Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Йомгаклау

Татар әдәбиятының күренекле язучысы Кол Гали XII гасырның беренче яртысында иҗат иткән. Бу чорда Чыңгыз хан яуларының hөҗүмнәре нәтиҗәсендә, җир йөзеннән күп кенә шәhәрләр югала, Евразиянең этно-политик картасы яңадан төзелә. Кызганычка каршы, төрле яулар вакытында, янгыннарда элекке заман кулъязмаларының күбесе юкка чыккан. Татар әдәбиятының чишмә башы булган “Кыйссаи Йосыф” әсәре - безнең көннәргә кадәр тулысынча сакланып калган иң күләмле әсәрләрнең берсе. Шагыйрьнең иң күренекле иҗат җимеше булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасы татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алуы белән аерылып тора.

Әсәрнең сюжетына Коръәннең 12 нче сурәсендә китерелгән хикәя – Йакуб пәйгамбәр хәлләре hәм аның угылы Йосыфның үз туганнарының көнчелеге аркасында җәфалар чигүе - нигез итеп алынган.

Поэманың үзәгендә ил белән идарә итүче хөкемдар hәм халык иминлеге проблемасы тора. Автор әсәрнең төп герое Йосыф образы аша хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтергә тырыша.

Аталар белән балалар мөнәсәбәте - поэманың үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Әмма Кол Гали поэмасында ата-аналар белән балалар арасындагы мәхәббәт hәм ата кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләсе социаль яктан калкытып куела, чын - чыннан кешелекле рәвештә хәл кылына.

Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы - ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Моны ул тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухани бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф образында раслый.

Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманнарның саф, бөтен холкы, Зөләйханың гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә һәр өч каһарманның бәхеткә ирешүе халыклы гасырлар буе әхлакый тәрбияләп, аның якты өметенә юлдаш булып килгән. Язмышның барлык олы сынауларында, азатлык өчен һәм ватанны саклап көрәшкән яуларда татар халкының батыр улларына Йосыф – Йакуб тугрылыгы таяныч булган.

Кол Гали халык авыз иҗатын һәм дин фәлсәфәләрен әсәрнең төп эчтәлеге итеп күрсәтә. Әсәр башында һәм азагында шагыйрь үзенең карашларын, кичереш һәм теләкләрен бәян итә. Һәм илаһияткә мөрәҗәгать итә, көч-куәт бирүне үтенә. Кол Гали кешеләрнең газаплы яки бәхетле тормышы, кайгысы һәм шатлыгы, хәрәкәте яисә эшчәнлеге, аның киләчәге – гомумән, бөтен яшәеше һәм рухи үзгәреше югарыдан, тәңре, Алла тарафыннан билгеләнеп куелган язмыш буенча бара дигән идеалистик карашта тора.

Без бу эшебездә Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасына сәяхәт ясадык. Кереш өлештә сайланган теманың актуальлеген, максатын, бурычларын күрсәттек. Төп өлештә поэманың язылу вакытын, аның сюжетын, Коръән китабындагы Йосыф сүрәсе белән охшашлыкларны һәм аермалыкларны күрсәтергә тырыштык. Йомгаклауда нәтиҗәләр ясадык.

Без әлеге эшебездә шундый нәтиҗәләргә килдек: Кол Гали “Кыйссаи Йосыф” поэмасын Коръән Кәримгә нигезләнеп иҗат иткән, аның тәгълиматлары белән күңел көзгесен бизәгән, баеткан. Бүгенгесе көндә дә иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.

 

Библиография

1. Абилов Ш. Кыйссаи Йосыф: Тат. әдәб. тарихы - I том./ Ш.Абилов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – Б.115-140.

2. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы с-фы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен д-лек / Х.Й. Миңнегулов, Ш.Ә. Садретдинов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. - 407 б.

3. Борынгы татар әдәбияты. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.

4. Борынгы татар әдәбияты. – Казан: Тат. кит. нәшрияте, 1963. – Б.46-63.

5. Кол Гали Кыйссаи Йосыф (хәзерл. Әхмәт Исхак) - Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.

6. Кол Гали Кыйссаи Йосыф. - Казан: Татар. кит. нәшр.,1983.-Б.7-47.

7. Коръән тәфсире.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.


Дата добавления: 2015-10-13; просмотров: 191 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе| Розділ І. Зародження дослідного знання

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)