Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татар халкының туй йоласы иҗаты

Читайте также:
  1. quot;мягкое" вхождение в рынок Республики Татарстан
  2. Борьба русских народов с монголо-татарами и европейскими феодалами.
  3. В рамках конкурса «Татар Кызы».
  4. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН, 2008 Г.
  5. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН, 2009 Г.
  6. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН, 2010 Г.
  7. В РЕСПУБЛИКЕ ТАТАРСТАН, 2011 Г.

Туй алды

- Суфиян абый, иң элек үзегез белән кыскача гына таныштырып үтегез әле. Фамилиягез, исем, отчествогыз һәм кайчан кайда тудыгыз?

- Мин тудым Урмышлы авылында мең тугыз йөз дә утыз өченче елның икенче мартында.

- Әйе.

- Вәт, дөньяга килгәнмен. Вәт. Шул кыскача туган еллар.

- Мәктәптә укып...

- Укыдым.

- Ничә ел укыдыгыз?

- Шушында мәктәптә биш класс бетердем мин, әйе, биш класс всего бетердем.

Безнең әңгәмәгә Суфиян абыйның тормыш иптәше Мөсалия апа да кушылды.

- Мөсалия апа: Минеке дүрт, укымадым да мин. Безнең авыр елларда...

- Суфиян абый: Шуның белән... Укырга туры килмәде безнең, эшкә киттек, әти инвалид ие, эшләргә, булмады.

- Мөсалия апа: Авыр еллар.

- Суфиян абый: Әле минем укырга исәп бар ые минем, укырга исәп бар ые, но әти “Давай, укымыйсың, всё, эшкә”, - диде, эшләтте. Какой укырга, давай сабан сөрергә.

- Гомер буе колхозда эшләдегез инде?

- Суфиян абый: Әйе, гомер буе колхозда.

- Мөсалия апа: Гомер буе, менә кырык...

- Суфиян абый: Кырык алты.

- Мөсалия апа: Сиксән, хәзер мин сиксән бер яшемдә, шуннан бирле авылда, менә колхозда эшләдек, ыстрам каты эшләдек без дә, хәзер беттек менә.

- Ә менә искә төшереп, шуларны сөйли алмассыз микән: элек туйлар ничек үтә иде безнең якларда? Туйның нинди формалары бар иде: яучылапмы, кыз урлапмы, әллә ризалык белән чыгалар идеме?

- Суфиян абый: Урлап та чыгалар ые, ризалык белән дә. Күбесе урлап инде. Элгәре хәерчелек көчле ие бит, туйлап бик сирәк ие ул, сирәк ие. Урлап кайталар ые да, сөйләшеп куя да кыз белән инде, ябышып чыгу диләр ие инде.

- Әйе, әйе.

- Суфиян абый: Ябышып чыгу, улап, урлау дигән сүз юк ул, ну ябышып чыгу дигән әйбер бар ые. Ну соңынтын инде ул сүз инде, урлап, нитте инде. Мин үзем дә күп кенә кешеләрне урлап кайтырга туры килде менә. Нәпримир, Динмухамметов Нургалигә Кирлегәчтән урлап кайттык, төнлә, ат белән барып, ат белән. Урлап кайттык Рәшидә исемле кыз ые ул, бик чибәр ие. Ул аннары, бер ай гына торды да... без бит әле егет чак, ул өйләнде (яшьтәшләр без алар белән), ул өйләнде алданрак. Яратам мин аны, дип. Өйләнде дә аннары сың безнең белән кызлар янына кич утырырга чыга башлады. Яратмыйм мин аны, Суфиян, ди. Куарга кирәк аны, аерырга, ди. Мин әйтәм, ятсыз, мәйтәм, шул хәтле чибәр кызны шулай итәргә инде, дим инде. Аерам, ди, яратмыйм, ди. Шулай итеп, уговорить итеп булмады, аерып җибәрде ул аны. Аннары, аннары, шуны аергачтын, нигә, Шияп абзый кызы Тәзкирә дигән кеше бар ые, утыз икенче елгы, анарга өйләнде, авыл кызына. Вәт, шул. Туй ул, сөйләшеп, анда өйләнештеләр алар. Ә тегене урлап кайткан иек. Аннары тагы бер кызны урлап кайттык. Кирлегәч кызын Урмышлыга урлап кайттык. Кирлегәч егете, Кирлегәч кызы үзләре. Монда Урмышлыга урлап кайттык. Эспициәлне. Туганнары риза түгел, туганнарыннан качырып, монда бер атна тордылар бездә – үзебездә. Нуриәхмәтне апкайтканда, дигән кеше ул, егерме җиденче елгы.

- Мөсалия апа: Алар үлде инде.

- Суфиян абый: Әйе, алар үлде. Ә хатыны аның исән. Аның хатынының исемен оныттым.

- Мөсалия апа: Зөһрә.

- Суфиян абый: Зөһрә, хатынының исеме Зөһрә исемле ие. Менә шулай иттереп. Без кичтән үк барган ыек ат белән. Бардык та, көтү каршыны чыккан ые, яланбаш, яланаяк. Күтәреп алды да Нуриәхмәт, арбага китереп салды да апкайтып киттек монда.

- Мөсалия апа: Ул безгә бик гаҗәп булды инде.

- Суфиян абый: Урмышлыга апкайтып, аннары килделәр ни, туганнары, алырга дип килделәр. Хәзер ни, монда сүләштек инде без, эш бетте инде, никах укылды, мунча керделәр, тегеләй-болай, дигәч, аптырап кайтып киттеләр аннары. Бер әйбер дә эшли алмадылар, шул көенә кыз белән егет кушылышты, калдылар инде.

- Ә менә урлап кайткач, икенче көннән үк кыз кеше килен вазифаларына керешә идеме?

- Суфиян абый: Кереште инде, менә монда – бездә ие инде ул.

- Мөсалия апа: Бездә бит шулай ые элгәре.

- Суфиян абый: Ул үзенең йортына апкайтмады бит инде кызны.

- Әйе.

- Суфиян абый: Безнең агайне ул, троюрный брат ул. Троюрный братның монда апкайттык кызын. Ну, икесен бергә. Ату тегендә апкайтсаң, әтиләре (апалары силсәвит персиятеле ие бугай аның) усаллар инде. Кызны отбивать итәләр барыбер, ди.

Ярәшү (килешү, вәгъдәләшү, аклашу)

- Ә ризалык белән чыкканда, кызны сорарга барганда, ничегрәк үтә иде ул мәҗлесләр?

- Суфиян абый: Ризалык белән барганда, кызны сорарга барганда инде...

- Мөсалия апа: Әле сорарга баргынчы, сүләшергә әле икең...

- Суфиян абый: Юк. Кыз белән егет сүләшәсең.

- Әйе.

- Суфиян абый: Ризалык биргәч, барасың, әти белән әни ризалык бирә инде. Әтиең белән әниең ризалык бирмәсә, туй булмый бит тужы аннары. Ризалыксыз өйләнеп булмый, никах... Ата белән ана каршы булса, ризалык булмый. Әти белән әни ризалык бирмәсә, качып китәләр. Сүләшәсең барып, тегеләрнең әти-әниләрен дә күрәсең инде. Ике як та риза булгач, менә туй була инде. Аннан туй булгач, бүләк биреп кайтасың инде нигә, кыз ягына егет кеше. Нәрсә булса да.

- Мөсалия апа: Кызлар бирә.

- Суфиян абый: Әй, кызлар бирә. Кызлар бирә...

- Мөсалия апа: Бирнә!

- Суфиян абый: Бирнә дигән әйбер бар. Ул ризалык билгесе биргәч, кулъяулыкка, әй, төенгә төйнәп, чикләвек бер-ике стакан, бер перчатка и аяк ураугычы. Аяк ураугычы бирә бит инде?

- Мөсалия апа: Аяк ураугыч, элгәре аяк ураугыч бар ые.

- Суфиян абый: Әйе, аякка урыйсың, носки урынына. Менә шушы инде законно була, ризалык билгесе.

- Мөсалия апа: Аннан апкайтып китә монда.

- Суфиян абый: Егет ягына апкайтасың да, букчаны, аннары туганнар җыелалар тагы бу букчаны котларга. Кем ничек акча бирә ала, кем бер тәңкә, тегеп баралар, нигә...

- Мөсалия апа: Сөлгегә.

- Суфиян абый: Сөлгегә, сөлгегә.

- Әәә.

- Мөсалия апа: Күргән бер кеше шунда тегеп куя, нәрсә булса да инде.

- Суфиян абый: Әйе, шулай иттереп шундый хәлләр була бездә. Аннары туй була. Көнен билгеләгән була инде ул анда.

- Мөсалия апа: Йөрүебез дә шул, сүләшүебез дә шул, баруыбыз да шул.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 335 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)