Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бакчада.

Контроль диктант. | Контроль диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктант | Урман тургае. | Сайланма диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктантлар. |


Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә. (36 сүз.)

 

Искәрмә. Өтерләр искәртелә.

Бирем. Соңгы җөмләдә тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.

4. Зөя елгасы.

Тәтеш – Идел буендагы шәһәр. Хафиз абый Зөядә туып-үскән, хәзер ул Тәтештә укый. Ул Идел буеннан Зөяне сагынып кайта.

Хафиз абыйның балалары Зөяне бик ярата. Җәй көне Рәдиф белән Ләйсән Зөя буена баралар. Алар елгада балык тоталар, су коеналар. (38 сүз.)

 

(Барлас Камал буенча.)

Бирем. Кеше исемнәрен, елга һәм шәһәр исемнәрен белдергән сүзләрнең астына сызарга.

5. Әбиләр йон эрли.

Көзге көн, җилле көн,

Тәрәзә дерелди.

Сәкедә утырган

Әбиләр йон эрли.

 

Әбиләр йон эрли,

Орчыкка җеп чорный.

Морҗага кергән дә

Тынгысыз җил җырлый.

 

Буранлы кыш кергәч

Башлана суыклар.

Суыкта кияләр

Бүрекләр, толыплар.

 

Әбиләр йон эрли

Бәйләргә оеклар.

Оекны көтәләр

Кечкенә оныклар. (43 сүз.)

 

(Мөнир Мазунов.)

 

Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга. Тамырдан гына торган сүзләр астына – бер, кушымчалар ялганган сүзләр астына ике сызык сызарга.

Й.

Ямьле җәй җитте. Кояш җир йөзен җылыта. Ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр елмаялар. Бал кортлары татлы ширбәт җыялар. Күбәләкләр очып йөри. Җиләкләр кызарып пеште. Балалар су коеналар. Алар урманда гөмбә җыялар. Каникуллар күңелле үтәр. (34 сүз.)

 

Бирем. Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына сызарга.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 90 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Песи баласы.| Кызлар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)