Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сайланма диктантлар.

Сайламна диктант. | Сайланма диктант. | Контроль диктант. | Контроль диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктант | Урман тургае. | Сайланма диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктантлар. |


Читайте также:
  1. Контроль диктантлар.
  2. Контроль диктантлар.
  3. Контроль диктантлар.
  4. Контроль диктантлар.
  5. Контроль диктантлар.
  6. Сайланма диктант
  7. Сайланма диктант.

Предметның билгесен белдергән сүзләрне сайлап язарга.

Рәхәт чак.

Җып-җылы апрель көне,

Талларда песи-бөре,

Басулар әле кара.

Уң кулда - әни кулы,

Сулл кулда - әти кулы.

Марс уртадан бара.

Ачылган бакча юлы,

Әти кулы нык, олы,

Әни кулы йоп-йомшак,

Яннан гөрләвек ага,

Марс уртадан бара,

Әйбәт,

рәхәт, яхшы чак. (38 сүз.)

(Клара Булатова.)

Җәй.

Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Көн аяз. Әнә яшел урман. Тар сукмактан балалар урманга бара. Урманда сары, кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә. Чуар күбәләкләр чәчәктән чәчәккә куналар. (29 сүз.)

 

Иҗади биремле диктантлар.

1. Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табып язарга.

Явыз – (усал) Югары – (биек)

Түбән – (тәбәнәк) Кайнар – (эссе)

Өлгер – (җитез) Зур – (олы)

Ямьле – (матур)

 

2. Бирелгән сүзләргә капма-каршы мәгънәдәш сүзләр табып язарга.

Ак – (кара) Тар – (киң)

Юан – (нечкә) Куе – (сыек)

Эре – (вак) Калын – (юкка)

Яшь – (карт) Яхшы – (начар)

Юмарт – (саран) Эссе – (салкын)

Кыска – (озын) Карт – (яшь)

 

3. Җәяләр эчедә бирелгән сораулар урынына җавап язарга.

Суган ачы, ә җиләк (нинди?)

Кыш көне көн кыска, ә төн (нинди?)

Куян куркак, ә бүре (нинди?)

Боз каты, ә кар (нинди?)

Күмер кара, ә шикәр (нинди?)

Дәфтәр юкка, ә китап (нинди?)

 

Контроль диктантлар.

Урман.

Безнең авылга урман бик якын. Без урманга барабыз. Җәйге урман бик күңелле. Анда сайрар кошлар күп. Әнә салкын чишмә ага. Чишмәнең суы бик тәмле. Җиләкләр пешкән. Без кызыл җиләкләрне җыябыз. Аланда төрле төстәге чәчәкләр үсә. (35 сүз.)

 

Икмәк.

Икмәк авыр хезмәт белән үстерелә.Аның өчен игенчеләр күп көч куялар. Башта алтын бөртекләр җылы туфракка чәчелә. Аны карап үстерәләр. Июль аенда уңыш җыю башлана. Бөртекле ашлыктан он әзерләнә.

Икмәкнең кадерен белегез! (32 сүз.)

 

Мәктәп бакчасы.

Безнең мәктәп бакчасы зур. Анда озын түтәлләр ясадык. Түтәлләрдә төрле яшелчәләр үсә. Җимеш агачлары кызыл алма, татлы чия җимешләре бирә. Бакчаны укучылар карыйлар. Алар аллы-гөлле матур чәчәкләр үстерәләр. Бакчада күңелле. Балалар көз көне мул уңыш җыялар. (36 сүз.)

 

Тамырдаш сүзләр.

Сүлек диктанты.

Урман, урманчы, урманчылык.

Эш, эшче, эшчән, эшчәнлек.

Балык, балыкчы, балыкчылык.

Кеше, кешелек, кешелекле.

Ау, аучы, аучылык.

Юл, юлдаш, юлчы.

Авыл, авылдаш.

Сүз, сүзлек, сүзчән.

 

Иҗади диктант.

Урманны кем карый? (Урман…)

Балыкны кем тота? (Балык…)

Бүрене кем аулый? (Ау…)

Укучыларны кем укыта? (Укыту…)


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 120 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Контроль диктантлар.| Песи баласы.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.015 сек.)