Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Уенлыклар. Курчак уены.

Читайте также:
  1. Хәзерге курчак уеннары

- Мөзәянә апа, ә менә сез яшь чакта түгәрәк уеннары үткәрелә идеме?

- Әйе, үткәрелә ие. Кич белән без төрле төбәк – менә һәрбер урам үзенә чыга да, дүрт урам, дүрт урамда безнең, дүрт тау башында, безнең якта, дүрт җирдә үткәрелә. Сыер сакларга чыгабыз инде анда. Әбиләр дә чыга, балалар да чыга. Кичтән шул түгәрәк әйләнеп уйныйбыз. “Йөзек салыш”лар уйныйбыз, кичтән инде шундый уеннар уйныйбыз. Әйләнеп уйнаганда, такмаклар әйтеп инде, бер-берсенә, бер-береңә теге егетләр-кызлар дигән кебек.

- Әйе.

- Кара-каршы такмаклар әйтеп үткәрә иек.

- Уеннардан тагын нинди уеннарны әйтә аласыз?

- Әйтәм бит, “Йөзек салыш” уйныйдыр ыек, аннары “Ал кирәк, гөл кирәк” уйныйбыз инде.

- Әйе.

- Аны сез дә беләсез инде, сезнең заманга да калган ул. Аннары сың тагын... нәрсә әле... “Чума үрдәк, чума каз” дигәне бар ые.

- Әйе.

- Шуларны уйныйдыр ыек. Шулар.

- Шушы дүрт төбәктә җыелгансыз. Бер-берегезгә килеп, такмак әйтешми идегезме? Урамнар-урамнар?

- Юк, алай әйтешкән юк ые. Егетләр... бер урам... Менә егетләрнең бит инде аларның кызлары безнең менә урамда гына түгел, теге урамда да була.

- Әйе.

- Алар анда баралар инде. Ни, шунда инде кайчагында егетләрне яратмаган... менә чит егетләр килгәнне яратмыйлар бит инде кайсы вакытта?

- Әйе.

- Шунда такмак каршы әйтәләр инде, нигә, егетләргә каршы әйтәләр ие инде.

- Ыһы.

- Бик яратып бетермәсәләр.

- Ә менә гармунчыларга атап әйтелгән такмаклар бар идеме?

- Бар инде, бар, бар.

- Гармунчылар һәрбер урамда берешәр генә була идеме?

- Анда төрле вакытта төрлечә була инде. Кайсысында кайсы вакытта бит инде менә ни булмый да, бер дә булмый. Кайсы вакытта гармунчың килми, я эштә була ул. Безнең вакытта бит инде эшкә, печән өмәләренә барадыр ыек. Соң кайтасың, я тегенди, я мондый. Төнге сминнәргә барадыр ыек. Алар, шундый ни булганда, киләлмиләр инде. Килмәгәндә инде үзебез җырлап кына әйләнәдер иек. Гармунсыз гына. Булганда, кайсы вакытта, икешәр дә була иде. Ярышып-ярышып уйныйлар ые инде. Күбесенчә кызлардан тора инде ул вакытта, кызларың, кызың кайсы якта ни була, шунда. Ул бит әле бер кыз артыннан ике егет йөри торган да була, шундый ике гармунчы да була шулай алмаш-тилмәш, теге ни ярышып-ярышып уйный торганнар була.

- Ә менә бала-чагыгызны искә төшерсәгез, нинди уенчыклар белән уйный идегез?

- Безнең бәләкәй чагында күлмәк инде, күлмәк тегәдер иек. Юк чүпрәкләрдән, җыеп, күлмәк тегәдер иек. Күлмәк, курчакка күлмәк. Шуның кебек курчак булыр ые инде ул. Бәп-бәләкәй, шуңа ни табалсаң, чүпрәк табалсаң, шуны тегәсең инде.

- Ә курчакны нәрсәдән ясый идегез?

- Шул чүпрәктән. Өтерәсең, өтерәсең дә, аннары кул да куясың, аяк та куясың тегеп, баш та ясыйсың. Бөтен эш шул инде.

- Хәзер дә, мәсәлән, сорасалар, ясап күрсәтә аласызмы бәләкәй чактагы шикелле?

- Ясап күрсәтеп була инде, булмыйча. Бәләкәйдән өйрәнгән әйбер онтылмый.

- Ә менә курчакларның зурлыклары барысы да бер чама була идеме, әллә әтисе...

- Әтисе зуррак була инде аның. Әнисе бәләкәйрәк була. Тагын бәбиләре дә була инде, анысы бәләкәй генә була инде. Инәйләр дә тегеп күрсәтәләр инде аны баштан, нитеп... Зуррак кешенең, апалары булса, апалары күрсәтә баштан. Шулай җыйнаулап, җыелып, курчак уйныйдыр ыек.

- Курчак уенын нинди сюжетлар буенча уйный идегез: гаиләме, врачлымы, укытучылымы?

- Безнең ул вакытта врачлы дигән нәрсә дә, укытучылы дигән нәрсә дә булмагандыр инде. Шул әти-әниле иттереп уйныйдыр ыек инде. Безнең... Без ул укытучының төшенчәсен дә белмидер иек ул вакытта. Врачның тем более.

- Уендагы вакыйгалар үзгәрә идеме? Мәсәлән, яңа гына берәр нинди кызыклы вакыйга булган, шуңа бәйләп уйнамый идегезме?

- Юк, андыйны... Юк.

- Тормышка яраклаштырмый идегезме?

- Юк, юк.

- Ярый, рәхмәт бу сорауларга җавап биргәнегез өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Шакирова Мөзәянә

Зәкиҗан кызы, 1949, Кирлегәч.

 

Трек №13

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

Уеннар

-... Такмаклап әйләнәбез инде, әйләнә иек кич утырганда шулай. Бик күп халык бит инде шулай уралып-уралып, җыр җырлап әйләнәбез дә аннан сың такмагын монда уртада бер кеше... Ике кеше инде әйләнә.

- Әйе.

- Аннары яңадан: берсе кала, икенче кешене ала, шулай әйләнәдер иек нидә. Кемне ошата инде, шуны алып, тагы әйләнә. Аны калдыра да чыгып яңадан китә шулай. Бөтенесен шулай круг биреп, бер-берсен алып чыгалар ые инде. Шулай.

- Тагын нинди уеннар уйный идегез?

- Аннары “Сигезле” уены инде, “Сигезле” уены. Аннары теге “Балдак салыш”.

- Әйе.

- “Балдак салыш”лы уйныйбыз да, балдак кемгә эләгә инде, ул бер я җырлый, я бии, я шунда, нинди һөнәре бар инде, шуны башкара. Аннары сың инде элек... түгел инде, хәзер шиша тәгәрәтеп уйный ыек. Шиша кемгә чыга, ни, кемгә борыла, кемгә, шул бер кыз белән егет тышка чыгып керәләр, әйләнеп керәләр ие инде. Йолдыз карап керү, диләр ие инде. Шундый уеннар уйный ыек. Тансывать итүләр теге музыкага ул бит хәзеррәк кенә чыкты.

- Ыым.

- Элек шулай өч, бер өч төрле уен уйный иек инде.

- Кичке уеннар...

- Кичке уеннар. Анда-монда, нигә, әрәмәгә, нигә сыер сакларга төшкәндә, җырлашып утыра ыек инде, такмаклар җырлашып. Элек сыер саклау бар ые ул. Сыер, көтү кайта, сыерларны апкайтып савалар ые да әниләр, без, кичке көтү көткән шикелле...

- ...сыер сакларга чыга идегез.

- Сыер сакларга чыга ыек, бераз ашатып кайта ыек. Анда инде “Әбәк” уйнаулар бар ые, “Әбәк” уйнау, “Чиш палкы” уйныйдыр ыек без.

- “Чиш палкы”сы ничек була?

- “Чиш палкы”... Дүрт почмаклы шуның хәтле агач, башлары инде болай ни... сугарга ясап куйган инде. Анда ни, дүртлеме, өчлеме – язулар яза иек инде. Шуны палка белән болай ераккук очырта ыек, болай башыннан сугабыз, үзенә палка ясыйбыз. И ни, болай суккачтын әллә кая очырабыз. Кемнеке күпме төшә.

- Әә, ераклыкка ыргыту...

- Әйе, ераклыкка. Аннары “Биш таш” уйныйдыр ыек инде, “Биш таш” уйнау бик кызык ые. Аның өчен балчыктан да ясый ек, аннары сың чикләвекнең эресен әзерләп куя ек. Аннары ни, теге таштан чүкеп ясый ыек. Кемнеке яхшырак була!

- Ул шома булырга тиешме соң?

- Шома да ярый, кытыршы да ярый. Ну биш таш инде. Биш таш салып, кызык ые ул уйнарга. Аннары сың чикләвеккә менгәч, уйныйдыр ыек тагын бер уен. Чикләвекне җыеп, тигез җиргә менеп утыра ыек кырыйга да. Бәләкәй генә чикләвек сыярдый ни, чокыр казыйбыз җиргә. Шунда ни, һәрберебезнең ние, олы чикләвеге була. Чикләвекне бәреп чыгарабыз. Шуннан бәреп чыгарабыз, кем бәреп чыгарала, үзенә була чикләвек.

- Ыһым.

- Шулай. Әгәр бәреп чыгаралмаса, икенче кеше суга инде. Ни, чикләвекләр, күпмедер чикләвек инде, шуны оттырып бетерәсең дә кайтасың. Шундый уеннар уйный иек без.

- Чикләвектә.

- Әйе, чикләвеккә менгәч. Бераз җыя ыек та чыгып утыра ыек инде уйнарга. Шундый кызык ые. Аннары су буйларында без теге мәти балчыкларыннан курчаклар, ниләр ясап уйный иек. Мәти балчыгы була ые су кырыенда.

- Кызыл балчыкмы ул?

- Әйе, менә хәзер пластилиннан... Кызыл да түгел ул, кара балчык ул, мәти балчыгы. Безнең Заһирә астайлар турында бар ые. Шунда каезлап ала ек та, мәти балчыгы бар ые. Шуңардан таш өстенә, анда зур, шушы ковёр хәтле таш бар анда, шунда тезеп тутыра ыек инде уйнап, шуларны ясап. Нәстә генә булмый ые анда?! Табалар ясап, табага бәлешләр кебек ясап, өчпочмаклар – нәрсә бар ые инде, үзебез татар халык ашларыннан нәрсә беләбез, шуларны ясап, өйле уйный иек. Аннан теге, әтиләр төшеп карыйлар ые. Ээй, кем ныграк булдырган. Һәрберебезнең табыны үзенә аерым ые. Су кырыенда матур ташлар җыя иек. Кемнең күпме нинди матур ташлары бар, бик ни, тапкан ниләр сенныйлар ие инде, үзебезнең байлык. Әйе. Анда теге ташлы җирләрдән җыя иек. Акча кебек түгәрәк ниләрне, ашка җыйганда бик әйбәт була ые ул. Һәрберсенә коймак, чурт-мурт шикелле куя ыек. Шундый матур уйный ыек без.

- Ярый, рәхмәт яусын, Мөкәрәмә апа, җавапларыгыз өчен дә, мөнәҗәтләр укыганыгыз өчен дә!

- Ә, бусын да яздырдыңмыни?

- Әйе.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

17 август 2011 ел.

Информант: Хисамова Мөкәрәмә

Вафа кызы, 1947,Урмышлы.

 

Трек №14

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

4. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр

- Менә, Мөкәрәмә апа, сез үзегез дә мөнәҗәтләр иҗат иткәлисез. Ә элеккерәк чорга караган мөнәҗәтләр, бәетләр теркәп барганыгыз юкмы сезнең?

- Юк шул, андый ниләрне укып, мөнәҗәтләрне укыштыруын гына укыштырам, болай җыйгалаганым юк. Ә чыгарган ниләрне менә оныгым, иҗат ниләрне оныгым җыештырып бара инде. Аңарда бер китап шикелле тупланып бара.

- Менә ул мөнәҗәтләрне нинди очракларда иҗат итәсез сез?

- Менә Ураза вакытларында, әзрәк күңел йомшарып киткән чакларда язгалыйм инде шулай. Шундый вакытларда килә инде макым, илһам.

- Менә шул үзегез иҗат иткән мөнәҗәтләрне аннан соң берәр кайда, ашта, мәҗлестә сөйләгәнегез юкмы?

- Юк, алай... оялам.

- Менә хәзер берәр мөнәҗәтне көйләп китә алмассыз микән?

- Көйләрмен.

- Әйдәгез.

- Ярыймы?

- Әйе.

-

Ничә еллар синең өчен кайгы эчләрендә йөзгән,

Сабырлыклар сорап түзгән, газиз анаң түгелмени?

 

Дөнья шатлыгын күрмәдем, тигез гомер кичермәдем,

Күп авырлыкларга түзгән, синең анаң түгелмени?

 

Кулымнан эшләрем китте, тәнемнең көчләре бетте,

Озакламый кара гүргә керер вакытларым җитте.

 

Әйтә алмыйм сүзләремне, кан-яшь алды күзләремне,

Сары басты йөзләремне, сезнең өчен түгелмени?

 

Йөземнең ямьнәре бетте, күземнең нурлары китте,

Йөрәгемә кайгы тулды, сезнең өчен түгелмени?

 

Күпме язсам, сүзем бетмәс, кәгазь-каләмнәрем җитмәс,

Йөрәгемнән кайгы китмәс, сабырлык бирсен бер Алла.

(Татар халык мөнәҗәте“Синең анаң түгелмени?”)

- Бетте.

- Рәхмәт яусын, Мөкәрәмә апа!

- Әйдә инде, җырлармын тагын берне. Бишле куйсыннар сиңа!

Тыйган эшләрдән тыелыйк, кушкан гамәлләрне кылыйк;

Мөхәммәт өммәте булып оҗмахка без туры барыйк.

 

Әйтә күр зекер тәсбихны, тәсбих иманның нурлары;

Зекер, тәсбих, тәһлилләрдә булачак җәннәт хурлары.

 

Әҗәл килер ки бервакыт, котыла алмабыз качып;

Зекер, тәсбих әйткәннәргә җәннәт ишекләре ачык.

 

Инанмыйбыз китапларга, калабыз бит хисапларга;

Кылыйк тәүбә, кылыйк гамәл дөньялыкта булган чакта.

(Татар халык мөнәҗәте“Кылыйк тәүбә”.)

 

- Алланың рәхмәте яусын, Мөкәрәмә апа!

- Ыһым.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

17 август 2011 ел.

Информант: Хисамова Мөкәрәмә

Вафа кызы, 1947,Урмышлы.

 

Трек №15

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

5. Әкиятләр

- Зур әни, сез бәләкәй чакта әкият сөйлиләр идеме сезгә?

- Сөйлиләр ие.

- Йокларга ятар алдыннанмы?

- Әйе, йокларга ятар алдыннан. Ууу, анда гел пәри турында, җен турында сөйлиләр ие.

- Аны әбиләрегез сөйли идеме, әниләрме?

- Әби, әби, әби, әбиләр сөйли ие.

- Ул әкиятләрнең берәрсен хәтерлисезме?

- Эээй, хәзерге теге “Шүрәле”ләр, ниләрне хәтерлим дә бит, искеләрен инде кая хәтерләп бетерәсең?! Юк, хәзер хәтер юк бит.

- Менә Иштирәктә, (сез бит инде Иштирәктән), анда берәр бик оста әкиятче бар идеме? Урамга җыеп сөйли торган шундый берәр өлкән кеше...

- Хәтерләмим.

- Менә сез үзегез балаларыгызга, оныкларыгызга әкиятләр сөйләдегезме?

- Без бушамадык, балакаем, әкият сөйләргә... Без кайтканда, йоклаган булалар ые, фермадан кайтканда... тагын ни... Сугыш вакытына эләктек.

- Ыы. Ярый, җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын!

- Ярар.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Имаметдинова Гамилә

Сабирҗан кызы, 1925, Иске Иштирәк.

 

 

Трек №16

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

6. Мифологик сөйләкләр (хикәятләр).

- Әби, менә син үзең белән булган берәр сәер хәлне сөйләп китә алмыйсыңмы? Йорт иясе күрүме, мунча иясе күрүме – шуларның берәрсен?

- Сөйли алам. Минем 2007 нче елның февралендә бабаем үлде. Аңа хәтле шул 2006 нчының декабрь айлары булгандыр, декабрьнең башлары булгандыр инде. Бабай чирли, аның башы авырта ые, хәтерен югалткан ые ул. Хәзер бабайдан, бабай йоклады да инде, мин дә икенче якка, икенче бүлмәгә кердем дә, шифанер артына кереп, караватка яттым. Берзаманны ничектер төртеп уяткан кебек уянып киттем, йокым да туеп инде. Уянып киттем дә, шул шифанерның кырыеннан берәү карап тора миңа. Капишунлы куртка кигән кебек, битләрен дә мин аның шундый ачык күрдем, хәтта борыннарын да, шундый нык ачык күрдем. Мин башта уйладым бабайдыр дип. Мин әйтәм, кара, дим, бу, дим, курткы киеп, капишунлы курткы киеп кергән ахры, дип. Ул миңа карап торды да шулай иелебрәк, әллә ничек үзеннән үзе әкрен генә тоныклана-тоныклана юкка чыкты. Хәзер мин анда курыкканымны да белмим, кычкыра да алмадым, дәшә дә алмадым, карап тордым инде. И бу юкка чыккачтын да, югалгачтын да, йөгереп чыктым да, карасам, бабай йоклап ята, хырылдап йоклап ята. И аның кырыена яттым инде. Шуннан әзрәк куркып йөрдем. Балаларга сөйлим, алар ышанмыйлар. Кешеләр инде, олырак кешеләргә сөйләгәчтен, алар “Йорт анасы ул”, - диләр. Сине берәр нәрсәгә кисәтә ул, дип инде, йорт анасы, диләр.

- Ыыы.

- Ярар, бу шулай үтте, ну берүзем торырга курка башладым инде мин. Шуннан яңадан. Бер йоклап киттем дә, телевизор карап ята ыем, йоклап киткәнмен инде, үзем дә белмим. Иягемнән нәрсәдәр кысып кына тотты. Шул кысып тотканга, авыртканга яңадан куркып тордым инде мин. Тордым да, башта шул кысканны бабай дип белдем. Мин әйтәм, бу мине нитә инде, ул тотты дип белдем. Карасам яңадан, чыгып карасам ул йоклый торган бүлмәгә, йоклап ята. Шул йорт иясе барлыкка чынлап та ышанам. Менә мин яңадан я аш куйгачтын ятсаң, йокланылып китә дә, шунда кемдер дәшкән кебек була да, сикереп торам. Ни, чыннан да ашның суы бетә торган була, чәйнекнең шулай, чәй куйгач, суы беткән була, шунда нитеп, йорт анасы кисәтә, дип аңлаттылар миңа олы кешеләр, укыган остабикәләр инде. Йорт анасы ул, ул сине кисәтә, дип. Көтү калган вакытта шулай дәшеп, я күрше бабай булып дәшкән ир-ат тавышы белән килә. И шул дәшкәнгә сикереп торсаң, минем торыр вакытым җиткән була. Йорт иясе барлыгына, үз күзләрем белән күрдем мин аны.

- Ә менә бу вакыйгаларны остабикәләргә сөйләгәч, алар аны башка кешегә сөйләмә, дип кисәтү әйтмиләр идеме?

- Алай кисәтеп әйтмиләр инде дә, ну бик сөйләп тә йөрмәскә кушалар инде. Йорт иясе ул начарлыкка нитми, кем, нәрсә дә булса кисәтә, дип, кисәтә ул сине, дип әйтәләр инде. Менә йорт иясе мине уятканын аңладым иреңне югалтырсың, аның янында гына тор, дип кисәткәндер дип, шул, бабайны югалткач кына шулай дип аңладым чынлап та барлыгына, мине кисәтүенә. Менә бит иртән дәшкәнгә уянып киткәнгә, газны кабызып йоклап киткәч, дәшкәнгә яхшылык белән кисәтә бит инде.

- Әйе.

- Менә шулай дип. Йорт иясе начар булмый, яхшы була, дип әйттеләр инде.

- Ярый, әби, рәхмәт яусын хикәятең өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

23 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Гаҗилә

Заһит кызы, 1949, Урмышлы.

 

 

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

7. Риваятьләр һәм легендалар

Риваять һәм легендаларны “Урмышлы авылы чишмәләре риваятьләрдә”, “Нигә шулай атала?” дигән мәктәп укучылары туплап ясаган белешмәдән күчереп алдым.

Мөтәй чишмәсе иң матур, иң салкын сулы чишмә. Исеме авылга шушы чишмә буена беренче килеп урнашкан типтәр Мөтәй карт хөрмәтенә шулай атала.

Пумала каен чишмәсе – иң матур чишмәләрнең берсе. Янында ап-ак кәүсәле каен да үсеп утыра. Исеме дә шуннан килеп чыккан.

Ә Йөзлекәй чишмәсе иң ерак һәм иң җылы сулы чишмәбез. Мәгънәсе буенча Йөзлекәй – ачык йөз, назлы, иркә дигәнне аңлата.чыннан да бу чишмәнең җылы суы күңелләрне назландыра, иркәли.

Салкын чишмә нең суы, киресенчә, тешне камаштырырлык салкын. Шкнлыктан чишмәнең исеме дә Салкын чишмә дип йөртелә.

Бабай (Изгеләр) чишмәсе иң борынгы, олы яшьтәге чишмәбез. Чишмәне карап, чистартып торган Хаҗиәхмәт бабай хөрмәтенә Бабай чишмәсе дип йөртелә. Ә инде Изгеләр чишмәсе дип аталуы борынгылыгы, олылыгы өчен.

Өч чишмә Фатыйматавы итәгеннән ага. Чишмә тауның иң биек җиреннән чыга, тау итәгеннән төшеп җиткәнче, өчкә тармаклана. Шунлыктан ул Өч чишмә дип атала.

Инеш буе чишмәсе Таллык инешенә бик якын һәм аның суы инеш суы белән кушылып ага. Авыл халкы бу чишмәгә Инеш буе чишмәсе дип исем биргән.

Чишмәләр

Зиннур Шәрифуллин

Авылымда бар минем

Саф сулы чишмәләр.

Кешеләр суга дип

Гел шунда төшәләр.

 

Ул калган, күрәмсең,

Буыннан-буынга.

Корымас – агар ул

Бу изге урында.

 

Чишмәләр дә җанлы,

Агарга омтыла.

Саклыйк без аларны

Киләчәк хакына.

Иң матур һәм якын урманнарыбызның берсе Каенлык урманы. Ул зифа, матур бөдрә каеннардан тора. Ел саен Сабан туйларын шул урман алдындагы аланда уздырабыз.

Наратлык урманы төз, мәһабәт агачлардан тора.

Әтәч тавы тирәсендә бик күп чикләвек куаклары үсә. Шуңа күрә бу урманны Чытырлык дип атыйбыз. Көзгә таба бар халык шунда чикләвек җыя.

Кызлар аланы. Авыл картларының сөйләүләре буенча, сугыш елларында хатын-кызлар Чытырлык урманындагы бу аланга җыелып ял иткәннәр, сугышка киткән ирләрен, улларын, егетләрен искә төшереп, юксынып утырганнар. Авылда берәр шатлыклы вакыйга яисә хәбәр булса, бу аланда җырлап-биеп күңел ачканнар, кайгылы хәбәр булса, кайгыларын уртаклашырга, ярдәм итәргә җыелганнар. Хәзер дә аланнан кеше өзелми. Аеруча аланга яшьләр яратып җыела. Анда бергәләп җырлап-беп күңел ачалар, татар халык уеннарын уйныйлар. Шулай булуга карамастан, алан сугыш елларындагы хатын-кыз серләрен һаман да саклый һәм шул хатын-кызлар кушкан Кызлар аланы исемен әле дә булса югалтмый.

Мин дә сагынам сине,

Кызлар аланында

Гармун тарткан чакны сагынам.

Әй, Урмышлым! Яудан кайтмый калган

Егетләрең уйлап кабынам.

Авылымның көнчыгыш өлеше имәннәргә бай.

Сагынасыңдыр биек тауларыңны,

Онытылмас әле, мөгаен.

Дәвер кичкән Имәнлекләр тау башында

Сиңа җырлар җырлый ел саен.

Тарихи вакыйгалар авылымда тирән эз калдырганнар. XIX гасыр башында авылыбызның иң матур урманы Булыгин фамилияле алпавыт кулында булган. Авыл халкы аны “тиле бояр” дип йөрткән. Булыгин бик кырыс, авыр характерлы кеше булган. Урманга кешеләргә кереп йөрү тыелган була. Шул еллардан алып бүгенге көнгә кадәр Булыгин урманы Тиле бояр урманы дип йөртелә.

 

Трек №17

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Изге урыннар

- Мәдинә апа, сез безнең авылдагы изге урыннар турында нәрсә дә булса беләсезме? Безнең авылда изге урыннар бармы ул?

- Изге урыннар... Ана теге Югарыч чишмәсе Изгеләр чишмәсе дип йөртелә.

- Әйе. Менә ул Изгеләр чишмәсе дип электән үк шулай йөртеләме ул?

- Әйе, электән үк шулай дип йөртелә.

- Аны нигә шулай атыйлар икән, әйтә алмыйсызмы?

- Ул элек-электән... Элек анда, анда бер кыз да күмелгән, диләр инде, белмим мин аны.

- Әхтәм абый: Нәрсәне?

- Мәдинә апа: Изгеләр чишмәсе бит инде,Изгеләр ниен беләсеңме, авылда Изгеләр җирен? Ул чишмә Изгеләр чишмәсе дип атала.

- Ә.: Бабайлар яндагымы?

- М.: Әйе, әйе. Анда инде элекке... Ул Әгъдәсләр дә беләдер дә...

- Миннебаев Әгъдәс абыйны әйтәсезме?

- М.: Әйе.

- Менә сез әйтә аласызмы, изге урыннар янында, изге чишмә янында нинди эшләр эшләргә ярамый?

- Изге эшләр янында юынмыйча-нитмичә, суын алырга ярамый.

- Әйе.

- Аннан соң начарлыклар эшләргә ярамый ул изге җирдә. Шулар.

- Начар эш эшләсәң, нәрсә була дип әйтәләр инде?

- Чир тота, чирләтә ул сине. Менә.

- Әйе. Безнең авылдан берәрсен, шулай чишмә янында начар эш эшләп, чир тотканын әйтә алмыйсызмы?

- Әйтәлмим инде.

- Изге чишмә янында эшләргә ярый торган эшләр ниндиләр?

- Намаз укырга да ярый анда, нәстә эшләсәң дә ярый.

- Изге эшләр ярый.

- Әйе.

- Аерым Изге чишмә янында корбан салу очракларын әйтә алмыйсызмы?

- Юк, анысын әйтәлмим. Менә бит инде, шунда торгач инде, әтиләр безнең корбан чалган инде. Нидә, өй янында, ишегалдында инде барыбер. Безнең өебез дә шул чишмәнең башында ые бит өебез.

- Әйе.

- Шунда ые.

- Корбан чалсагыз да, Изге чишмә янында булып чыга инде ул?

- Әйе.

- Изге чишмә янына, гадәттә, кайсы вакытта йөриләр? Төнлә барырга ярыймы? Иртән барыргамы?

- Ул Изге чишмә янында, анда беркем дә белми, әйтеп булмый.

- Ә чишмәгә барырга җыенсаң, берәрсенә әйтергә ярыймы, шундый чишмәгә барам, дип? Әллә әйтмичә генә барырга кирәкме? Аның аерым кагыйдәсе юкмы?

- Юк аерым кагыйдәсе.

- Менә элек-электән үк булгандыр инде, яшь киленнәргә чишмәгә юлны күрсәтәләр, әйеме?

- Әйе.

- Аннан соң чишмәгә юлны күрсәтә барган кешегә бүләк тә бирелгәндер әле?

- Әйтәлмим ансын.

- Чишмәләрне чистартып, тәртиптә тотучы кешеләр элек бар идеме ул?

- Бар ые. Әти гел чистартып торды аны.

- Чистартып тора идеме?

- Әйе. Кругом әйләндереп, бөтен лайлаларын, ниләрен алып, анда таш баскыч белән төшәргә ие әле, баскычы да бар ые.

- Ул астарак идемени?

- Әйе.

- Аны хәзер бит күтәртеп куйдылар, өстәрәк ул.

- Аның бит бөтен өсте тулган, аны чистартучы юк. Ул шундый әйбәт су ые ул. Без аның аскы ягына сөт, катык куя ыек әле, әйберләр куеп такта өстенә.

- Аны бер елны әллә нәрсә эшләттеләр дә суы бик каты әзәйгән иде әле былтыр. Аннан соң чишмә тоту, су тоту дигән әйберләр турында ишеткәнегез юкмы?

- Ул төштә начарлык эшләсәң, су тота, чирләтә, чирләтә, чирләтә.

- Чишмәнең качуы турында сөйләмиләр идеме сезгә? Ишеткәнегез юкмы?

- Юк.

- Чишмәнең иясе буламы ул, белмисезме?

- Әйтәлмим. Изгеләр чишмәсе, диләр ие инде менә. Шуны гына беләм.

- Авылда изге каберлекләр бармы? Безнең авылда?

- Белмим, ансын әйтәлмим.

- Менә Югары очтагы зиратны бит Изгеләр зираты дип йөртәләр?

- Әйе.

- Аны ни өчен шулай атыйлар икән?

- Ансын әйтәлмим ничек икәнен. Мин бит каян беләм инде? Ул бит инде без белә-белгәннән бирле шулай. Безнең вакыттан ук әйтәләр ие инде аны.

- Әйе. Ярый, Мәдинә апа, рәхмәт җавапларыгыз өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Галиева Мәдинә

Хаҗиәхмәт кызы, 1930, Урмышлы.

 

Трек №18

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

8. Истәлек дәфтәрләре

- Менә, Мөзәянә апа, сез, яшь чакларыгызны искә төшерсәгез, әйтә аласызмы: истәлек дәфтәрләре алып бара идегезме?

- Апбара ыем.

- Аны ничә яшьләрдәрәк алып бара идегез инде?

- Мин инде аны тугызынчы класстан, сигезенче класстан... Алтмыш... Без сигезенче классны алтмыш дүртенче елны бетердек, алтмыш сигездә монда, алтмыш тугызга – монда кияүгә килгәнчегә хәтле алып бардым.

- Анда, гадәттә, кемнәр истәлек яза иде?

- Анды кызлар... кызлар да яза инде, егетләр дә яза инде истәлекне. Үзем дә, үзем дә язам истәлекле көннәрне. Яшь чагында шулай бит инде ул.

- Әйе. Ә менә җырлар, җырлардан өзекләр язалар идеме?

- Юк, алай... Андый ниләр язмыйдыр иек без. Шигырьләр язгалыйдыр иек инде үзебезнең менә ниткән – искә төшкән теге... Яшь чагында искә төшә бит инде ул шундый-шундый шигырь. Үзең чыгарган түгел инде, просто теге искә төшкән, хәтердә калган шигырьләрне шулай язып-язып куя ыек.

- Ә менә истәлекләрнең башлам өлеше, төп өлеш һәм бетем өлеше була идеме?

-...

- Хаттагы шикелле?

- Ну... Башлам, башламы диеп инде... Башламы дип инде... Иптәш кызлар, егетләр алар үзләренең фикерләрен яза да минем бит инде... башын башлыйсың, тәмамлыйсың, дигән кебек... Шул кеше, например инде, берәр кеше белән аралашкан булсаң... Или берәр концерт-фәлән куйсаң, театр-фәлән куйсаң, аларны бит инде язып куясың: нинди башланды, нинди бетте.

- Әйе.

- Ничек кабул иттеләр... Бәйрәмнәр үткәрә иек без. Без бит, безнең вакытта бит инде бик, комсомоллар ни вакыты ие, көчле вакыты ие. Мин инде комсомол секретаре булып эшләдем ул вакытта. Шунда ни... Шуларны язып бара иек инде. Солдатка озатабыз инде менә яшьләрне, үзебезнең классташларны озатабыз. Аларга инде хатлар язадыр иек, открыткалар... Безнең бит инде Октябрь бәйрәмнәре була иде, Яңа еллар... Аларга поздравительный открыткалар җибәрә иек. Кайбер егетләребез менә чит илләрдә, ул вакытта чит илләрдә хезмәт итү бик ни... Венгрияләрдә, Германиядә хезмәт итәләр иде. Аларга поздравительный открыткалар җибәрәбез. Аларны анда тегендә командирлары укыйлар.

- Ы-ы.

- Ооо, чит ил булгач, ул вакытта бит инде... Алтмыш алтынчы еллар, алтмыш җиденче еллар, алтмыш сигезенче еллар тирәсендә инде ул. Аларга инде, чит илдә булгачтын, шундый күңелле була бездән поздравительный хатлар, открыткалар килгәч.

- Ярый, рәхмәт монысы өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Шакирова Мөзәянә

Зәкиҗан кызы, 1949, Кирлегәч.

 

9. Афористик иҗат төрләре

Афористик иҗат төрләрен халык сөйләмендә бик еш куллана. Бигрәк тә мәкаль һәм әйтемнәрне.

· Кеше сүзен тыңла, үзеңнекен эшлә.

· Сүзең хак, үзең китап.

· Тисә тиенгә, тимәсә ботакка.

· Без капчыкта ятмый.

· Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.

· Кем эшләми, шул ашамый.

· Китап – белем чишмәсе.

· Без капчыкта ятмый.

· Тапкан ана түгел, баккан ана.

· Чиләгенә күрә капкачы.

· Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.

· Хәерче башта таягын тыга, аннан аягын тыга.

· Кирәкле кишер яфрагы.

· Куркыттың куянны кишер белән.

· Ачка казан астырма, тукка камыр бастырма.

· Кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла.

Күренгәнчә, кыска булуларына карамастан, аларга бик зур мәгънә салынган. Мин язып алганнарының күбесе минем әбием һәм әнием әйтә торган әйтемнәр. Табышмаклар әйтешү бүгенге көндә дә бар. Күпчелек очракта табышмаклар төрле бәйрәм, кичәләрдә кешеләрне сынау өчен әйтелә. Иң күп табышмакларны мәктәп балалары белә. Балаларның зиһенен арттыруга табышмаклар зур өлеш кертә. Мәктәп яны лагеренда хәтта махсус Табышмак әйтешү бәйгесе дә үткәрелә. Безнең төбәктә аерым бер шәхес белән бәйле мәзәкләр юк. Кешеләр мәзәк сөйлиләр, тик мәзәкче кешеләр юк. Мәзәкләр аеруча яшьләр арасында популяр. Кичтән урамда берсен берсе бүлдерә-бүлдерә мәзәк сөйлиләр алар. Студентлар фольклоры. Студентлар тормышында ышанулар, юраулар бик күп. Күпчелеге имтихан вакыты белән бәйле. Студентлар арасында “халява тоту” дигән ышану бар. Имтихан алдыннан зачетканы тотып, кулны форточкадан чыгарып, “Халява, приди”дип кычкыралар. Зачетканы ябалар һәм имтиханга кергәнче ачмыйлар. Имтихан җиңел бирелә дип ышаналар. Имтихан алдыннан чәчне юмаска дигән ышану бар. Сессия вакытында чәч кистерергә дә “ярамый”. Имтихан алдыннан йокларга ятканда мендәр астына дәфтәр яки китап салу. Йоклаганда белем керә дигән ышану бик еш очрый. Имтиханга кергәндә кесәгә дога салу, уң үкчә астына 5 сумлык тимер акча салу. Имтиханга уң аяк белән атлап керү.

Кәрәзле телефоннардан җибәрелгән хәбәрләр, кыска шигырьләр үзләре бер жанр булып торалар. Алар хәзер бик күп, студент тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Төрле бәйрәмнәр белән котлау кәрәзле телефон аша башкарыла:

- Ураза, Корбан Гаетләре белән котлау:

Аллаһы Тәгалә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, акыл-хикмәт һәм файдалы гыйлемнәр бирсен!

- Туган көн белән:

Котлап сине туган көнең белән,

Якты кояш сипсен җылысын.

Синең өчен алып килсен һәр көн

Бәхетләрнең иң-иң олысын!

- Тыныч йокы тәләү:

Ай елмая бары синең өчен,

Серле йолдыз кыса күзләрен.

Бар табигать сине сөеп әйтә:

“Тыныч йокы, минем җимешем!” J

***

Төнге җилләр чәчләреңне сыйпар,

Назлап үбәр алсу йөзеңне.

Шыпырт кына тәмле төшләр, диеп,

Таңга кадәр саклар үзеңне.

***

Хәерле төн сиңа бүләк итсен,

Серле йокы,тәмле төшләрен.

Йолдызлары учларына алып,

Сөйләсеннәр изге серләрен.

Тәмле төшләр сиңа!

- Үзеңнең барлык хисләреңне дә кәрәзле телефон аша белдереп була. Алар арасында бик кызыклары да очрый:

Анда таракан, монда таракан.

Чебен тотып ант итәм,

Сине генә яратам.

***

Син как ап-ак кар летаешь,

Син мине не замечаешь.

Кулларымда минем таешь,

Спорим, син по мне скучаешь! J

***

Мәхәббәт ул күзгә күренми,

Мөмкин түгел кулга алырга.

Ләкин шул мәхәббәт мәҗбүр итә

Үз-үзеңне утка салырга.

***

Бик сагынсаң, айга кара, ай миннән сиңа бара.

Һәм башка төрле SMS хәбәрләр бик күп.

 

 

 

 

Трек №19, видео №1,2.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

10. Видеоматериаллар

Балалар фольклоры

- Әби, син нинди бишек җырлары беләсең?

- Менә эштән арып кайткач, беренче оныгым, шуны кочаклый ыем да:

Әллику, бәллику,

Кәҗәләрне тауга ку!

Тауда печән ашасын,

Кызым йоклый башласын.

Шулай дип көйли-көйли, кызымны йоклатыйм дип, үзем дә йоклап китә ием. Шул такмакны әйтә ием инде мин күбесенчә. Ансатрак.

- Менә шул такмакны син каян отып алган идең?

- Аны кемнән ишеткәнмендер инде?! Берәр олырак абыстайдан ишеткәнмендер инде.

- Ә менә яшь баланы чыныктыру өчен, ныгыту өчен, мунча керткәндә, коендырганда, нинди сүзләр әйтәләр? “Үчтеки” сүзләре?

- Менә мин, оныкларымны мунча керткәндә, ләүкәгә сузып салам да, себеркене җылы суга мана-мана, аларны ләүкәдә юындыра ем инде. Каен кебек ак булып, имән кебек нык булып, юкәдәй йомшак булып, олыларны олылап, кечеләрне кыерсытмыйча, илгә, әти-әнигә тәүфикълы бала бул, зур үс, дип, шулай чәбәкли-чәбәкли, аларны йомшак кына чабадыр ыем.

- Әйе, бусын, боларын мин дә хәтерлим әле. Ә менә нинди бармак уеннары беләсең?

- Бармак уеннары... Баш бармак, имән бармак, урта бармак, ат, атсыз бармак, чәнти бармак, дип. Аннары сың болай дия иек: Баш бармак башын кашый, атсыз бармак...

- Имән бармак.

- Имән бармак...

- Утын ташый.

- Имән бармак утын ташый, урта бармак утын кисә.

- Атсыз бармак.

- Атсыз бармак ат җигә, чәнти бармак чәй эчә, лип.

- Әйе. Ә менә үзең бәләкәй вакытта ничек уйный идең? Шуны... Нинди уенчыклар ясый идегез? Шуны әйтеп китә алмыйсыңмы?

- Без бәләкәй чагында... Мин курчак белән уйнаганымны хәтерли алмыйм, чөнки сугыштан соңгы авыр еллар. Авылда акча да юк. Менә әниләр кыягаздан, шушылай иттереп, безгә курчак ясап бирәләр ие, менә шулай кыягазны бөтәрләп. Шулай тәгәрәтә иек тә... Аны инде үзебез дә ясый ыек, әни, вакыты булганда әби дә ясап бирә ие. Мин, әти үлгәчтен, әбиләр янында үстем, аларның балалары, җиңгәй балалары белән. Менә шулай иттереп өтерәбез дә, аны җеп белән урап куя ыек. Таралмаска. Менә шулай урап куябыз. Анарга инде... Минем бер җиңгәй тегүче ие авылда, ул бөтен кешегә дә күлмәк тегә ие. Шуннан бәләкәй-бәләкәй генә, менә шуның кебекләр генә, материя кисәкләре кала ие. Анда күп калмый инде, материя бик кадерле. Әз-әзләр генә кала ые. Ул безгә шуларны бирә ие. Менә шулай иттереп, яулык бәйләтә иек без. Аннары сың анарга күлмәк кидерәбез. Менә шулай иттереп. Аны паяс белән буып куясың, ату сала ул. Менә шулай иттереп. Хәзер инде, моны ясап бетергәч, монда күз ясыйбыз. Менә шулай иттереп ясадык. Менә, бәбинең күзе дә бар, борыны да, авызы да. Хәзер инде без бәбиебезгә урын әзерлибез. Уракка барырга кирәк. Кая сың әле юрганы? Елама, ашадың, эчтең. Су да эчердем, ашаттым да. Менә мендәре. Менә бусы, менә бит кызганыч, бишеге генә юк. Аларны инде бәләкәй генә карупкыдан... Әнә тегендә телефон карупкасы бар ые да, ул вакытта андый карупкылар юк ые инде. Менә шулай иттереп ясыйдыр ыек урын. Бәбине салабыз, менә өстенә юрган ябабыз. Безнең бөтен уйнаган уеныбыз менә шушылай ые. Бу курчакны салабыз да, җәй көне инде безнең бәләкәй генә посёлокта үлән күп үсә ие. Апайлардан күрептер инде, урак урырга, урак уру уенына бара ыек. Бу йоклап кала, без урак урабыз. Аннары йөгереп кенә кайтабыз да, борылып инде киләбез дә, моны карыйбыз. Я имезгән булабыз инде шунда, я авызына суски каптырган булабыз, шулай уйный ыек. Урак урып уйнавы... меңьяфрак үләнен йолкырга да яхшы ул, сынмый, бәйләргә дә яхшы. Шуны бәләкәй генә көлтәләргә бәйлидер иек тә, янәсе урак урабыз. Күп иттереп инде анда җыябыз. Шуларны чүмәләгә куеп уйный ыек әле без. Чыбыклар белән ишегаллары ясап, лапаслар ясап, җәй көне шулай уйный ыек.

- Болай кунакка йөрешә идегезме соң бәбиләр белән?

- Кунакка йөрешәбез инде, бәбиләрне алып. Икесен дә бергә калдырабыз аларны, елыйлар да инде алар, сугышалар да. Андый вакытта бу яулыклары да чыгып китә. Урам малайлары килеп тә туздырып китә ие инде. Янәсе, теге тәртипсез малайлар елатып чыга, аннары без аларны куып китә иек, шулай уйный ыек, кызык уйный ыек без.

- Әйе.

- Курчак белән уйнаганымны хәтерләмим мин, гел үзем ясап инде. Аннары энә-җепне яхшырак тота башлагач, тегеп, теккәли иек тә инде, чүпрәкләрдән.

- Бәбине карточкага төшерәм дә...

- Менә бәби йоклап ята шулай.

- Бәбине карточкага төшереп алдым, әби. Сиңа, уеныңны күрсәткән өчен, рәхмәт яусын!

- Исән бул!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

23 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Гаҗилә

Заһит кызы, 1949, Урмышлы.

 

Видео №3

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 177 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.114 сек.)