Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Соңгы төн вә аерылышу

Ак келәттә калган Нургали үз уйлары, үз борчулары белән Ханбикәсенең керүен көтте. Нишләргә? Ризалык кәгазе турында сүз кузгатыргамы? Нигә ул аны «Галиябану» җыры белән бәйләде? Әллә гел калдырып кына китәргәме?

Фатыйх турында да уйланмый калалмады. Егет күзгә күренеп үзгәрә бара. Бүген ул хәзер элеккеге Фатыйх түгеллеген күрсәтергә тырышты.

Димәк, ул мин уйлаганча ук төшеп калган егетләрдән түгел икән.

Ташлыярдан соң Габбасы да күңелемне чеметкәләп ала бит, каһәре. Ә, нигә шаярган булып кына сорап карамаска дип уйлап кына бетерде Нургали, тулган айдай балкып, «әллә йоклап киткән инде», дип сөйләнеп Газзәбану килеп керде. Ул инде чайканып, өр-яңа затлы эчке киемнәрен кияргә дә өлгергән. Үзеннән беленер-беленмәс кенә хушбуй исе дә килгәләп китә.

—Бигрәк озак көттердең. Ай-һай, әнисе, нинди йокы ди ул. Йокы бүген бездән ерактарак йөрер дип уйлыйм әле мин. Бабасы Хафизны да үзе янында калдырды. Әйдә, ялыктырмасана шулкадәр...

—Кадерлем, Нургали, бүген син ахырдан ник бер сүз дә әйтмәдең? Кичке уен гына булмады бит бу. Нык әзерләнгәннәр алар. Фатыйх ничек тотты үзен. Ә син авызыңа су капкандай тик утырдың.

—Нәрсә әйтергә тиеш идем соң мин?

—Тиздән мин дә бөтенләйгә кайтам, бергәләп эшләрбез, авылыбызны ал да гөл итәрбез дияргә кирәк иде,—дип, көлеп җибәрде Газзәбану...—Менә шулай, җаным, тавык төшенә тары кергән, чүпли-чүпли арып беткән ди.

—Кайтам, һичшиксез, кайтам... Дөресен генә әйткәндә, китәсем килми, һай бер дә китәсем килми бит, Газзәбану. Хәзергә китми дә булмый шу-у-ул... Нихәл итмәк кирәк. Вәгъдә—Иман. Әйтсәм-әйтим инде, көлсәң-көләрсең... сине калдырып китәсем килми. Көнлим бугай мин, беләсеңме? Көнлим... Вәт, черт возьми, көнлим бит, җаным...

—Чынлапмы? Чын-чынлапмы, Нургали, әллә шаяртасың гынамы? Әйт дөресен... Миңа иң, иң дөресе кирәк. Шаяртсаң шаяртам диген, анысына да үпкәләмәм...

—Үзең әйтмешли, чын-чынлап, бәгърем. Бәлки, миннән көләсеңдер...—диде Нургали.

—Юк, бер дә көләсем килми, куанасым, бик тә куанасым килә... Димәк, безнең мәхәббәтебез мескен түгел, ул искечә үз көчендә, ул яши, яши,—дип, икесе дә бердәм ашкынып, бер-берсенең куеннарына сыендылар. Газзәбану әкрен генә сорап куйды:

—Йә, кемнән көнлисең инде мине? Мин белергә тиешме аны? Ташлыярда бераз сизгән күк булганыем. Әмма ышанмадым, кылана гына бугай дип уйладым.

—Сезнең авылның Габделгаббасмы, әллә Габбас кынамы шунда? Җыенда булды бугай ул, име?—диде Нургали. Һәм ул Газзәбануын кычкырып көлеп җибәрер дип көтте, ышанып көтте...

Тегесе көләргә җыенмады да, киресенчә җитдиләнде генә, һәм сабыр гына болай диде:

—Әйе, җыенга килгән иде ул.

—Очраштыгыздамы? Күрештегездәме?

—Әйе, Нургали, очраштык та, күрештек тә, сөйләштек тә.

—Син нәрсә мине үчеклисең әле, ә? Болай да ут капкан йөрәгемә йөге белән ялкын өстисең. Кайчан, кайда күрештегез? Ә мин кайда идем?

—Син дә шунда, җыендаең. Син мәйданның үзәгендә бүләкләреңне тапшыра идең.

—Шуннан, нәрсә сөйләштегез? Вакытын да җайлагансыз бит, ай-яй... Тикмәгә генә сөйләмидер халык, «кыз-хатын камыр басканда да иренә хыянәт итә ала», дип Газзәбануның түземлеге тәмам төкәнде шунда, шаркылдап көлеп җибәрде.

—И, Нургали, Нургали, болай җүләр булмале.

—Җүләрләнерсең дә шул. Ну, мала-а-й, таяк болгап ата каз котыртамыный. Сөйлә инде әйбәтләп кенә. Өйләнгәнме, кайда яши? Әллә һаман сине көтәме? Фатыйх шикелле,—дип, бераз тынычлана төшеп, сорашуын дәвам итте Нургали.

—Әлегә өйләнмәгән. Донбаста яши, шахтер. Җәй саен авылга җыенга кайта икән. Синең шикелле үк чибәр, ул да затлы киемнәрдән. Үз бәһасен белә. Әмма сиңа көнләшергә бер сәбәп тә юк. Тик шунысын гына әйтә алам, әгәр сине очратып гашыйк булмаган булсам, Габбас белән без, бәлки, бергә булган булырыек. Бәлкем, бәхетлерәк тә булган булырыем. Әмма, мин сине, бары сине генә яраттым һәм яратам, үлеп яратам бит, Нургали. Сине генә көтәм, кирәкми миңа бүтән, дип җырлаган күк.

Сызылып таң атканда да аларның сөйләшеп сүзләре бетмәгән иде әле. Күбрәк киләчәкләре турында сөйләштеләр.

—Нургали бәгърем, бу очрашуыбызда янә авырга узмадым микән дип уйланам. Нишләптер борчылып та куям.

—Нигә борчыласың, чыннан да шулай була калса, мин бик шатланырыем. Әгәр без ерак сәфәргә чыгып киткәнче билгеле булса, син шунда ук хәбәр бир. Ул хәбәр, туачак балам турындагы хәбәр, юлларымда миңа очар канатлар куяр. Башым вә җанымны да саклар иде дип өметләнәм, бирсә иде, Ходаем...

Иртәгесен иртүк Нургалиләрне озатырга дип Ташлыярдан кодалар да килеп җиттеләр. «Сез үз җаегыз, мин үз җаем белән бара торыйм» дип, күршеләре белән дә хушлашып, Нурислам инде китеп тә барды.

—Кая шулай ашыкты ул?—дип, Ибраһим кода кызыксынуын белдерде.

—И, Ибраһим абый, кая булсын, шунда, шул Ташкинга инде. Мәхмүт кемнәрендер каршыларга станцыга бара икән. Нурислам шулар аты белән китте.

—Нурисламның ние калган соң анда? Нургалиебез инде ничарадан бичара дигәндәй... Исән-имин генә йөреп кайта күрсеннәр, Ходай кушып.

—Безнекенең элек эшләгәне өчен күпмедер акча аласы калган икән. Барган көе, уракка төшкәнче, бераз эшләп тә алмакчы була бугай. Бер дә җибәрәсем килмәгәние, юкса. Ашкынды гына бит. Хәерлегә булсын, йә Раббем,—дип, мөлдерәмә күзләрен сөртеп алды Саҗидә.

Ат җигүле, Хафиз кузлада. Моңсулы ыгы-зыгы, хушлашу...

Ике кодагый, ни тырышсалар да, күз яшьләрсез генә саубуллаша алмадылар. Барысының да гаҗәпләнгәне—Газзәбану тыныч. Аның Маһирә белән хушлашуын берәүнең дә күз уңыннан җибәрәсе килмәде.

—Сау бул, Маһирә. Бергә кайтыгыз. Нургали янында булгач, бу йортта син дә кадерле кеше, шуны онытма. Мин юк җирдә сакла Нургалине, ул барыбыз өчен дә иң кадерле кеше. Хәерле юл сезгә,—диде ул тыныч кына. Әмма Нургалие белән аерылганда аның бу тынычлыгы ахырга кадәр саклана алмады шул. Бигрәк тә үз урамнарын чыгар алдыннан атның туктап калуы, тарантастан Нургалинең сикереп төшеп, кире борылып йөгерә башлавы Газзәбануны бөтенләй әллә нишләтте...

—Җаным, нәрсәңне онытып калдырдың,—дип аның да Нургали каршына йөгерүе... аягындагы үкчәле башмакларын ташлап алга ыргылуы... нәрсәне онытканбыз, нәрсәң калган дип кычкыра-кычкыра йөгерүләре... Ниһаять, бер-берсенең кочагында килеш Нургали:

—Син каласың, бәгърем, син. Кабат хушлашмыйча урамыбызны да, сине дә калдырып китә алмадым,—диде һәм бер-берсенең күз яшьләренә чыланып, менә шулай әллә нинди эчке газаплар белән аерылыштылар алар.

 


Дата добавления: 2015-10-16; просмотров: 70 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Коръән ашы | Ташлыярга бару | Ир бала кайта авылга | Шомлы хәбәр |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кичке уен—озату кичәсе| Нургалиләрнең Ташкентка кайтуы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)