Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 22 страница. - хуш, - диде, бүтән бер сүз әйтә алмады, күңеле тулышты

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

- Хуш, - диде, бүтән бер сүз әйтә алмады, күңеле тулышты, күзенә яшь тулды, ничек кенә тырышмасын, булдыра алмады, үксеп читкә тайпылды. Рушания күз яшен эченә йотып, елмаерга тырышты, иелеп Любаның маңгаеннан үпте:

- Очрашканга тиклем. - Ник алай диде, ул үзе дә аңламый калды.

- Ашыкма, Рая апа, минем арттан, мин әйткәннәрне исеңнән чыгарма.

- Яхшы. - Рушания куе керфекләрен аска төшерде, күзләре ялтырады, тик күз яшен күрсәтмәде, аны әнисе шулай тәрбияләде, беркайчан беркем алдында күз яше күрсәтмә, төнлә мендәреңә еларсың, диде. Агарып катса катты, тик күз яшен күрсәтмәде. Йөрәккә утырган ул төерләр көннәр буе сызлады.

Рушания озата чыкмады, чөнки күңел җепләре менә өзеләм дип тора. Кылдай тартылган күкрәктә моңарчы таныш булмаган авырту күкрәк читлекләрен умырып кысты, бермәлгә тын да ала алмыйча торды. Толик ишектән чыгып китте адәм көче җитмәс йөге белән, аның ничаклы авыр икәнен бу минутта ул үзе генә белә иде. Бөтен өметләрен артта калдырып, язмыштан узмыш юк, Ходайның тумыштан язганы белән ризалашасы гына кала иде аларга. Өч ел буена көрәштеләр, барысы юкка гына дисәң дөрес тә булмас, Ходай кешеләр алдына күпме сынаулар куя. Рушания каккан казык кебек басып калды. Ничә генә көн белә ул бу яшьләрне, Хәлимәне, Лилияне - барысы якын һәм кадерле кешеләргә әйләнделәр, уртак кайгы берләштерә ди, хак сүз икән.

Илья Ильич үзе чыгып озатып керде, укол алу бүлмәсе кырында стенага сөялеп торган Рушанияны күреп, аның каршысына килеп басты. Рушания бераз үз табибына карап торды.

- Мине дә, димәк, шул хәл көтә, сезнең йөрәгегез җитми дөресен әйтергә. '

Илья Ильич күзләрен яшерде, нидер аңлатмакчы булды, бу чибәр ханым алдында ул һәрвакыт коелып төшә. Әйтәсе сүзләрен, үзенең кем икәнен оныта, коралсыз калган сугышчы кебек хис итә. Күзләренә карамаска тырышты, җилкәсен җыерды, авыз эчендә нидер мыгырдады.

- Беләсезме, мин сезне мондый авыр кичерештән ераграк йорүегезне сорар идем.

- Рәхмәт, тик аның өчен өйдән чыкмый ятарга кирәк. Сез үзегез мине авыр кичерешләрнең уртасына кертеп утырттыгыз, бүген кичергәннәрне юып ташлап булмый, хушыгыз, миңа кайтырга кирәк, өйдә көтәләр. - Ул кабат палатага керде, Хәлимә янына килеп утырды. - Син ничек?

Авыр, Рушаниякаем, мин дә куркам. Хәзер нишләмәк кирәк, чыгып качып булмый бит, азагы хәерле булсын. Менә, әле иремә дә әйтәм, исән чакта да кирәгем булмады, хәзер бигрәк тә; эчтең, эшләми күпме урам буйлап йөрергә була, балаларыңның йөзен кызартып. Аның шулай йөргәненә балалар иптәшләре алдында хурланалар, тамаклары туйганчы ипи ашамыйлар. Бер хатын тапканга карап утырасың гарип кешедәй, әнә, кеше ирләре ничек өзгәләнеп елыйлар. Син кемгә кирәк дүрт балаң белән, дим.

Ярый инде, анасы, кеше алдында кирәкмәс, - дип ялварды кызарып пешкән ире. - Әйтәм бит, бүтән эчмим, >шкә дә урнашам.

Рушания бераз карап торды: бу алама гына киенгән, күп эчүдән кара янып беткән, вакытыннан алда үз-үзен таушалдырып, карт бабайлар кебек җыерчыкка баткан ирнең иичә яшьтә икәнен дә билгеләрлек түгел. Ничек шундый мескеннән дүрт бала табарга йөрәге җиткән? Исең китәр бу хатын-кызның әллә кыюлыгына, әллә җүләрлегенә. Хайваннар да үзләренә көчле җенси пар эзлиләр, теләсә ииндиеннән тапмыйлар. Рушания үз уйларыннан үзе уңайсызланып куйды, җитмәсә, ул мескенгә күз карашы белән ябышкан. Теге ир кисәге нишләргә белми урынында боргаланды, чибәр ханымның карашы үлгәнеңне дә терелтерлек иде. Эчә-эчә хатын-кызның ни икәнен дә онытып барган ир кисәгенең дә йөрәге тыпырчынып куйды, ичмаса, хатыны шундый ханым алдында бетереп атмаса... () Хәлимә туктарга да уйламады.

Менә мин әйтәм, берүзем бөтен гаиләне туйдырам, киендерәм. Акча алгач мин бит өй артында урлашып, тәмле пирожный белән мороженый ашап кермим, ә алар көн-төн шул өй артында качып эчәләр. Хәер, хәзер качмыйлар да, оя гны эчеп бетерделәр, ә ашарга сорап өйгә кайталар. Менә синең ирең дә шулай итәме?

Рушания елмаеп куйды, Сашасының өй артында качып- урлашып ашап-эчеп утырганын күз алдына китерде.

- Юк, ул үзе ач калса кала, тик безне ул хәлгә калдырмый. Сезгә бәлки ярдәм кирәктер, эшкә урнашыргамы - бәлки мин ирем белән сөйләшеп сезгә ярдәм итә алырмын? Балалар хәзер сезнең өстә, Хәлимәне дә карарга кирәк, әле кайчан аякка баса ул.

- Мин кайгыртырмын, эш тә табармын, тик терелсен генә. - Ахрысы, ул да эшләр шәптән түгел икәнен аңлап, айный башлаган иде. Бүгенге хәлләрне күргәч, бигрәк тә. Шундый яшь кенә хатынның бу дөньядан китәргә торуы аны да тетрәндерде.

- Рушания, син дүшәмбе мине операцияга алып киткәнче килеп җит, яме, дөнья хәлен белеп булмый.

- Борчылма, мин килермен, барысы да яхшы булыр. Хәзер китим, чөнки Саша мине базарда көтә, үзең аңлыйсың, качып кына килдем. Лилия, матурым әйдә, мине озат.

Алар коридорга чыккач, Рушания сумкасыннан акча янчыгын чыгарды, юллык вак акчаларын алды да, янчыкны акчасы белән Лилиягә тоттырды.

- Менә, ал, күп итеп ризык ал, балалар ач утырмасын. Мин ашыгам, азак сөйләшербез.

Лилия ни дә булса әйткәнче, үрелеп кочты да ашыга- ашыга чыгып та китте. Рушания базардан читтәрәк төшеп калды да, базар эченнән чыгып иренә таба атлады. Саша инде борчылып арлы-бирле йөри. Рушания каршысына килеп баскач:

- Ай Аллам, ни булды, өч сәгать буена ни җыйдың, бәй, кая алган нәрсәләрең? - диде.

- Сашенька, гафу ит, ачуланырсың инде.

- Тукта, ни булды, йөзең качкан?

- Акчамны урладылар.

Саша бераз хатынына карап торды да:

- Ярый, бүтән йөрмәссең миннән башка. Зур кибетләр дә бетмәгән, йөр иркенләп. Мин инде үзеңне урладылармы әллә дип курка башлаган идем, борчылма, акчасын гына табармын, сине генә урламасыннар, — дип хатынына карап елмайды, үрелеп, яратып кына кулын кысты.

Рушанияның бу беренче алдашуы иде, әле алда күп булыр мондый очраклар, бүгенгә чыгу юлын тапты кебек, ә киләчәктә...

Ял көннәре газапка әйләнде. Элек ул ял көннәрен зарыгып mi i on ала иде, ире, балалары белән чыр-чу килеп, вакытның у I конен дә сизми кала, килгән кунакларга да бик шат, сөенә- соснә өстәл әзерли. Сөйләшәләр, көлешәләр, гомумән, н ша буе өйдә ялгыз утырган Рушания өчен бу олы бәйрәм иде. Тик бүген ул моңа сөенмәде, кулына эш тә бармады, •н гөлне дә әллә ни әзерләргә теләге булмады. Дөресен генә nii исәндә, уйлары бөтенләй башка җирдә: үләргә яткан Люба, операция көтеп яткан Хәлимә... Аның өчен бүген күңел ачу урынсыз һәм сансызлык иде. Барысы нәрсәдер сөйләштеләр, Коиештеләр, тик Рушания аларга катыша да, көлешә до алмады, ул аларны ишетмәде, күрмәде. Саша сизми к л 1мады: хатынының моңа чаклы беркайчан болай читләшеп у I ырганы, ваемсыз кунак кабул иткәне юк иде әле, һәрхәлдә, кичомә еллар бергә яшәп, ул моны хәтерләми. Ул яшертен Гсно хатынын күзәтте, аңларга тырышты, чөнки кунаклар мдында да уңайсыз, моны алар да күреп тора, аларның ни уи наганын бер Алла гына белә. Аннан исенә төште: көндез йи «арда акча югалтты, шуңа борчыладыр, күрәсең. Чөнки ул хатынының акча белән бик сак тотынуын яхшы белә иде, йны ң дәрәҗәсендәге кешеләрнең хатыннары акчаны пачкалап 1 у (дырсалар, аның Раечкасы кирәкмәгәнгә артык бер тиенгә до тими, алса да вак-төяк хатын-кыз әйберсенә генә тота, 1лло үзе эшләмәгәнгә, әллә шулай тәрбияләнгәнгә. Саша рм карый киресе: хатынына берни жәлләми, әйберне алса Ла иң яхшысын, иң затлысын, иң кыйммәтлесен ала. Ул аны Еисидерергә, бигрәк тә аның һәрбер алып кайткан әйбергә Гм ш кебек сөенгәнен карап торырга ярата. Яраткан кешеңне юендерү үзе бер шатлык. «Сашенка, бу бик кыйммәтледер ПИт, миңа оят, эшләмичә өйдә утырган кешегә». «Ох, Раечка, Ь.| I урым, синнән кыйммәтле, синнән матур нәрсә бар микән

доньяда?» дисә, ул бит очларын чокырайтып, шундый Шногать, рәхмәтле итеп елмая, күзләреннән мең төрле ■урнар чәчелә. Килеп муенына сарыла да, куе керфекләрен Кииып, «рәхмәт» дип пышылдый. Мондый мизгелләрдә каша, күкләргә менеп, аеңны да алып төшәргә әзер була, р бүген һәрвакыт елмаеп торган, кунакчыл хатыны үзенә Ьииамаган, ни булды икән?

- Әйдәгез, урман буйлап йөреп кайтабыз. Раечка, киен, lei I- тиеннәреңне дә ашатып керербез, аннан тышта без Паша ■fciI.>н ит кыздырырбыз.

А нарның өйләрен уратып алган койма урманга терәлеп Ьрл, урмандагы бер пар тиен һәрвакыт Рушанияның кулыннан төшеп ашарга өйрәнгән. Алар килгән кунаклар белән киенеп урамга чыктылар. Саф һава, җил дә юк, шәһәрдә кар эреп бетеп бара, ә монда урман эчендә өелеп кар ята. Кояш баерга офыкка төшеп бара, биек нарат агачлары арасыннан озын-озын нурлары сузылган. Нинди матурлык, нинди хозурлык! Мондагы табигатьнең матурлыгы җанга сихәт һәм тынычлык бирә. Әйтерсең, бөтен дөнья шулай тыныч яши. Әйтерсең, бернинди машиналар, каядыр бертуктаусыз ашыккан халык, бернинди больницалар, чирлеләр, фәкыйрь һәм исерекләр дөньяда юк. Бар, тик болар барысы шушы урман артында, Кама елгасының теге ярында. Булдыра алган хәллеләр, ахрысы, шуны күрмәс өчен, шушы урман тынычлыгына кереп урнашалар. Каманың бу ягында бер тормыш, теге ягында икенче. Рушания уйларыннан арына алмады, беркемгә әһәмият бирмичә алга атлады. Саша туктап артта калды, аңа карап кунаклар да туктады. Өстенә кигән озын кара туны, аның өстеннән бәйләгән, кызыл чәчкәләр төшкән матур кәшемир шәле; болай да төз, озын гәүдәсенә кичке кояш нурлары төшеп, аны әйтеп бетергесез сихри матурлыкка төреп алды. Матур әкият карагандай, бөтенесе тып-тын калып, кичке әкиятне күзәтте. Рушания өйрәнгән бер урында туктап, учын- учка сукты да ике кулын алга сузды. Күп көттермәделәр, кайдандыр ике тиен Рушанияның кулына сикереп төштеләр дә, кирәген алып, кире агачка сикерделәр. Рушания тагын кулларын кесәсенә тыкты, тагын алга сузды, алар тагын төште. Тамаклары туйгач, алар Рушания каршысындагы агачлар арасында, бер агачтан икенче агачка гү-гү килеп, әллә ниләр кыландылар.

- Бу аларның рәхмәт әйтүләре.

Барысы артка әйләнеп карадылар. Игорь әнисен кинокамерага төшерә иде.

- Әти, кара әле, искитмәле мизгел бит бу, моны безнең әни генә булдыра ала.

Рушания ашыкмый гына кире борылды, кулларын ике җиңенә тыгып, һәр адымын үлчәп кенә нидер уйлап, ашыкмый гына төркемгә килеп кушылды.

- Әни, монда кара, ни булды сиңа? Елмай инде бер генә. t

Рушания елмаерга тырышты, тик ул ниндидер моңсу һәм кызганыч булып чыкты. Саша хатынын килёп кочаклап яңагыннан үпте.

- Ни булды сиңа, сине болай күргәнем юк, ни борчый? Син уйларың белән әллә кайда. Кунаклар ни уйлар, Александр 11ванович хатынын рәнҗеткән, дип уйлаулары бар.

- Гафу ит, кадерлем, чынлап та кәефем юк, башым да чатнап авырта, гел ятасым гына килеп тора.

- Мин әллә югалган акча өчен борчыласыңмы, дип торам.

- Анысы да бардыр инде.

- Юкны сөйләмә, акча баш бәласе түгел, күпме кирәк шулкадәр кайтарып бирермен. Син хәзер кереп ятып тор,

мин кунакларны үзем карармын.

- Гафу итегез, мин бераз гына ятып торам да сезнең янга чыгам, - дип Рушания өйгә кереп китте.

Сашасы аны куып җитеп, Рушанияны йокы бүлмәсенә алып керде, төнлекне яндырып җайлап урынга яткызды да, иелеп күзләреннән үпте. Сашасы чыгып киткәч, җиңел сулап куйды, тыныч кына уйланып ятасы килде, үз-үзеннән сорап куйды - нигә болай авыр, нәрсә баса соң аны, кая моның чыгу юлы? Ни галәмәт, арыган, ахрысы, ул изелеп йокыга киткәнен сизми дә калды. Күпме йоклагандыр, кинәт уянып китте, өй эче караңгы, түшәмгә карап уйга калды. Нәрсә күрде соң ул әле генә төшендә? Ул бит нидер күрде, нигәдер борчылып уянды. Ә, әйе, ул ак кар өстеннән атлый, нигәдер төкерә, төкергән саен кып-кызыл кан төкерә, үзе уйлый нәрсәм авырта, ахрысы, эчемдә чир бар... Ул бу төшне кабат-кабат күзалдыннан үткәрде, бәлки гел уйлап йөргәнгә кергәндер. Акрын гына кулын сузып, янында ирен капшап карады, ул һәрвакыттагыча янында тыныч кына йоклый иде. Аны уятмаска тырышып, юрган аркылы сыйпап куйды.

Дүшәмбе иртән иртәрәк китәргә кирәк иде, Хәлимәгә сүз бирде. Өйдәгеләр генә ашыкмады. Ни дә булса уйлап табарга кирәк. Бу юлы да ире чыгу юлын тәкъдим итте.

Әллә табибка күренәсеңме? Бер дә кәефең ошамый миңа, әйдә, бүген үзем синең белән генә йөрим, кайда кирәк, шунда алып барам.

Ярый, алайса мине поликлиникада калдыр, эшем беткәч үчем кайтырмын.

Юк, мин синең белән үзем йөрим, нишләп сине калдырып китим ди.

Мин хатын-кызлар табибына да керәм, ә анда һәрвакыт бик зур чират. Син эшеңә бар, мин сиңа үзем шалтыратырмын, син килеп алырсың.

Поликлиника белән онкология клиникасы шәһәрнең икесе ике башында. Ире төшереп калдыру белән машина тотты да үз юлы белән китте, сәгать инде тугыз тулып китте. Хәлимәне операцияга алып киткәнче, күрешеп калырга кирәк. Рушания килеп кергәндә, Хәлимәне ишектән каталка белән алып чыгалар иде инде. Өстенә ак простыня япканнар. Рушанияның йөрәге жу итте, тезләре калтырый башлады, кинәт каушаудан аяклары йөрмәс булды. Егылып китмәс өчен стенага тотынды, әйтеп бетергесез курку биләп алды. Хәлимә Рушанияны күреп алуга:

- Рушаниякаем, ник соңладың, әйтәсе сүзләрем бик күп иде бит, — диде.

Хәлимәне коридор буйлап алып киттеләр. Рушанияның басып торыр хәле калмады, стенага тотынып палатасына керде, ишек төбендәге беренче койка башына ябышты. Әнә- менә егылам дигәндә, аны Лилия килеп тотып алды.

- Рушания апа җаным, синең дә хәлең начармыни, я Аллам, миңа нишләргә соң инде? Әби, әбекәй дим, су бир.

Рушания каршысына ак яулыклы кечкенә әби килеп баскач, ул өнсез калды, әйтерсең, теге дөньядан карт әнисе торып кайткан.

- Чү, балам, тынычлан, үзеңне кулга ал, күрәсеңме, мин нинди тыныч. Күкрәк тутырып сулыш ал әле. - Әби, үрелеп, Рушанияның маңгаена кулын куйды, ул шундый йомшак һәм җылы тоелды. Рушания күзләрен йомды, аңа шундый рәхәт булып китте, күкрәгенә килеп кадалган авыр төер акрынлап йомшара, тарала башлады. Коридорда ниндидер шау-шу купты, кинәт палата ишеге ачылып китте, аннан ак озын эчке күлмәктән, яланаяк Хәлимә атылып килеп керде. Бөтенесе телсез катып калды.

- Рушаниякаем, - Хәлимә тезләнеп Рушанияның кулларына ябышты, - соңга калдың, сөйләшә дә алмадык. Дөнья хәлен белеп булмый, балаларымны ярдәмеңнән ташлама. Син миңа туганым кебек якын, кызганыч, элегрәк очрашмадык. Ишетәсеңме, ташлама, изгелегең җирдә ятып калмас. - Үрелеп Рушанияның яңагыннан үпте. - Лилиямне сакла.

Ак халатлы ике шәфкать туташы Хәлимәне ике яктан култыклап алдылар, ачулана-ачулана алып чыгып киттеләр. Барысы әллә төш, әллә өн, аңларлык түгел иде. Ак яулыклы әби авызын яулык чите белән каплап:

- Ай Аллам, ник кире кердең, балам? Ходаем, хәерең

г

белән, мәрхәмәтеннәнл ташлама баламны, үзең сакла. Дүрт баласы хакына. Кирәис булса, мине ал, мин инде ашарын ашаган, яшәрен яшәгеән, бала кайгысы күрсәтмә, Ходаем. Күп күрдем, күргәннә>ре дә җитәрлек.

Лилия Рушания атасының иңенә борынын төртеп, мышык-мышык елый,, ак яулыклы әби аңлашылмаган телдә догалар укый. Рушагаия селкенә дә алмый утыра, болар барысы бер куркыныгч төш кебек, котылып та, уянып та булмый торган.

Чү, балалар, елатмагыз, яхшыга гына юрыйк, алдан кабер казымыйк. - Әб5и җитез генә борылып, Рушанияның маңгаена кулын куйдьэТ - Кан басымың күтәрелде, ахрысы, янасың. Кая соң бу та(библар? Лилия, бар, наный, берәрсен дәш, кереп карасыннаар, Рушания апаңның кан басымын үлчәсеннәр. Син, бакам, ят тыныч кына, борчылма. Алла теләсә, барысы да яхпиы булыр.

Рушания ишетте деэ, аңлады да, тик тел әйләндереп сүз ойтә алмады. Бу кечнеенә ак яулыклы әби аның Айбикә.шисен хәтерләтте. У/л да шундый көчле рухлы, сабыр, күркәм, аның янында! тыныч һәм рәхәт була торган иде, ул гына шундый итегп юата белә иде. Рушания, әйтерсең, бала чагына кайтты, еәби күрсәткән урынга сузылып ятты ла, каядыр төшеп югашды. Аңа шундый рәхәт булып китте, аны әбисе иңбашыншан сөйде, әллә нинди матур сүзләр ойтте. Сүзләр өзек-ө>зек кайдандыр ишетелделәр, бөтен нәрсә әйләнде дә тулганды. Рушания көч-хәл күзләрен ачты, каршысында утырган; ак калфаклы табибын күреп, аптырап карап ятты.

Рушания ханым, хәлегез ничек, сез мине ишетәсезме? Карагыз әле миңа, сезггә ял кирәк. Без хәзер сезгә йокы даруы кадыйбыз да, сез тынычлап йоклыйсыз. Мин сездән үтенеп сорыйм, артык хискә бирелмәгез, бу сезгә бик тә зыянлы, сөйләштекме? Сез бүгген беркая да бармыйсыз.

Юк, миңа кайтьирга кирәк, мине эзләп чыгачаклар, шнһар кайтарыгыз. ХСәлимә кая, аның хәле ничек?

Илья Ильич бераз мидер уйлап утырды.

Сезне монда кадгдырырга ярамый, сез хәзер әзрәк ял итегез дә минем янга керерсез, тагын да нишләргә икәнен сөйләшербез.

Рушания үзе дә сггзмәстән авыр йокыга талды, ахрысы, укол ясап өлгергәннә>р иде инде. Ул уянганда палатада ут;иианнар, ниндидер тамыш булмаган кешеләр буш койкаларга урнашканнар. Рушания аптырап торып утырды, ак яулыклы әби дә, Лилия белән Хәлимә дә юклар иде. Таныш булмаган кешеләр артларына борылганнар да тып-тын гына яталар, ахрысы, аларның да үз кайгылары үзләренә җитәрлек. Рушания табиблар утыра торган кабинетның ишеген шакыды да ишекне ачып карады, анда берәү дә юк иде. Нәрсәдер язып утырган шәфкать туташы янына килде.

- Сабированы операциядан кайчан алып менәләр?

- Өченче көнгә генә, ике көн реанимацияда тоталар. Захарова, менә бу даруларны үзегез белән алыгыз, өйдә эчәрсез, менә монда язылган, кайчан ничек кабул итәргә. Илья Ильич «алдагы ике көнне килмәсәгез дә ярый», диде.

- Ярый. Белмисезме, Сабированың хәле ничек икән?

- Белмим шул, безнең анда йөрергә вакыт юк.

Рушания урамга чыкканда, кояш инде агачлар артына

төшеп бара иде. Тышка чыккач, саф һавада башы әйләнеп куйды, егылып китүдән куркып ишеккә сөялде, шулчак кемдер сак кына беләгеннән эләктереп алды.

- Сез бүген соңладыгыз, мин инде әллә миннән башка кайтып киткәнсезме, дип торам.

Рушания сөенеп елмаеп куйды, бу хәзер аның көндәлек таксие иде.

- Сез мине көттегезме? Рәхмәт инде, ничек кайтам дип борчылып тора идем, - дип ул аны култыклап алды, алар акрын гына баскычтан төштеләр. - Гафу итегез, күпме бергә йөрибез, мин сезнең исемегезне дә белмим.

- Самат булам.

- Самат - нинди матур исем. Мин Рушания булам.

- Сезнең дә исемегез бик матур, дөресен генә әйткәндә, мин бик күп баш ваттым, марҗамы, татармы дип, сез безнең башкорт ягына тарткансыз.

- Ә сез кайдан соң?

- Мин Уфа ягыннан, Иглинодан.

- Ә мин Инзирдән.

Алар елмаешып бер-берсенә карашып куйдылар.

- Бездә генә мондый чибәр кызлар үсә торган иде. Сез алайса Захаровның хатыны буласыз, мин бит беләм сезнең ирегезне. Ул элек мин эшләгән цехта начальник иде, күптән инде. Мин фатир алдым да заводтан киттем. Менә бит тормыш, кемнәр генә очрамый безнең бу эштә.

- Ә сез кайдан беләсез безнең йортны?

- Беренчедән, безнең эшебез шул - таксист бит без.

Аннан, Захаровны белмәгән кеше бик аздыр ул бу шәһәрдә. Рушания, ачуланмасаң, бернәрсә сорыйм әле: синең монда йоргәнеңне өйдә беләләрме?

Юк, белмиләр, сез дә әйтмәссез, дип уйлыйм.

Шулайдыр дип уйлаган идем. Ник әйтмисез, ул бит табибларның ниндие кирәк - барысын алдыгызга тезеп бастыра ала, ә сез көн дә кача-поса шунда чаклы киләсез. Ә берәй вакыт кайта алмасагыз?

Самат, әйтче, әгәр сез хатыныгызның рак белән чирләгәнен белсәгез, нишләр идегез?

Алла сакласын, акылдан язарга була, үлмәсә ярар иде дип күзенә карап утырырга, тфү-тфү, Ходай күрсәтмәсен.

Менә, күрәсезме, җавабын да үзегез бирдегез. Шуңа күрә мин әйтмим, син дә әйтмә. Килеп тә җиттек, рәхмәт, (амат. Бу икебезнең генә сер булып калсын. Минем әле өйдә до җавап бирәсе бар. Ике көннән шалтыратырмын.

Рушания ике көн тыныч кына, өендә даруларын ашап, ой мәшәкатьләре белән булашты, акрын гына теплицасына чыкты. Яз җиткәнен сиздереп, кар астыннан беренче чәчкәләр дә баш күтәргән, теплица эчендәге тюльпаннар шау чәчкәдә утыра, монда җылы, пыяланы язгы кояш нурлары җылыта. Рушания өчен генә Саша ял итү почмагы ясаткан иде, анда иске йомшак креслолар, өстәл, хәтта самавыр белән чәшкәләр дә бар. Рушания шул йомшак креслога утырып, чәчкәләренә карап, сокланып елмаеп куйды. Нинди матурлар! Ничек рәхәт шулай бар нәрсәне онытып, гамьсез генә утыру. Алдашып каядыр чабасы юк. Теге көнне Саша бик ачуланды шалтыратмыйча көннең буе югалып йөргәнгә. Кайтып керүгә килеп кочаклап алды:

Котымны алдың, кайда йөрисең болай? Эзләмәгән җирем калмады, бөтен кабинетны ачып карадым, юксың. Уйламаган уй калмады...

Ни сөйлисең, Саша, миңа ни булсын.

Больницага салдылармы, әллә урладылармы?

Сашенька, кемгә кирәк мин, мин бит яшь кыз түгел.

(повесть)

Раечка, бөтенесе белә - синең өчен мин соңгы ыштанымны да салып бирергә әзер, саграк бул. Әйдә, мин сиңа машина алам, бер шофёр бирәм, кайда кирәк - шунда йөр, минем дә җаным тыныч булыр.

Кирәкми, мин аена бер чыгам өйдән, көннекә ул кеше нишләп утырсын?


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 67 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.023 сек.)