Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Балага исем кушу.

Читайте также:
  1. IV. На вершине Тас-Балагана. Удивительный мальчишник. Улукиткан маскируется под барана. Неудачная охота. Меня находят свалившимся в пропасть. Мы идем к Пугачеву.
  2. Балага исем кушу
  3. Балага күз тию һәм башкалар
  4. ПРИБАУТКИ БАЛАГАННЫХ И КАРУСЕЛЬНЫХ ЗАЗЫВАЛ

 

1.Исем кушу сездә ничек уздырыла?

Исем кушуны мәҗлесләр итеп тә үткәрәләр. Ә хәзер бит алай бик мәҗлесләр итеп үткәрмәсәләр дә, җиде көн эчендә бала исемле булырга тиеш, дип әйтәләр. Алайса аңа шайтан исем куша да, аннан соң бала шул исем белән саташып йөри, дип әйтәләр. Шуңа күрә дә менә хәзер бала тудыру йортларында бала тапкач, әниләргә әйтәбез, балага исемне больниста ук әйтегез дип. Нинди исем. Балага исем сайлауда әти-әни төп рольне үти, чөнки бала аларныкы.

2.Ә исемне колакка әйтәләрме?

Әйтәләр исемне, колагына әйтәләр, бик матур гына мендәргә салалар, кыйблага карап яткызалар баланы. Колагына кычкыралар исемне ике колагына да матур иттереп мулла бабай әйтә, аның тирәли әйләнеп йөри.Менә бу исем аңарга беркетелгән була.

3.Ә мәҗлескә кемнәр чакырыла?

Ул мәҗлесләргә Коръән укучы чакырыла, якын туганнар чакырыла, кияү ягыннан да, әни-әти җагыннан да, күршеләрне дә чакырырга кирәк.

4.Алар нәрсә алып килергә тиеш булганнар?

Алар бәби күчтәнәчләре кыстырып килә. Барысы да. Бәбигә кечкенә киемнәр кыстырып киләләр. Бәби кайткач әле, иң беренче бәби өйгә кайткач, мәҗлес җыйганчы ук, бәби күчтәнәче кертәләр, бәби чәе дип атала. Ул бездә бөтен тирә-күршеләр инде, туган-тумачалар бәби чәе алып киләләр, элек инде ул өйдә пешереп килә торган иделәр күбрәк. Хәзер дә шулый инде.

4.Нинди ризыклар?

Менә коймаклар, бәлешләр, өчпочмаклар - шундый әйберләрне. Хәзер инде кибеттән алып варениясен кертә, прәннек, печениясен кертәләр.

5.Яңа гына бала тапкан хатын-кызга яхшылык эшләсәң, савап эш саналамы?

Яңа гына бала тапкан - ул изге инде. Аның бер гөнаһысы да калмый, дип әйтәләр инде. Бала тудырганда, бөтен гөнаһлар теге авырту вакытында китеп бетә дип әйтәләр. Чиста, гөнаһсыз хатын була, дип әйтәләр.Кырык көнгә кадәр берничек тә аңа авыр сүз әйтергә ярамый, елатырга да ярамый, дип әйтәләр. Ул теге, аны фәрештәләр саклап тора, дип әйтәләр инде, чөнки ул җәннәт кошын алып кайткан, дип әйтәләр.

(Маннанова Әнисә Сәримовна,Лениногорск районы,Зәй-Каратай авылы(19

Үлем,күмү йолалары.

 

1. Ничә яшьтән кешеләр үлемгә әзерләнә башлыйлар һәм ничек итеп?

60 ны узгач. 60 ны узгачтын курка башлыйбыз инде үлемнән.

2.Ә менә нәрсә әзерлиләр?

Кәфенлекләр, үзебезне күмәр өчен кирәк-ярак сөлгеләр, гүргә төшерергә, сәдакаларны хәзерләп куябыз. Үлгәннән соң, хатыннар җыелышып утырабыз да инде, саклап мәетне, аларга сәдакалар өләшәләр, менә аның өчен баш яулыкларын хәзерләп куябыз.

3.Нәрсә ул үлемтек? Аңа нәрсәләр керә?

Кәфенлек – 15 метр. Аңа 15 метр бәз (ак бәз), сөлгеләр гүргә төшерер өчен, биткә ябыр өчен яулыклар, чатыр өскә нитәргә, хатын-кызга төрергә, төреп барырга одеал. Менә шундый әйберләр үлемтеккә хәзерләп куябыз.

4.Ә бу әйберләр кемгә бирелә?

Бу кәфенлек белән ирләрне дә, хатыннарны да төрәләр. Сөлгеләр белән гүргә төшерәләр, ә зиратта 4 чатта калучыга аңгырлы сәдака бирәләр, гүр авызын ачучыга бирәләр. Менә шулар.

5.Мәетне юучыга нәрсә бирелә, алып барган кешегә нәрсә бирелә, кабер казыган кешегә?

Мәетне юучыга акча бирәбез инде хәзер, сәдака итеп, я материал бирәбез, күлмәклек материаллар була бит инде. Кешенең алдан алган, хәзерләгән материаллары була.Салып, хәзерләп куйган юучыга дип. Шуңар өстәп сәдакасын куялар юган кешегә.

6.Үлемтек әйберләрен алдан хәзерләп кую белән бәйле нинди ышанулар бар?

Инде әбиләр әйтә торган иде: “Үлемтекләр хәзерләп куй, гомерне озайтып ята”, - дип. “Гомер теләп ята, кәфенлекләрне алдан хәзерләп куйсаң”, - дия торган иде.

7.“Теге дөнья”га ничек итеп чакыралар, дип әйтәләр? Кешегә үлем нинди кыяфәттә килә?

Соң нинди кыяфәттә килсен ди инде. Аллаһы Тәгалә: “Җанны алганда, үзем җибәрәм”, - дигән бит. Ничек булса да газраилне җибәрә. Газраил бит инде Аллаһы Тәгаләнең язмышы, диләр бит инде. Аллаһы Тәгалә ни язган, Аллаһы Тәгаләнең язмышы, диләр. Газраилне җибәргәч, Газраил: “Ничек алыйм бу кешенең җанын?” - ди икән. Ничек алсын, Аллаһы Тәгалә язган язмыш буенча.

8.Ә менә яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка эләгә, дип әйтмиләрме?

Оҗмахка эләгәсен кем белсен, бер кеше дә белә алмый инде аны. Оҗмахны аны бер кеше дә күрмәгән. Бер кеше дә белми. Аллаһы Тәгалә иман бирсен бу бәндәгә, иманлы җаннардан булсын, дип әйтәләр бит менә. Язмышыдыр, диләр, Аллаһы Тәгаләнең язмышыдыр, язмышка күрә үлгәндер, дип әйтәләрдер инде. Аннан, язмыштан узмыш юк, туганда ни язган.

9.Яшен сугып үтерсә, бу үлем изге дип аталмыймы? Андый кешене аерым күммиләрме?

Күммиләр, бергә күмәләр. Анысын да Ходай Тәгалә бергә биргән бит инде аны. Аның язмышы шуннан узган, туганчы ук язылган язмыштан узмыш юк.

10. Ә менә кайсы көндә үлсәң, яхшырак санала? Атнаның, айның кайсы көне яхшырак санала?

Җомга көнне күмелсә, бик әйбәт инде, изге икән, диләр бит инде. Җомгага кадәр керде, диләр. Дүшәмбе көнне пәйгамбәребез туган көн, дүшәмбене яраталар инде, дүшәмбе көне диләр. Пәйгамбәребез туган көн – дүшәмбе. Әй шул көнне үлсә, шул көнне гүргә керсә иде. Шул көнне вафатны: “Әйбәт кеше булган икән бу”, - дип сөйләшәләр инде халык арасында. Һәммәсе дә Аллаһы Тәгалә көннәре инде, бөтен көн дә алай булса.

11.Үлем турында алдан белеп буламы? Төштә күрмисеңме?

И анысына да китапларда бик күп инде, теге трактор җир сукалап чыгып китсә, җир сукаланып бетсә, мәет була, дибез бит инде. Мәет була, дибез. Самолетка утырып китсәң, я поездга утырып китсәң, үлемдер, дибез инде. Тирән чокырга төшеп китсәң, төштә күреп бит инде, төш күрәсең. Тирән чокырларга төшеп китәсең, ни, ә ул кеше үлә икән, дип әйтәләр инде менә.

12. Берәр кешенең кырыгына кадәр икенче кеше үлсә, тагын бер мәет булырга тиеш дип әйтмиләрме?

Юк. Менә ике кеше үлсә, өченче мәет була икән дип ишеткәнем бар менә. Бура күрә, менә бура күрә, менә безнең җирдә берәү үлде, әллә дүрт, әллә биш бура күргән иде. Бура күргәч үлә бардылар.

13.Олы кешеләр генә юамы?

Укый белгән кеше. Укый белгән кеше, рәтен белгән кеше, менә. Менә Алсу минем кебек мәет юа, анасы бик карт иде, мәет юып йөрде. Бик теге сезнең кебек яшьләр юмый инде, картлар, укый белгән кешеләр юа.

14.Ә нәрсәгә салып юалар? Сабын белән юалармы?Ә мәет өстенә нәрсә куялар, ни өчен?

Мәет өстенә кашык та куялар, пычак та куялар, җеннәр килмәсен дип инде. Инде, пычак та куялар өстенә, күкрәгенә. Без бер әйбер дә куймадык.

15.Үлгән кешене кемнәр юа? Ничә кеше?

Бер юучы, берсе су салып торучы комган белән, берсе әйләндерешә. Кухняда берничәсе су җылытып тора.

Сабын белән юалар, исле сабын белән юалар. Кабыкка салып юалар, кабыктан су агып тора. Менә шунда простыня салып астына, өстенә комган белән чиста су агызып торалар. Шул 4 чиләк су җитә инде менә.

16.Нинди су булырга тиеш? Чишмә суымы?

Безнең авылда чишмәләр юк. Колонкадан алабыз суны, колонкага баралар. Өстенә тастымал ябып, ике кеше “Инәгәтәйнә әлкәсәү”не укып, икәү баралар суга, су алып кайталар. Аннары су җылыталар.

17.Суны кем алып кайта?

Якыннары алып кайта. Кызлары булса – кызлары, туганнары булса – туганнары. Чит кеше түгел, үзләренеке, туганнары.

18.Суны алган вакытта, нинди сүзләр әйтеп алалар?

Шул үзенең догасын укыйлар, инәгәтәйнә укыйлар, инәгәтәйнә.

19.Үлгән кешенең ничәләрен уздыралар? Бу көннәрне ничек итеп үткәрәләр? Нинди ризыклар әзерләнә?

Тәмле ризыклар әзерлиләр.

20.Аерым ризыклар бармы?

Юк, юк. Татарда юк. Русларда инде ул аракы эчәләр дә бииләр. Ә татарда инде ул алай түгел. Татарда инде чиста итеп, матур гына пешереп ашыйлар.

21. Кемнәрне чакыралар?

Кабергә төшерүчеләрне, саклап калучыларны – ирләрдән, ә хатыннардан – саклаган әбиләрне, төнлә саклап утырабыз ич инде, аларны, юган кешеләрне, юучыларны.

22.Кайсы көнне ир-атларны, кайсы көнне хатын-кызларны чакыру яхшырак?

Өчесе көнне ирләрне чакырабыз инде. Менә хәзер генә мәет булды, җидесенә хатыннарны чакырабыз, диде. Ызба юучыларны, мәет юучыларны. Инде кырыгына бөтен кешене чакыралар. Үзенең туганнарын гына инде. Бөтен кешене чакырып, җыеп булмый. Үзләрен, туганнарын гына.

23.Аерымлыгы бармы?

Юк инде алай. Өчесен җиңелчә генә уздыралар, һаман зур итеп уздырып булмый бит. Илле беренә тоже бер 3-4 кенә кеше чакыралар.

24.Искә алуны нәрсәдән башлыйлар?

Тәбәрәктән. Тәбәрәк укыйлар мәеткә. Ясин укыйлар.

25.Нәрсә тараталар? Кемгә нәрсә бирелә?

Кулъяулыклар бирәләр, сәдака бирәләр. Кем нәрсә бирә ала менә. Кайсысы кулъяулык бирә, кайсысы акча бирә менә. Сабын да өләшәләр, исле сабын. Ә ашында туганнары чәй дә өләшәләр. Чәй бөртеге саен ни булсын, дип.

26.Муллага нәрсә бирелә?

И, муллага белмим. Акча бирәләрдер. Хәзер акча бирәләр инде. Элекке теге гүр сәдакаларына тавыклар бирәләр ие. Хәзер алай алыш юк бит, сәдака гына бирәләр. Бирмиләр хәзер тавыклар.

27.Үлгән кеше турында каты кайгырсаң, ул синең яныңа килеп җәфалап бетерә, дип әйтмиләрме?

Бик каты еларга ярамый, дип әйтәләр. Әгәр бик каты еласаң, күз яшендә ята икән мәет, диләр. Менә миңа шулый диделәр, әни үлгәчтен. Елама, күз яшендә ята икән, имеш, су эчендә ята, имеш, күп еларга ярамый, диделәр. Күп елама, диделәр.

Маннанова Фаягөл Сәлим кызы Лениногорск районы,Зәй-Каратай(1970))


Туй йоласы.

 

1. Никах атнаның кайсы көнендә булырга тиеш?

Ул җомга көнне булырга тиеш.

2.Җомга көнне? Башка көннәрне уздырсалар да ярыймы?

Шимбә көннәрне ярамый. Башка көннәрне ярый. Дүшәмбене, шимбәне яратмыйлар. Дүшәмбене авыр көн диләр. Шимбәне яратмыйлар. Татарда йомга әйбәт көн дип атала инде ул.

3. Никах көнне мунча якмыйлармы?

Яга. Никах көнне мунча ягалар. Мунча ягып, егет белән кыз бергә аруланып, мунчага керәләр инде анда.

4.Ә аларны берәр үзенчәлекле сүзләр белән чакырмыйлармы мунчага?

Мунчага... Белмим бер дә. Ансысын ишеткәнем юк.

5.Ә кем яга мунчаны? Берәр билгеле бер кеше ягарга тиешме аны?

Билгеле бер кеше ягарга тиеш. Бер кеше яга. Ул элекеләрдән калган. Кияү мунчасы, кияү мунчасы. Кияү мунчасына инде мунча җаккан кешегә... Намазлыклар җәйгән булалар. Намазлык астына анда җә акча, җә берәр бүләк кыстыра торган булганнар.

6.Ә кем яккан? Якын туганы булырга тиешме?

Якын туганы. Якын туганы яга. Инде кыз ягыннан яга. Аны кияү мунчасы, диләр бит.

7.Ул инде тормышта булган кеше булырга тиешме әллә кияүгә чыкмаган, өйләнмәгәнме?

Аңа хәтле белмим, акыллым.

8.Ә мунчаны саклау дигән әйбер бармы? Сакларга кирәкме?

Бар. Мунчаны саклаганнар. Ят кеше кермәскә. Әйбер-мазар сипмәскә, нитмәскә. Кияүләр кереп чыкканчы, мунча сакланган ул. Саклаганнар мунчаны.

9.Ә менә кияүгә чыгар алдыннан, кияүгә чыгучы кыз дус кызлары белән, яки өйләнүче егет дус егетләре белән мунча керергә тиеш булганмы?

Юк.Мунчага керми инде алар.Кыз ягында кияүгә киткәнче мунча кермиләр. Мунча керү түгел, әйтәм бит әле, кыз белән егет алар әле бер-берен күрешмәгән дә булалар. Кыз ягында кызны гына хәзерләгәннәр. Нәрсәләр кирәк анда. Киемнәрен, ниләрен, бөтенесен.

10.Ә яшьләргә урын-җирен кем җәя?

Анысы да якын кешеләре генә җәя. Билгеле кешеләр генә җәя. Элеке инде ул келәт дигәннәр. Ну инде ызба да булгандыр инде. Менә шунда тагы мунчадагы шикелле караул тора. Ят кеше кермәскә анда. Шул үз дигәне генә керергә.Үз дигәне генә чыгарга.

11.Бирнәне кем җыя инде?

Аны әти-әни җыя-җыя да, аннары сөйләшәләр инде алар. Ничә кешегә. Элек инде ул бик күп кешеләргә биреләдерие. Ул вакытта аның материалы да очсыз бит инде. Хәзер кыйммәт.

12.Аны кайчан җыялар?

Алар киңәшәләр. Әнә алар аны кыз сорарга баргач, шунда сөйләшәләр. Шунда киңәшәләр: ничә кешегә бирәбез, өй эчендәге кешеләргә генә бирәбезме, дип. Бүләкләрне кара-каршы алалар. Ул алган әйберләр, алар туй истәлеге иттереп, күбрәк әти-әниләр бертөрлерәк пар булсалар. Бер яшьтәрәк булсалар, мисал өчен әйтәм инде. Пардан алалар күлмәкне дә. Ике кодагый баралар да бергә киңәшеп, менә сиңа-миңа. Шулый иттереп, кодаларга да пардан күлмәк җә булмаса кәләпүшләр алалар. Шулый, парлабрак дип әйтмәкче булам.

13.Сандыкны кем ясый? Кызның сандыгын?

Сандыкны без сатып алдык. Сандык ясаучылар юк шул авылларда.

14.Ә туй күчтәнәчләрен табынга ничек чыгаралар?

Поднуска салып чыгаралар.

15.Берәр төрле сүзләре юкмы аның?

Белмим. Ишетмәгән аларын да.

16.Алар парлы булырга тиешме?

Парлы булырга тиеш. Икешәр каз алып барганнар анда. Чәк-чәк булган инде. Чәк-чәкләр, аннары кәнфитлар алып барганнар инде анда.Аннары элеке күмәчләрне алып баралар иде. Хәзерге кебек түгел. Элекеге алтышар күмәч алып баралар иде. Икешәр каз алып бара торган булганнар. Инде анны, кайтып киткән чагында, кыз атасына биреп җибәргәннәр. Аның бер казы да кайтып киткән инде. Алты күмәче дә кайтып киткән. Шулый булган анысы.

17.Ә ни өчен шулай кайтара торган булганнар?

Ә соң йоласы шулый булгандыр инде. Кем белә.Бу күчтәнәчләр кайтканнан соң, тирә-күршеләрне чакырып, чәй эчергәннәр. Менә туй күчтәнәчләре белән.

18.Яшьләрне ак келәткә озату бармы?

Менә шул йокларга ята бит инде. Караул торып. Караул торалар.

19.Ә кем озата аны?

Якыннары озата. Туганнары кыз ягыннан.

20.Моны тагын берәр кеше күрергә тиеш булганмы? Әллә аны сиздермәскә тырышканнармы?

Сиздермәскә тырышканнар инде. Ничек тә. Күрсәтмәскә тырышканнар ничек тә. Кеше кермәскә булган. Үзләрен генә бикләп куйганнар инде аннары шунда.

Маннанова Нәгыймә Харис кызы,Лениногорск районы,Зәй-Каратай авылы (1938)


Дата добавления: 2015-11-28; просмотров: 296 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)