Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Фольклор практикасы материаллары

Читайте также:
  1. Взаємодія і зміна літературних напрямів, їх вплив на критику. Значення творчості І. П. Котляревського. Роль фольклористики в активізації суспільного критицизму
  2. Дослідження жанрів дитячого фольклору
  3. Жанри, які перейшли в дитячий фольклор із загальної народної творчості
  4. Зв´язок загадок з іншими жанрами фольклору та з писемною літературою
  5. Календарные праздники и обряды, фольклор
  6. Классификация детского фольклора
  7. Напрями та школи фольклористики

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРЕЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР БҮЛЕГЕ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ

 

2014 нче елгы уку планы

БЕЛГЕЧЛЕК: 44.03.05 Туган тел һәм әдәбият һәм чит тел (төрек теле)

КВАЛИФИКАЦИЯ: Туган (татар) тел һәм әдәбият

 

I курс 10.2-406 төркем студенты

Маннанова Ләйсән Әкъдәс кызының

 

ФОЛЬКЛОР ПРАКТИКАСЫ МАТЕРИАЛЛАРЫ

 

Практика узу вакыты: 6.07.2015-19.07.2015

Практика узу урыны: ТР Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы

 

 

Практика җитәкчесе:

Филология фәннәре кандидаты,

доцент Җамалиева Л.Ф.

 

 

Казан – 2015

 

Эчтәлек

Зәй-Каратай авылы.. 3

Яңгыр боткасы. 5

Өмәләр. 6

Сабан туе. 9

Карга боткасы.. 11

Гаилә йолалары. 13

Бала туу. 15

Балага исем кушу. 18

Үлем,күмү йолалары. 20

Туй йоласы. 25

Балалар уеннары. 28

Зәй-Каратай авылына кагылышлы җырлар,шигырьләр. 30

Фольклор материалларын сөйләүче информантлар турында белешмә. 34

Афористик иҗат җимешләре. 35

 

 

 

Зәй-Каратай авылы

Бу авыл тауның көньягында Каратай суының ике ягында утырган.Зәй-Каратай авылы 19 гасырның өченче чирегендә,1875 нче елларда хәзергегә караганда бик кечкенә була.Күпчелек кешеләр,бу авылга патшаның каты җәберләүләреннән соң килеп утырганнар.Тик шулай да,авыл баштан икегә бүленгән булган,һәм бер ягы Зәй-Каратай дип аталган булса,икенче ягы инде Мөэмин-Каратай дип йөртелгән.

Авылның “Әлмәт өчы”дип йөртелә торган җиреннән ерак тхгел,алма бакчасы җәелеп киткән.Шушы алма бакчасының тарихы да бик кызыклы.

.1947 нче елны “Уңыш” колхозы членнары бакчачылык белән чын-чынлап шөгыльләнергә ният иткәч, колхоз идарәсе, бу эшне җайга салу өчен,Бәкер авылында яшәүче һәвәскәр – бакчачы Шәрифҗан Сәлимҗановны чакырырга карар бирә. Берничә көннән ул авылга ике олау “чыбык-чабык төяп” килеп тә җитә. Болар- Шәрифҗанның төп байлыгы – алмагач үсентеләре була. Авыл тирәсен күзәткәннән соң, гомергә кысыр яткан сазлыклы җирләр алмагачлар өчен шәп урын булачак,ди ул.Шәрифҗан Сәлимҗанов, махсус белеме булмаса да, шул эшкә күңел биргән, хәтта бөек бакчачы И.В.Мичуринның үзен күреп күп нәрсәләрне өйрәнгән кеше.Үзенең бер улына да Мичурин дип исем куша ул. Зәй- Каратайлыларны да шушы эш белән мавыктыра, сихерли, “җенләндерә”.Бакча елдан-ел үсә,тулылана. 1952 нче елның язында инде колхозчыларның уртак бакчасы 25 гектар мәйданны били.Язын тагын 25 гектарда җиләк-җимеш куаклары утыртыла.1963 нче елга мәйдан 62 гектарга җитә.Моннан тыш 17 гектарда яшелчә үстерелә. Колхоз бакчасында 55 сорт алма, 8 төрле карлыган, 6 сорт груша, күп төрле чия, крыжовник,слива, җир җиләге һәм 12 сорт виноград үстерелә.Әйе, виноград!1,4 гектар җирдә көньяк үсемлеген үстерәләр. Нәкъ шул елларда инде

Кырым дисәң,Кырым түгел,

Тик бирешми Кырымга,

Виноград та җимеш бирә

Зәй-Каратай кырында,- дигән җыр туа.

Зәй-Каратайга килү белән ул авыл халкын янбакчалар булдырырга өнди.Каратайлылар аның бу тәкъдимен дә хуплыйлар.Һәркем үз өе янын гөлбакча итә: яшелчәсен, җиләк- җимешен үстерә башлый. Күмәк хуҗалыкта алган тәҗрибә бик ярап куя.Уңышны үстерү генә түгел, аны урнаштыру да кирәк бит әле, шуның өчен Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә калаларында лареклар ачыла.Әйтик 1948 елда бакчачылыктан 10 мең сум доход алынган булса,1959 елда инде аңардан гына да колхоз кассасына 743 мең сум акча керә. Күп кул хезмәте таләп итә торган хезмәт,әлбәттә, җиңелләрдән булмый. Ахыр чиктә бакчачылыкны терлекчелек алмаштыра.

Ләкин шунда хезмәт иткән авылдашларга дан җырлаган сыман әле хәзер дә алма бакчасы ел саен шау чәчәккә күмелә.Бүгенге көндә ямьле яз айларында Лениногорск каласын ак чәчәккә күмә торган алмагачлар да Зәй-Каратай бакчасы үсентеләре.

 

Яңгыр боткасы.

1.Асия әби,менә яңгыр боткасы кайчан һәм нинди максат белән үткәрелә?

Авылларда яңгыр озаграк яумый торса,өлкәннәр шуңарга бик пошына торган булганнар,игенчелеккә,терлекелеккә дә яңгыр яумаганлыкның зыяны бик зур булган.Күпчелек очракта,ул җәй башында,урталарында үткәрелгән.

2.Кемнәр катнаша?

Намазда булган өлкәннәр,җыелышып су буйларына төшеп китәләр,һәм анда яңгыр теләп намаз укый торган булганнар.

Тагын бала-чагалар да,әби-бабайлар намазларын укып бетергәчтен,елгада су коенганнар,су сибешеп уйнаганнар.Болар барысы да,яңгыр килүне,яуны якынайтыр дип уйлаганнар.

3.Ризыкны кем җыя,кем пешерә?

Безнең авылда үткәрелгән шушы йолада,ризыкларны күпчелек очракта балалар җыялар иде инде,ә пешерүен,шул олы яшьтәге әби-чәбиләр пешерә инде.Чөнки бит инде алар күпне күргән,төрле догалар кылып,бөтен җылылыкларын биреп пешерәләр.

4.Әлеге йоланың файдасы тигәнме?

Тигәнме дип инде..тигәндер инде,чөнки әби-бабайларда бит шушы йолага ышану бик көчле булган.Алар кылган догаларының,һичсшиксез кабул буласына ышанганнар.Һәм әгәрдә шул якын көннәрдә яңгыр яумый торган булса,алар тагын берничә тапкыр бу йоланы кабатлаганнар.Һәм кайбер вакытларда,бу йола атналар буена дәвам итә торган булган.

5.Хәзер бу йола үткәреләме соң?

Кая инде,кызым.Хәзер бит алай Ходайга ышану да юк.Күбесенең өйләрендә сү сибә торган аппаратлар тора,шуңа күрә яңгыр яумаганга алай пошыну да юк.

Шулай,кайбер яшьләр кызык өчен генә үткәреп алгаладылар бер-ике ел,аннан соң булмагач,ташладылар инде..ие.

(Маннанова Асия Барый кызы,Лениногорск районы,Зәй-Каратай авылы(1937)

Өмәләр.

1.Әни,ә син нинди өмәләр барлыгын беләсен?

Нинди булсын инде,шул каз өмәсен дә,печән өмәсе,йорт күтәрү өмәсе,бәрәңге утырту өмәсе һәм малларны чалганнан соң үткәрелә торган өмә турында гына беләм инде,кызым.

2.Ә менә шул өмәләр кайчан,һәм күпчелек очракта нинди максат белән оештырылган.

Күпчелек очракта,өмәләрне эш күп булганда гына оештырганнар.Күрше-тирәләрне җыеп,ярдәмгә чакырып,бергә эшләү өчен бик яхшы вакыт булган ул.Менә мәсәлән йорт җиткезгәндә,күбрәк ир-атлар чакырылган,алар көннәр буена армый-талмый эшләгәннәр.Өйдә хатын-кызлар алар өчен ашарга пешереп торганнар.Гомүмән бер кеше дә өмә вакытында эшсез тормаган.

Бер сүз белән әйтсәк,өмә-ул бер-береңә ярдәм итү,күмәкләшеп эшләү инде.

3.Ә менә син әйтеп киткән өмәләрдә,күңел ачу булганмы соң?

Шул ял иткән арада,бераз гына күңел ачкалаганнар дыр инде.Ә болай эш вакытында күңел ачуларны күргәнем юк.Тик шулай да,каз өмәсе вакытында яшь кызлар җырлап,биеп алалар иде инде.

Каз өмәсе.

1.Әни,каз өмәләре елның кайсы вакытында уздырылган?

Хәзерге вакытта кебек инде,көзнең соңгы айларында үткәрелә каз өмәсе.Беренче кар төшкәч күпчелек вакытта.

2.Өмәгә кемнәр чакырылган?

Күрше-тирәдәге әбиләр,олы апалар.Алар эшнең рәтен дә беләләр,һәм яшьрәкләргә эш барышын күрсәтеп торалар.

3.Аларны өмә көне билгеле булгач кына чакырганнармы,яки алдан дәшкәннәрме?

Алдан дәшә торган иделәр инде.Чөнки авыл кешесенең һәрвакытта да эшләре бар бит,шуңа күрә дә алдан кереп,сөйләшеп куярга кирәк булган.

4.Казларны кем чала?Махсус сүзләр әйтеләме,яисә дога кылынамы?

Казларны гаиләдәге төп ир-ат чала инде.Ул “бисмилла”әйтеп,дога кылып,казларны чала торган була.

5.Казларны кайда чалалар?Чалган вакытта казларны ничек тезәләр,бер-бер артлымы,яисә өсте-өстенәме?

Минем исемдә калганнардан,казларны кар яугачрак чалырга тырышалар инде.Шулай итеп аларны бакчага алып чыгалар,һәм кар өстендә чалалар.Чалганнан соң казларны бер-берсенең янәшәсенә куялар,бер-берсенең каннары,каз каурыйсына таммасын өчен.

6.Урамда казларның кайсы өлешләрен алалар?

Без һәрвакытта да казларның канат астыннан 7 шәр хәрәм йоннарын йолкый идек,аннары ашый торган бугазын алып ташлыйсың инде.

7.Казларны кайда йолкыйлар?

Бик күп кеше җылымса мунчада йолкый инде.Анда су да янәшәдә генә була,казларны да куярга урын күп.Ә хәзер инде,күбесе каз өмәләрен өйдә үткәрә.

8.Каз җиңел йолкынсын өчен нишлиләр?

Үзеңә эшне җиңеләйтү өчен,күбесенчә казны юеш марля аша үтүклиләр,һәм йоннары йомшаргач,аларның йоннары тагын да җиңелрәк йолкыначак.

9.Каз маен,ризык әзерләүдән тыш,тагын нинди очракларда файдаланалар?

Бик күп җирләрдә каз мае бик файдалы әйбер булып тора.Иң беренче чиратта,аны кабартма пешергәндә,яисә ашарга пешергәндә дә кулланалар.Икенчедән каз маенда булаган витаминнар кешенең тәненә дә бик яхшы йогынты ясыйлар.Кыш көне,суыкка чыгар алдыннан,балаларның битләренә каз мае сөрткәннәр.Шулай ук салкыннан кергәч,өшегән аякларны да,каз мае белән уу,бик яхшы нәтиҗә бирә.

Ә инде кайбер очракларда,озак торган каз маен,ризыкка кулланып булмаган очракта,аны аяк киеме “кремлауга”да тотканнар.Каза мае сөрткән аяк кием озак вакытлар юешләнми,һәм су үткәрми торган була.

10.Каздан нинди ризыклар әзерләп була?

Иң беренче чиратта инде,ка йбер кешеләр казларны тозлыйлар,каклыйлар,яисә аергалап,суыткычларга тутырып куялар.Каздан булган шулпа,иң-иң майлы һәм тәмле шулпа булып санала.Каз бәлеше дә,иң тәмле әйберләр рәтендә тора.Һәм тагын шулай ук,казны бүләк итеп тә кунакка алып бара торган гадәт яшәп килә.

11.Ә ничек инде ул-бүләккә?

Менә мәсәлән никах алдыннан,яисә туйга каз чыгару йоласы бар.Кыз гаиләсе,шуш бәйрәмнәргә,матур итем бизәлгән,тәмле итеп пешерелгән каз алып баралар.Әгәрдә инде шушы казлар әле шул гаиләдә үскән булсалар,анысы тагын да яхшырак булган.

(Маннанова Фаягөл Сәлим кызы Лениногорск шәһәре,Зәй-Каратай авылы(1970))

 

 

Сабан туе.

1.Исәнмесез Әнисә апа,мин сезгә Сабан туе турында берничә сорау бирим әле?

-Исән әле балакаем,исән.Бир соң,аны ник сорап торасың?

2.Безнең якларда үткәрелә торган Сабан туеның нинди этаплары бар?

Соң,нинди дип инде..Сабан туе,ул бит инде беренче чиратта хезмәт бәйрәме.Элек,анда колхозда эшләүчеләрне генә чакыра торган булганнар,ул хәзер генә,бөтенесе катнаша,эшләгәне дә,эшләмәгәне дә..Менә..

Беренче этабы,ул сөлге,кулъяулык җыю.

Икенче этап Сабан туе үзе инде(анда көрәш,ат чабышы,багана башына менү,капчык белән сугышу,чүлмәк вату кебек ярышлар керә инде)

3.Менә,сез әйтеп киткән идегез инде,Сабан туй алды:берничә көн алдан бүләк җыю бардыр бит?Һәм кемнәр җыя ул бүләкләрне?

Бар инде,бүләк тә җыймасалар,Сабан туеның кызыгы калмый бит инде.Берничә көн алдан дип,ул Сабан туйга бер көн алдан җыела инде.Күпчелек атка утырып,6-13 яшьлек балалар һәм авыл клубында эшләүче апа-абыйлар бүләк җыярга чыга инде.Алар төрле җырлар җырлап,такмаклар әйтеп,яулык,яшь килен чиккән сөлгеләрне,йомыркалар җыялар.

4.Ә Сабан туйларында кешеләр үзләре дә катнашамы соң,яисә инде карап кына утыралармы?

Элекке инде катнашалар да иде.Мәйдан тулы кеше була иде,ярышларда катнашу өчен,кешеләргә чиратларда да торырга туры килгәләде.Барысы өчен дә,Сабан туе бәйрәм булып чанала иде.Кешеләр,авыл халкы Сабан туй мәйданына уз-үзенең һөнәрләрен күрсәтергә килгәннәр.Тик хәзер генә,Сабан туйга барсаң,мәйдан янында тезелешеп утырганнар,тамаша күзәтә күбесе.

5.Ә Сабан туеннан соң күп кеше нишли?

Кем нәрсә эшли инде,кемдермәйданнан ерак түгел урман аланына китә,шунда туган-тумачалары белән утыра.Ә кемдер дус-ишләрендә бәйрәм итә.

6.Авылдашларының өйләренә кереп,бәйрәм белән котлап йөрү булганмы соң?

Әйе,менә анысы бар иде,күп кенә хуҗабикәләр,бәйрәм коймаклары белән,күрше-тирәләрне котлап чыга торган булганнар.Яисә инде күп кенә бәйрәмнәрдә өйрәнелгәнчә,бәйрәм бәлеше пешерелгән.Күрше-тирә белән җыешып,гөрләшеп бәйрәм ителгән.

7.Әнисә апа,ә яшьләрнең кичке уеннары турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Соң инде,яшьләр хәзерге кебек Сабан туена үзләренең өске киемнәрен күрсәтергә чыкмыйлар иде.Алар Сабан туйда үзләр катнашканнан соң,олылар таралышып беткәчтен,үзләренә кичке уен оештыралар иде,Сабан туе мәйданында.Анда гармунда уйнау,җырлау,бию-барысы да була иде инде.Ә инде кичке уенда үзеңнең сөйгәнең белән бергә булганда,бәйрәм тагын да ямьләнеп киткәндәй була.

8.Сабан туе өчен ахсус ризыклар,эчемлекләр әзерләнгәнме соң?

Белмим,безнең авылда алай әллә нинди ризыклар әзерләмиләр иде.Шул әйтеп киткәнемчә,бәлеш,коймак ише камыр ризыклары булса гына инде.Ә,тагын бит әле йомырка да пешерелә,анысын инде Сабан туена бүләкләр җыйганда өләшеп бетерәләр.

(Маннанова Әнисә Сәримовна(1957)Лениногорск районы,Зәй-Каратай авылы)

 

 

 


Дата добавления: 2015-11-28; просмотров: 506 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)