Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Фонетика, графика, орфография, орфоэпия

СИНТАКСИС | СИНТАКСИС | МОРФОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | СИНТАКСИС | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | Аваз ул-... |


Читайте также:
  1. Орфография и орфоэпия
  2. Орфоэпия и понятие орфоэпической нормы
  3. ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ
  4. ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ

1. Татар теленең орфоэпик нормалары

1) гомумхалык телендәге әйтелеш нормаларына корылган;

2) урта диалект сөйләшенең әйтелеш үзенчәлекләренә корылган;

3) Казан шәһәре сөйләменең әйтелеш үзенчәлекләренә корылган.

2. [п] авазына билгеләмә бирегез:

1) ирен-ирен, өрелмәле, саф, шартлаулы, саңгырау, авыз ава­зы.

2) ирен-ирен, йомык, аффрикат, сонор, авыз авазы.

3) ирен-ирен, йомык, саф, шартлаулы, шаулы, саңгырау, авыз авазы.

3. Алынма сүзләр татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнеп язылалар?

1) морфологик принципка нигезләнеп языла;

2) фонетик принципка нигезләнеп языла;

3) график принципка нигезләнеп языла.

4. Хәзерге татар телендәге [О] авазына билгеләмә бирегез:

1) арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән кыска сузык аваз;

2) арткы рәт, югары күтәрелешле иренләшкән кыска сузык аваз;

3) алгы рәт, урта күтәрелешле иренләшкән озын сузык аваз.

 

5. кырмыска ~ кымырска (диалекталь); абзар ~ азбар (диалекталь); күләгә ~ күгәлә (диалекталь); алъяпкыч ~ айлапкыч (диалекталь) сүзләреңдә нинди аваз үзгәрешләре күзәтелә?

1) протеза күренеше;

2) метатеза күренеше;

3) элизия күренеше.

6. Түбәндә китерелгән сүзләрнең кайсылары рәт гармониясенә
буйсынмаган?

Идарә, гомер, пенал, гарәп, адәм, әмма, икътисад, каләм, мәкаль, зинһар.

1) барысы да рәт гармониясенә буйсынып әйтеләләр;

2) гомер, пенал, икътисад, зинһар сүзләре буйсынмаган;

3) идарә, гарәп, адәм, әмма, каләм, мәкаль сүзләре буйсынма­ган.

7. [й] авазына билгеләмә языгыз:
[й] авазы
-

8. Югары, урта һәм түбән күтәрелешле сузыкларга бүленеше тешнең нинди хәрәкәтенә карап билгеләнә?

1) горизонталь хәрәкәтенә;

2) вертикаль хәрәкәтенә

9. Тартыкларның тел арты һәм кече тел ассимиляциясенә өч мисал уйлап языгыз:

Мисаллар:

10. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез:

1) кунакханә, канәфи, мәшгуль, итәгатьле, диккать, вәгазь.

2) кунакханә, кәнәфи, мәшгуль, итагатьле, дикъкать, вәгазь.

3) кунакханә, канәфи, мәшгуль, итагатьле, диккәть, вәгәзь.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 382 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ЛЕКСИКОЛОГИЯ| Семасиология ул - ...

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)