Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар

Читайте также:
  1. Бала тууга бәйле йолалар
  2. Тиен белән очрашу

- Авырлы хатын-кызга, бала көткән вакытта, берәр нинди эшләрдән тыелу ярамыймы – әйтә алмыйсызмы аны? Элегрәк тыймыйлар идеме эштән?

- Элегрәк бөтенләй кырга барып эшлиләр ие, балакаем, балаларны кырда барып табып кайталар ые. Ул хәзер генә...

- Бусын эшләргә ярамый, тегесен эшләргә ярамый...

- Әйе. Хәзер генә. Эшлиләр ие, элгәре эшләгәннәр. Кырда табып кайталар ые, анысы бар ые.

- Ә менә ни өчен авырлы хатын-кызны үпкәләтергә, кыерсытырга ярамый, дип әйтәләр?

- Сың инде ул авырлы хатынны кыерсытып, үпкәләтергә... Ничек дип әйтим инде... Күңеле төшмәсен, дигәннәрдер инде.

- Әйе.

- Күңел төшенкелегенә бирелмәсен, дигәннәрдер. Үзенә авырлык килмәсен, үпкәләткәч, әллә ничек булып китә бит инде...

- Рәнҗеше төшәргә мөмкин...

- Рәнҗеше төшәргә мужыт, әйе.

- Аннан соң әйтәләр бит: авырлы хатын-кыз күзе төшкән ризыкны ашарга тиеш, дип. Анысы нәрсә өчен икән?

- Анысы бала исән-сау булсын өчен, ризыгыңны ашамасаң, ашый алмасаң, балаң алай-болай җитешмәгән булырга тиеш, дияләр ие.

- Әә, шуның өчен.

- Шуның өчен. Ашыйсы килгән ризыкны ашарга, дияләр ие, бала сау-сәламәт булсын өчен.

- Әйе.

- Гарип, турыдан гына әйткәндә, гарип-гораба булмасын өчен.

- Ыы. Ә менә авырлы хатын-кызга өйдә ялгызы гына кунарга ярыймы, юкмы?

- Курыкмаса, ярый инде, курыкса, кунмый. Шуңарга карый анысы.

- Авырлы вакытта тырнак кисү, чәч кисүләргә карата тыюлар бармы? Белмисезме?

- Анысын белмим.

- Аннан соң авырлы хатын-кызга үлгән кешегә дә карарга ярамый бугай, әйеме?

- Баланың нуры булмый, диләр.

- Әйе. Зиратка да барырга ярамый.

- Зиратка да барырга ярамый.

- Аннан соң күңел ачу чараларыннан да ерактарак торырга тиешме инде авырлы хатын-кыз? Туй, мәҗлесләр...

- Аңардан ерак торуны белмим, ну эчемлектер-нидер эчәргә ярамый инде.

- Әйе. Спиртлы эчемлекләр ярамый. Ә менә тегү, чигү ише эшләрдән дә тыелып торыргамы?

- Юк, аларын белмим.

- Әйтмиләр идеме? Ә менә авырлы хатын-кызның баласы ир булачакмы, кыз булачакмы икәнен алдан фаразлап буламы? Әйтмиләр идеме?

- Анысын әйтмиләр ие.

- Туачак бала өчен киемнәрне дә алдан әзерләргә ярамый, дип әйтмиләрме?

- Киемнәрен, туачак бала өчен бернәрсә дә алырга кушмыйлар ые, алырга ярамый ые да. Гомерсез була, диләр ие.

- Алдан әзерләп куйсаң?

- Әйе. Менә анысы бар шулай.

- Бала тугач, аның әйберләрен, урын-җир әйберләрен кем әзерли? Бала тапкан хатынның әнисеме, кайнанасымы? Кем булдыра аламы?

- Кем булдырала инде аны.

- Бәби арбасын кем ала?

- Бәби арбасын элгәре – ул заманда ирләре ясаган аны.

- Кулдан ясыйлар?

- Кулдан ясаганнар инде. Кабыктан ясаганнар.

- Бишекне дә? Бишеген дә шулай уктыр инде?

- Шулай ук, шулай ук.

Бала туу

- Элегрәк, больницага бармаганда, хатын-кыз баланы өйдә тапса, кем ярдәмгә килә торган булган?

- Әбиләр. Менә мин үзем бер биш бала таптым, бер бальниска бармадым. Әби.

- Алар кендек әбиләреме?

- Кендек әбиләре. Аннары менә пунктта була бит, шулар килә.

- Әйе, мед.сестралар. Ә кендек әбисе кайчаннан бирле авырлы хатын янында була? Алданрак, сизелә башлагачмы, бәби таба башлаганчымы?

- Сизелә башлагач, сизелә башлагач чакыралар инде, әйе. Авырта башлагачтын елап барасың, “Әби, кил әле”, - дип.

- Баланың кендеген кискәндә, берәр төрле сүзләр әйтелмәде микән?

- Укыйлар инде догалар карчыклар. Нинди сүзләр әйткәннәрен белмим.

- Дога укыйлар, әйеме?

- Әйе.

- Кендек кыска яки озын киселсә, балага зыяны бар, дип әйтмиләр идеме?

- Бала... Кендекне кыска киссәң, бала сия, дип әйтәләр ие.

- Сигәк була?

- Сигәк була, дип.

- Ә кендек өзелеп төшкәч, аны кайда саклыйлар?

-...

- Аны бит җыеп куялардыр инде? Аяк астында йөрмидер?

- Анысын менә бер дә әйталмыйм инде, балам, белмим.

- Шул кендекне берәр вакытта кулланмыйлармы яңадан? Мәсәлән, булырга мөмкин бит: туган якка тартып тора... Ир бала булса, армиягә китсә, шушы кендеге аны туган ягына тартып тора, дип әйтергә мөмкиннәр. Аларын белмисезме?

- Аларын белмим.

- Баланы элек кайда кайда табалар иде: өйдәме, мунчадамы?

- Өйдә.

- Өйдә?

- Өйдә, өйдә.

- Ә хатын-кыз бала тапкан вакытта, ире янында булырга тиешме, әллә читтә торырга тиешме?

- Менә инде анысы торалганы тора, торалмаганы – юк. Менә безнең соңгы – Илгизәрдә, Фатыйма әби ие минем, менә чыгармады. “Кил, балаңны тот!” – дип, тоттырды.

- Булышып йөрдеме соң?

- Булышты.

- Ничегрәк булыша инде ирләр?

- Син акырып ятасың инде. “Тот!” – дигәч, тота. Су сала, юалар баланы. Менә анысы бар, булганы бар. Фатыйма әби шулай итте.

- Бала туу белән, аны нәрсәгә төрәләр?

- Чүпрәккә.

- Чүпрәккә. Әле әйберләре әзер булмагач, чүпрәккә генә, әйеме?

- Чүпрәк, чүпрәккә, әйе.

- Ул чүпрәк әтисенең я әнисенең киеме түгелме?

- Әтисенең күлмәгенә өтерәләр.

- Әйе. Бала тугач, соңгылыкны кая куялар?

- Соңгылыкны таптамый торган җиргә күмәләр бугай инде.

- Күмәләр, димәк.

- Әйе.

- Теләкләр әйтеп күммиләр идеме аны?

- Теләкләр әйтә нде ул әби, укып күмә анда да.

- Әйе, бик тапталмый торган җиргә.

- Әйе, әйе.

- Ир бала соңгылыгы яки кыз бала соңгылыгы булуга карап, аермасы юкмы аның?

- Юк, анысын белмим.

- Күмәр алдыннан, башта юмыйлар микән?

- Менә анысын тагы белмим.

- Ә яңа туган баланы иң беренче кем коендыра? Шул кендек әбисеме?

- Шул кендек әбисе коендыра инде.

- Суын шулай ук аяк астына салмыйлардыр инде?

- Шул... Нигә...

- Тапталмый торган җиргә.

- Тапталмый торган җиргә салалар ые.

- Әгәр дә, мәсәлән, хатын-кызның бала табарга тиешле вакыты узып китсә, берәр нәрсә эшли торган булганнармы?

- Анысын белмим, балам.

- Бала үле туса яки бала төшсә, аны кайда күмәләр икән? Зираткамы?

- Зиратка инде.

- Башка кешеләр янына?

- Әйе.

- Андый баланы оҗмахка керә, дип әйткәннәрдер инде, әйеме?

- Оҗмах кошы, диләр ие инде.

Баланың чәчен, тырнагын кисү, мунча кертү

- Ә менә баланың чәчен иң беренче тапкыр кайчан кисәләр? Күпмерәк вакыт үткәч?

- Баланың чәчен кисәләр озынайгачрак. Менә анысын беләм. Анысының чәчен матчага кыстырып куялар ые. Элгәреге өйләрнең матчалары алар ярык булыр ые. Матчага кыстырып куялар ые.

- Аны нәрсә дип анда кыстыралар инде?

- Аны кыстыралар инде менә алай-болай чирләсә, нитсә, өшкерергә микән инде – шулай хәтеремдә. Өшкерергә!

- Чәчен кем кисә аның?

- Чәчен кендек әбисе кискәндерме икән аны, белмим анысын. Менә анысын хәтерләмим, кем кискәне исемдә юк.

- Бала курыкса, шул чәчен яндырып иснәтәләрме?

- Шул! Бар, бар. Менә шуларга саклап куйганнар аны.

- Әйе. Баланың тырнакларын кайчанрак кисәләр? Шул үскәчтер инде?

- Үскәч инде.

- Беренче тырнагын шулай ук саклыйлар идеме?

- Анысын белмим. Укыштыралар ые бугай, ярыкка кыстыралар. Матча ярыгына.

- Баланы беренче тапкыр кайчан мунча кертәләр? Ничә көн үткәч?

- Баланы мунча кайчан кертсәң дә ярый торгандыр инде, анысының срогы юктыр.

- Кем кертә инде?

- Үзең кертәсең инде.

- Үзең? Ә әбиләр?

- Әйе. Әби чакыртасың, әби чакырсаң, әби кертә инде.

- Баланы юындырганда, коендырганда, чапканда махсус сүзләр әйтелмиме?

- Аны әбиләр укый ые инде ул, кызым. Ул элгәре заманда, безнең заманда юк ые алар.

- Юк, такмак шикелле...

- Юк.

- Имән кебек нык булып...

- Әйе, алар булган инде. Аның җыры бар бит.

- Әйе. Бала тапкан хатынны да мунчада кендек әбисе юындырмыймы?

- Әби юындыра.

- Бала тапканнан соң, эч калмасын дип, аны сыпыралармы мунчада?

- Сыпыралар.

- Шулай ук кендек әбисе эшләгәндер?

- Кендек әбисе эшли ие аны.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 793 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)