Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аңлатма язуы.

Читайте также:
  1. Аңлатма язуы
  2. Аңлатма язуы
  3. Аңлатма язуы
  4. Аңлатма язуы
  5. Аңлатма язуы
  6. Аңлатма язуы
  7. Аңлатма язуы

Нче сыйныф өчен татар теле һәм уку буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 5 сәгать, елга 175 сәгать; татар теле атнага 3 сәг., уку атнага 2 сәг.)

 

 

Аңлатма язуы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды. Программа түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФның “Мәгариф турында” законы

2. ТРның “Мәгариф турында” законы

3. ТРсы Мәгариф министрлыгының 9777/12 нче номерлы боерыгы (13.09. 2012.)

4. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче с-флар. Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.

5. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”, Казан, Мәгариф, 2009

 

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

-телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;

-дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

-укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 69 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Категория сложности инженерно-геологических условий.| IV нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)