Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Лем, күмү йолалары

- Әби, иң беренче кыскача гына үзең белән таныштырып үт әле. Кайчан тудың, кайда тудың? Кыз фамилияң?

- Мин 1949 нчы елның 28 нче мартында элеккеге Шөгер районы (хәзерге Лениногорск районы) Урмышлы авылында туганмын. Кыз фамилиям – Вафина, кияүгә чыккачтын Фәрзиева булдым, Фәрзиева Гаҗилә.

- Мәктәптә ничә ел укыдың?

- Мәктәптә сигез ел укыдым. Тугызынчы, унынчы классларны кичке мәктәптә укыдым. Унынчы классны әле кияүгә чыккач укып бетердек. Шул мәктәп партасы арасыннан чыккачтын да фермага эшкә бардым, сыер саудым анда. Пенсиягә чыкканчы, эш урыным бер генә. Егерме ел сыер саудым, унбиш ел хисапчы һәм лаборант булып эшләдем.

- Лаеклы ялга чыкканнан соң, бүтән эшләмәдең инде?

- Лаеклы ялга чыккач, бер ел эшләдем дә менә шуннан соң өйдә торам инде.

- Әби, син хәзер менә, мәетләр булгач, аларны юып йөрисең. Үлем, күмү йолалары турында берничә сүз әйт әле. Менә, мәсәлән, өлкән буын кешеләре үзләрен ничә яшьтән үлемгә әзерли башлыйлар?

- Өлкән буын кешеләре инде... Кемнең күңел халәте ничектер... Менә мин мәетләр юып йөри башлагач инде, үземне (хәзер миңа 63 яшь була) үземне хәзер үк хәзерли башлыйм. Үзеңне хәзерләү ничек була инде? Йокларга яткан вакытта чиста киенебрәк ятарга тырышам инде мин, тырнакларымны, ниләремне, үземнең тәннәремне чиста йөртергә тырышам. Чөнки мәет юганда төрлесен күрелә. Инде үзеңнең тәнең, тирә-ягың чиста булмаса, гаиләңә, балаларыңа да матур түгел. Теге дөньяга баргач та җавап бирәсе булыр, дип уйлыйм инде мин, ышанам шулай дип. Ә кайбер – төшенкелеккә бирелмәгән кешеләр инде, бәлки, аны – үлемне картайгачтын да алай бик көтеп тормый торганнардыр.

- Ә менә үлемтекләрне кайчанрак әзерли башлыйлар?

- Үлемтекләрне дә инде. Анысы инде үзеңнең матди хәлеңә караптыр да. Менә мин инде хәзер үк әзерләп куйдым. Бар бик яхшы әзерләгән кешеләр дә. Төрлесе була инде. Менә мин инде хәзердән үк әзерләп куйдым. Аның бернинди дә зыяны да юк, диләр. Әле үлемтек әзерләсәң, озын гомерле буласың икән, дип әйтәләр.

- Әйе. Ә үлемтеккә нәрсәләр керә?

- Үлемтеккә унбиш метр ак (бәз диләр инде) материя аласың, аннары тугыз метр шадра – анысы гүргә иңдерү өчен кирәк, өчәр метр, өчәр метр кисәбез инде без, ике ярым гына да кисәләр. Кемнең ничек кирәк инде – ике ярым кисүчеләр дә күп, өч метр ясап куючылар да бар. Өч кисәк була алары. Иң беренче без инде, мәет юганда мин ярдәмчем белән политилен җәябез. Аның өстенә зираттан килгән зур одеялны, почмаклап, бәби өтергән кебек почмаклап җәябез. Аның өстеннән – берне зур гына ак материя. Ул ике метр да якынча утыз, озынрак кеше булса инде, кырык сантиметрлар була. Аның эченнән яңадан шундый укны куясың. Анысы инде анардан әзрәк бер егерме-утыз сантиметрга кыскарак була – ике метр да ун сантиметр озынлыкта. Аннан соң инде хатын-кызга... әле ул шул шадраның берсе өстенә куясың хатын-кызга – хирка дигән, билбау була ул, кәфенлекләрнең өске ягында була. Башта шуны – шадраларны җәясең, аннары соң хирканы куясың, аннан ике кат шул ак материяне куясың. Ак материядән соң яңадан хатын-кызларга яулык кисеп куясың, ә ирләргә инде - чалма. Анысы метр ярым озынлыкта була инде ул, ярты иң була. Аннан ахирәт күлмәге. Хатын-кызларга ул аякның йөзен каплап торырга тиеш. Ә ирләргә инде мин кисәм тезнең аскы ягыннан була, ирләрнеке кыскарак. Аларның эченнән ыштан кебек, шул материя кисеп куясың да бөкләп куясың, юып бетергәч и яңадан бер кулъяулык хәтле генә читсы – оят җирне каплап куярга була. Аннары мәетне юганда иң беренче багышлыйсың инде: ошбу мәетне ахирәт госеле коендырмакка, дип исемнәрен, кем баласы икәнен әйтеп, әтисенең исеме, шуның баласы, дип әйтәм дә мин “Гофрәнәкә рахман” дип әйтеп яңадан, “Салават” әйтеп, “Аятел Көрси” укып, шулай мәетне юам. Иң башта тәһарәт алдырам, аннан соң инде ике кулларын беләзеккә хәтле, аннан авызын... Алар инде бәләкәй генә чүпрәкләр белән өчәр кабат юыла. Хатын-кызга оят җирләрен юу өчен алты кисәк була, ирләргә – өч кисәк. Аннан авызны өч чүпрәк белән өч тапкыр, аннан борын тишекләрен өч тапкыр, һаман да шул өчәр чүпрәк була инде ул, һәрберсе аерым-аерым. Аннары күзләргә, аннан колакка. Аларны юып бетергәч, битне, башны юабыз. Аннары тәннәрен өч тапкыр юабыз инде. Юасың да сыпырып төшерәсең, юасың да сыпырып төшерәсең. И сул якка яткырып, уң ягын, уң якка яткырып, сул ягын, аркаларын шулай юасың. Аннан аларны юып бетергәчтен, утыртып, эченә басып куясың. Эчендә әгәр дә чыга торган әйберләре булса чыга. Аннары инде чиста була. Чыкса инде, юып аласың яңадан, чыкмаса, чиста булса коендырасың. Мәет бик нык пычрак булмаса, җәрәхәтләре-ниләре, каннары акмаса инде, биш комган су җитә; ирләр бит инде өчне тота. Ә бик ни булса инде, җиде комган, диләр. Мин җиде комганлыга әле... андыйны күргәнем юк, шул биш комган су белән юам. Мәетне юып бетергәч, шул әзерләп куйган кәфенлекләргә салабыз да, ахирәт күлмәген кидерәм. Аннан шул ыштан дигән чүпрәкләр, ниләр каплыйбыз инде, япмалар белән. Аннан яулык бәйләп... әбиләр бәйләгән кебек куябыз, бәйләгән кебек. Әгәр чәче озын икән, аның чәчен ике ягына – түшенә салып куясың инде. Хәзер андый озын чәчле әбиләр юк түлке.

- Аны үрмиләрме?

- Юк, үрмисең, шулай гына салып куябыз инде, асылындырып куябыз.

- Аннары аны...

- Аннары бәйләп... өтереп... шул материянең башта сул ягын каплыйсың, аннары өстенә уң ягы белән каплап, шулай каплаганнан соң хатын-кызны хиркасы белән дә буып куясың, ир-атны болай гына, баш-башын бәйләп куясың. И одеялга, бәби өтергән кебек, почмаклап өтерәбез. Менә яңа туган сабыйны да иң беренче юындырасың, шулай ак материягә өтерәсең. Почмаклап өтерәсең дә күтәрәсең. Мәет тә, картлык та шулай, дип уйладым мин. Мин шундый ни... ачыш таптым. Мәетне дә юасың, ак материягә өтерәсең и күтәреп китәләр. Кешенең гомере шулай башлана, шулай бетә.

- Ә теккән җепләрен... җепләр белән тегәләрме?

- Менә... хәзер инде хәзерге буыннар алай ике иңле материя ала да тегәргә бик ни... туры килми хәзер алганнарныкы. Элеккеге алганнарныкы менә... сиксән алты яшьлек әбиләрне шушы араларда җыештырдык... Аларныкы инде тегелә. Алар алдан алып куйган булалар, аларның инде материяләре дә йомшарган, сисрәгән була. Шуларны тегәсең. Теккән вакытта җепне төйнәргә түгел.

- Төйнәргә ярамыймы?

- Төйнәргә ярамый, дип аңлаттылар инде безгә олы... олы остабикәләр инде. Аннан төкрекләргә ярамый, дип... җеп очын, нине бөтермәскә төкрекләп. Тегәбез инде... Энәне берне-берне генә атлатып тегәргә.

- Ә калган җеп?

- Калган җеп инде... Яңадан калганын энәсеннән... Үлемтек әйберләре аерым йөри чумаданда. Калганын да шунда урыйбыз да куябыз. Без кешенекенә тимибез. Мәчетнең... Зират әйберләре аерым алар. Аны чит кеше кулланмый. Качысы да үзенеке, җебе дә, энәсе дә – бөтенесе дә үзенеке.

- Ә менә үлгән кешене юган суны кая куялар?

- Үлгән кешене юган суны аерым агач төбенә чокыр казып салалар. Менә шул өчәр чүпрәк дидем бит әле кыска-кыска гына инде?

- Ы-ы.

- Алар бармак очына урап, шул бармак очы белән нитәсең. Оят җирләрне юганда, сул кул белән тәһарәт алдырасың, ә башка җирне уң кул белән, башка... гәүдәнең башка әгъзаларын уң кул белән юасың. Аларны инде шул чүпрәкләрен дә шул су белән салып, теге вак чүпрәкләрне, су белән салып күмеп куясың.

- Ыһы. Үлемтекләр турында әйттең бит әле. Менә аларны кемгә ничек тараталар? Аерым вазифа буенчамы?

- Ә... бүләкләренме?

- Менә үлемтек әзерлиләр бит...

- Әйе... Үлемтекне бит инде әбиләр әзерли дә чумадан белән югарырак җиргә куясың инде. Җәй көне җилләтәсең, киптерәсең. Мәетне юып әзерләгәч, күмәргә алып киткәч инде, мәет юучыларга йорт хуҗасы бүләкләр тарата. Анда инде картларга тәхлил тастымалы диләр. Аны инде унике (иң әзе унике булырга, иң күбе – кырык сигез дип сөйлиләр инде, утыз алты, егерме дүрт – менә шундыйлы сан). Мәеткә так сан куймыйлар, парлы сан куялар дип нитәләр. Менә шулай әзерлиләр иде элгәре. Ә ләхет алалар... Ләхет алучыларга тагын бүләк бирәләр инде, кемнең кесәсе нинди, шундыйрак бүләк бирә. Зурлап та бирә, болай да. Ә андый... Нинди бүләк бирелсә дә, андый вакытта гаепләштән түгел. Алмасаң да була. Менә мин бик тә алмаска ием дә, кеше үзенә бүләк итеп әзерләгән, амәнәт кебек бит инде ул. Шуның өчен генә нитеп... уңайсызланып кына. Сәдака тараталар инде. Безнең авылда менә сәдаканы килгән бөтен кеше дә – анда егерме кеше киләме, кырык кеше киләме – шул мәет өстенә килгән бөтен кеше дә хәер тарата. Инде шул мәет чыккан йортның хуҗасына хәзер аерым, ярдәм итеп үзләренчә, акча да бирәләр. Күпме бирә ала – шуның хәтле.

- Ә менә сәдаканы аерым башкарган эшкә карап бирәләрме? Бөтен кешегә дә тигез түгелдер инде?

- Юк. Мәет юучыларның үзләренә бирәләр инде: анда су салучыга, су биреп торучы. (Суны берәү әзерләп тора. Талгынлыгын, елылыгын инде, ул елымса гына булырга тиеш.) Аннан үзенә бирәләр, бирүчесенең үзенә, юучыга үзенә бирәләр инде. Анда ике юучы була, берсе су салып тора. Берсе төп юучы, берсе ярдәмчесе, берсе су салып тора инде. Әгәр авыр гәүдәле кеше булса, гаиләдән бер кеше күтәрергә дә керә.

- Ыһы. Ә менә үлем турында алдан белеп буламы? Мәсәлән, төшкә берәр нәрсә керсә...

- Була. Менә мин кичә генә үз әниемне җыештырдым. Ул инде бер унбиш көн алдан миңа әйтте: “Кызым, төш күрдем мин, - ” ди. Үзенең яшьтәшләре инде, үзе белән бергә эшләгән хатыннар (инде алар бер дүрт-биш ел элек үлгән кешеләр, ике ел элек үлгән кешеләр) шул хатыннарның исемнәрен әйтте дә “Мин бүген, ди, Мөнирәләрне, Маһинурларны төшемдә күрдем, - ди. – Нидидер ишекле җир ие, шунда, шул ишеккә, ди, керергә барадыр ием, “Туктале, синнән алда бер хатыннны кертәбез, аннары син керерсең, - ” дип әйттеләр, ди. – Мин, ди, үләм икән, - ди. – Озак тормам инде, -“ ди. Ул авыру ые, сиксән алты яшь тула иде аңарга ике айдан. Әни төшне сөйләп бетергәннең икенче көнне бер абзый урамга чыккан да, инсульт булып, урамда үлде. Мин инде кайттым да сөйләдем. Мин әйтәм, Габбас абый үлгән, дим. “Иий, - “ генә дип куйды инде ул. Менә җидесе көнне бер апа үлде, ялгыз гына тора ые ул, ул апа үлгән. Аның малае мине мәет юарга дип чакырырга килде. Менә шуны ишеткәч инде... Ул аңа кадәр дә нык авыр ые ул инде, “Мин быел үләм, озак тормам, - ” дип әйтәдер ие, менә шул төшне күргәч, бөтенләй төшенкелеккә бирелде дә бик авыр булды инде, авыр: йөрәге сикерде аның, кан басымы күтәрелде, үзен начар хис итте. “Теге төшем рас килде, - “ диде инде ул. “Менә мин төш күргән ием, ди, менә төшем килеп җитте, - “ диде. Аңа хәтле бер атна элек инде ул... Нык авыру кеше, һәрвакыт, үләргә булса, аш сайлана ул, нәрсә дә булса юк әйберне сорый - менә шулай үлемне нитәләр инде. Күкрәк белән сулый мәет. Чирләп яткан кешене, үлә торган кешене шуннан беләләр: күкрәк белән сулый ул.

- Ә төшкә менә нәрсәләр керсә, үлемгә юрыйлар?

- Менә мин бабаң үлгән вакытта һәрвакыт аяк киемнәрен югалттым, эшли торган көрәгем агып китте минем, кулыма тоткан чашкыларымның төшеп китте дә шуның бүтәннәре ватылмады, ул гына ватылды. Мин әле ул вакытта юрамадым да, ну барыбер күңел сизде инде, чөнки ул авырый ие, авыру иде. Мин аның инде үләсен белә ием.

- Бура күрсәң...

- Бура күрсәң, берәр әйберең ватылса, очып китсә, агып китсә – менә болар инде. Аннары янгын чыкса...

- Китү белән бәйле булса инде...

- Китү... Әйе, менә шундыйлы булганда. Аннан соң менә эт уласа – мәеткә, козгын кычкырса – мәеткә. Менә болар бөтенесе.

- Мәсәлән, берәр үлгән кешенең җидесенә яки кырыгына кадәр икенче бер кеше үлсә, тагын бер үлем булырга тиеш, дип әйтмиләрме?

- Менә мәет юган вакытта, мәет йомшак булса, кырыгына хәтле була. Анысы... Ансын сынап караганым бар. Мәет юганда йомшак булса, аның юганда инде куллары исән кешенеке кебек селкенә, тотарга... бөтен җире дә артык нык салкын да булмаган кебек була үзе, салкын була инде, аның мәет икәнен беләсең, ну йомшак була ул. Ә кайбер мәетләр бүрәнә кебек була. Ул менә нәкъ агач кебек: бөгеп тә булмый аны, бернәрсә дә эшләтеп булмый.

- Каты була, димәк.

- Каты була.

- Ә үлгән кешенең җаны ничек чыга дип әйтәләр?

- Үлгән кешенең җаны ничек чыга...

- Әбинең менә җан тирләре чыкты, сөртеп алыгыз, дип...

- Әйе, менә борыныннан тирләр бәреп чыкты... Ул “Үләм, үләм, - “ дип шулай әйтте инде. Аннан соң бик авыр сулады инде, күкрәк белән сулады. Ниткән вакытта мин инде аның кырыенда кулын тотып тора ыем, күз карашын бер нигә төбәде дә нәкъ курчак күзе кебек хәрәкәтсез калды, җилкәсе селкенеп алды, шулай тартышып алды. И шул тиреләре бәреп чыкты инде. Ул яны чыккан вакытта, аяк очыннан чыга, дип уйлыйм мин аны. Иң беренче мәет ниткән вакытта, минем каеннам үлгәндә, мин аның баш очында карап тора идем. Аяктан менә кебек менә бер төрле... менә шәүлә килә бит, болыт килгәчме кояш ниен каплап, шәүлә шуыша бит...

- Әйе.

- Шуның кебек. Менә ул да җилкәсенә хәтле менеп җитте шундый шәүлә. Мин аны әле – үлемне аңламый ием, белми ием дә, үләр дип тә курыкмый ыем, чөнки яшь ием ул вакытта. Өйгә тутырып бер карады да, өйне әйләндереп, күзеннән бер бөртек яшь тәгәрәп төшеп, иренен генә кагып куйды. Менә үлгәнен шуннан белдем инде мин аның.

- Ә мәет яткан карават кайсы якка карап торырга тиеш?

- Мәет яткан карават инде, баш ягын төньякка куясың, аяклары көньякта була. Көньякка карап ята була инде. Ә мәетне күмгән вакытта инде башы – көнбатышка – кояш баешына куялар, көньякка караталар.

- Ыһы. Мәет юучылар дидең бит әле?

- Әйе.

- Алар ничә яшьтә булырга тиеш? Яшьләр булса да ярыймы, картлар булырга тиешме?

- Алай яшькә карап тормый торгандыр инде. Менә мин алтмыш бер яшемнән юа башладым. Алай яшькә... Олылар булса инде әгәр, олылар үзләре йөри икән (хәзер бит инде андый олылар юк та)... Мәет юуны һәркем дә булдыра ала, дип уйламыйм мин. Күбесе курка аның.

- Ыһы.

- Күбесе шикләнә. Аннары курыкмаска кирәк анда, шикләнмәскә, җирәнмәскә кирәк. Мәет бит инде ул туй кызы түгел.

- Ә юучылар так санда булырга тиешме, әллә җөп сандамы?

- Алай... ни кагыйдәсе юк инде аның. Әгәр кеше артык ябык, бәләкәй була икән, күтәрә аласың икән, без өчәү керәбез: берәү су салып тора, икәү юа. Анда бит инде ул мәет шәрә була, аны карап, тамаша кылып торудан файда юк.

- Ыһы. Ә мәетне юу өчен суны каян алалар?

- Чишмәдән. Каян – агымсудан аласың. Кыйбла ягында булса инде, шунда барып. Чиләкләрне, үзе зиратның чиләкләре үзләренә аерым. Шул чиләкләр белән, өстен каплап, укып, дога укып аласың да өстен каплап апкайтасың. Аннары каплаулы савытта җылытасың. Кайнап чыгарга тиеш түгел, дип әйтәләр инде.

- Аны мәетне юар алдыннан гына алалармы, әллә алдан алып куялармы?

- Мәетне юарга бит инде әзерләнәсең, мәетне күмәргә. Шул вакытта ук апкайтып куясың.

- Суга кем бара?

- Суга инде кем укып ала белә, шул бара.

- Ничә кеше булса да ярыймы?

- Бер кеше булса да, ияреп барса да ярый инде. Гадәттә икәү-өчәү баралар инде. Ул инде тәһарәтле, чиста, госел коенган кеше булырга тиеш.

- Судан кайтканда сөйләшергә ярыймы?

- Юк, алай сүләшкән юк.

- Ә менә су артык кайнап китсә, салкын су белән тигезләмиләрме?

- Ул суны кайнатып чыгармыйлар. Болай елынып китсә, салкын су белән тигезлиләр, ну кайнатып чыгармыйлар. Инде мәет ислерәк-нирәк булса, я исле үлән салалар, гадәттә инде мәтрүшкә, исле гөл – шундый әйберләр салып, аны сөзеп, шул суны кушалар.

- Ә нигә менә шул чиләктәге суны каплап торырга кушалар?

- Анысы дини йола инде. Шайтаннар төкермәсен өчендер.

- Мәетне нәрсәгә салып юалар?

- Улакка салып юалар аны, улагы аерым. Улак куясың, тимер улак. Аның башы тишкән була. Урындыккамы, шул нигә беркетеп, куясың да инде, колаша диләр инде аны, аның өстенә клёнка җәясең – тимер өстенә бит инде кешене салырга яхшы түгел, әллә ничек, хөрмәт итмәү була. Клёнка җәясең дә шунда без аны киенгән киеме белән бергә күтәреп салабыз, биленнән сөлге белән куеп. Күтәреп салабыз да аннары астан өскә таба кисеп, күлмәкләрен салдырабыз. Башта ыштаннары, әй носкиларын, ыштаннарын, күлмәкләрен, аннары яулыгын алып, хатын-кыз булса инде, ә ир-атныкын белмим. Ир-ат та шул тәртиптәдер.

- Менә шул кискән киемнәрен аннары яндыралармы?

- Юалар да яндыралар.

- Юганда сабын белән юмыйлармы?

- Менә чиста булмаса инде, ислерәк булса, пычранган булса, сабын белән юасың. Чиста булса, кайбер кеше бит инде мунча кергән генә була... Мәет үләр алдыннан бит кеше җыештыра аны, чистарта, карый, буялмаганмы – шуларны бөтенесен карыйсың, чистартасың. Аны – чистаны инде яңадан бик сабынлап тормыйсың инде. Әгәр ниле булса, сабынлыйсың.

- Перчатка киеп юмыйлармы?

- Перчатка киеп юасың, чөнки гигиена кагыйдәләре бар.

- Ялгышмасам, мәетне югачтын, аннары аны кире ачып карарга ярамый?

- Ярамый. Мәетне юып, бәйләп куйганнан соң, аны инде беркемгә дә күрсәтмиләр.

- Ни өчен ярамый икәнен әйтә алмыйсыңмы?

- Ансын әйталмыйм инде, дини йола. Карарга ярамый дип инде...

- Күз калмасын диптер, бәлки?

- Шулай да диләр инде. Дини йола инде, безгә карарга ярамый, дип әйткән закун, шуны бозган юк.

- Ә менә зират әйберләрен – чиләкләр, улакларын зиратка яки мәчеткә алып барганда аерым чүпрәк белән капламыйлармы?

- Алай каплаганнары юк. Кем ат белән китерә, кем машина белән, чөнки аны яңадан кулланган вакытта су белән чайкатасың инде, чайкатмыйча тотынмыйсың.

- Болай ул әйберләр мәчеттә торамы?

- Мәчеттә тора, аерым мәчеттә тора. Бездә ике мәчет: берсендә укыйлар, берсендә шул үлек әйберләре тора.

- Ыһы. Ә мәетне, кер, идән юган суларны кая түгәләр?

- Аерым түгәләр дә, шул чокыр казып инде, тапталмый торган җиргә – агач төбенәрәк гадәттә салалар инде.

- Аны түккәндә берәр аерым сүз әйтелмиме?

- Алай әйткәннәре юк инде, шул килеш салалар, бисмилла әйтеп салалар инде, бисмилласыз түгел, бөтенесе дә бисмилла белән.

- Аннары менә шул суларның сеңеп беткәнен дә көтеп торырга, диләр. Анысы нигә икән?

-...

- Минемчә, ул, алып, бозым салмасыннар өчендер инде...

- Әйе, менә күршедә бер, шәһәрдән бер егетне апкайтып күмделәр, алар менә саклап тордылар да аннары үзләре күмеп куйдылар шул чүпрәкләре белән. Төрле халык бар бит.

- Үлгән кешене сабынлап юсалар, калган сабынын кая куялар?

- Чемоданга салып җибәрәбез, икенче мәеткә кирәк булыр, дип.

- Үлгән кешенең әйберләрен теккән энә, җепнең, калганы булып, аларны урлап, берәрсе бозым салган очраклар булганы юкмы?

- Ул әйберләрне бит без үзебез эшлибез дә үзебез җыештырабыз.

- Электән дә ишеткәнең юкмы алай бозым салганнарын?

- Үлгән кешенекеннән... Элееек инде, без бәләкәй чагында сөйлиләр ие аны да, бу хәзерге заманда алай ишеткәнем юк. Хәзер алай... андыйны ишеткәнем юк, хәзер аракы белән юкка чыгалар бит, алай бозымнар салып тормыйлар.

- Мәет чыккан өйдә идәнне һәм өйне кайсы яктан юа башлыйлар?

- Ишек катыннан нитәләр инде, идәнен юалар да. Ә өйне юалар инде... Кем каян тотына, бөтен кеше – өч-дүрт кеше берьюлы тотыналар алар юарга, өйне дә юалар, идәннәрне дә юалар. Һәм мәет чыккан көннән йортта өч көн ашарга ярамый инде. Әгәр... Күршеләре ашата инде. Әгәр күршеләре ашатмаса, хуҗа чыга да “Мин ач, мин ач”, - дип өч тапкыр әйтә. Инде аннары, чакыручы булмаса, өенә кереп, бөтен әйберләрен, посудаларын юып, ашарга ярый, диләр. Без үзебез шулай иттек.

- Ыыы. Мәетнең керләрен ничә тапкыр һәм ничә кеше юа?

- Мәетнең керләрен туганнары, кемнәре – дуслары, күршеләре юыша инде, анысы ничә кешегә карап тормый. Менә мәетнең киемнәрен юган вакытта, әйләндереп юмыйлар.

- Әйләндермичә генә.

- Әйе, әйләндермичә генә уңын-сулын. Ничек салынган, шул көе генә юалар. Уңы беләнме, сулы беләнме – шулай гына.

- Ә мәет яткан урын-җир әйберләрен ул гүргә иңдерелгәнче үк юып куярга дип әйтмиләрме? Ишеткәнең юкмы?

- Бит инде мәет күмеп кайтканчы әйберләрне-керләрне юып, өйләрне юып куярга тырышалар, идәннәрне әлбәттә юып куялар инде, өй юылып бетмәсә дә. Ну мәетне инде нидән күмеп кайтканчы, керләрне юып бетерәләр.

- Ыһы.

- Зираттан кайтканчы.

- Ә зират әйберләре белән өйдәге әйберләрне бергә юарга ярыймы?

- Анда бит өй әйберләрен юмыйсың ул вакытта. Иң беренче халатларны юасың, киеп юучылар бит инде халатлар киеп юа бит инде.

- Ыһы.

- Аларны юалар инде. Простына, мәетне корытыр өчен простына каплап куясың югачтын да, простына каплыйсың, шуның белән корытасың. Күтәргән сөлгеләрне – шуларны юасың. Аннары инде мәетнең салган әйберләрен юалар. Мәет җан биргән өй әйберләре була бит?

- Әйе.

- Шуларны юалар.

- Ә менә мәетнең әйберләрен, шул ук көнне юылып калмаса, ничә көн эчендә юарга ярый?

- Өч көн эчендә юарга ярый.

- Өч көн эчендә...

- Өч көн эчендә юарга, диләр инде. Ике тапкыр. Менә бит теге көнне юып элеп куясың өй әйберләрен, аннары яңадан берне юып...

- Мәетне алып чыгып киткәннән соң, капканы ничек калдырырга кирәк: ачыкмы, әллә ябык килешме?

- Мәетне аягы белән апчыгып китәләр. Капканы, мәет чыгып киткәчтен дә, ябып куялар.

- Ябып куялармыни?

- Ыы.

- Мәетне алып чыгып киткән өй ялгызы гына калырга тиеш түгел бит, өйдә кеше калырга тиеш.

- Әйе, кеше калырга тиеш.

- Гадәттә кем кала?

- Гадәттә хуҗалар инде. Хуҗалар анда-монда киткәндә, берәрсе алыштыра.

- Алар, мәсәлән, өч көн буе ди инде, нишлиләр? Аерым йолалар үтәмиләрме? Дога укып...

- Укыйсың инде доганы. Өчен үткәрәсең инде менә бит, гадәттә. Ә кайбер кешеләргә мәетне күмеп кайткач та укыйлар, кайберәүләр инде өче көнне өчен үткәрәләр. Җидесен, кырыгын, илле бер көнен, елын... Менә шулай үткәрәләр, безнең авылда гадәт шундый.

- Ә укыган кешегә нәрсә бирелә? Сәдака?

- Укыган кешегә сәдака бирелә инде. Сәдаканы үзеңә карап бирәсең: күпме, нәрсә. Гадәттә акча, яулык, сөлге – шулай бирелә.

- Ә үлгән кешенең җаны ничә көнгә хәтле кайтып йөри, дип әйтәләр?

- Ай, балакаем...

- Бер ел булганчы, дип теге көнне тыңлап тордым мин, әби өстендә булганда.

- Әйе, бер елдан соң сур мөгезенә керә, диләр инде. Гадәттә, кырыгына хәтле һәр көнне, кайтып, тәрәзәдән карап китә, дип әйтәләр.

- Кайтып йөрсә, нинди кыяфәттә: күбәләкме, кошмы?

- Аны каян беләсең инде?! Әллә кош булып кайта, әллә күбәләк булып кайта...

- Күргән кешеләр юк, әйеме?

- Беркем дә күрми. Аны бит кайта да күрмисең. Әллә кем булып кайта ул?! Үзең юрыйсың инде бик якыныңны, күбәләк килеп кунса, менә минем якыным, дисең инде. Кош булса, менә ул кайтты, дисең инде, хәбәр бирә, дисең. Үзең юрыйсың.

- Мәетнең үзен, күмгәнче, ялгызын гына калдырырга ярамый, дип әйтәләр, әйе бит?

- Әйе, калдырмыйлар инде.

- Анысы ни өчен?

- Анысына инде күкрәгенә пычак куялар шунда, җәй көне булганнарга инде кычыткан, әрем кертеп куясың.

- Аны зәхмәт килмәсен дип шулай итәләрме?

- Шулайдыр инде. Зәхмәт... Йола бит инде шундый, ата-бабалар, әлләәә кайчаннан килгән йола, аны хәзер без... Без анарга ышанган, аны боза алмыйбыз.

- Ә менә мәет белән авырлы хатын саубуллашырга тиеш түгел, дип әйтмиләрме?

- Әйе, анарга мәеткә карарга да кушмыйлар аны. Авырлы хатынга аны озатырга да кушмыйлар.

- Нигә икәнен белмисеңме? Баласына берәр нәрсә буламы?

- Баласы... Аның инде психикасына да кагыла торгандыр. Без инде бәләкәй чагында безнең әниләр әйтәләр ие: “Балагыз сары була, карамагыз! – ” дип.

- Ә менә мәетнең йөзен кайсы якка таба каратып куялар? Битен?

- Күмгәчме?

- Юк, караватта яткан вакытта?

- Кыйблага каратып куясың.

- Күмгәннән соң кабер янында берәрсе калмыймы? Саклап?

- Андый йөрәкле кешеләр юктыр. Күмгәчтен дә китәләрдер.

- Барысы да тарала, әйеме?

- Әйе.

- Кабер өстенә, гадәттә, нәрсәләр утырталар?

- Кабер өстенә инде элек зуур агачлар утырталар ые. Менә хәзер инде ул зур булып үсә, бик нитә. Зур агачлар бит инде сына, шартлый, яфрагы күп коела. Хәзер инде, гадәттә, вагракны утырталар: нарат утырталар да әле, нарат утырталар ые да, хәзер инде аны да түгел, чәчкә генә утырталар. Тирә-ягына инде тимер рәшәткәләр куялар, аннары таш куялар, исемен, фамилиясен, әтисенең исемен куеп, туган елын һәм үлгән елын инде.

- Ә аларны аерым бер вакытка хәтле куеп өлгертергә кирәк түгелме, чардуган белән ташны?

- Түгел инде. Аның җире утырырга кирәк бит. Җире утырмыйча утыртсаң, ул барыбер я кырная, я ава. Ә тимерен инде... Күмгәчтен дә, озак тотмыйлар анысын, сразы. Кемнең хәле ничек инде. Байлыгы булган кеше үзе карый, тормышы авыррак булган кеше, акчасы булмаган кеше соңрак утырта инде, булгач, тапкач.

- Каберен инде гел якын-тирәләр карап тора.

- Әйе, карап торалар инде, чистартып. Хәзер инде бигрәк тә. Элек – без бәләкәй чагында бик алай зиратка барып, нитеп йөрүче юк ые. Хәзер бит инде халык ниле, балалары, оныклары, якыннары барып, чистартып, агач утыртып, чәчәк утыртып, туган көннәрендә барып, чәчәкләр утыртып киләләр.

- Ә менә каберне кичтән үк казып куярга ярамыймы?

- Юк, ярамый. Кояш чыккач казыйлар һәм кояш баеганчы күмәргә тиешләр.

- Әби, менә син өчесен, җидесен, кырыгын, илле берен һәм елын үткәрәләр, дидең. Аның кайсысын ни өчен үткәрәләр икәнен белмисеңме?

- Менә өчендә инде тән бозыла башлый, дип әйтәләр. Җидесен хәтерләмим. Кырыгына хәтле мәет һәр көнне кайтып йөрер икән, тәрәзәдән кайтып йөрер икән, карап йөрер икән, “Мине искә алалармы?”, “Миңа дога кылалармы?”, дип, “Дога укыйлармы?”, дип. Илле берендә инде буыннан буын аерыла, тәннән ит китә, диләр. Шулай аңлаталар ие әбиләр. Ә елы көнне мәет бүтән кайтмас, ди, сур мөгезенә керә һәм кыямәт көненә хәтле шунда була. Мин әйтергә онытканмын, мәет юган вакытта, чишендергәннән соң, күлмәкләрен салдыргачтын да, оят җирләрен аерым каплыйбыз без чүпрәк белән. Аннары соң, югач, яңадан каплап куябыз да, күренмәсен кәфенләгәнче, дип, күренмәсен дип, башка җирләрен юасың. Аны, оят җирен беркайчан да ачык тотмыйсың. Ачып кына юасың да каплап куясың.

- Ә өчен, җидесен, башка ашларын үткәргәндә, гадәттә кемнәрне чакыралар: ирләрнеме, әллә хатын-кызларнымы?

- Җидесендә инде, анда инде ничек карала. Бер ашына – җидесенә хатыннар чакырсалар, кырыгына ирләр чакыралар, җидесенә ирләр чакырсаң, кырыгына – хатын-кызларны. Мәет инде әгәр дә хатын-кыз икән, гадәттә хатыннар чакырырга тырышалар. Ә ир-ат булган вакытта инде ирләрне инде чакыралар.

- Ашка нинди ризыклар әзерлиләр?

- Ашка инде хәзер табын мул бит. Гадәттә инде татар токмач әзерли, аннан бәлеш, аннан соң шулпа инде, итле шулпа бәрәңге белән. Инде җиләк-җимешләр куялар, чәй эчәргә тәм-томнар куялар.

- Ашларның иң зурсы шул җидесен, кырыгын һәм елын бездә ныграк зурлап үткәрәләр, әйеме?

- Бездә инде җидесендә әзрәк була. Кырыгы, елы – күп. Илле берендә инде җиде кеше, ди инде остабикә. Шулай чакырып, анда инде ашка чакыралар шул юучыларны, мәет күмгәндә булышучыларны чакыралар, якыннарын. Анда инде бөтенесе хәер тарата, аннан соң мәчеткә, нидә дә зиратка мәетне күмгәчтен дә зиратта мәчеткә дип салалар инде хәер, анысы бөтен кеше дә бирә, болай ашта да мәчеткә дип салалар.

- Менә бу ашларда мәетне искә алалармы?

- Алалар инде, мәет өчен укыла бит ул, мәет өчен җыела аш.

- Аның сүзе нәрсәдән башлана? Искә алу сүзе?

- Искә алу сүзе нинди... Коръән укыйлар инде анда, Ясин укыйлар, Тәбарәк укыйлар, тагы догалар укыйлар да “Илаһи багышладым”, дип, шул әтисенең исемен әйтепме, әнисенең исемен әйтеп, шуның рухына, дип...

- Ә сәдакага нәрсәләр тараталар?

- Сәдакага инде кем нәрсә тарата: акча, чәй, сабын...

- Яулык...

- Кечкенә сөлгеләр, яулык. Хатын-кызларныкы, гадәттә, яулык була инде, яулык таратыла, хәергә чәй бирәләр. Ә ир-ат ниендә акча тараталар инде.

- Укучы кешегә – мулла яки абыстайга нәрсә бирәләр?

- Аңа да шулай бирәләр инде дә, аныкы күбрәк була инде. Болай гади халыкка унар сум бирсә инде, аңа иллене бирәләр. Кемнең ние ничек. Биш сум бисрә, остабикәгә унны бирәләр.

- Яшь бала яки яшь кеше үлсә, аны аерым сүзләр белән берәр ничек елап әйтмиләрме аңа багышлап?

- Ул яшь кешеме, карт кешеме, үлгәч, барыбер кызганыч, барыбер якын кешеңне мәңгелеккә югалту була ул аны. Ну инде яшь кешене “яшь килеш әрәм булды, олы кеше яшен яшәгән, ашын ашаган, күрәсен күргән”, диләр. “Әле бит бу яшь ие, яшәргә ие әле, - ” диләр инде. Гадәттә инде мәет ничек үлсә дә, яман беләнме, үзенә үзе кул саламы – ничек үлсә дә, аның начар ягын кузгатырга ярамый да, кузгатмыйлар да. Аны һәрвакыт бер яхшы ягын искә төшереп искә алалар.

- Әгәр дә яшь бала яки яшь кеше үлсә, аны оҗмахка керә, дип әйтәләр бит ахрысы, әйеме?

- Керә, диләр инде, оҗмах... Сабый бала үлсә, “оҗмах кошы”, диләр инде. Олы кеше дә инде, урта яшьләрдәге кеше дә сәфәрдә үлсә я авариягә эләксә, өеннән чыгып үлсә инде, “шәһит үлем, бигрәк яхшы кеше”, диләр. Ураза вакытында үлгән кешенең үлемен бигрәк тә мактыйлар инде.

- Аннан соң менә атнаның кайсы көннәрендә үлгән кешеләрне изгегә саныйлар? Җомга көн бугай...

- Менә... бар инде. Атнакич үлеп, җомга көнне күмелгән кешеләргә бигрәк тә кызыгалар инде. “”Эй, яхшы кеше ие, эй, шулай үләсе ие, - “, дип...

- Яшен сукса, изге үлемгә саналмыймы?

- Саналадыр инде, ул бит үзенә үзе кул салмаган.

- Андый кешеләрне аерым күммиләрме?

- Юк, беркемне дә. Инде бөтенесен дә бер зиратка күмәләр. Әгәр ул мөселман динендә икән, мөселман зиратына күмелә инде. Урыс динендә икән инде, урыс зиратына күмелә. Алай аермыйлар, ничек үлгән ул: үзенә үзе кул салганмы, чирләп үлгәнме, болай үлгәнме – бөтенесе дә бер зиратта.

- Үлеп киткәч, мәет төшкә еш керсә, нәрсә дип әйтәләр? Сәдака бирәләрме?

- Сәдака бирәләр инде, ул сәдака өметләнеп керә, диләр. Инде төшкә кермәсә, урыны яхшы икән, тыныч ята икән, әйбәт ята икән, диләр. Төшкә керү бит инде ул бик уйланганнан да. Менә күп уйласаң, ул синең башыңа сеңә дә төшеңә керә инде.

- Менә юлда яки йорттан читтә үлгән кешеләргә чардуган куялар бит?

- Әйе.

- Аны ни өчен куялар икән?

- Анысын әйтә алмыйм инде, ансы искә төшереп тора торгандыр инде ул да да. Юлларда да хәзер зерә күп инде. Мин ул нине бик хупламыйм да. Тапталмасын дип әйтә торганнардыр инде. Анысын болай дин буенча белмим мин. Ну юл буе инде ул... ул бик авыр, искә төшереп тора инде барыбер. Юлда барганда, шофёрларның игътибарын читкә тарта торгандыр дим мин аны. Мин ул әйберне хупламыйм үзем, ә дин ние ничек карый торгандыр – анысын белмим, укыган кешеләр.

- Ә менә җеназа намазлары турында нәрсә әйтә аласың?

- Җеназа намазын мәетне апчыгып киткәч, зиратка баргачтын, күмгәч, аны мулла укый инде, җеназа намазын. Исерек кешегә укымаска кушалар. Бәлки укыйлардыр – анысын мин зиратка барганым юк. Хатын-кызларга зиратка барырга кушмыйлар. Мәетне апчыгып киткәч, әбиләр инде, җыелып укыйлар, дога укыйлар, Коръән укыйлар, дога кылалар, хәер тараталар, яхшы иттереп искә алалар. Аннан хушлашалар.

- Искә алуга бәет чыгарулар да керә бит инде?

- Керә бәет чыгару инде. Аны якыннары чыгара инде, гадәттә, бәетне.

- Бәеттә, укыганда бит күзгә чалына, я рифмалары туры килми. Аларга да игътибар ителми инде, әйеме, йөрәктән чыгып язгач?

- Ул үзеннән үзе нитеп тора, ятышып тора, рифмалары туры килмәсә дә. Берсенә берсе бәйләнеп бара бит алар, хикәя кебек. Менә хикәядә бит рифмалашмый, ә эчтәлек бара. Бәет тә шулай. Мин бәетне укыганда, шулай беләм.

- Әби, кара, менә карт әбинең өстендә игътибар иттем: әбине алып чыгып киткәч, тавык бирделәр. Аны нәрсә дип бирделәр ул?

- Гүр сәдакасы дип бирәләр, тавык һәм бер кәнди он бирәләр. Хәзер инде ул тавыкны остабикәгә бирәләр аны, укучы кешегә. Ул хәзер аны алып китми, “Менә, ди, мин, ди, укыйм, дога кылам, ди, сез аны җидесенәме, кырыгынамы, пешереп, шунда утырган табындагыларга ашатырсыз,- “ дип калдырып китә. Аннан соң кырыгына хәтле кырык бер ясин чыгарталар, “Коръән тутырту” диләр аны. Мәет үлгәч, шуны, акча түләп безнең якларда, шул Коръән тутырту диләр, кырыгына хәтле тутырттыралар андый йолаларны инде.

- Ярар, рәхмәт яусын, әби!

- Исән бул.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

9 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Гаҗилә

Заһит кызы, 1949, Урмышлы.

 

Трек №5

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 559 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.065 сек.)