Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках.

Нче елеш | Габдулла Тукай | Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение. | Раздел 1(задания по чтению) | Раздел 2(задания по грамматике и лексике) | ГИА С 2 | Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу. | Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке. | Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше. |


Читайте также:
  1. Августа - воскресенье
  2. апреля. Воскресенье. 9.00. Литургия.
  3. Воскресенье
  4. воскресенье
  5. Воскресенье
  6. Воскресенье
  7. Воскресенье

Андрей, әйдә якшәмбе көнне тимераякта шуарга барабыз.

 

9 классларда татар теленнән БРИ биремнәре (демоверсия)

1 нче өлеш

Текстны тыңлагыз һәм аерым битләрдә С1 биремен үтәгез. Башта бирем номерын, аннан соң изложение текстын язып куегыз.

С1 Текстны тыңлагыз һәм компрессия алымнары кулланып, изложение языгыз.

Исегездә тотыгыз, Сез тулаем текстның да һәм шул ук

вакытта һәрбер микротеманың да төп эчтәлеген бирергә тиешсез.

Изложениенең күләме 90 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Эшегезне пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

 

2 нче өлеш

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Ике йөрәкле кеше

1)Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. 2)Әнкәй мондый буранны “җен туе” ди. 3)Күз ачкысыз кар гарасаты. 4)Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5)Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6)Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7)Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8)Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9)Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. 10)Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

11)Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем. 12)Хәер, мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде. 13)Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. 14)Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште. 15)Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

16)Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. 17)Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. 18)Төргәк кыймылдап куйды. 19)Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. 20)Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

21)Көчекне кулыма алдым. 22)Аның калтыранган тәнен тойдым. 23) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. 24)Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

25)Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. 26)Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.

27) Минем үземә дә җылы булып китте. 28) Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. 29)Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. 30)Уен эшмени – куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!

(Г. Гыйльманов)

 

 

Укылган текст нигезендә А1-А7 биремнәрен үтәгез. А1-А7 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

 

А1 Кайсы вариант җавабында “Сөйләүче кемнәр өчен үзен гаепле сизә?” соравына җавап булырдай мәгълүмат бар?

1) Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым.

2) Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

3) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте.

4) Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде.

 

А2 Калкына башласа сүзтезмәсенең (20 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

1) үсә башласа

2) йөгерә башласа

3) өрә башласа

4) хәрәкәтләнә башласа

 

 

А3 Составында чагыштыру сурәтләү чарасы кергән җөмләне күрсәтегез.

1) Күз ачкысыз кар гарасаты.

2) Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште.

3) Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

4) Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

 

 

А4 Хаталы фикерне табыгыз.

1) игътибар сүзендә (11 нче җөмлә) хәреф һәм аваз саны тигез

2) тавыш сүзендә (14 нче җөмлә) [w] авазы бар

3) берьюлы сүзе (30 нчы җөмлә) ясалышы ягыннан кушма сүз

4) көчек сүзендә (19 нчы җөмлә) икенче иҗектә [ө] авазы ишетелә

 

 

А5 Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез.

1) уйларың

2) байтактан

3) бияләй

4) гадәти

 

А6 Ясалма сүзне күрсәтегез.

1) төргәк

2) бит-йөз

3) көчек баласы

4) буранлы

 

 

А7 Төшем кушымчалы сүзе булган җөмләне табыгыз.

1) Төргәк кыймылдап куйды

2) Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең.

3) Көчекне кулыма алдым.

4) Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым.

 

 

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

 

 

В1 12 нче җөмләдәге байтактан сүзенең синонимын табыгыз. Бу синонимны язып куегыз.

 

Җавап: ______________

 

В2 11-16 нчы җөмләләрдән тотрыклы сүзтезмәне эзләп табыгыз һәм язып куегыз.

 

Җавап: ______________

 

 

В3 1 нче җөмләнең грамматик нигезен табып язып куегыз.

 

Җавап: ______________

 

В4 7-14 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкле җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

 

Җавап: ______________

 

 

В5 Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Кереш

сүзгә бәйле рәвештә куела торган өтерләрнең цифрларын аерып язып куегыз.

Уйларың башка якка китеп,(1) юлдан язсаң,(2) тиз генә эзгә төшәм димә. Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та,(3) кимереп тә ала алмый. Шулай барганда,(4) бер тавышка игътибар иттем. Хәер,(5) мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде.

Җавап: ______________

 

 

В6 26 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Җавапны цифрлар белән күрсәтегез.

 

Җавап: ______________

 

 

В7 Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Тиңдәш

кисәкләр арасында куелган өтерне аерып язып куегыз.

Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде,(1) киресенчә,(2) көчәя,(3) ачыклана гына барды. Чыелдаган тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән,(4) читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. Әйе, (5) ята иде,(6) чөнки әлеге төргәк аз гына калкына башласа,(7) аны җил,(8) сукмактан кубарып,(9) үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

Җавап: ______________

 

 

В8 Беренче абзацтагы җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне табыгыз. Җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

 

 

Җавап: _____________

 

В9 16-25 нче җөмләләр арасыннан кушма җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

 

Җавап: ____________

 

3 нче өлеш

2нче өлештә бирелгән текстны кулланып, аерым битләрдә С2.1 яки С2.2 биремнәрен үтәгез. Сочинение яза башлаганчы, сайлап алынган биремнең номерын язып куегыз.

С2.1Әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачуда чагыштыруларның роле” темасына сочинение языгыз. Җавабыгызны дәлилләп, укылган тексттан әлеге лексик күренешләргә мисаллар китерегез (барлыгы 2 мисал).

Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.

Эшегезне лингвистик материал нигезендә ачып, фәнни яки публицистик стильдә яза аласыз.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

 

С2.2 Текстның бетемендә (финалында) китерелгән “Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем“ җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?

Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез.

Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә итеп, таныла торган почерк белән языгыз.

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют (2- текстка туры килми), и о чем в тексте не сказано (3- текстта әйтелми).

 

Урман

Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә: су агышын җайга сала, эрозияне киметә, климатны яхшырта. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыра. Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утырталар. Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Урманда уйнап йөрүче балалар, ял итәргә чыккан яшүсмерләр еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, бакаларны, еланнары үтерәләр, шуңа күрә урманга зыян килә.Урманда ут ягу да куркыныч. Утта үсемлекләрнең тамырлары пешә, агач һәм куаклар корый. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була. Урман хайваннарын, бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк. Татарстанда Идел- Кама тыюлыгы бар. Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителми.

Урманнарны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш.

А1. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора.

1) Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2. Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утыртмыйлар.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3. Урманны саклауда билгеләнгән кешеләр катнашырга тиеш.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4. Урманда ут ягу начар.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5. Урман - гүзәллек һәм сәламәтлек чыганагы.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6. Урман хайваннарын, бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Монда ау белән шөгыльләнү, балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю,автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөсхәт ителә.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Мин урманга еш йөрим.

1)Текстка туры килә 2) Текстка туры килми 3) текстта әйтелми

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А-Д. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

В1. 1. Табылдык. 5. Мәскәүдән кайтуым.

2. Әнигә янчыкны бирүем. 6.Беренче сыйныфта укыган вакытым.

3. Гөлнарага кофтаның килешүе. 7. Гөлнара күзләренең җавап көтүе.

4. Акчаның мине кызыксындырмавы.

А. Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән шатланып кайтып керде. “Әни, мин акча таптым! Менә! Бер мең сум! – диде ул сикерә – сикерә.

Ә. Дүрткә бөкләнгән акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Фәрит абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк депелдәп куйды: “Әти –әнисе нәрсә дип әйтер икән?”Шул мизгелдә күңел бала чакка кайтып, үзем белән бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем.

Б....Беренче сыйныфта укый идем.Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә бер йөз сум акча бар иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә,сумкамны күздән ычкындырмадым.

В. Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде.”Әни,акча таптым”-дип,кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып эчендәге акчасын карады. Әнинең:”Молодец, кызым!”-дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк.

Г. Ләкин...”Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар,сорашырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки иясе табылыр”,- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шул кадәр көчле тәэсир иткән, күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде.

Д.... Икенче көнне Гөлнара тапкан меңлек кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды.

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

 

2нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 - В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В2 - В7.

 

В2.

Челтер-челтер чишмә ага, әллә җырлый, әллә көйли, әллә.... еларга

В3.

Бу юллардан кемнәр генә үтмәгән,...... генә чишмәнең көмештәй суын эчмәгән! кем

В4.

Елгаларга таба челтер -челтер...... ага, әйтерсең ул күл, инеш, елга, диңгез, океаннарга җан бирә. чишмә

В5.

Идел, Кама кебек зур елгалар...... башланганнар. чишмәләр

В6.

Элек - электән чишмәләрне кадерләп саклаганнар, чөнки чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка..... мөмкин түгел. яшәргә

В7.

Чишмә яшәүдән туктаса, елга -күлләрдә су бетәчәк,.... матурлык калмаячак. табигать
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, напечатанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8 - В13 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В8 -В13.

В8.

Соңгы елларда табигать ярлылана, чирәм,..... начар үсә. үлән

В9.

Кешеләр..... чистартмыйлар, һәм алар кибәләр. чишмәләр

В10.

Хәзер кайбер урыннарда чишмәләрне барлау һәм.... оештырыла башлады. чистартырга

В11.

Мәктәп укучылары да бу эш белән.......... шөгыльләнергә

В12.

Чишмәләребезне әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт.... итәргә

В13.

Алар озын гомерле булсын һәм.... дә гомерләрен озынайтсыннар иде! кешеләр

3 нче бүлек

Для ответа на задания С1 и С2 используйте бланк ответов №2. При выполнении задания С1 и С2 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке №2. Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются. Соблюдайте указанный объём письменной работы С1(70-80 слов).

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

...Мин укый торган 129 нчы мәктәп - Казан шәһәрендә иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Ул шәһәрнең Идел буе районында Яңа Дәүләки урамында урнашкан.   ... Сезнең мәктәп ничә катлы?... Анда нинди кабинетлар бар?... Сезнең сыйныфта ничә укучы бар?... Синең яраткан укытучың кем? Аның турында сөйлә.

 

В задании С2 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

 

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1.Сообщите другу(подруге) о том, что завтра после уроков вы идёте в спортивный зал.

2. Спросите у друга(подруги), будет ли у вас сегодня урок татарской литературы.

3. Как скажете соседке о том, что вы заняли первое место на олимпиаде по татарскому языку.

4. Поблагодарите библиотекаря за то, что он помог вам найти нужную книгу.

5. Поздравьте подругу (друга) с днём рождения и пожелайте ей(ему) здоровья, счастья, долгих лет жизни.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 158 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом.| Как вводить сноски

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.028 сек.)