Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аңлатма язуы. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф өчен

Читайте также:
  1. Аңлатма язуы
  2. Аңлатма язуы
  3. Аңлатма язуы
  4. Аңлатма язуы
  5. Аңлатма язуы
  6. Аңлатма язуы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

(татар төркеме өчен)

Аңлатма язуы

Программа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты” (Казан, 2008 нче ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 8 нче сыйныф өчен Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

8 нче сыйныфларда татар теле дәресләренә программада 3 сәгать бирелгән. Шуның нигезендә эш прогаммасы атнага 3 сәгать исәбеннән 105 сәгатькә төзелде.

 

 

8 нче сыйныфта татар теле дәресләре алдагы сыйныфларда- морфология, башлангыч сыйныфларда синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләрне искә төшерүдән башлана. Кабатлау, синтаксиска караган гомуми мәгълүматлар, синтаксик берәмлекләр һәм синтаксисның бүлекләре буенча төшенчә биргәндә, төп игътибар җөмлә һәм аның үзенчәлекләренә юнәлтелә. Алга таба әлеге сыйныфта гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе, аерым алганда, татар теленең гади җөмлә синтаксисын үзләштерүдә аеруча мөһим булган темалар (җөмләдә сүзләр бәйләнеше: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш; сүзтезмәләр; җөмлә кисәкләре:баш, иярчен, модаль һәм тиңдәш кисәкләр, җөмләдә сүз тәртибе: гади җөмлә төрләре; әйтү максаты, оештыручы үзәкнең саны, тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу- кулланылмавы,раслау яки инкарь итү буенча төрләре; шушы темалар белән бәйле рәвештә тыныш билгеләре өйрәнелә.

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Укучыларда лингвистик (тел),аралашу(коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) юнәлешләр (компетенцияләр) булдыру.

8нче сыйныфта татар теле укытуның төп бурычлары:

1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү,үз милләтеңә,телеңә хөрмәт белән карау,шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

3.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

5.Татар халкының милли мирасын өйрәнү, саклау, үстерүгә тарту.

 

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 129 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ПАСПОРТ| Программаның эчтәлеге

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)