Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Нче елеш

Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение. | Раздел 1(задания по чтению) | Раздел 2(задания по грамматике и лексике) | ГИА С 2 | Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу. | Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке. | Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше. | Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом. | Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках. |


Вариант № (сынау)

1 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1 Саңгырау тартыклар гына язылган рəтне билгелəргə.

1) [п], [р], [ж], [җ]

2) [л], [м], [т], [й]

3) [к], [з], [в], [гъ]

4)[ һ], [х], [ч], [ф]

А2 Бу сүздə нинди хəреф (хəрефләр) төшеп калган?

Тəнк…ть

1) и

2) ый

3) ы

4) й

А3 Кайсы рəттəге сүзлəрдə ъ билгесе языла?

1) кул...яулык, ар…як

2) сəнгат..., сəгат...

3) көн...як, шигыр...

4) ям...ле, яш...лек

А4 Кайсы сүз уртасында ике төрле тартык аваз куела?

2) гө...əр

3) то...ыз

4) бəхə...ез

А5 Кайсы сүздə о хəрефе төшеп калган?

1) Кара бол...т яңгыр алып килде.

2) Бол...н хуш ис белəн тулды.

3) Көнч...гыштан салкын җил исə башлады.

4) Эчп...шыргыч хəбəрлəр ишетелде.

А6 График принципка караган сүзлəр рəтен билгелəргə.

1) кызлар, йолдызлар

2) менеджер, компьютер

3) тəрəзə, ишек

4) хатын-кыз, малай-шалай

А7 Кайсы җөмлəдə - да, -дə кушылып языла?

1) Ярдəм итəргə дип, ул (да) килде.

2) Сөйлəшү (дə) ике егет тə катнашты.

3) Авылда инде аның беркеме (дə) юк.

4) Чакырсам (да), син бу йортка инде кайтмассың.

А8 Сүздə нинди хəреф төшеп калган?

Г…рур

1) ы

2) е

3) ө

4) о

А9 Кастр…ль сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

1) у

2) ю

3) ү

4) йү

А10 Кайсы сүз аерым языла?

1) һәр (бер)

2) бер (ничә)

3) бер (кем)

4) һич (югы)

А11 Таш йөрəк фразеологик əйтелмəсенең төгəл мəгънəсен аңлаткан сүзне күрсəтергə.

1) миһербансыз

2) саран

3) көчле

4) тəртипсез

А12 Татар теленə гарәп теленнəн кергəн сүзлəрне билгелəргə.

1) рекорд, чемпион, футбол

2) дəфтəр, əти, абый

3) мəгариф, сəлам, галим

4) амбар, атаман, алтын

А13 Тезмə сүзлəр кергəн рəтне билгелəргə.

1) җир (җилəге), ял (ит), Татарстан (Республикасы)

2) ара (тирə), аш (су), хатын (кыз)

3) юлчы, утынлык, оялчан

4) юл, җир, яфрак

А14 Тамыр, ясагыч, бəйлəгеч кушымчасы булган сүзне билгелəргə.

1) горурланабыз

2) əйтегез

3) эшчене

4) юлга

А15 Билгесез килəчəк заман хикəя фигыль язылган рəтне билгелəргə.

1) уйнар, көлер, елмаер

2) уйнаячак, көлəчəк, елмаячак

3) уйный, көлə, елмая

4) уйнаган, көлгəн, елмайган

А16 Урын рəвешлəре язылган рəтне билгелəргə.

1) аюдай, татарча, сөйлəгəнчə

2) иртəгə, быел, тиздəн

3) югарыда, түбәндә, якында

4) тиз, əкрен, соң

А17 Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə.

1) əнине сөю, мəктəпне ярату

2) җылы кояш, сөйкемле укучы

3) ахырдан алтынчы, бəйрəмчə матур

4) кырыйдан икенче, сөйлəгəнчə эшлəү

А18 Əйтү максаты буенча бу нинди җөмлə?

Бире килегез, бире!

1) хикəя

2) боерык

3) сорау

4) тойгылы

А19 Каршы алырга сүзе җөмлəнең кайсы кисəге булып килгəн?

Атларны каршы алырга өчесе дə чыккан инде.

1) тəмамлык

2) сəбəп хəле

3) хəбəр

4) максат хəле

А20 Туры тəмамлык кергəн җөмлəне билгелəргə.

1) Умарта кортлары тукранбаш чəчəклəренə безелдəп куналар.

2) Урамнар хəтфə чирəм белəн капланды, су буендагы тал бөрелəре ачылды. (Т.Ə.)

3) Яшел киемнəрен киеп, тирə – якка күңелле нурларын чəчеп, яз килде. (Т.Ə.)

4) Акыллы сүз алтыннан кыйммəтрəк. (М.)

А21 Кереш сүз кергəн җөмлəне билгелəргə.

1) Үзем дə сизмəстəн, Саҗидə җиңгигə күз салдым.(Г.Б.)

2) Ярты сəгать дигəндə, ниһаять, ишек ачылды. (Г.Ə.)

3) Малайлар, кояш сүрелгəч, су коенырга барырга булдылар.

4) Əй туган җир, матур да соң болының, урманнарың. (Р.Г.)

А22 Бирелгән теркəгечле тезмə кушма җөмлəдəге гади җөмлəлəр үзара нинди теркəгеч белəн бəйлəнгəннəр?

Назимов озак кына тыңлап ятты, (…) тимер чыбык тавышы яңадан ишетелмəде. (Г. Ə.)

1) һəм 2) гəрчə 3) бəлки 4) лəкин

А23 Җөмлəнең мəгънə ягыннан төрен билгелəргə.

Телең ни əйтсə, колагың шуны ишетсен. (М.)

1) иярчен ия җөмлə

2) иярчен тəмамлык җөмлə

3) иярчен шарт жөмлə

4) иярчен хəбəр җөмлə

А24 Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмлəне табарга.

1) Əйтем – сүзнең бизəге, мəкаль – сүзнең җилəге. (М.)

2) Июнь, елның иң җылы, иң ягымлы һəм иң матур чагы.

3) Яз – яз инде ул.

4) Без – кырык беренче ел балалары.

А25 Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрестəртиптə язылган?

Сыерчык (1) бер тыңласаң (2) чут-чут итə (3) икенче тыңласаң (4) бака булып бакылдый (5) үрдəк булып кычкыра.

1) 2, 3, 4, 5

2) 3, 4, 5

3) 2, 4, 5

4) 1, 2, 3, 4, 5

А26 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелмəгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела?

1) өндəү

2) сызык

3) өтер

4) сорау

А27 Тезүче теркəгечлəр белəн бəйлəнешкə кергəн тезмә кушма җөмлəлəрдə нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А28 Аныклагыч фигыль белəн белдерелгəн кисəкне аныклап килсə, аныклагыч белән аныкланмыш арасына нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) җəя

А29 Каршы куючы теркəгечлəр алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) берни дə куелмый

А30 Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

1) Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

2) Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе үткәрелә.

3) Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

4) Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

А31 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

1) рәсми стильдә

2) фәнни стильдә

3) публицистик стильдә

4) матур әдәбият стилендә

А32 Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

1) Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

2) Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

3) Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

4) Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

 

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмаккагына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нəрсəгəдер өметлəнеп үткəрə. (2) Хəтеремдə əле: əтиебез сугышта һəлак булып, əниебез күрше авылның хатыны үлгəн бер абзыйга тормышка чыгып киткəч, əнием менə-менə кире кайтыр дип гел көтеп яшəдем. (3) Бабам белəн капка төбендəге эскəмиягə чыгып утыра идек тə хыялга бирелə идек. (4) Мин тулышып-тулышып аккан ак болытларга карыйм. (5) Алар миңа кемнəрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметлəре булып тоела. (6) Ə чынга ашмаган өметлəр һəр кешедə җитəрлек. (7) Безнең авылда гына да ничə кешенең əтисе сугыштан кайтмады. (8) Үлгəнен үз күзлəре белəн күрмəгəч, һəркем əтисенең кайтырына ышана. (9) Мин дə əтине һаман көтəм. (Ф. Яруллин «Яралы язмышлар»)

 

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

 

В1 1 нче җөмләдәге нəрсəгəдер алмашлыгының төркемчəсен билгелəргə.

В2 2 нче җөмләдәге һəлак булган фигыленə синоним билгелəргə.

В3 4 нче җөмләдәге ак (болытлар) сыйфатының дəрəҗəсен билгелəргə.

В4 9 нчы җөмләдәге әтине сүзе тəмамлыкның кайсы төре?

В5 1 нче җөмләдә кайсы сүзләр тиңдәшләнеп килгән?

В6 9 нчы җөмләдәге һаман сүзенең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

 

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

 

В7 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгән?

В8 6 - 9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасында килгән җөмләнең санын күрсәтергә.

 

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение (инша) тексты языла.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № (сынау)

1 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1 Саңгырау тартыклар гына язылган рəтне билгелəргə.

1) [п], [р], [ж], [җ]

2) [л], [м], [т], [й]

3) [к], [з], [в], [гъ]

4)[ һ], [х], [ч], [ф]

А2 Бу сүздə нинди хəреф (хəрефләр) төшеп калган?

Тəнк…ть

1) и

2) ый

3) ы

4) й

А3 Кайсы рəттəге сүзлəрдə ъ билгесе языла?

1) кул...яулык, ар…як

2) сəнгат..., сəгат...

3) көн...як, шигыр...

4) ям...ле, яш...лек

А4 Кайсы сүз уртасында ике төрле тартык аваз куела?

2) гө...əр

3) то...ыз

4) бəхə...ез

А5 Кайсы сүздə о хəрефе төшеп калган?

1) Кара бол...т яңгыр алып килде.

2) Бол...н хуш ис белəн тулды.

3) Көнч...гыштан салкын җил исə башлады.

4) Эчп...шыргыч хəбəрлəр ишетелде.

А6 График принципка караган сүзлəр рəтен билгелəргə.

1) кызлар, йолдызлар

2) менеджер, компьютер

3) тəрəзə, ишек

4) хатын-кыз, малай-шалай

А7 Кайсы җөмлəдə - да, -дə кушылып языла?

1) Ярдəм итəргə дип, ул (да) килде.

2) Сөйлəшү (дə) ике егет тə катнашты.

3) Авылда инде аның беркеме (дə) юк.

4) Чакырсам (да), син бу йортка инде кайтмассың.

А8 Сүздə нинди хəреф төшеп калган?

Г…рур

1) ы

2) е

3) ө

4) о

А9 Кастр…ль сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

1) у

2) ю

3) ү

4) йү

А10 Кайсы сүз аерым языла?

1) һәр (бер)

2) бер (ничә)

3) бер (кем)

4) һич (югы)

А11 Таш йөрəк фразеологик əйтелмəсенең төгəл мəгънəсен аңлаткан сүзне күрсəтергə.

1) миһербансыз

2) саран

3) көчле

4) тəртипсез

А12 Татар теленə гарәп теленнəн кергəн сүзлəрне билгелəргə.

1) рекорд, чемпион, футбол

2) дəфтəр, əти, абый

3) мəгариф, сəлам, галим

4) амбар, атаман, алтын

А13 Тезмə сүзлəр кергəн рəтне билгелəргə.

1) җир (җилəге), ял (ит), Татарстан (Республикасы)

2) ара (тирə), аш (су), хатын (кыз)

3) юлчы, утынлык, оялчан

4) юл, җир, яфрак

А14 Тамыр, ясагыч, бəйлəгеч кушымчасы булган сүзне билгелəргə.

1) горурланабыз

2) əйтегез

3) эшчене

4) юлга

А15 Билгесез килəчəк заман хикəя фигыль язылган рəтне билгелəргə.

1) уйнар, көлер, елмаер

2) уйнаячак, көлəчəк, елмаячак

3) уйный, көлə, елмая

4) уйнаган, көлгəн, елмайган

А16 Урын рəвешлəре язылган рəтне билгелəргə.

1) аюдай, татарча, сөйлəгəнчə

2) иртəгə, быел, тиздəн

3) югарыда, түбәндә, якында

4) тиз, əкрен, соң

А17 Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə.

1) əнине сөю, мəктəпне ярату

2) җылы кояш, сөйкемле укучы

3) ахырдан алтынчы, бəйрəмчə матур

4) кырыйдан икенче, сөйлəгəнчə эшлəү

А18 Əйтү максаты буенча бу нинди җөмлə?

Бире килегез, бире!

1) хикəя

2) боерык

3) сорау

4) тойгылы

А19 Каршы алырга сүзе җөмлəнең кайсы кисəге булып килгəн?

Атларны каршы алырга өчесе дə чыккан инде.

1) тəмамлык

2) сəбəп хəле

3) хəбəр

4) максат хəле

А20 Туры тəмамлык кергəн җөмлəне билгелəргə.

1) Умарта кортлары тукранбаш чəчəклəренə безелдəп куналар.

2) Урамнар хəтфə чирəм белəн капланды, су буендагы тал бөрелəре ачылды. (Т.Ə.)

3) Яшел киемнəрен киеп, тирə – якка күңелле нурларын чəчеп, яз килде. (Т.Ə.)

4) Акыллы сүз алтыннан кыйммəтрəк. (М.)

А21 Кереш сүз кергəн җөмлəне билгелəргə.

1) Үзем дə сизмəстəн, Саҗидə җиңгигə күз салдым.(Г.Б.)

2) Ярты сəгать дигəндə, ниһаять, ишек ачылды. (Г.Ə.)

3) Малайлар, кояш сүрелгəч, су коенырга барырга булдылар.

4) Əй туган җир, матур да соң болының, урманнарың. (Р.Г.)

А22 Бирелгән теркəгечле тезмə кушма җөмлəдəге гади җөмлəлəр үзара нинди теркəгеч белəн бəйлəнгəннəр?

Назимов озак кына тыңлап ятты, (…) тимер чыбык тавышы яңадан ишетелмəде. (Г. Ə.)

1) һəм 2) гəрчə 3) бəлки 4) лəкин

А23 Җөмлəнең мəгънə ягыннан төрен билгелəргə.

Телең ни əйтсə, колагың шуны ишетсен. (М.)

1) иярчен ия җөмлə

2) иярчен тəмамлык җөмлə

3) иярчен шарт жөмлə

4) иярчен хəбəр җөмлə

А24 Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмлəне табарга.

1) Əйтем – сүзнең бизəге, мəкаль – сүзнең җилəге. (М.)

2) Июнь, елның иң җылы, иң ягымлы һəм иң матур чагы.

3) Яз – яз инде ул.

4) Без – кырык беренче ел балалары.

А25 Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрестəртиптə язылган?

Сыерчык (1) бер тыңласаң (2) чут-чут итə (3) икенче тыңласаң (4) бака булып бакылдый (5) үрдəк булып кычкыра.

1) 2, 3, 4, 5

2) 3, 4, 5

3) 2, 4, 5

4) 1, 2, 3, 4, 5

А26 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелмəгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела?

1) өндəү

2) сызык

3) өтер

4) сорау

А27 Тезүче теркəгечлəр белəн бəйлəнешкə кергəн тезмә кушма җөмлəлəрдə нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А28 Аныклагыч фигыль белəн белдерелгəн кисəкне аныклап килсə, аныклагыч белән аныкланмыш арасына нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) җəя

А29 Каршы куючы теркəгечлəр алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) берни дə куелмый

А30 Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

1) Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

2) Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе үткәрелә.

3) Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

4) Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

А31 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

1) рәсми стильдә

2) фәнни стильдә

3) публицистик стильдә

4) матур әдәбият стилендә

А32 Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

1) Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

2) Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

3) Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

4) Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

 

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмаккагына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нəрсəгəдер өметлəнеп үткəрə. (2) Хəтеремдə əле: əтиебез сугышта һəлак булып, əниебез күрше авылның хатыны үлгəн бер абзыйга тормышка чыгып киткəч, əнием менə-менə кире кайтыр дип гел көтеп яшəдем. (3) Бабам белəн капка төбендəге эскəмиягə чыгып утыра идек тə хыялга бирелə идек. (4) Мин тулышып-тулышып аккан ак болытларга карыйм. (5) Алар миңа кемнəрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметлəре булып тоела. (6) Ə чынга ашмаган өметлəр һəр кешедə җитəрлек. (7) Безнең авылда гына да ничə кешенең əтисе сугыштан кайтмады. (8) Үлгəнен үз күзлəре белəн күрмəгəч, һəркем əтисенең кайтырына ышана. (9) Мин дə əтине һаман көтəм. (Ф. Яруллин «Яралы язмышлар»)

 

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

 

В1 1 нче җөмләдәге нəрсəгəдер алмашлыгының төркемчəсен билгелəргə.

В2 2 нче җөмләдәге һəлак булган фигыленə синоним билгелəргə.

В3 4 нче җөмләдәге ак (болытлар) сыйфатының дəрəҗəсен билгелəргə.

В4 9 нчы җөмләдәге әтине сүзе тəмамлыкның кайсы төре?

В5 1 нче җөмләдә кайсы сүзләр тиңдәшләнеп килгән?

В6 9 нчы җөмләдәге һаман сүзенең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

 

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

 

В7 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгән?

В8 6 - 9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасында килгән җөмләнең санын күрсәтергә.

 

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение (инша) тексты языла.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. Бирелгән текстка нигезләнмәгән эш тикшерелми һәм бәяләнми.

 

 

белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. Бирелгән текстка нигезләнмәгән эш тикшерелми һәм бәяләнми.

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № (сынау)

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен куегыз.

А1 Яңгырау тартыклар гына язылган рәтне билгеләгез.

1) (в), (с), (к), (г)

2) (т), (л), (м), (п)

3) (һ), (ф), (ч), (ш)

4) (з), (р), (м), (й)

А2 Бу сүздә кайсы хәреф (хәрефләр) төшеп калган?

Мөстөк...ль

1) и

2) й

3) ы

4) ый

АЗ Киң әйтелешле, чагыштырмача озын [о] сузыгы булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) окоп, бодай, оста, болын

2) йод, бора, комбайн, боз

3) лозунг, волейбол, чемпион, доктор

4) посылка, йозак, шома, патрон

А4 Сингармонизм законына буйсынган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) Миңсылу, ир-ат, бодай, турнир

2) ата-ана, Мәрьям, үзсүзле, гөлҗимеш

3) дөнья, һәрвакыт, кино, батырлык

4) җир-су, бишьеллык, әни, берөзлексез

А5 Кайсы рәттәге барлык сүзләрдә ь билгесе куела?

1) яш..., ям...ле, күп...еллык, рул...

2) с...езд, апрел..., сәгат..., мәкал...

3) кәгаз..., мик...дар, мөстәкыйл..., иг...лан

4) шәфкат..., шөгыл..., ун...еллык, аш...яулык

А6 Кайсы рәттәге барлык сүзләрдә [къ], [гъ] авазлары әйтелә?

1) бакча, капитан, мәкалә, газ

2) колонна, телеграмма, кадерле, кристалл

3) калфак, гасыр, гаҗәп, кыйммәт

4) көмештәй, вышка, яңгыратып, кояш

А7 Хәреф саны аваз саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен күрсәтегез.

1) борын, мәктәп, дөнья, гаять

2) җәяү, яшелчә, югары, юеш

3) сәгать, мәгънә, вәгъдә, Мәгъсүм

4) әмма, гадәт, чишмәләр, муенса

А8 Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

1)...алык

2) рә..әт

3) зи...енле

4) бә..етле

А9 Кайсы рәттәге сүзгә күплек сан кушымчасының нечкә варианты ялгана?

1) предприятие

2) лагерь

3) слесарь

4) кыр

А10 Кайсы рәттәге сүз аерым языла?

1) иң (баш)

2) таш (күмер)

3) исле (май)

4) калак (сөяге)

А11 Кайсы рәттәге фразеологик әйтелмәнең татарча варианты туры килми?

1) руки не доходят - кул җитми

2) как две капли воды - ике тамчы су кебек

3) прийти с пустыми руками - буш кул белән килү

4) сбиться с ног - бар көченә

А12 Омонимнар ул -...

1) охшаш мәгънәле сүзләр

2) капма-каршы мәгънәле сүзләр

3) әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка булган сүзләр

4) күп мәгънәле сүзләр

А13 Ясалма сүзләр язылган рәтне билгеләгез.

1) бакчачы, күзгә, элә

2) бүлмә, белгеч, тарак

3) кешене, дәфтәрдә, юлаучы

4) каенлык, урманны, язгы

А14 Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек белдерүче кушымчалар ялганган?

1) бабакай, кошчык, китаплар

2) малайлар, кызга, бабайны

3) сатучы, әтигә, абыйда

4) авылдаш, яшьлек, күңелле

А15 Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне күрсәтегез.

1) сөйләгән, эшләде, кайтачак

2) бизәнәсең, киенгән, казыналар

3) сатышкан, бизәнәсең, сорашканмын

4) ашаткан, каратасың, саттырган

А16 Затланышлы фигыльне билгеләгез.

1) эшләсәк

2) аңлау

3) укырга

4) елмаеп

А17 Рәвеш сүзтезмә кергән рәтне билгеләгез.

1) кояшлы алан, укучының китабы

2) матур яза, тиз эшли

3) иртәгә кичен, шактый элек

4) җәяү йөрү, әкрен килү

А18 Әйтелү максаты буенча җөмләнең төрен билгеләгез.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

1) хикәя

2) боерык

3) сорау

4) тойгылы

А19 Аергыч кайсы рәттәге сорауларга җавап бирә?

1) нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы?

2) кайчан? кайда? кемне? нәрсәне?

3) кемгә? нәрсәгә? кая? кайдан?

4) кем белән? нәрсә белән? ник? нилектән?

А20 Инверсия күренеше күзәтелгән җөмләне билгеләгез.

1) Бүген татар теле дәресендә туган як турында инша яздык.

2) Искә төшә җәйге таңнар...

Рәхәт иде ул чаклар. (Г. Кутуй)

3) Маһруй әби ялгызы

Безнең күршедә яши. (Ш. М.)

4) Очучы киткәч, без самолет канаты астында бераз гапләшеп утыр­дык. (С. Б.)

 

А21 Җөмләнең төрен төзелеше ягыннан билгеләгез.

Аларга борыла-сарыла төшәргә туры килә, чөнки юлларында бик куп агач, ташлар бар. (Г. Ә.)

1) тезмә кушма җөмлә

2) гади җөмлә

3) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә

4) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә

А22 Иярчен җөмләнең төрен мәгънәсе ягыннан билгеләгез.

Энә кайда, җеп шунда. (М)

1) иярчен урын җөмлә

2) иярчен рәвеш җөмлә

3) иярчен хәбәр жөмлә

4) гади җөмлә

А23 Синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.

1) Кайда көрәш юлы, шуннан татар узган... (Ф. Я.)

2) Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый.

3) Мостафа өйгә караңгы төшкәч кенә кайтты. (И. Г.)

4) Шуңа күрә әрни бу яра: өченче көн тоташ кар ява. (М. К.)

А24 Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифр­лар да дөрес тәртиптә урнаштырылган?

Ул (1) ак муенлы тимер таягын болгый-болгый (2) уң аягына бераз аксый тошеп (3) урамның нәкъ уртасыннан (4) атлый иде.

1) 1,2

2) 1, 2, 3

3) 2, 3, 4

4) 1,3

А25 Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез.

1) Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды. (Г. Ә.)

2) Ишекләре, тәрәзә яңаклары, түбәләр: һәммәсе яшелгә буялган. (Г. И.)

3) Урман - ил байлыгы.

4) Синең хәтер белән, энекәш, академик булырга мөмкин. (А. М.)

А26 Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?

1) Казан - бик борынгы шәһәр.

2) Яшьлек - матур вакыт.

3) Синең атаң - зирәкләрнең зирәге. (А. Г.)

4) Тимер ишек - ясарга җитәрлек әле.

А27 Бирелгән җөмләдә кайсы тыныш билгесе куела?

Аның бит алмалары алланган () әнис алма кебек булган.

1) өтер

2) сызык

3) ике нокта

4) тыныш билгесе куелмый

А28 Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан

1) өтер куела

2) сызык куела

3) ике нокта куела

4) тыныш билгесе куелмый

А29 Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе...

1) куелмый

2) өтер куела

3) сызык куела

4) нокталы өтер куела

АЗО Сөйләм стиленә караган җөмләне билгеләгез.

1) Кошлар да әле уянып кына килә иде.

2) Әхмәт Фәйзинең гомере буена табынган язучысы - Габдулла Ту­кай.

3) Ну, туган, эш үтте, ничава не падилаеш, терсәкне тешләп булмый.

4) Мәгънә төсмерләре белән капма-каршы булган сүзләрне антоним­нар дип атыйлар.

А31 Бирелгән өзек кайсы стильдә язылган?

Казан шәһәрендәге ипподромда «Салават кубогьита традицион хәйрия узышының икенче этабы узды.

1) матур әдәбият стилендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

А32 Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтегез.

1) Сабир карт өч кадак шикәр артыннан кибеткә килгән иде.

2) Гаяз Исхакый беркайчан да үзенең татарлыгын, туган Ватанын, Идел -Урал төбәген онытмады.

3) Илназ иптәшләренә кычкырды, ә иптәшләре Илназга борылып та карамадылар.

4) Кызларның беренчесенә Айгөл дип исем куштылар, икенчесенә Алсу дип исем куштылар.

 

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәренең, уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла, һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла, һор өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз, В1 - В8 нче биремнәрне үтәгез.

(1) Сабан туен - язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бәйрәмен - без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. (2) Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. (3) Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп кара­саң, күзләрең чагыла. (4) Көн уртасында тып-тып түбәдән тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китә, түбәдән ватылып төшкән боз кисәкләренең зыңгылдавында да күптән үк сагындырган яз ава­зы яңгырый.

(5) Иртә белән чыксаң, тыкрык буендагы сәрви агачында, боргала­нып, эшләки (песнәк) сайрый: «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки»,- ди. (6) Җимеш бакчасына, түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә. (Г. Бәширов «Туган ягым - яшел бишек»)

 

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сузләр белән языгыз.

В1 4 нче җөмләдәге көмеш сүзен транскрипциядә күрсәтегез.

В2 5 нче җөмләдәге иртә сүзенең антонимын табыгыз.

В3 1 нче җөмләдәге көтәргә сүзе фигыльнең кайсы төркемчәсенә керә?

В4 1 нче җөмләдәге сабан туе сүзенең ясалышын билгеләгез.

В5 3-5 нче җөмләләрдәге аваз ияртемен язып алыгыз.

В6 4 нче җөмләдәге сагындырган сүзе җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

 

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз

В7 1 нче җөмләдә ничә аныклагыч бар?

В8 2 нче җөмләдәге искергән сүзләрнең санын билгеләргә

 

3 нче өлеш

 

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.

С1 Башлангыч текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган текст язы­гыз. Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңла­тып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да ки­терергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язар­га яки эчтәлеген генә сөйләп чыгарга ярамый. Башлангыч тексттагы сурәтләү чараларының кайберләрен язмагыз­да кулланырга мөмкин. Бирелгән текстка нигезләнеп язылмаган эш тикшерелми һәм бәяләнми.

 

Татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № (сынау)

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз.

А1 Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез:

1) икенче, әнисе, кеше, кинәт

2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш

3) колын, төлке, болыт, өлгерү

4) качак, хозур, чалма, гаеп

А2 Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?

1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы

2) савап, ватан, савыт, кавын

3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт

4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак

А3 [с] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез:

1) тел алды, парлы, саңгырау

2) кече тел арты, парлы, яңгырау

3) тел алды, парлы, яңгырау

4) тел арты, парлы, саңгырау

А4 – Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) җөмләсендәгетотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез:

1) моңсуланып, боегып утыру

2) шатланып, елмаеп утыру

3) аяк киемен салып утырып тору

4) су (елга) янында утыру

А5 Әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешене – персонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар(Х. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез.

1) әдипләребез

2) әсәрләрендәге

3) персонажны

4) нәселе

А6 Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен ертып алды. (Б. Камалов)

1) битен

2) дивар

3) көнсанар

4) бүгенге

А7 Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) чәчкечне (чәчкеч-)

2) алмагач (алма-)

3) төшемле (төш-)

4) эчтеләр (эчтеләр)

А8 Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелә?

1) -у, -ү, -сыз, -сез, -дан, -дән

2) -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем

3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че

4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч

А9 Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән?

1) күз-ән-әк-леләр

2) күзәнәкле-ләр

3) күз-әнәк-ле-ләр

4) кү-зә-нәк-ле-ләр

А10 Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез:

1) -м, -сың, -а

2) -ыш, -н, -дыр, -ыл,

3) -лар, -ләр, -нар, -нәр

4) -ган, -ыр, -ачак, -ды

А11 Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән: Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин)

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә

А12 Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән?

1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер

2) без, ул, алар, мин

3) үз, бөтен, һәр, барлык

4) ни, ничек, нәрсә, нигә

А13 Бәлки, тагын, һәм, әгәр сүзләре:

1) бәйлекләр

2) ымлыклар

3) кисәкчәләр

4) теркәгечләр

А14 Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга.

1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен ия җөмлә

4) иярчен рәвеш җөмлә

А15 Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.

1) көттерү интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр

3) янәшә тору

4) кискен каршы кую интонациясе

А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә

2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары ярдәмендә

3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә

4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала

А17 Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше?

(Ф. Яруллин)

1) тойгылы җөмлә

2) өндәү җөмлә

3) хикәя җөмлә

4) сорау җөмлә

А18 Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен күрсәтегез:

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль)

1) ачыклаулы мөнәсәбәт

2) аныклаулы мөнәсәбәт

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт

4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә

А19 Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше икән ул “ят”?(М. Мәһдиев)

1) кереш сүз

2) аныклагыч

3) ия

4) эндәш сүз

А20 Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез:

1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле

2) сөн, галия, нәгыйм, урал

3) саулык, матур, исем, мәгънә

4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек

А21 Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге

2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал

3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге

4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак

А22 Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә] авазы ишетелә?

1) елъязма, барсил, давыл, караш

2) фәкать, кадер, гадәт, гадел

3) ачкыч, бара, наян, кабак

4) ичмаса, хасил, кабилә

А23 Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш? Кычкырып сөйлим (...) Кабан - Казанның моңлы бер күзе... – дим. (Р. Гаташ)

1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела

2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела

3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела

4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

А24 Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе уйнатты (6) сөяргә тотынса (7) баланы елатмыйча (8) туктамады. (Г. Исхакый)

1) 1, 2, 3

2) 1, 2, 4, 5, 6

3) 1, 3, 4, 5, 8

4) 1, 3, 4, 5, 6, 7

А25 Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш?

1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат.

2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр.

3) Ул яраланган булырга кирәк.

4) Мин аны яраттым кояш шаһит.

А26 Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.

1) “Сабантуй белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга, ул миңа бик кадерле.

2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.

3) Бу ел ашлык уңмады.

4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

А27 Рәсми стильгә караган җөмләне табыгыз.

1) Барды – умартачы үзе юк.

2) Регби буенча Мәскәүдә “Яшь Динамочы” турниры узды.

3) Шәһәр мине бик үзгәртте.

4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.

А28 Бары тик [қ] авазы гына булган төркемне табыгыз.

1) керпе, кинәт, кино

2) карсет, клип, клуб

3) кайтару, койрык, карга

4) китап, карандаш, камил

 

Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.

 

1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем. 2) Айвазян “безнең көйне” дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе “Тәфтиләү”не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. (Г. Шәрәфи)

А29 Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез:

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А30 Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?

1) 1 2) 3 3) 5 4) 6

А31 Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла?

1) 3 2) 4 3) 6 4) 8

А32 Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?

1) 2 2) 5 3) 7 4) 8

 

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.
В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз.

В2 4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз.

В3 7 - 9 нчы җөмләләрдән парлы сүзне күчереп языгыз.

В4 8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

В5 Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6 Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7 4 - 7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В8 1 - 4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы? Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

 


Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № (сынау)

1 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1 Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?

1) көннәр, борынгы, сүзчән, унбер

2) балалар, тукта, җәйге, урманда

3) солы, көзге, гомер, соры

4) төн, утын, кара, сал

А2 «Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз» билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?

1) [а]

2) [ы]

3) [е]

4) [у]

АЗ ХVII-ХVШ гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

1) кирилл (рус) язуына

2) рун язуына

3) латин язуына

4) гарәп язуына

А4 Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәту фразео­логизмына синоним сайлап алыгыз.

1) теле телгә йокмый

2) килмәгән җире юк

3) төпсез чанага утырту

4) тел белән тегермән тарту

А5 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сузлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сузлекләр төзу...

1) лексикология дип атала

2) лексикография дип атала

3) пиктограмма дип атала

4) морфемика дип атал

А6 Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

1) парлы сүз ясыйлар

2) бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним

3) бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним

4) бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним

А7 ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы бу­енча ясалганнар?

1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А8 Акрын рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый?

1) ясалма рәвеш

2) кушма рәвеш

3) тамыр рәвеш

4) парлы рәвеш

А9 Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез.

1) ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерү бәйләгеч төргә
карыйлар

2) ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар

3) бу сүздә сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар

4) сүзнең тамыры - әтием, димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушым­
ча - нең кушымчасы гына бар

А10 Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А. Шамов)

1) хикәя фигыль

2) сыйфат фигыль

3) боерык фигыль

4) шарт фигыль

А11 Түбәндә бирелгән сүзтезмәлөр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төрке­менә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы сүз

3) яхшы кеше

4) яхшы көн

А12 Шарт-шорт, йолт-йолт, җем-җем сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3)кисәкчәләр
4) бәйлекләр

А13 Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

1) килеш, тартым, сан

2) заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык

3) килеш, сан, дәрәҗә

4) килеш, тартым, юнәлеш

А14 Тиңдәш кисәкләр арасында...

1) тезүле бәйләнеш була


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 588 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Вход свободный.| Габдулла Тукай

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.228 сек.)