеш
  4. Күренеш
  5. Күренеш
  6. Күренеш

Алтынчы кат тәрәзәләре. Кечкенә генә бүлмә. Урын-җиренең берсе өстендә Джонни Депп постеры. Тәрәзәдә – Асыл. Өстендә - олы футболка һәм тапочкалар. Тимер тәлинкәдә шәм яна. Асыл кайчыны шәм ялкынында җылыта да, чәч очларын кисеп ала. Киселгән өлешен тәлинкәгә җыя да, ут төртә. аннары форточканы ачып җибәрә. Асыл тәрәзә төбенә менеп утыра, футболкасын тезенә кадәр тартып төшерә. Ишек келәсе ачылганы, берәүнең өс киемен элеп куюы һәм аяк тавышлары ишетелә. Жанна керә, бүлмәдәге утны яндыра. Тәрәзә янындагы өстәлгә пакетыннан азык-төлекләрен бушата.

Жанна. Тагын янган исләр чыккан.

Асыл. Чәчләрне ташларга ярамый… Яндырырга кирәк… (Асыл өстәлдәге краб таякчыкларын ала, пакетын теше белән ерта һәм ашый башлый.)

Жанна. (Асылга карап тора) Нишлисең син?

Асыл. Фикер туплыйм…

Жанна. Аны кеше кебек кенә ачсаң ярамыймы әллә?

Асыл. Нәрсә булган?

Жанна. Җанвар кебек!

Асыл. Аха… Син миңа иртәгә эштән унбиш минутка аерылып, бер җиргә барып килергә рөхсәт итәсеңме?

Жанна. Кая барасың?

Асыл. Сүзләшмәгә имза атасым бар.

Жанна. Каламбия пикчерз чакырдымы әллә?

Асыл. Андый кастинглар елга бер генә була! Булмаска да мөмкин.

Жанна. Уздыңмы әллә?

Асыл. Шулайрак, бугай… Әйе, бугай… Уздым, бугай… Бу юлы… Бәхет билеты туры килде кебек… Йогуртыңны алыйм әле?

Жанна. Офигеть! Асыл! Офигеть! Бля, ниһаять, үзгәрешләр бар! Аша инде, ал, әлбәттә! Мә! Салат телисеңме?

Асыл. Әйе.

Жанна. Утырган була әле, дәшми әле тагын! Син чё?

Асыл. Жанна! Чынын әйт, миндә урал яклары сөйләше бармы?

Жанна. Аңламадым?

Асыл. Урал ягы сөйләше булган кеше кирәк аларга. Миндә нәрсә, үзенчәлекле сөйләшүме әллә?

Жанна. Ничек соң ул?

Асыл. Ну, «о»лаштырып сөйләшәләр һәм кайбер сүзләр йотыла алар. Мин шулайрак сөйләшәм инде алайса?

Жанна. Нормально сөйләшәсең син!

Асыл. Жанна, мин русча сөйләшмимме ул? Әллә бозып сөйләшәмме? Синең диктофоның бар бит телефонда, әйдә эксперимент ясап, яздырып карыйк әле?

Жанна. Блин! Батареясе утырды. Ә фильм кайчан чыга? Кайсы канал буенча күрсәтәләр?

Асыл. Каян белим мин! Сценарийларын да укымадым әле...

Жанна. Сөйлә, әйдә! Ничек узды? Чишенергә куштылармы?

Асыл. Сиңа шул чишенү генә булсын инде!

Жанна. Офигеть! Син Евгенга шалтыраттыңмы соң әле? Ул беләме инде?

Асыл. Төкердем мин аңа…

Жанна. Нәрсә булды? Ул сине кире кактымы? Бурычка бирмәдеме? Шулаймы? Хайван!.. Хәшәрәт… Фатир өчен ничек түләргә?

Асыл. Кайтарам мин.

Жанна. Нинди… кайтарасың? Тагын инде Жанночка түләргә тиеш!..

Асыл. Акырма, Жанна. Бөтенесе дә йоклый бу вакытта.

Жанна. Ни теләсәм, шуны эшлим, аңладыңмы? Бүлмә өчен мин түлим бит!

Асыл. Үзең беләсең минем хәлне...

Жанна. Ә кем гаепле? Сакланырга өйрән! Абортка караганда очсызрак булыр иде.

Асыл. Синеңчә, минем балаларым булыр микән аннары?

Жанна. Булыр, бик еш булыр һәм дә!

Асыл. Мин апага барып, акча сорап кайтам. Ул үзе дә кунакка чакырган иде. Борчылма, Жанна. Барысы да урнашыр, яхшы булыр. Менә күреп торырсың…

Жанна. Апаң Евген турында беләме инде?

Асыл. Юк… Син чё! Мине баскан җиремдә үтерерләр иде… Ә апа мине кияүгә бирергә тели, ахры.

Жанна. Кияүгә бирергә? Нәрсә, бай казах табылганмы?

Асыл. Чакыра икән – табылган, димәк.

Жанна. Бу шансны куллыңнан ычкындырма инде!

Асыл. Нинди бәхет, әйе!.. Туйга чакырам. Поездга билетка акча биреп тор инде, яме?

Жанна. Күпме кирәк?

Асыл. Гадәттәгечә.

Жанна. Мондый күршеләр белән яши башласаң, үз бүлмәңә акчаны пенсиягә чыкканчы җыярга туры киләчәк!

(Жанна тимерчәй банкасыннан акча чыгара да, өстәлгә ата.)

Асыл. Рәхмәт. Син болай да пенсиягә кадәр җыярга мәҗбүр буласың инде анысы.

Жанна. Гонорарларыңнан кайтарырсың. Кинода төшкәч...

Асыл. Бик кызык, бик! Көнләшәсеңме?

Жанна. Ятам мин. Тәрәзә төбеннән аякларыңны ал.

Асыл. Буйыйм мин аны аннары

Жанна. Утны сүндергәннән соң да көйшәп йөрмә. Ат кебек чәйнисең. Ачуны чыгарасың.

Асыл. Ә андый чакта тирән итеп сулыш алырга кирәк.

(Жанна киемнәрен диванга ата да, кереп ята. Асыл тәрәзә төбендә утырып кала.)

Жанна. Менә үзең сула инде хәзер, яме. Син зур кыз бит, һәм син аның гаиләсен ташламаячагын, аерылмаячагын беләсең?

Асыл. Карарбыз.

Жанна. Аннан соң... Балаларын да калдырып китми, бел.

Асыл. Карарбыз.

Жанна. Асыл, андый матур тарихлар кинода гына була… Артыгын уйлап чыгарма. Уянырга вакыт, ниһаять. Шул үзеңнең казахыңа гына чык, бу синең соңгы мөмкинчелегең, белеп тор. Чыннан да! Хыяллар хыял гына ул, ә тормыш – тормыш инде. Киноларда гына барысы да матур, башкача, бездә исә -...

Асыл. Дура. Мин болай да кинода бит инде! Булачакмын… Бары кинода гына чын яшәеш тә инде ул, беләсең килсә... Йортым да минем – анда. Ул да анда, мин үз дигәнемә ирешәчәкмен. Хәзер хыялга искиткеч якын торам. Һәм моны беләм дә!


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 28 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Күренеш| Күренеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)